Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Авазларны Кабатлау һәм Табышмаклар Дөньясы

Авазларны Кабатлау һәм Табышмаклар Дөньясы

Гатина Айгуль Гумеровна
Гатина Айгуль Гумеровна
DOCX
120
0

Бу документта балаларның игътибарын һәм фикерләү сәләтен үстерү өчен иҗат ителгән кызыклы табышмаклар һәм шигырьләр китерелгән. Авазларны дөрес әйтү, авыз мускулларын эшләтеп, сөйләмне яхшырту өчен файдалы булыр. Күптөрле яшелчәләр һәм аларның үзенчәлекләре турында сорау биреп, уеннарыгызны кызыклы итегез.

Мисаллар: «Катлы булып үсә», «Үзе кечкенә, үзе усал» кебек табышмаклар балаларда иҗат сәләтләрен уятып, актив фикерләүне стимуллаштыра. Яшелчә һәм җимешләр белән бәйле табышмаклар ярдәмендә, балалар азык-төлекне танып, туклану турында төшенчәләрен киңәйтә.

Шигырьләр укып, эмоциональ, лексик һәм фонетик белемнәрен арттырырга мөмкиншәхесләрне һәм табигатьне яратып, сөю хисләре төзергә ярдәм итә. Бу текст балаларны укуда һәм табышмаклар дөньясына ихлас күңелдән кушылырга чакыручы уникаль алым булып, иҗади процессны активлаштыра.

Фонетик күнегүләр ярдәмендә балаларның сөйләм сәләте, ритмы һәм мөгаллимнәр белән берлектә эшләве нәтиҗәсендә, уңышлы фикер алышу өчен сәләт дә артыгызган булыр. Барысы да укучылар өчен кызыклы һәм файдалы булсын өчен эшләнгән!

Предпросмотр

Авазларны кабатлау

  • Табышмакның җавабын табыгыз

  • Катлы булып үсә,

Җир өстендә ул нәрсә? (Кәбестә)

  • Гәүдәсе нәзек булса да,

Бик зур чалма чорнаган. (Көнбагыш)

  • Туп түгел –түгәрәк,

Күсе түгел – койрыклы. (Чөгендер)

  • Агач, агач саен ботак,

Ботак саен оя,
Оя саен күкәй –
Сигездер дә тугыздыр. (Борчак)

  • Яшел һәм куе,

Үзе түтәл буе. (Салат)

  • Үзе кечкенә, үзе усал,

Суганның туганы. (Сарымсак)

  • Ишеге – тәрәзәсе юк,

Өй эче тулы кунаклар. (Кыяр)

  • Кечкенә генә сары карт,

Кигән туны тугыз кат. (Суган)

  • Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

  • Җир астында акбүз ат,

Тиресе сөттән ак.
Ашаганда еларсың,
Суыктан курыкмассың. (Сарымсак)

  • Тел көрмәкләндергечләрне дөрес итеп кабатлагыз. [c] авазының дөрес әйтелешенә игътибар итегез.

  • Сигез сыер асраганчы, симез сыер асра. (с, з)

  • Савыт юа Сәгыйдә,

Су сала Әсмабикә. (с)

  • Салих, Саимә, Гөлниса бергә салма ясыйлар. (с)

  • Су-су-суган,

Са-са-са-су баса,
Сә-сә-сә-кәбестә үсә,
Си-си-си-сөйкемле песи. (с)

  • Тизәйткечләрне 3 тапкыр укып чыгыгыз, һәр укуда уку тизлеген арттырыгыз.

  • Сокланам мин Сабирга,

Сабир сыман сабырга.
Сабирдагы сабырлык
Сабыр хәйран калырлык. (с)

  • Саран Сара сарыгына

Саный-саный салам сала.
Саран гына сарыгына
Саламны да санап сала.

  • Мәкальләрне укыгыз. Мәгънәсен аңлатыгыз.

  • Бәрәңге ашаган тук булыр, тез буыны юк булыр.

  • Җимеш юк җирдә чөендерне дә әфлисун диләр.

  • Кәбестә аркасында суган да су эчә.

  • Сарымсак хаҗга барып кайтса да татлыланмас.

  • Сарымсакны серкәгә салып тотсаң да, сигез ел исен саклый.

  • Суган сирәк булса, башы олы булыр.

  • Суганның татлысы юк.

  • Кирәкле кишер яфрагы. Кәбестә кебек беркатлы инде ул.

  • Шигырьләрне игътибар белән укыгыз. [c] авазын ачык әм аңлаешлы итеп әйтегез. Үзегезгә ошаган бер шигырьне ятлагыз.

  • Бу бармак –кыяр,

Бусы – кәбестә,
Бу бармак – кишер,
Бусы – помидор,
Бусы сарымсак булды-
(Бармакларны бөкләп баралар.)
Менә кәрзинем тулды.
(Йодрыкны күрсәтәләр.)

  • Кыяр өлгерә, борыч кызара,

Кәбестә үсә, помидор пешә.
Суган, сарымсак әзер –
Тик җыеп кына өлгер!
(Кул йодрыкланган, бармакларны ача баралар.)

  • Ә бәрәңге, бәрәңге,

Бәрәңгене күр әле,
Сап-сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.

  • Әнә кыяр түтәле,

Нинди дәүләр, күр әле!
Кәбестә, чөгендер –
Бар да безнең өчендер.


[р] авазын кабатлау

  • Табышмакның җавабын табыгыз

  • Ашка салсаң, тәм кертә,

Борынга керсә, төчкертә. (Борыч)

  • Үзе шардай, эче кандай,

Тәме балдай. (Карбыз)

  • Агач, агач саен ботак,

Ботак саен оя,
Оя саен күкәй-
Сигездер дә тугыздыр. (Борчак)

  • Җир астында алтын казык,

Алдык без аны казып. (Кишер)

  • Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

  • Итләч, йомры, яшелен

Өзеп алдым, яшердем;
Гаҗәпләндем бераздан,
Кояшсыз да кызарган. (Помидор)

  • Тел көрмәкләндергечләрне дөрес итеп кабатлагыз. [р] авазының дөрес әйтелешенә игътибар итегез.

  • Кара, кара, кара карга,

Каррык-каррык каркылдый.

  • Кара карга кардан бара

Канатларын кага-кага.

  • Карга әйтә: “Кар, кар,

Мичтә бәлеш бар, бар,
Мичтән бәлеш алыр идем,
Өйдә кунак бар, бар”.

  • Карга әйтә : “Кар, кар,

Җирдә чеби бар, бар.
Берсен алып китәр идем,
Сакчылары бар, бар.

  • Урамда буран карны туздыра, ачы сызгыра.

  • Гөр-гөр гөлдергү,

Гөрләр күгәрчендер бу...

  • Тизәйткечләрне 3 тапкыр укып чыгыгыз, һәр укуда уку тизлеген арттырыгыз

  • Каррык-каррык каргалар-

Шыгырдаган арбалар.

  • Торрыйк-торрыйк торналар,

Тау башында юргалар.

  • Тор-тор-торналар

Торкылдашып торалар,
Торганнары очып китә,
Тормаганын тоталар.

  • Керәм, керәм, дип торган да

Күзгә кергән, ди, керән.
Керән күзенә кергәндә
Үкергән, ди, Әкрәм.

  • Карга килер-казан асар,

Торна килер-тоз салыр,
Саескан килер-салма салыр,
Күгәрчен килер-күп ашар,
Кечтеки бәби туймый калыр,
Кетер-кетер, кетер-кетер,
Казан төбен кимерер...

  • Карга, чыпчык,

Берең кал даберең чык!

  • Гөр-гөр гөрлимен,

Вакыт күбен белмимен.
Вакыт күбен белер идем,
Мин бит сезне күрмимен.
Инде озак гөрләдем,
Моннан ары түзмимен.

  • Кардан калка кара карга,

Кара каурыйлары карга
Тарала да уйнап кала.
Мин әйтәлам, кем әйтәла?
Рамил, я син әйтеп кара.

  • Кара карга баскан карга,

Карга баскан ак карга.
Шул карганы карар өчен,
Карга җыеган карга.

  • Аттым карга,

Төште карга,
Карга төште ак карга.
Шул карганы карар өчен,
Карга җыелды карга.

  • Кара, кара, карама,

Карамага карама.
Карамага карый-карый,
Кара чәчең тарама.

  • Кара карга кардан бара,

Канатларын кага-кага.

  • Кара, кара, кап-кара,

Караган карап кала.
Карамаган, карга кебек,
Авызын ачып кала.

  • Карамалы, Каргалы,

Бар да зирек арбалы,
Зирек арба җигеп чыгып,
Җир буе да бармады.

  • Карлытау кырыенда бер карга

Карык-карык каркылдый.

  • Кара карга, кара карга,

Карык-карык каркылдама,
Кара карга, карасаң син карга,
Карык –карык каркылдавың
Карга каравың белән югала.

  • Мәкальләрне укыгыз. Мәгънәсен аңлатыгыз.

  • Борчак чәчсәң, арасына сарык кереп ятарлык булсын.

  • Борчакның яхшысы читкә чәчри.

  • Ике карбыз бер култыкка сыймас.

  • Кабак карбызга әйткән: “Мин олы”,-дигән. Карбыз әйткән: “Син олы булсаң, мин баллы”,-дигән.

  • Буш карбызда орлык күп.

  • Бәрәңге – ярты икмәк.

  • Бәрәңге ашаган тук булыр, тез буыны юк булыр.

  • Бәрәңге әйткән: “Илтүен илтермен, кайтуыңны үзең кайгырт”-дигән.

  • Бәрәңге әйткән: “Кырык биш көндә карыныңа керермен”,-дигән.

  • Ярык карбызда тәм булмас.

  • Кишер – эчеңә килешер.

  • Шигырьләрне игътибар белән укыгыз. [р] авазын ачык һәм аңлаешлы итеп әйтегез. Үзегезгә ошаган бер шигырьне ятлагыз.

  • Ирек, Ирек ник җәй көне кидең бүрек?

Кайда идең сине һич тә булый күреп. (Х. Гарданов)

  • Апрель җитсә, яз җитәр,

Кар эреп агып китәр.

  • Күгәрченем, гөр-гөр-гөр!

Җим сиптем менә, күр, күр, күр. (Балалар фольклорыннан)

  • Һәр җир карланган,

Сулар бозланган,
Уйный җил-буран,
Бу кайчак, туган? (Г. Тукай)

  • Малайлар тау шуалар,

Берсен-берсе куалар.
Алабайны күр, әнә
Ул да шунда урала. (Р. Хәлиуллина)

  • Әтиләр дә бар анда,

Әниләр дә бар анда.
Бабайлар да, әбиләр дә,
Бәбиләр дә бар анда. (Б. Рәхмәт)

  • Кара әле, дустым, кара:

Кара карга очып бара.
Син беләсеңме, Гөлсара,
Ул да бит сөйләшә ала. (Ә. Бикчәнтәева)

  • Тамчылар бии тып та тып,

Тамчылар сикерәләр.
Аларны булмый туктатып,
Алар яз китрәләр. (З. Нури)

  • Куаналар балалар

Кулга көрәк алалар,
Буа буалар алар.
Гөрләвекләр агалар. (М. Укмаси)

  • Олгергәннәр карлыганнар,

Алар инде каралганнар. (Ш. Галиев)

  • Алар бер дә тынмыйлар:

Көн дә шулай ырлыйлар,
Көн дә шулай мырлыйлар,
Кеше бар дип тормыйлар.
Әллә инде җырлыйлар,
Әллә инде берсен-берсе хурлыйлар.

  • Уйнасын быргылар,

Тынмасын барабан.
Кушылсын бу җырга
Җирдәге балалар.
Әтиләр турында,
Әниләр турында,
Үзебез турында
Балалар җыры бу. (Г. Рәхим)

  • Беркем чыкмый урамга,

Буранлы көн булганга.
Буран ала бөтереп,
Салкын ала өтереп. (Р. Миңнуллин)

  • Лапас өстендә утыра ала карга.

Кара әде шул каргага яуган карга.
Аның урынында булса кара карга,
Уйлавың да бик мөмкин: бу, дип, ала карга. (Н. Мадьяров)

  • Урманнар артыннан

Һәм таулар артыннан
Болыннар буйлатып,
Бураннар уйнатып
Килә Кыш бабай.
Ай, суык, ай-ай-ай. (Г. Афзал)

  • Табыныгыз ай-яй-яй бай,

Катык та сөт, каймак та май-
Бөтенесе кунак сые!
Рәхмәт инде сиңа, сыер. (Р. Миңнуллин)

  • Әтием ясый рам,

Мин тотышып торам.
Әйбәт чыкты бу рам-
Күренә бар урам. (Р. Миңнуллин)

  • Бу күңелле сүзләр ничек барлыкка килде икән, аңлат. Яшелчәләрнең рәсемен ясап кара.

  • Бер шаян шигырь укыйм. Тыңла:

Түтәлләрдә үсте бик күп яшелчә:
Сарымбак, помыяр, кишрәңге, чөгбестә.
Алар ничек үсә,
Нинди төстә?
-Катлы-катлы булып үсә
Җир өстендә,
Ул нәрсә?
-Чөгбестә.
-Йодрык-йодрык булып үсә,
Алма кебек кызарып пешә,
Үзе бик матур, аны кем әйтер?
-Шалмидор.
-Ул җир астына төшкән,
Кып-кызыл булып пешкән.
Ашкамтәм һәм төс бирер...
Аны кем белер?
-Кишгендер. (Х. Ш. Гардановка ияреп)


[ш] авазын кабатлау

  • Табышмакның җавабын табыгыз

  • Аягын, башын яшерә

Таш күлмәге эченә. (Ташбака)

  • Яшелдән күлмәген кигән,

Урманнан безгә килгән. (Чыршы)

  • Кызыл төймәсен аскан,

Каршма килеп баскан. ( Миләш)

  • Җир астында алтын казык. (Кишер)

  • Лампа түгел – яктырта,

Мич түгел – җылыта. (Кояш)

  • Җәй дә егет, кыш та егет,

Картайганы юк, гел егет. (Чыршы яки нарат)

  • Җәй дә, кыш та, яз да, көз дә

Чәчәк ата бер төстә. (Чыршы яки нарат)

  • Күп инәле, сукыр күзле. (Чыршы яки нарат)

  • Иелә, бөгелә, ак мамыгы түгелә.

Кара күзе күренә. (Шомырт )

  • Ал яулыклар ябынган,

Ал кыналар ягынган;
Кулым сузсам тешләп алды,
Шул кадәрле сагынган. (Гөлҗимеш)

  • Ай башлы, яшел кашлы, сары ефәк калфаклы,

Борыла да кояшка карый. (Көнбагыш)

  • Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз. (Шалкан)
Тел көрмәкләндергечләрне дөрес итеп кабатлагыз. [ш] авазының дөрес әйтелешенә игътибар итегез
Биш-биш-бишләгән,
Бишесен бергә тешләгән. (“Балалар фольклоры”)

  • Бишәр-бишәр биә рәт таш бар

Бишәрләрнең мич башында.
Биш мәченең биш баласы
Йоклый икән биш ташында. (Х.Халиков)

  • Шакир алган башмагымны,

Шәһидә, син яшердең.
Соңга калам инде эшкә,
Башмагымны бирегез!

  • Мә сиңа кашык,

Утырма катып.
Алдыңда катык,
Ашый бир ташып.

  • Шомырт, шомырт,

Шомырт шомыртланганда,
Шомыртлар да матур була
Яңгыр шыбырдаганда.

  • Шак , шак, шак итә,

Шук, шук, шук икән.
Шукланып, шак-шок иткән
Минем башмагым икән.

  • Шаян таягы шикелле

Шаян шушы Шәвәли. (Ш. Галиев)

  • Кыңгырау кебек

Башы буш кеше,
Бушка шалтырау
Аның бар эше.

  • Эшләп ашаган кешегә

Таш та аш.
Эшләмичә ашаганга
Аш та таш. (Х. Халиков)

  • Көчле кеше

Очлы шөшле
Белән шушы
Төшне тиште. (Мөҗәһит)

  • Шамил шарны кабартты.

Шар түзмәде, шартлады.
Шардан да зур шатлыгы
Бер мизгелдән артмады.

  • Шактый чапкач

Чандыр чаптар,
Искә төште
Шанлы чаклар.

  • Чыршы-наратлар кышын

Киләләр чышын-пышын:
Безне кисәрләр микән,
Башка җитәрләр микән?
Кая куярлар икән,
Бик тиз туярлар микән?
Тышка атарлар микән,
Безнең газиз башкайлар
Кайда ятарлар икән?”

  • Шоколадны Кашалоттан,

Кашалотны шоколадтан
Аера беләсеңме?
Кашалотны шоколадка,
Әй буталдым,
Шоколадны кашалотка
Ашатып карыйсың да,
Кашалот шул шоколадны
Тәмләп ашый башласа,
Йә ашамый ташласа,
Кашалот була инде.

  • Шигырьләрне игътибар белән укыгыз. [ш] авазын ачык һәм аңлаешлы итеп әйтегез. Үзегезгә ошаган бер шигырьне ятлагыз.

  • Шәвәли күлгә бара,

Шикәрне суга сала.
Ширбәтле су эчсеннәр,
Балыклар тиз үссеннәр. (Ш.Галиев)

  • Күпне белгән кеше-

Ул зур кеше була...
Күптән-күтән белгән
Бик зур кеше була,
Бик зур кешегә дә
Тиң зур кеше була.
Әти-әнидән дә
Зуррак кеше булмый:
Шуны белгән кеше-
Иң зур кеше була. (Р.Мингалим)

  • Чаңгычының чаңгысы

Шуа-шуа шомара.
Чаңгың шомарсын дисәң,
Кирәк ешрак шуарга.
Шаһиәнең чаңгысы
Шома әнә шуңарга.

  • Бу ни хикмәт, тамаша?

Янып тора кызыл ут,
Малай чыга юл аша.
Ачуланды светофор.
Үрелде дә малайның
Алма кебек кызартып,
Борып алды колагын:
-Йөри-йөри кыланып,
Машинаны ек тагын!
Нәрсә булды, туктале,
Кызыл колакны күреп,
Машиналар туктады.

  • Шүрәле и килбәтсез,

Чалбарсыз һәм күлмәксез.
Җәй дә, кыш та туннан ул,
Шундый булып туган ул.
Тугач нишләсен инде,
Шулай яшәсен инде! (Р. Миңнуллин)

  • Кояш белән көннәр матур,

Кояш белән көн ямьле.
Әнине яраткан кебек,
Яратам мин кояшны. (Ә. Габиди)

  • И мышнаган, мышнаган,

Мич башында кышлаган.
Тирләмәгән, пешмәгән,
Пешмәсә дә үсмәгән.

  • Сакау алма пешергән,

Биш таракан төшергән.
Биш таракан алам диеп,
Биш бармагын пешергән. (“Балалар фольклоры”ннан)

  • Таш урамда таш ята.

Таш түгел лә, ташбака,
Бар бакага баш бака.
Нигә соң мин таш бака?”-дип,
Ташбака баш вата.
Ә кешеләр шакката.
Берәүләре ашата.
Берәүләре таш ата.
Ярый әле таш бака булганмын!”-ди ташбака.
(А. Нурмөхәммәтова)

  • Шаккатам мин Ишмигә:

Эшлим, эшлим”,-дисә дә,
Эшләми бер эшне дә.
Озын сүзнең кыскасы-
Өшеми дә, пешми дә.

  • Акшар чиләгеннән алып

Акшарны,
Шакир кичә акшарлаган
Ак шарны.
Тидерүен тидергән,
Ләкин телен пешергән.
Телен пешергәч кенә
Алдануын төшенгән. (Р. Миңнуллин)

  • Төшендә дә тешләшә, ди, тешләк кеше.

Тешләшкәнгә калган, ди, тик бишләп теше.

  • Ташбаш бик күп безнең ташлы инештә.

Бар да тер көмештәй.
Таш астына кермәгез, дим, ташбашлар.
Таш басмасын, таш башлар. (Х. Халиков)


  • Бишәр-бишәр биш рәт таш бар

Бишәрләрнең мич башында.
Биш мәченең биш баласы
Йоклый икән биш ташында.
-Мияу! Мияу! Буш таш юкмы?-
Дип сораган биш карт мәче.
Сезнең янда без бары тик
Балаларны йоклатмакчы.
-Алар шулай бик күпмени?
-Бишебездә бишәр бала.
Бишәр-бишәр биш рәт таштан
Биш таш алгач, ничәү кала? (Х. Халиков)

  • Агач кашык бирәләр,

Тимер кашык бирәләр,
Көмеш кашык бирәләр,
Алтын кашык бирәләр.
Ошамагач, ошамый,
Ләлә барыбер ашамый.
...Күнде Ләлә, тырышты-
Әнисенә булышты:
Керләр юып элеште,
Гөлләргә су сибеште,
Мендәрләрне өеште,
Идәннәрне юышты.
Шулардан соң эш бетте,
Ашыйсы килеп китте.
Ботканымы? Ботканы
Ял иттерде ул аны. (М. Газизов)

  • Шамил балык пешергән,

Шакир бәреп төшергән.
Шәргыя , җыя-җыя,
Биш бармагын пешергән.

  • Мә сиңа кашык,

Утырма катып,
Алдыңда катык,
Кулыңда кашык,
Ашый бир ташып.
Ал кашык, аша катык.
Китәрсең катып.

  • Ишми, Ишми

Мич башыннан төшми.
Мич башыннан төшми,
Ничек тәне пешми.

  • Быгыр-быгыр ботка пешә,

Килгән кунак безгә төшә.
Безгә төшми, кемгә төшсен,
Бездә майлы ботка пешә.

  • Иркәли һәм сөя

Кояшның яктысы.
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе. (Г. Тукай)

  • Ул якын сердәше

Чишмәне сагына.
Таң кошын юксынып
Чишмә дә зарыга. ( М. Җәлил)

  • Күз алдында күренеш-

Син дә белергә тиеш.
Бу –яңа бер төзелеш,
Төзелештә кызу эш. (М. Мазунов)

  • Көнбагыш чәчәге ясыйм,

Сары карандаш алдым.
Эшем бетте, исем китте,
Кояшны ясаганмын. (Р. Фәйзуллин)

  • -Тырыш бул син,-дия әти,-

Бакча сөя тырышны,
Шунсыз һич тә бакчадан
Алып булмый уңышны. (Г. Латыйп)

  • Үсеп утыра арыш-

Һәр башагы бер карыш. (Ә. Ерикәй)

  • Яшәсен йомшак, ап-ак

Сөлге һәм исле сабын,
Яшәсен вак тешле тарак,
Теш порошогы тагын. (К. Чуковский)

  • Әти ипи үстерә,

Әни ипи пешерә.
Ә мин... ә мин...
Мин ипине ашыйм.
Ә аннары ипине
Үзем үстерә башлыйм. (Р. Миңнуллин)

  • Ул ясаган сабынннар

Тәмле хуш ис тарата.
Шуңа күрә дә аны
Кешеләр бик ярата. ( Ә. Кари)

  • Шулкадәрле пошмас ул,

Кош булса а очмас ул.
Күргәч шундый пошмасны
Ничек эчең пошмасын.

  • Кеше чәчәкне исеннән таный.

Кешене исә эшеннән таный.

  • Сөйләшәсе килә никтер һәрдәрестә.

Ә сөйләшсәң, “сөйләш,-диләр тәнәфестә”. (Х. Халиков)

  • Уң кул эшли тырышып,

Сул кул йөри булышып.
Кайсы ничек эшләгәнне
Кешеләр онытмыйлар.
Соңыннан уң кулны кысып,
Рәхмәт әйтеп котлыйлар.

  • Эшлисең дә эшлисең,

Ә рәхмәт ишетмисең.

  • Мин шундый усал малай!

Усалланып бер шулай
Үз-үземне, әшәкене,
Тотып ярасым килә,
Селкеп саласым килә. (Ш. Галиев)

  • Эш эшләми эштән чыктым,

Арыдым мин шулкадәр.
Арымас идем бу кадәр,
Эшләгән булсам әгәр.

  • Ишегалдында малайлар

Уйный гөрле-качышлы.
Уем шунда булгангамы,
Эшләтеп булмый башны (Ә. Габиди)

  • Мәкальләрне укыгыз. Мәгънәсен аңлатыгыз.

  • Шапшак-ялкауның юлдашы.

  • Кош-канаты белән, кеше дуслары белән көчле.

  • Яктылык-кояш янында, яхшылык-ана янында.

  • Эше барның ашы бар.

  • Тырышкан табар ташка кадак кагар.

  • Биш әйткәнче, бер эшлә.

  • Бүгенге эшне иртәгә калдырган кешенең һич эше бетмәс.

  • Һөнәр ашарга сорамый, үзе ашата.

  • Ничек эндәшәң, шулай ишетерсең.

  • Үзең сөйли башлаганчы, кеше сүзен тыңлап бетер.



[л] авазын кабатлау
Табышмакның җавабын табыгыз

  • Сез бик яхшы беләсез

Велосипед рулен.
Җиккән атта н башкара
Шул рульнең ролен? (Дилбегә)

  • Хәйләкәрнең хәйләкәре,

Ялагай дип атыйлар.
Туны белән койрыгын
Бөтен җирдә мактыйлар. (Төлке)

  • Ерткычның да ерткычы ул,

Күлләрдә качып ята.
Кошлар тешне чистартсын дип,
Авызын ачып ята. (Крокодил)

  • Гайрәт җитезлек ягыннан

Арысланга бирешмим.
Буйлы киемемне салмыйм,
Ятимен шул килеш мин. (Юлбарыс)

  • Кызыл төймә таптым,

Авызыма каптым. (Җиләк)