Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Кыш бабай биремнәре: Иң гади математик күзаллау

Кыш бабай биремнәре: Иң гади математик күзаллау

Нуруллина Фания Фаридовна
Нуруллина Фания Фаридовна
DOCX
201
1

Занятие по теме «Кыш бабай биремнәре» предназначено для детей в возрасте 5-6 лет и ставит перед собой важные цели. В первую очередь, оно направлено на развитие математических навыков, таких как сложение и вычитание в пределах 10. В ходе занятия дети познакомятся с различными геометрическими фигурами и научатся их распознавать, а также оценивать размеры предметов. Занятие проходит в форме увлекательной истории, где участвуют сказочные персонажи, что делает его более интересным для детей.

Также в рамках урока предусмотрены различные виды активностей: от игр, связанных с счётом, до создания художественных работ. Родители могут поучаствовать в процессе, что усиливает взаимодействие между ними и детьми. Математика здесь подается в доступной и увлекательной форме, что способствует повышению интереса к предмету. К моменту окончания занятия дети смогут уверенно считать, а также научатся выполнять небольшие математические задания.

Отдельное внимание в занятии уделяется развитию логического мышления, памяти и внимания у детей. С использованием различных пособий и материалов, таких как кубики, фигуры, и рисунки, педагоги могут глубже развивать у детей способы решения задач и нахождения правильных ответов. В конце занятия дети получают обратную связь и поздравления от «Кыш бабая», что поднимает их настроение и укрепляет мотивацию к дальнейшему обучению.

Предпросмотр

Иң гади математик күзаллау буенча зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркемендә эшчәнлек.(әти-әниләр өчен ачык дәрес)
Тема “Кыш бабай биремнәре”
Максатлар: 10 эчендә кушу һәм алуга мисаллар эшләү, биремнәр төзүне, атна көннәре турында күзаллауны ныгыту. Уңайга һәм кирегә санау, артык фигураны табу буенча күнегүләр эшләү. Геометрик фигуралардан булган рәсемне анализларга өйрәтүне дәвам итү, хәтердән аның рәсемен ясау.
Хәтер сәләтен, логик фикерләүне, игътибарлылыкны, күзаллауны, сөйләмне үстерү
Балаларда бәлага юлыгучыларга ярдәм итү теләге, математикага мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау һәм күрсәтмә материал: ноутбук, презентация, магнитлы такта, 0 дән 10 га кадәр саннар, тартма, 10 чыршы уенчыгы, әкият персонажлары: Йомры икмәк,куян,бүре,аю.төлке.
Таратма материал: 0-10 саннары,геометрик фигуралар,3 төрле зурлыкта кар бабай рәсеме
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче. Исәнмесез,балалар.Әйдәгез әле бер-берегезгә карап елмаегыз,ә хәзер кунаклар-га үзебезнең елмаюны бүләк итик.
Тәрбияче.Балалар, мин иртән бакчага килгәндә бер капчык таптым бит әле (1сл)
Кемнеке икән ул?Чит әйберләргә кагылырга ярыймы әле? Ә бу кемнеке икән?Билгеле, мондый капчык белән кем йөри әле?(2сл)(кыш бабай)
Ә аның эчендә нәрсә бар икән?Беләсегез киләме?Минем дә бик беләсем килә.Ачып карасак ярар микән?.(чыршы б.н уенчыклар)
Д/уен: «Тәртип буенча сана»(уенчыкларны тәртип буенча һәм кирегә санау, төсләрен әйтү,чыршыга элү).
хат уку (4 сл)
Исәнмесез,кадерле балаларым!
Минем сезнең тапкырлыгыгызны,уңган,өлгер икәнлегегезне тикшереп карыйсым килде. Мин җибәргән биремнәрне төгәл үтәсәгез,дөрес итеп җавап бирсәгез мин бик шат булырмын.Уңышлар сезгә, балалар!
Кыш бабагыз!
Д/уен: «Зурлыклар» (Өстәл янында конверттан кар бабайларны кечкенәдән зурга тезү).
Тәрбияче :Балалар ,сез әкиятләр яратасызмы?Мин сезгә бер әкият сөйләргә телим.Нинди әкият икәнен үзегез белегез.(6-8 сл)
Туп шикелле, түгәрәк
Мичтә кызарып пешкән.
Өстәлдән сикереп төшкән ,
Тәгәрәп качып киткән. (Йомры икмәк)


Тәрбияче :Әби йомры икмәк пешергән.Йомры икмәкнең безнең б.н уйнап аласы килгән(9-14сл)
Уйнап туйгач,Йомры икмәк тәгәрәп тәрәзәдән төшеп киткән(15 сл)
Аңа нәрсә очраган?(16 сл)(куян).
-Мин сине ашыйм ,-дигән куян.
-Ашама, зинһар!
-Әгәр минем биремнәремне үтәсәң , мин сине җибәрәм (17-19сл)(Геометрик
фигуралар белән биремнәр)
Тәрбияче :Йомры икмәк тәгәрәп киткән.Аңа бүре очраган(20-21сл)
-Мин сине ашыйм ,-дигән бүре
-Ашама, мин синең биремнәреңне үтәргә ярдәм итәрмен
-Алайса зинһар,мәсьәләләрне эшләргә ярдәм ит(22-26 сл)(мәсьәләләр чишү)
Тәрбияче :Йомры икмәк тәгәрәп киткән һәм безнең белән уйнап алырга уйлаган.Уйныйбызмы,балалар?
(27 сл)бармак уены.
Аңа аю очраган(28 сл)
-Мин сине ашыйм !-дигән аю.
-Зинһар ашама, без синең биремнәреңне үтәрбез,-дигән Йомры икмәк.
Биремнәр(29-42сл)(д/уен «Югалган саны тап», «Киресен әйт»)
Физминут:
Кышкы урманда
Кышкы урманга килдек,
Матур урыннар күрдек.
Тун кигән каен – уңда,
Ямь-яшел чыршы – сулда.
Кар бөртекләре оча,
әйләнеп җирне коча.
әнә куян сикерә,
Ул бүредән элдертә.
Кызылтүшләр очалар,
Бигрәк тә матур алар.
Урманда рәхәт булса да,
өйгә кайтыйк, балалар.


Тәрбияче: Йомры икмәк тагын тәгәрәп киткән.Бара торгач, аңа нәрсә очраган?(төлке)(43сл)
-Әгәр дә мин әйткән биремнәрне үтәсәң, мин сиңа тимәм,үти алмасаң мин сине ашыйм !-дигән төлке.(44-45-46сл)(Д/уен «10 аерманы тап»)
Шулай итеп ,исән-сау килеш Йомры икмәк өенә кайткан.Ул сезгә бик зур рәхмәтен белдерә (48сл)
-Балалар,сезгә әкият ошадымы?Без Йомры икмәккә ничек ярдәм иттек?
Миңа да сезнең белән бик күңелле булды.Рәхмәт сезгә.
Кыш бабайның хатын уку(48-49сл)
Бик яхшы балалар, булдырдыгыз!
Мин сезнең булдырачагыгызны белдем.Бик тиздән, матур бүләкләремне , тәмле күчтәнәчләремне алып ,пар атыма утырып мин сезнең янга килеп тә җитәрмен.Сез дә мина күчтәнәчкә матур җырлар , шигырьләр , биюләр өйрәнегез , әти –әниләрегезнең , тәрбияче апаларыгызның сүзләрен тыңлагыз, акыллы булыгыз , авырмагыз.
Рәхмәт сезгә , балалар!



Нуруллина Фәния Фәрид кызы
Арча районы МБМББУ «Ашытбаш балалар бакчасы»
тәрбиячесе