Дидактик уен «Ватык телевизор»
Дидактик уен «Ватык телевизор» призван развивать у детей интерес к волшебному миру сказок. В ходе игры малыши знакомятся с персонажами, учатся воспринимать сюжеты через аудио и визуальные материалы. Динамика игры способствует улучшению слуховых навыков, расширяет словарный запас и помогает развитию воображения.
Игровой процесс включает в себя элементы диалога, что позволяет детям не только слушать, но и активно участвовать в рассказе. Делаются акценты на положительном отношении к сказочным героям, что положительно сказывается на их эмоциональном восприятии. Также взрослые могут использовать игру для тренировки связной речи у детей, поощряя их описывать персонажи и их действия.
С помощью различных материалов, таких как телевизор макет и сюжетные картинки, малыши могут погружаться в захватывающий мир сказок. Замечательные аудиозаписи оживляют персонажей, а маски для ролевых игр позволяют детям самим стать частичкой этой сказочной Вселенной. Участие в таких играм повышает уровень социального взаимодействия между детьми.
Таким образом, «Ватык телевизор» — это не просто развлечение, но и мощный инструмент для развития логики, креативного мышления и межличностных навыков у детей. Эта дидактическая игра поможет детям лучше понять окружающий мир и развить свою индивидуальность в процессе увлекательного обучения.
Дидактик уен “Ватык телевизор”
Максат: балаларның әкият дөньясы турындагы танып белү кызыксынучанлыгын, фикерләү, ишетү сәләтләрен үстерү.
Тәрбия бурычы: әкиятләргә, әкият геройларына карата уңай караш тәрбияләү.
Үстерү бурычы: рәсем буенча әкиятләрне таный белүләренә, тыңлау аша әкият геройларын тасвирлый белүләренә ирешү; диалогик бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү.
Белем бирү бурычы: характерлы билгеләре буенча геройларны сурәтли белү; рәсемдәге сурәтләргә карап тулы, дөрес җөмләләр белән сөйләргә өйрәтү.
Җиһазлау: телевизор макеты, сюжетлы әкият рәсемнәре, әкият аудиоязмалары, геройлар өчен битлекләр.
Сүзлек өстендә эш: өлгер, хәйләкәр, гайрәтле, ерткыч, мамыктай, җирән, чуар, каурый.
Уен барышы:
1-вариант.
Балалар ярымтүгәрәк ясап, урындыкларга утыралар, уртада тәбәнәк өстәл, аның өстендә телевизор макеты.
Алып баручы:
Мин телевизор карыйм,
Шуңа беркая бармыйм.
Кирәклесен дә карыйм,
Әкиятен дә карыйм.
Бертуктаусыз карагач,
Телевизорым кызган.
Эшләвеннән туктамагач,
Сөйләвеннән туктаган.
Балалар, безнең телевизорыбыз ватылган бит, күрсәтүен күрсәтә, ә тавышы юк. Шулай да мин аны кабызырга һәм “Әкияттә кунакта” тапшыруын карарга тәкъдим итәм. Әкиятне карарбыз, ә мин сөйләрмен, чөнки телевизорыбыз сөйләми.
Матур итеп утырыйк, әкиятне башлыйбыз. (Тәрбияче әкият рәсемнәрен ача бара һәм әкиятне сөйли башлый.)
“Чуар тавык”әкияте. Авылда яшәгәннәр әби белән бабай. Аларның булган Чуар тавыклары. Ул әби белән бабайга алтын йомырка салган. Бабай йомырканы ваткан-ваткан, вата алмаган, әби ваткан-ваткан, вата алмаган. Өстәлдән тычкан йөгереп үткән, койрыгы тигән дә йомырка идәнгә төшеп ватылган. Бабай елый, әби елый.
Чуар тавык аларга: “Елама әби, елама бабай, мин сезгә алтынны түгел, ә чын йомырка салырмын” дигән.
Шуның белән әкият тә бетте. Икенче әкиятне Сабира сөйләр.
Әкиятне рәсемнәргә карап бала сөйли, уен шулай дәвам итә.
2-вариант.
Балалар ярымтүгәрәк ясап, урындыкларга утыралар, уртада тәбәнәк өстәл, аның өстендә телевизор макеты.
Алып баручы:
Телевизор карыйм мин,
Эшләремне калдырып.
Кайчагында арыймын,
Арысам да туктамыйм.
Бертуктаусыз карагач,
Телевизорым кызган.
Яп-якты булган экран,
Эшләвеннән туктаган.
Балалар, безнең телевизорыбыз ватылган бит, тавышы бар- сөйли, ләкин күрсәтми. Геройларны күрмичә генә, без әкиятне тыңлый алабыз. Тыңлаганда күңеллерәк булсын өчен мин әкият геройларын хәрәкәтләр ярдәмендә битлек киеп сезгә күрсәтермен.
Матурлап утырдык. ”Җырлап узган җәй” әкиятен карый башлыйбыз.(Тәрбияче әкият аудио язмасын кабыза һәм геройларның битлекләрен киеп, аларга хас хәрәкәтләр ясый.) Икенче әкиятне геройлар булып балалар уйныйлар яисә шушы ук әкиятне кабатлыйлар. Уен шулай дәвам итә.