Ачык дәрес: Яшелчәләр-файдалы витаминнар
В этом документе представлено полное описание ачык дәреса «Яшелчәләр-файдалы витаминнар», который прошел в муниципальном автономном детском саду №105 в Казани. В рамках занятия воспитатель Алия Дамировна направила детей на увлекательное путешествие по миру овощей, обучая их полезным знаниям через интерактивные игры и занятия. Начиная с приветствия и участия детей в стихотворении «Хәерле иртә», воспитатель создала позитивную атмосферу для саморазвития и общения.
На уроке акцентировалось внимание на обучении через игру. Дети должны были не только научиться называть овощи на татарском языке, но и принимать участие в различных дидактических играх, таких как «Зур-кечкенә» и «Кайда суган...». Эти игры позволили детям развивать свои навыки в области диалогического общения, а также сенсорное восприятие, что идеально соответствует основной цели занятия — обогащению знаний о природе.
Также были задействованы методические материалы, такие как визуальные карточки с изображением различных овощей и мультимедийные ресурсы. Воспитатель успешно использовала разные методики работы — от вопросов и ответов до коллективных игр и песен. Каждый этап урока имел свою уникальную структуру, что позволяло сохранить внимание детей и вовлечение их в процесс обучения.
Документ описывает последовательность действий на занятии, начиная от создания дружелюбной атмосферы до завершения урока с общением с кунаком — зайцем. Таким образом, взаимодействие с персонажем уже вызывает интерес у детей и делает процесс обучения более увлекательным. Завершив урок с теплым прощанием, воспитатель оставляет детям чувство завершенности и удовлетворения от прошедшего занятия.
Казан шәһәре Мәскәү районының муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе “Татар телендә тәрбия һәм белем алып барылучы 105 нче номерлы балалар бакчасы”
УМК Татарча сөйләшәбез.
Зурлар төркемендә ачык дәрес:
“Яшелчәләр-файдалы витаминнар”
1кв.категорияле
татар теле
тәрбиячесе:
Зарипова А.Д.
КАЗАН-2016
Тема:” Яшелчәләр-файдалы витаминнар.”
Максат: Яшелчәләр турында белемнәрне баету.
Тәрбия бурычы: табигатькә уңай караш тәрбияләү.
Үстерү бурычы:яшелчәләрне тышкы күренеше,формалары буенча аера беләләренә ирешү,игътибарларын,аңга алуларын,диалогик сөйләмнәрен,сенсорик күнекмәләрен үстерү,яшелчә исемнәрен татар телендә дөрес итеп әйтүне ныгыту,исем,сыйфат.сан кебек сүз төркемнәрен кулланып,сүзтезмә һәм җөмләләр төзү,Умк буенча алган белемнәрен тирәнәйтү.
Белем бирү бурычы: Көзге уңыш,яшелчәләр турында мәгълүмат бирү.
Юнәлеш: сөйләм үсеше
Төп белем бирү өлкәсе:танып-белү
Интеграль белем һәм тәрбия бирү өлкәләре: аралашу,иҗади сәнгать(музыка),сәламәтлек,социальләштерү.
Методик алымнар һәм чаралар: сорау-җавап,әңгәмә,уен,күрсәтмә материал,сүзлек өстендә эш,искә төшерү,ныгыту.
Җиһазлау: яшелчә рәсемнәре ясалганкүрсәтмә һәм таратма материаллар(карточкалар),куян уенчыгы, яшелчә битлекләре,мультимедиа,экран,магнитафон, диск
Алдан эшләнгән эш: яшелчәләрне карау,санау.
Эшчәнлек төзелеше:
Оештыру моменты
Сөенеч мизгеле
Дидактик уен:”Зур-кечкенә”
Дидактик уен: “Кайда суган...”
Дилактик уен: “Нинди?”
Җырлы-биюле уен: “Бар,матур бакча”
“Табышмак әйтәм-җавап тап”
Дидактик уен: “Капшап бел”
Дидактик уен: “Ничә?
10.) Саубуллашу.
Эшчәнлек барышы:
Тәрбияче: Исәнмесез.балалар!
Балалар: Исәнмесез.Алия Дамировна!
Тәрбияче: Балалар.буген бездә кунаклар бар. Әйдәгез әле,алар белән дә исәнләшик.
Балалар: Исәнмесез!
Кунаклар:Исәнмесез!
Тәрбияче: Балалар,хәлләрегез ничек?
Балалар: Әйбәт,рәхмәт. Хәлләр ничек?
Тәрбияче: Әйбәт,балалар.хәлләр яхшы,шәп!
Балалар,без сезнең белән “хәерле иртә”шигырен беләбез бит. Әйдәгез әле,кәефләр тагын да яхшырак булсын өчен,сөйләп китик.
(“Хәерле иртә”шигыре сөйләнә)
Хәерле иртә,миңа!
Хәерле иртә,сиңа!
Хәерле иртә,сезгә!
Тәрбияче: Бик яхшы,балалар! Булдырдыгыз!
Тәрбияче: А давайте познакомимся. Мин – Алия Дамировна! Син кем?
Балалар: Мин-Лена, син кем?...
Тәрбияче: Вадим, син бабай?
Бала: Юк, мин малай.
Тәрбияче: Син нинди малай?
Бала: Мин зур, әйбәт, матур малай.(һәр бала белән шулай әңгәмә корыла)
Тәрбияче: Бик яхшы! Балалар, бүген безгә кунакка куян килде(куян белән исәнләшәләр).Барыбыз да беләбез,куян яшелчәләр ашарга ярата һәм алар турында күбрәк беләсе килә. Без аңа алар турында сөйләрбез,уеннар уйнарбыз.
Ә хәзер,әйдәгез, яшелчәләрне искә төшерик,экраннарга карыйк;(слайдларярдәмендә “Зур-кечкенә”уены уйнала)Мәсәлән, экранда бәрәңге рәсемечыккач,балалар, зур һәм кечкенә бәрәңге,дип җавап бирәләр.
Тәрбияче: менә куян,безнең балалар сиңа яшелчәләрнең зур яисә кечкенә булуларын әйтеп киттеләр. Без,хәзер бер-беребезгә табышмаклар әйтәчәкбез,куян,син дә уйла!
Тәмле,баллы,озынча,кызгылт-сары. Ул нәрсә?
Балалар: кишер.
Тәрбияче:Әйе.
Уен берничә тапкыр уйнала. Җаваплар аерым-аерым балалардан да сорала.
Тәрбияче: Балалар!Куян да,без дә ардык, әйдәгез әле,”Бар матур бакча” дигән җырлы-уенны уйнап алыйк.
Азалия-кишер булыр, Денис-суган, Полина-кыяр, ә шофер ролен безгә Данис башкарыр.
Әйдәгез!
(“Уйный-уйный үсәбез” проектынын аудио язмасыннан “Бар матур бакча”уены уйнала).
Тәрбияче: Менә ничек итеп күңелле уйнап алдык. Балалар,без куянга үз уеныбызны уйнап бирдек, ә ул исә безгә узенең уенын тәкъдим итә.
(Кунакка килгән куян эшләпәле, кечкенә яшелчә муляжларын шул эшләпә эченә тыгып, капшап танырга тиешләр)
Яле,карыйк әле, монда нәрсә бар икән? Артур,кил монда
Бу –кишер.
Әйе.Тагын уйлыйбыз,балалар. Тагын нәрсә бар? Зәйнәп,кил монда.
Бу-кыяр.
Молодец!Яхшы.
(Уен шул тәртиптә дәвам иттерелә)
Тәрбияче: Балалар, без бит әле санарга да яратабыз. Ә хәзер үзегезнең урындык асларыгыздан карточкаларны алыгыз. (балалар карточкаларныалып, берничәшәрләп ясалган яшелчәләрне саныйлар)
Азат, синдә ничә кәбестә?
Биш кәбестә.
Полина, синдә ничә суган?
Җиде суган.
Лена, синдә ничә бәрәңге?
Ун бәрәңге.
Тәрбияче: Менә куян,күрдеңме инде,безнең балалар татар телен ничек яхшы беләләр. Балалар,әйдәгез,куянга күчтәнәч итеп кишер бирик. Аңа кишерне ничек тәкьдим итәбез. Әйдәгез,бергәләп әйтик әле:
Куян,мә,кишер аша!
Куян: Рәхмәт!
Тәрбияче: Балалар, ә без, килгән кунаклар белән саубуллашыйк.
Балалар: Сау булыгыз!
Тәрбияче һәм кунаклар: Сау булыгыз!