Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Ахмак тычкан баласы турында әкият

Ахмак тычкан баласы турында әкият

Гилазова Ляля Абдулловна
Гилазова Ляля Абдулловна
DOCX
133
1

«Ахмак тычкан баласы турында әкият» - татар телендә тәрбия һәм белем бирүче балалар бакчасы өчен иҗат ителгән уникаль әсәр. Бу әкият, балалар өчен бизәлеп һәм җырлы-биюле формасында тәкъдим ителә, аларның иҗади үсешен, тел белемнәрен яхшыртуны максат итеп куя. Л. А. Гилазова тарафыннан язылган һәм 2016 елда Казан шәһәрендә әзерләнгән бу әкият, зирәклек һәм күңеллелек хисен уята. Команда белән берлектә куелган спектакль, һәр балага кабул ителгән уңышлы белем алуда ярдәм итәчәк.

Бу әсәрдә төп герой - тычкан баласы, ул йокларга теләми, аның балалыгына бәйле күңелсезлекләр һәм ата-ананың ярдәме җитми. Тычкан әнисе, аның йоклауы өчен төрле жанрларда спектакль куярга тырыша, әмма һәрвакытта да тычкан баласы аңа җавап биреп, аңа охшамаган җырчыга мөрәҗәгать итә. Шул рәвешле, бу әкият балаларга иҗади фикер йөртүне һәм дуслык, ярдәм итү кебек кыйммәтләрне дә күрсәтә.

«Ахмак тычкан баласы турында әкият» - балаларның кызыксынучанлыгын арттыру һәм аларны Татар әдәбиятына якынайту өчен бик әйбәт платформа. Ата-аналар белән берлектә шулай ук, бу әсәр балаларның саклап калынуында әһәмиятле роль уйный. Әсәрнең сораулар тудырып, кызыклы формасын куллануы, яшь тамашачыларны җәлеп итә һәм аларның бердәмлеген, бер-берсенә ярдәм итүенең мөһимлеген аңлата. Бу туган телдә уку һәм чыганак туплау теләге тудыра.

Предпросмотр

Казан шәһәре Идел буе районының Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге 379 нчы балалар бакчасы муниципаль автономияле мәктәпкәчә белем учреждениясе.




Ахмак тычкан баласы турында әкият
(Ата-аналар белән берлектә куелган җырлы-биюле әсәр)





Төзеде: Л. А. Гилазова



КАЗАН- 2016
Алып баручы:
Төн җитте. Күктә йолдызлар уянды.Йолдызлар арасыннан әкрен генә ай калыкты. Ул барлык җиһанны йокларга чакыра. Йокларга, йокларга...
Әни тычкан:
Барыгызга да өйгә, йокларга.
Ну-ка ,марш, тизрәк караватларга.
Алып баручы:
Әмма тычкан баласы гына йокларга теләми.
Тычкан баласы:
Йолдызлар күктә яктырта,
Минем йоклыйсым килми.
Алып баручы:
Әни тычкан баласына җыр көйли.
Әни тычкан:
Йокла, балам, йокла.
Йоклап торгач, мин сине
Ипи кисәге белән сыйлармын.
Тычкан баласы:
Синең тавышын бик нечкә,
Бүтән миңа җырлама,
Башка тәрбияче тап миңа.
Әни тычкан:
Ярар, ярар,
Эзли китәм.
Бүтән тәрбияче чакыртам.
Алып баручы:
Чапты әни тычкан
Бүтән тәрбияче эзләргә.
Күп тә үтми, үрдәк килә
Бишек җыры җырларга.
Әни тычкан:
Үрдәк апа, зинһар өчен,
Безгә кереп чык әле.
Минем баламны, җырлап,
Йоклатып җибәр әле.
Үрдәк:
Бак-бак, бак-бак.
Йокла, бәби, йокла.
Яңгыр яугач, мин сиңа
Зур суалчан бирермен.
Алып баручы:
Ахмак тычкан баласы аңа җавабын бирә.
Тычкан баласы:
Синең тавышың матур түгел,
Бик кычкырып җырлыйсың.
Алып баручы:
Чапты әни тычкан
Бүтән тәрбияче эзләргә.
Күп тә үтми, бака килә
Бишек җыры җырларга.
Әни тычкан:
Бака апа, зинһар өчен,
Безгә кереп чык әле.
Минем баламны, җырлап,
Йоклатып җибәр әле.
Бака:
Ква- ква,ква-ква.
Йокла, бәби, елама.
Бирермен сиңа черки.
Алып баручы:
Ахмак тычкан баласы аңа җавабын бирә.
Тычкан баласы:
Синең тавышын матур түгел,
Бик күңелсез җырлыйсың.
Алып баручы:
Чапты әни тычкан
Бүтән тәрбияче эзләргә.
Күп тә үтми, ат килә
Бишек җыры җырларга.
Әни тычкан:
Ат апа, зинһар өчен,
Безгә кереп чык әле.
Минем баламны, җырлап,
Йоклатып җибәр әле.
Ат:
Иго-го, иго- го.
Тәмле итеп йокла син.
Уң якка борылып ят,
Бирермен сиңа бер капчык солы ярмасы.
Алып баручы:
Ахмак тычкан баласы аңа җавабын бирә.
Тычкан баласы:
Синең тавышын матур түгел,
Бик куркыныч җырлыйсың.
Алып баручы:
Чапты әни тычкан
Бүтән тәрбияче эзләргә.
Күп тә үтми, дуңгыз килә
Бишек җыры җырларга.
Әни тычкан:
Дуңгыз апа, зинһар өчен,
Безгә кереп чык әле.
Минем баламны ,җырлап,
Йоклатып җибәр әле.
Дуңгыз:
Әлли-бәү, әлли-бәү.
Ике кишер бирермен.
Алып баручы:
Ахмак тычкан баласы аңа җавабын бирә.
Тычкан баласы:
Синең тавышың матур түгел,
Бик каты син җырлыйсың.
Алып баручы:
Чапты әни тычкан
Бүтән тәрбияче эзләргә.
Күп тә үтми, тавык килә
Бишек җыры җырларга.
Әни тычкан:
Тавык апа, зинһар өчен,
Безгә кереп чык әле.
Минем баламны, җырлап,
Йоклатып җибәр әле.
(тавык чебиләре белән бии)
Тавык:
Кыт-кытак, кыт-кытак.
Курыкма, бәби.
Кер юрган астына,
Анда тыныч һәм җылы.
Алып баручы:
Ахмак тычкан баласы аңа җавабын бирә.
Тычкан баласы:
Синең тавышың матур түгел,
Алай йоклап та булмый.
Алып баручы:
Чапты әни тычкан
Бүтән тәрбияче эзләргә.
Күп тә үтми, чуртан килә
Бишек җыры җырларга.
Әни тычкан:
Чуртан апа, зинһар өчен,
Безгә кереп чык әле.
Минем баламны, җырлап,
Йоклатып җибәр әле.
Алып баручы:
Җырлавын ул җырлады,
Әмма тавышы ишетелмәде.
Тычкан баласы:
Синең тавышың матур түгел,
Бик әкрен җырлыйсың.
Алып баручы:
Чапты әни тычкан
Бүтән тәрбияче эзләргә.
Күп тә үтми, песи килә
Бишек җыры җырларга.
Әни тычкан:
Песи апа, зинһар өчен,
Безгә кереп чык әле.
Минем баламны, җырлап,
Йоклатып җибәр әле.
Песи:
Мяу- мяу, мяу- мяу.
Йокла, бәби.
Мяу- мяу,
Йоклап кит.
Алып баручы:
Ахмак тычкан баласы аңа җавабын бирә.
Тычкан баласы:
Синең тавышың матур түгел,
Бик тәмле син җырлыйсың.
(тычкан баласы йоклап китә, песи аны алп китә)
Алып баручы:
Төн җитте.
Озакламый таң атты.
Әни тычкан уянды,
Караватка күз салды.
Әни тычкан:
Кайда балам?
Кайда ул?
(Этләр табып китерәләр)
Алып баручы:
Тычкан баласы песи өендә булган,
Әле ярый ул аны ашарга өлгермәгән.
Тычкан баласы:
Әнием, гафу ит.
Бүтән мин сине беркайчан да борчымыйм.
Песи:
Мине дә гафу итегез,
Бүтән берегезгә дә тимим.
Алып баручы:
Шушы хәлдән соң, тычкан баласы әнисен беркайчан да борчымый.
Алып баручы:
Артистлар да булыып алдык,
Әкият тә күрсәттек.
Шуның белән әкиятебез тәмам.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт.