Төсле карандашлар: Иҗади шөгыль һәм уйнау
«Төсле карандашлар» темасы балалар өчен кызыклы һәм файдалы шөгыль. Ул кече яшьтәге балаларның иҗат дөньясына керүенә, эстетик күзәтүләрен үстерүенә мөмкинлек бирә. Бу шөгыль барышында, балалар үзләренең күзаллауларын, хисләрен һәм эмоцияләрен пластилин һәм төсләр ярдәмендә иҗат итәләр. Тәрбиячеләр балаларны иҗади яктан үстерү өчен, төрле методик алымнарны кулланалар.
Шөгыльне башлап, тәрбияче балалар белән бергәләп кунакка килгән куянкайга каршы киләләр. Куянкай, үзенең төсләрне югалтканын әйтеп, балалар белән бергәләп төсле карандашлар ясау процессында катнаша. Шул вакытта балаларның игътибары ныклы үзе килеп чыккан формаларга һәм төсләргә юнәлә. Тәрбийәчеләр балаларны иҗади яктан активлаштыра, аларны тылсымлы капчык аша уенга катнашырга чакыра.
Төрле төстәге пластилин, такталар һәм салфеткалар ярдәме белән, балалар төрле формадагы карандашларны ясыйлар. Шөгыль барышында алар пластилинны җиңел йомшартып, гаҗайеп формалар барлыкка китерергә өйрәнәләр. Бу процесс кече яшьтәге балалар өчен күңелле һәм кызыклы. Иң мөһиме, шөгыль барышында балаларның бер-берсенә ярдәм итүе, үзара дустанә мөнәсәбәтләрен ныгытуы. Барысы да бергәләп уйнап, бер-берсенә ярдәм кыла, һәр бала үзенең уйлау, иҗат итү сәләтләрен күрсәтә.
Шулай итеп, «Төсле карандашлар» шөгыле - балаларның иҗат сәләтләрен үстерү, төсләрне, формаларны аеру, шулай ук, командада эшләргә өйрәнү өчен кирәкле һәм нәтиҗәле бер чара. Шушы кебек шөгыльләр бәла-казадан һәм стресслардан арынуның бер ысулы булып тора, чөнки балалар өчен күңелле вакыт үткәрүне һәм үз иҗатларын чагылдыруны тәэмин итә.
Тема: “ ТӨСЛЕ КАРАНДАШЛАР “
( беренче кечкенәләр төркеме)
Бурычлар:
1.Пластилин белән эшләү алымнарын ( бармак очлары белән пластилинны йомшарту,уч төпләренә салып түгәрәк тәгәрәтү,туры юнәлештә хәрәкәтләр ясап әвәләү ) ныгыту;
2.Килеп чыккан таякчыкларның бер башын бармаклар белән кысып,карандаш формасы барлыкка китерергә йөрәтү;
3.Төсләрне аеру ( кызыл,яшел,сары,зәңгәр );
4.Пластилин белән эшләргә кызыксыну уяту,пөхтә эш итә белергә өйрәтү;
5.Үзара дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Җиһазлар: кызыл,яшел,сары,зәңгәр төстәге пластилиннар,такта,салфетка,тартмалар,тылсымлы капчык,уенчыклар,төсле карандашлар.
Эшчәнлек барышы
Тәрбияче.- Балалар,безгә бүген кунаклар килгән,әйдәгез кунаклар белән исәнләшеп алабыз.
Балалар. – Исәнмесез!
Ишек шакыйлар,ишектән тылсымлы капчык тоткан куян керә (елый).
Тәрбияче. – Нәрсә булды. Куянкай,нигә елыйсың?
Куянкай. – Мин йокыга киткәч,минем төсле карандашларымны тычкан баласы оясына алып кереп киткән.Минем рәсем ясыйсым килгән иде,хәзер инде рәсем ясарга карандашларым юк.
Тәрбияче. – Борчылма әле син алай Куянкай,безнең бүген әвәләү шөгыле,без сиңа балалар белән күп итеп төсле карандашлар ясап бирербез. – Бирәбезме балалар?
Балалар. – Бирәбез.
Тәрбияче.- Куянкай, бу матур капчыкны каян алдың?
Куянкай.- Юлда килгәндә кар астыннан табып алдым.
Тәрбияче. – Кая әчеп карыйк әле эчендә нәрсәләр бар икән? Балалар капчык ачылмый,тылсымлы капчык икән бит бу. Башта минем белән “ Табышмак әйтәм,җавабын табыгыз” дигән уен уйнагыз ди. – Уйныйбызмы балалар?.
Балалар. –Уйныйбыз.
1.Йомры,йомшак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә( чеби). – Чеби нинди төстә ( сары).
2.Сикерә белә, йөгерә белми (туп ). – Туп нинди төстә ( зәңгәр ).
3.Төсен үзгәртми бердә
Гел яшел күлмәк кия
Матур бизәнеп һәр елны
Безгә кунакка килә ( чыршы ). – Чыршы нинди төстә (яшел ).
4. Алсу битле кыз үсте
Кызарып җиргә төште ( алма ). – Алма нинди төстә (кызыл).
Тәрбияче.-Балалар,ә хәзер карандашларның үзлекләрен карап үтәбез( озынча,төрле төстә,бер ягында яза торган өлеше бар,матур тартмаларга салынган).
Ял минуты:
Менә минем бармаклар
Шаян алар,дус алар
Бармаклар гел уйныйлар
Уйный – уйный туймыйлар
Менә минем бармаклар:
Бабай бармак,әби бармак
Әти бармак,әни бармак һәм чәнчә
Бик дус алар,гел бергә.
Тәрбияче.-Ә хәзер балалар,мин сезгә карандаш ясарга йөрәтәм. Пластилинны кулларга алабыз,йомшартабыз,уч төпләренә салып түгәрәк тәгәрәтәбез,туры юнәлештә хәрәкәтләр ясыйбыз.Килеп чыккан таякчыкларның бер башын бармаклар белән кыскалап,карандаш формасына китерәбез. Ә хәзер шушы хәрәкәтләрне һавада ясап карыйбыз.
Урыннарга барып утырып,пластилин белән эшләргә керешәбез.
Йомгаклау. 4 төстәге тартманы өстәлгә куям. Балаларга кемнең карандашы нинди төстә,шундый ук тартмага китереп куярга тәкдим итәм.
Тәрбияче.-Менә.Куянкай,күрдеңме балалар сиңа ничек күп итеп карандашлар ясап бирделәр,хәзер инде рәхәтләнеп теләгән әйберләреңне ясый аласың.
Куянкай.-Рәхмәт сезгә балалар.
Тәрбияче.-Куянкай балаларның синең белән уйныйсылары килә. “Ап – ак куян юына” уенын уйныйбыз.
Кулланылган әдәбият:
1. Гыйздәтуллина А.М.Биләудәге рәссам.-Яр Чаллы: «Яр Чаллы типографиясе»,2007.
2. Закирова К.В.Ин матур суз:Ата-аналар һәм балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен хрестоматия.-Казан:Мәгариф,2000.
3. Ягъфаров Р. Татар балалар фольклоры.-Казан: «Раннур» нәшрияте,1999.
4. Зарипова Ф.Я.Могҗизалы мәктәп сәхнәсе: Балалар бакчалары тәрбиячеләре ,сыйныф җитәкчеләренә ярдәмлек.-Казан:Мәгариф,2003.
5. Закирова К.В.Әхлак нигезе –матур гадәт(Гаиләдә һәм балалар бакчаларында әдәп-әхлак тәрбияләү):Методик кулланма.-Казан:Мәгариф,2004.
6. Закирова К.В.Уйный-уйный үсәбез. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура инструкторлары өчен методик кулланма.-Казан:Татар.кит.нәш.,2010.