Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Урок "Кышкы урманга сэяхэт"

Багманова Гулуса Шамильовна Багманова Гулуса Шамильовна
DOCX
26
0
Предпросмотр


Конспект
«Кышкы урманга сэяхэт»
Зурлар торкеме






Кугэрчен авылы «Каенкай»
балалар бакчасы тэрбиячесе
Багманова Гулуса Шамиль кызы


Конспект «Кышкы урманга сэяхэт»Зурлар торкеме
 
Максат: программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кышкы уеннар буенча белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү.
Бурычлар:

  1. Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту.

  2. Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү.

  3. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү, бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү.

Белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү.
Җиһазлар: слайдта рәсемнәр: поезд, кышкы табигать, сары шар, чыршы, чана, чаңгы, “Кышкы уеннар” сериясеннән картиналар.
Сүзлек өстендә эш: тимераяк, сәяхәт.
Методик алымнар: әңгәмә, презентация күрсәтү.
 
Эшчәнлек барышы.
 
1. Кереш өлеш:
а) психогимнастика.
Кулларга без тотындык,
 Бер-беребезгә елмайдык.
 Җылы күчте кулларга
 Рәхәт булды дусларга.
 
-Исәнмесез, балалар! Сез сәяхәт итәргә яратасызмы? Безне бүген кызыклы сәяхәт көтә. Юлга чыгар алдыннан кәефләрне барлыйк әле. Кәефләрегез ничек? (Балаларның җаваплары тыңлана) Минем дә кәефем тыныч зәңгәр күк йөзендәге йомшак ак болыт сыман. Димәк , без юлга чыгарга әзер.
 
 б) артикуляцион гимнастика.
-Менә бу – без сәяхәт итәчәк поезд. Аның тавышы гадәти түгел. Кузгалып китәр алдыннан ул нинди аваз чыгара? (Ш-ш-ш) Кем шулай гүли ала? (3-4 бала гүли) Поезд кузгалсын өчен барыбызның да гүләве кирәк. Әйдәгез, бергәләп гүлибез. (Балалар бергәләп ш-ш-ш авазын кабатлыйлар)
-Хөрмәтле пассажирлар! Үзегезнең урыннарыгызны алыгыз. Хәзер кузгалабыз. Поезд тавыш бирә: ш-ш. (Балалар бергәләп ш-ш-ш дип кабатлыйлар)
 
2. Төп өлеш:
а) әңгәмә.
-Балалар, без поездда барабыз. Тирә-якка карагыз әле. Табигатьтә елның нинди вакыты? (Кыш) Каян беләсез? (Балаларның җаваплары тыңлана). Тагын нинди үзгәрешләр була?
 
б) тел шомарткыч.
-Балалар, кыш матур. Менә миндә бу искиткеч матурлыкны күреп шигырь язу теләге туды. Сез миңа булышасызмы?
(Рәсемнәр күрсәтелә)
Ш-ш-ш
Елмая күктә ………(кояш).
Ша-ша-ша
Әйтерсең ул……….(сары шар).
Шы-шы-шы
Ян тәрәзәгә каршы
Үсеп утыра …………(чыршы).
Шу-шу-шу
Әйдә монда утырма,
Я чана, чаңгыда …..(шу).
 
 в) физкультминут «Кар ява»
-Балалар, без килеп тә җиттек. Әйдәгез, матур гына чыгыгыз. Озын юлдан соң бераз гәүдәбезне ял иттереп алыйк.
Ябалак-ябалак кар ява,
Без чыгабыз уйнарга
Урамга, саф һавага.
Чуарлап өсләрне
Ябалак кар, яу-яу!
Без ясыйбыз кардан тау,
Ак мамыктай тузгып яу!
Бик дәү булсын безнең тау!
 
г)  “Кышкы уеннар” турында әңгәмә.
-Балалар, шундый биек тау да ясадык. Булдырдыгыз. Карагыз әле, анда кемдер йөри. Кем син? Якынрак кил әле, танышыйк.
Шәвәли. Исәнмесез, балалар! Минем исемем Шәвәли.
Тәрбияче. Исәнме, Шәвәли.
Шәвәли. Мин Шәвәли – шук малай, үткен малай, ут малай.
Тәрбияче. Ай-яй, бик шаян икәнсең. Ә син берүзең генә нишләп йөрисең монда?
Шәвәли. Миңа бик тә күңелсез. Минем бик тә уйныйсым килә. Су керергә барган идем, бозланган, балык та тотып булмый. Велосипедта да чабып булмый. Нәрсә генә уйнарга соң?
Тәрбияче. Син бер дә борчылма, Шәвәли. Безнең балалар сиңа булышырлар. Шулаймы?
Балалар. Әйе.
1 бала. Мин беләм. Башта табышмак әйтим әле:
Кышын тауда шуалар, җәен җыеп куялар. Нәрсә ул? Дөрес, чана.
Кыш көне тауда чана шуарга мөмкин. Мин дә чана шуарга бик яратам.
 
Тәрбияче. Ә хәзер минем табышмакны тыңлагыз:
Шома табанлы чана
 Атсыз да алга чаба-
 Җитез булса аяклар,
 Кулда була таяклар.
 Бар бер чана
 Утырасы юк,            
 Бассаң-үзе чаба.
Нәрсә ул? Әйе, чаңгы. Каян белдең? (Балаларны активлаштыру) Кемнәр чаңгыда шуарга ярата?
2 бала. Ә мин чаңгы турында тизәйткеч беләм.
 Чаңгычының чаңгысы
 Шуа-шуа шомара.
 Чаңгың тизрәк шусын дисәң,
 Кирәк ешрак шуарга.
Тәрбияче. Ә хәзер өченче табышмакны тыңлыйбыз
Зең-зең килә,
 Тимер тәкә тиң килә.
 Берсен-берсе куа килә,
 Тояклары шуа килә.
Тәрбияче. Нәрсә ул? Дөрес, тимераяк. Ничек белдегез? (Балаларны активлаштыру) Аның белән нишлиләр?
Шәвәли. Шуарга да шуарга. Шуудан башка берни дә эшләп булмыймы?
Тәрбияче. Була, әлбәттә. Балалар, кыш көне тагын нинди уеннар уйнап була? (Балаларны активлаштыру)
Дөрес, юеш карны тәгәрәтеп кар бабай ясарга мөмкин. Кар ыргытып уйнап була.
-Зур могҗизага ия икән бу кар. Әллә нихәтле уеннар уйнарга мөмкин икән бит.
Шәвәли. Рәхмәт сезгә, балалар. Мин күп нәрсәләр белдем.
 
3. Йомгаклау.
-Балалар, без уен белән мавыгып көн үткәнен дә сизми калганбыз. Әйдәгез өйгә кайтыйк. Сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы? Без ниләр күрдек? Кемне очраттык?
-Әйе, балалар. Без Шәвәлигә ярдәм иттек. Ярдәм итү бик яхшы эш санала. Сез дә һәрвакыт ярдәмчел булыгыз.
-Ә хәзер әйдәгез кыш турында өйрәнгән шигыребезне искә төшереп алыйк. Юлыбыз да озак тоелмас.
 
Г.Зәйнашева “Кыш килде”
 Ап-ак тун киеп кыш килде,
 Яфрак-яфрак кар ява.
 Без дә кидек җылы туннар,
 Куркытмый салкын һава.
 Сөенәбез, шатланабыз,
 Күңелле үтә кышлар.
 Чаңгы, чана, тимераяк-
 Безнең иң якын дуслар.