Кошлар кайтуы һәм язның моңы
Кошларның язга кайтуы – табигатьнең иң матур моментларының берсе. Кошлар, җылы яктан туган якларына кайтып, безгә язның килүе турында сөйлиләр. Аларның сайравы һәм чыркылдашы, безгә язның яңалыгы һәм матурлыгы хакында сөйли. Кошлар - табигатьнең иң матур дуслары, алар безнең белән бергә яши, безгә шатлык, бәхет һәм мәңгелек хисләр алып киләләр.
Кышның озын һәм салкын чакларыннан соң, кошларның туган җирләренә кайтулары безнең өчен бәхетле хәбәр. Алар арасында иң беренче булып кайта торган кара каргалар, тургайлар, сыерчыклар, һәрберсе язның киләчәген хәбәр итә. Яз өземтәләрендә безнең өчен зур мәгънәгә ия: бу - күзәтүләр, иҗат, табигатьне аңлау һәм ярату.
Безне бу матурлыкка чакыралар, кошларның авыл һәм шәһәр тормышларын күзәтеп, язның бөтен матурлыгын тойырга. Аларның тавышлары тәннәребезне киметеп, тынычлык, гармония бүләк итә. Яз белән бергә, без кошлар өчен оялар ясарга, аларга ярдәм итәргә, аларның киләчәген саклап калырга тиеш. Чөнки кошлар - табигатьнең безгә биргән әһәмияте һәм матурлыгы.
Безнең бәйрәмебез кошларның бездә яраткан бүләге. Алар белән бергә табигатьне, дөньяны, үзебезне яңадан барлап, дуслыкны һәм сөюне ныгытабыз. Кошларның кайтуы - язның ачкычы, алар һәр вакыт безгә матурлык һәм ярату белән сугарылган. Аларга ярдәм итегез, дуслар, язгы бәйрәмебездә кошларыбызны искә алыйк!
Зал бәйрәмчә бизәлгән, кош рәсемнәре эленгән. Агач рәсемнәре куелган. Кошлар тавышы яздырылган көй ишетелә.
1 а.б. Яз килде. Җылы якка киткән кошларыбыз туган якларына кайталар. Кошлар килерләр дә чыркылдашырга, сызгырырга тотынырлар. Иң элек кара каргалар кайтырлар, аннан соң тургайлар, сыерчыклар килер. Болар-язның беренче хәбәрчеләре. Рәхим итегез, кошкайлар. Хуш киләсез!
2 а.б. Кышның салкын бураннары үтә,
Менә кабат җиргә язлар җитә.
Таллар бөре ача, кояш көлә,
Кара карга җиргә тавыш бирә.
Кара карга.
Килдек, килдек, очып ерак җирдән,
Курыкмыйча ачы, салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без.
Гафу, дуслар, озак көттердек без.
Хәзер менә оя ясап тизрәк
Бала-чага үрчетергә кирәк.
1 бала.
Чылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта сагындырган
Туган –үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп
Яз китерә ич алар.
2а.б.
Чү, туктагыз, таныгыз,
Бу бит таныш моңыбыз.
Кем ул анда сызгыра?
Өздерепме өздерә.
Ерак түгел, якында,
Әнә теге каенда-
Бу бит таныш сыерчык,
Сыерчыгым, очып чык.
Сыерчык.
Ерак-ераклардан канат кагып,
Диңгезләрне кичеп, арып-талып,
Туган җиребезне сагынып кайттым.
Җылы яктан сәлам алып кайттым.
Ә үзегез ничек кышладыгыз?
Салкын булмадымы кышларыгыз?
2 бала.
Ак буяулы бер оя бар
Бакчада зур агачта.
Очып килә шул ояга
Сыерчык яз булгач та.
Шунда тора, шунда йоклый,
Шунда бала үстерә.
Матур итеп сузып сайрый
Басып оя өстенә.
1 а.б.
Әйдәгез әле, сыерчыгыбызга җыр җырлап күрсәтик
Җыр “Сыерчык”
Песнәк.
Бик ямансу булды кышлар,
Сездән башка, якын дуслар.
Әмма без тик ятмадык,
Урманнарны, бакчаларны
Корткычлардан сакладык.
Безнең дуслар-балалар-
Безне кунак иттеләр.
Җимлек ясап элделәр,
Тәмле җимнәр сиптеләр.
Бездән зур рәхмәт сезгә!
3 бала.
Буранлы кышта нинди илләргә
Очасың, песнәк, салкын җилләдә?
Туңа бит синең аякларың да,
Тала бит синең канатларың да.
Кунма син, песнәк, агач башына
Мин бодай сиптем тәрәз каршына.
1 а.б.
Исәнмесез, кошкайлар!
Сез киләсен белдек без.
Агачларга матур – матур
Өйләр ясап элдек без.
Хәзер инде сайрашыгыз
Оялар сайлашыгыз.
Җиләк-җимеш бакчасында
Күбрәк кайнашыгыз.
2 а.б.
Торыйк, торыйк, торыйк дип
Кайда оя корыйк дип,
Туган җирдә торыйк дип
Аваз салып ерактан
Сазлыкларга, кырларга
Очып килә торналар.
Балалар: Хуш киләсез, торналар!
Җыр “Торналар”
1 а.б. Карлыгачлар килсә- яз җитте дигән сүз. Димәк, тиздән бакчаларда, кырларда кызу эш башланачак. Безнең якларда карлыгачларның 3 төре билгеле: авыл, шәһәр, яр карлыгачлары. Бер карлыгач бер тәүлек эчендә 10 мең чебен-черки ашый. Алар балчыкны йомшартып түгәрәк оя ясыйлар. Ул оялар берничә ел буена саклана.
4 бала.
Карлыгач килде авылга
Җәен торырга.
Җайлырак урын эзләде
Оя корырга.
Түбәләр өстендә уйнап
Күзәтеп йөрде.
Кунды ул ишек өстенә
Бик сәер аңа.
Түбә астында электр
Лампасы яна.
2 а. б.
Сандугач майның беренче атнасыннан җырлый башлый, июльдә җырлаудан туктый. Оясын җир өстендә, яки чокырда ясый. Август урталарында сандугачлар очып та китәләр. Кышлау урыннарында алар җырламыйлар.
Сандугач.
Төскә-биткә, бәхәссез,
Гап-гади бер кош үзем
Тавышымны тыңлап кара
Кемлегемне белерсең.
5 бала.
Тукран агач тукылдата
Тук-тук-тук.
Минем томшыктан нык томшык
Юк, юк,юк.
Сер сынатмый бер дә
Томшык- тукмагым.
Чукып алам мин
Агач кортларын.
Тукылдатмый мөмкин түгел торырга
Яшәр өчен кирәк хезмәт кылырга.
Балаларым азык сорый шулай ук
Тукылдатсам гына минем тамак тук.
6 бала.
Колагын агачка терәп
Нәрсә тыңлый ул анда?
Әллә берәр хәвеф-хәтәр
Булды микән урманда?
Тыңлый өскәрәк менеп тә
Кунарга урын тапмый
Ахрысы берничек тә.
1 а.б.
Без бүген үзебезнең бәйрәмебездә тынычлык кошлары- күгәрченнәребезне дә искә алырбыз. Алар безнең белән кышын да, җәен дә бергә.
7 бала.
Туп тибеп йөри-йөри
Үтте дә китте көнең.
Кошларыңны сыйларга
Оныттың тагын бүген
Күгәрченнәр үзеңнән
Бизеп бетәрләр әле.
Уңган малайлы өйгә
Качып китәрләр әле.
2а.б.
Чәчәкле язны яраткан кебек, канатлы дусларыбызны-кошларны да яратыгыз. Аларга ярдәм итегез.
8 бала.
Бар минем кошчыгым-
Кечкенә чыпчыгым.
Беркөнне салкыннан
Җиргә ул егылган.
Ә аны мин күрдем,
Бүлмәгә китердем.
Терелткәч җылытып
Уйнадым очыртып.
Мин аны яратам,
Иркәләп ашатам.
Ә тиздән кыш бетәр,
Чәчәкле яз җитәр.
Без тышка чыгарбыз,
Бергәләп уйнарбыз.
9 бала.
Чыпчыклар өй кыегына
Күптән корганнар оя.
Бакчага чыпчык төшмәс, дип
Әби карачкы куя.
Карачкы ертык күлмәктән,
Башында иске бүрек.
Кулына тоткан зур таяк
Котың алыныр күреп.
Тик нигәдер карачкыдан
Чыпчыклар курыкмыйлар.
Түп-түгәрәк сары битле
Көнбагышны чукыйлар.
Ял итәләр карачкының
Иңбашларына кунып.
Әби үзе пыр туздырып
Йөри чыпчыклар куып.
10 бала.
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра
Чык әле, ди,- чык.
Алдый ул, беләм,
Гел шулай итә.
Йөгереп чыксам
Оча да китә.
җ