Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Математика иленә сәяхәт: Иҗади һәм танып белү биремнәре

Математика иленә сәяхәт: Иҗади һәм танып белү биремнәре

Ахметова Лейсан Габдулловна
Ахметова Лейсан Габдулловна
DOCX
127
0

Бу документ математика фәннәренә сәяхәт аша балаларда иҗади һәм танып белүгә юнәлдерелгән биремнәрне формалаштыруга ярдәм итә. Бу әсәр ФДМС исәпкә алып, өлкәннәр төркеме өчен эшчәнлек конспекты буларак тәкъдим ителә. Математика иленә сәяхәт темасының максаты – балаларда мөстәкыйль рәвештә биремнәрне башкаруды кызыксындыру, иҗади сәләтләрен үстерү дигән тәкъдимнәргә юнәлеш бирү. Бу документта социаль-коммуникатив, тану, сөйләм, нәфис-эстетик һәм физик үсешкә юнәлдерелгән бурычлар бүленә.

Документта социаль-коммуникатив үсешкә бәйле бурычлар, яшьләргә бер-берсе белән хезмәттәшлек, кеше хәленә керү, ярдәмләшү һәм анализлау мөмкинлеге турында фикер йөртү өстенлек итә. Танып белү үсеше буенча 10 эчендә күләм һәм тәртип саннарын ныгыту; предмет саннарын һәм цифрларын тәңгәлләштерү, шартлы үлчәмнәрне кулланып озынлыкларны үлчәү буенча биремнәр тәкъдим ителә. Логик мәсьәләләр чишү һәм шакмаклы кәгазь битендә ориентлашу кебек бурычлар белән балалар математик күзаллауларын арттыра алалар.

Сөйләм үсеше өлешендә балаларның сөйләм активлыгын арттыру, тулы җаваплар бирә алулары өчен күнектерү дә урын ала. Нәфис-эстетик үсеш түләүсез, образлы, визуаль күзаллауларны ассызыклый. Физик үсеш бурычлары хәрәкәт активлыгын арттыру, хәрәкәт белән сөйләмне берләштерүне максат итеп куйган. Шулай ук курста балаларның хәрәкәтләре активлаштырыла, бу аларның белемен баетуга һәм физик форма яхшыртуга ярдәм итәчәк.

Документның төп өлешендә балаларның оештыру эшчәнлеге һәм күңелле физминуткалар чаралары да күрсәтелә, аларның балалардагы кызыксынуны, игътибарны һәм белем алу процессында актив катнашуны арттыру максатында алдан эшләнгән кенәгәләргә бәйле. Математика фәннәре Патшабикәсе ролен алучы тәрбияче тарафыннан үткәрелгән белем бирү эшчәнлеге, балаларның мәгълүматка мәгънә салу һәм аларны урыннарда куллану өчен креатив якын килүне формалаштыра. Интерактив уеннар, хәрәкәтләр һәм рәсемнәрнең байлыгы балаларның дөньяга карашын киңәйтә, аңлау, кабул итү сәләтләрен үстерә.

Предпросмотр

Иң гади математик күзаллауларны формалаштыру буенча
ФДМС исәпкә алып өлкәннәр төркеме өчен төзелгән эшчәнлек конспекты.


Тема:Математика иленә сәяхәт.
Максат:балаларда иҗади һәм танып белүгә юнәлтелгән биремнәрне мөстәкыйль башкаруга карата кызыксыну уяту.
Бурычлар:
Социаль – коммуникатив үсеш.

  • Уңай халәт тудыру, бер-берсе белән үзара килешеп хезмәттәшлек итү теләге уяту;

  • Кеше хәленә керә белү, ярдәмләшү теләге уяту;

  • Ситуацияне анализлый, мөстәкыйль нәтиҗәләр ясый алуга ярдәм итү.

Танып белү үсеше.

  • 10 эчендә күләм һәм тәртип саннарын ныгыту; предменның саны белән цифрны тәңгәлләштерә белү;

  • Шартлы үлчәм (адым) ярдәмендә озынлыкны үлчи алу мөмкинлеге турында күзаллауны тудыру;

  • Тулы предметларны тигез 2-4 кисәккә бүлә белү осталыкларын ныгыту;

  • Логик мәсьәләләр чишәргә өйрәнүне дәвам итү;

  • Шакмаклы кәгазь битендә ориентлаша белергә өйрәнүне дәвам итү.

Сөйләм үсеше.

  • Балаларның сөйләм активлыгын арттыру;

  • Сорауларга тулы җавап бирә белүдә күнектерү, авазлврны дөрес әйтүне ныгыту.

Нәфис-нәфасәти үсеш.

  • Образлы эстетик күзаллауны үстерүне дәвам итү;

  • Үз хаталарыңны таба һәм аларны төзәтз белү осталыгын арттыру;

Физик үсеш.

  • Хәрәкәт активлыгын арттыру, сөйләм белән хәрәкәтне тәңгәлләштерә белүне ныгыту;

  • Теге. Яисә бу хәлне гәүдәләндерә белү осталыгын арттыру.

Җиһаз:
Демонстрацион: М, О , Л, О, Д, Ц, Ы кисмә хәрефләр, күпер рәсеме, вагоннар таккан паровоз рәсеме, кыршаулар, төрле санда сүрәтләнгән предмет рәсемнәре, куян, аның өе, юлны сурәтләүче тасмалар, көзгеләр, туп.
Таратма: төрле сандагы предмет рәсемнәре, түгәрәкләр, кәгазь битләре, гади карандашлар.
Алдан эшләнгән эш төрләре: дидактик уеннар: “Саннар чылбыры”, “Нәрсә? Кайда?”, “Нинди сан?”, предметларны тәртип һәм күләм саннарын кулланып санау.
Белем бирү эшчәнлеген оештыру.
I .Оештыру.
(Балалар төркемгә керәләр, кунаклар белән исәнләшәләр)
Тәрбияче: - Балалар, безнең көнебез татулыкта, дуслыкта һәм матур үтсен өчен үзебезнең яратан шигырь юлларын әйтеп китик әле. (Балалар түгәрәккә кулларын тотынып басалар)
Җитәкләшеп без басыйк,
Бик зур түгәрәк ясыйк.
Кояшның җылы нурыннан
Йөрәкләргә көч алыйк.
Татулашыйк, дуслашыйк,
Шөгылебезне башлыйк.

  • Балалар, мин бүген Математика фәннәре Патшабикәсе булам һәм сезне сәяхәткә чакырам. Барасыгыз киләме?

  • Ә анда ничек барырбыз сон? Нәрсәләрдә барып була? (машина, самолет, корабль һ.б.)

  • Болар барсы нәрсә дип атала? (транспорт)

  • Бик дөрес, бездә бүген транспорт белән барырбыз, ә нинди икәнен үзегез белерсез:

Ух-пух итә, уфласа да торып китә, кирәк җиренә җитә (паровоз)

  • Булдырдыгыз! Чыннан да без паровозда барырбыз. Ә паровоз ничек йөри? (Балалар бер-бер артлы тезелешеп басалар) . (Магнитофоннан паровоз тавышы кушыла, балалар тиешле хәрәкәтләр ясап, кузгалып китәләр)

  • Балалар, менә без 1 нче тукталышка җиттек. Анда безнең паровоз икенчесе белән очрашты. Карыйк әле аны:

  • Аның ничә вагоны бар? (5)

  • Тәртип буенча зәңгәр вагон ничәнче?(2 нче)

  • 4нче булып нинди төстәге вагон тора?

  • Кызыл һәм сары вагоннар арасындагы вагон ничәнче?

  • Яшел вагонның уң ягында нинди төстәге вагон?

  • Зәңгәр төстәгесенең сул ягында нинди төстәге вагон? Һ.б.

  • Булдырдыгыз , балалар. Мин сезгә һәр дөрес башкарылган бирем өчен бр хәреф бирермен. (“М”)

Балалар тагын тезелешеп китәләр.

  • 2 нче тукталыш безнең “Кыршаулар” дип атала. Мондагы биремне үтәр өчен сезгә кыршаулар эчендге саннарга туры китереп рәсемнәр куярга кирәк. (кыршаулар эчендә 5, 8, 10 һ.б. саннар язылган, балалар шул сандагыча рәсем төшерелгән карточкаларны кыршауларга урнаштыралар. Биремне үтәгәч , дөреслекләре тикшерелә) (“О”)

Тагын тезелешеп китәләр.

  • 3 нче тукталыш “Бармак уены” (Балалар тәрбияче белән хәрәкәтләр ясап, сүзләрне кабатлыйлар)

Уң кулыбызны табыйк,
Әйдәгез, санап карыйк,
Башлыйк чәнтидән,
Иң кечтекидән.
Чәнти була – бер, атсыз – ике, урта бармак – өч, имән бармак - дүрт,
Бишенчесе – баш бармак,
Менә нинди зур тармак-
Менә биш күпме була, бөкләгәч йодрык тула.

  • Булдырдыгыз , балалар, менә сезгә шуның өчен “Л” хәрефе. Сәяхәтебезне дәвам итик. Кузгалыйк.

(алга таба бару).

  • Балалар, без 4 нче тукталышка җиттек. Ул “Куянкай ” дип атала. Ни өчен микән? Чөнки монда ерак түгел Куянкай яши. Ләкин ул каты авырып киткән шул әле. Аңа тизрәк Айболит янына барып җитәргә кирәк, аңа кыска юл эзләшергә ярдәм кирәк иде. Булышасызмы , балалар?

  • Ә куянга кыска юлны ничек таба алабыз сон? (юлны үлчәп)

  • Ничек, нәрсә белән үлчи алабыз? (бау белән, адым белән) ) (Балалар кечкенә адымнар белән юлны үлчиләр, чагыштыралар)

  • Балалар, бу сукмак ничә адым? (7)

  • Ә бусы ничә адым?(10)

  • Кайсы сукмак озынрак? Ни өчен алай дип әйтә алабыз? (Чөнки 7кечерәк, азрак 10нан) Куянны кайсы юлдан озатабыз? (кыскасына күрсәтәләр)

  • Арыдыгызмы инде? Ял итсегез киләме? Уйнап алабызмы?

Физминутка.
Куян күзләрен ача,
Төпкә үк менеп баса.
1-2-3- утыра, 1-2-3- ул тора.
Зур агачка тотынып,
Куян таган атына.
Алан тулы төп тә төп,
Сикергәли дөп тә дөп
Кинәт читкә тартылды
Һәм урынына утырды.

  • Булдырдыгыз, менә сезгә тагын бер хәреф “О”. Юлыбызны дәвам итик. (...). (Балалар кузгалып китәләр)

  • Безнең юлыбыз кайтуга таба борылды , балалар. Өйгә катып җитү өчен безгә күпер аша чыгарга кирәк. Ә күпернең такталары югалган. Аларны безгә дөрес итеп җыеп куясы булыр.

Күпер “ уены.
Бирем: саннарны тәртип буенча һәм кире тәртиптә урнаштырырга кирәк. (1, ... , 3, 4, ..., 6, 7, ..., 9, ... . ; 10, 9, ...,7, ..., 5, 4, ..., 2, ...)

  • Менә булдырдыгыз! Бу бирем өчен мин сезгә Д хәрефе бирәм. Кайтып җиттек, балалар. Хәзер өстәл артларына утырыйк. Анда сезнең алдыгызда фигура ята. Ул нинди фигура? ( түгәрәк)

  • Бик дөрес. Хәзер шул түгәрәкне 2 тигез кисәккә бүләрә кирәк, кисмичә. Ничек эшли алабыз? (бөкләп)

  • Дөрес. Ә 4 кисәккә ничек бүлә алабыз? (Шулай ук бөкләп) (Балалар биремне башкаралар)

  • Булдырдыгыз , балалар. Мин сезгә моның өчен Ц хәрефен бирәм.

  • Карагыз әле, минем кулымда нәрсә бар? (алма).

  • Дөрес! Менә сез 1 түгәрәкне берничә кисәккә бүлдегез,ә 1 алманы ничек итеп арттырып, күбәйтеп була микән? (балаларның җаваплары).

  • Мин сезгә хәзер бер фокус күрсәтәм, карагыз әле ничек итеп 1 алманы күп итеп була микән.

( Тәҗрибә: 2-3 көзге алына , аларны янәшә куеп каршысына алманы куябыз. Көзгедән алмалар куп булып күренәләр, көзгеләрне никадәр якынрак куйсак, алмалар саны шулкадәр күбрәк күренәләр. Нәтиҗә: балалар өчен бу бик кызыклы күренеш була. Алманы кисмичә ничек итеп күбәйтеп булганны исбатладык).
Һәм сезгз соңгы хәрефне Ы хәрефен бирәм. Балалар, укып карагызәле, нинди сүз килеп чыкты микән? (укыйлар)

  • М О Л О Д Ц Ы !!!!!

  • Чыннан да сез барыгыз да молодцы, бик тырыштыгыз, мин сезгә моның өчен үземнең күчтәнәчләрне тапшырам әле: бу буягыч рәсемнәр, ләкин гади түгел, анда мисалларны дөрес чишеп, рәсемне дөрес буярга кирәк булачак.

( йомгак ясала, нәтиҗәләр чыгарыла)