Уен-викторина “Әкиятләр илендә”
«Әкиятләр илендә» уен-викторинасының төп максаты - балаларның интеллектуаль активлыгын арттыру гына түгел, ә дуслык, ярдәмләшү һәм үз максатына ирешү сәләтләрен дә үстерү. Бу чара, балаларда халык әкиятләренә уңай караш формалаштыру, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Тәрбияченең сорауларына игътибар белән җавап бирү итү, иптәшләрен бүлдемичә тыңлау сыйфатын үстерү дәвитендә әһәмиятле роль уйный.
Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, сүзлек байлыгын һәм эзлекле фикер йөртү сәләтен үстерү буенча да чара оештырыла. Уен форматында үткәрелә торган уку, җавап бирү, хәрәкәтле уеннар һәм дидактик уеннар балаларның активлыгын һәм кызыксынуын арттырыр. Шул рәвешле, «Әкиятләр илендә» уен-викторинасы балаларның халык мәдәниятенә, аның байлыгы һәм күптөрлелеге белән танышуына ярдәм итә.
Методик алымнарның, техник чараларның, мактау һәм бәяләү элементларының кулланылышы уенны уникаль һәм кызыклы итә. Әкиятләрнең иллюстрацияләре, рәсемнәр, дидактик уеннар балаларның күңеленә мөрәҗәгать итүче материал булып тора. Дәресләрдә әкиятләр укып, аларга иллюстрацияләр ясап һәм күргәзмәләр оештырып, әти-әниләр белән киңәшләшеп, группада әңгәмә оештыру һәм матур фильмнар карау кебек актив эшчәнлекләр үткәрелә.
Уенның барышында балаларыбызга психология буенча әзерләнгән элементы, төп өлештә кызыклы бурычлар кую, һәр катнашучының активлыгын арттырырга мөмкинлек тудыра. «Сорауларга җавап бир!» формасындагы ярыш, «Кем күбрәк?» разминкасы, халык әкиятләре буенча интеллектуаллар бәйгесе балаларның белемен сынап карау, ярыш формасында белем дәрәҗәсен арттыру мөмкинлеге бирә. Без балаларның күңелләрендә мәгънәле һәм истә калырлык хатирәләр калдырырга тырышабыз.
Тема: Уен-викторина “Әкиятләр илендә”
Зурлар төркеме
Максат: Балаларның интеллектуаль активлыгын үстерү.
Тәрбия бурычы:
Балаларда дуслык, ярдәмләшү, үз максатыңа ирешүчәнлек кебек әхлак сыйфатлары булдыруны дәвам итү. Төрле халык әкиятләренә карата кызыксыну тәрбияләү. Балаларны халык культурасына тарту, театр сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү.
Белем бирү бурычы:
Тәрбияченең сорауларын игътибар белән тыңларга өйрәтү, чират буенча җавап бирү, иптәшләрен бүлдемичә тыңлау сәләте формалаштыру. Әкиятләр турында булган белемнәрне ныгыту.
Үстерү бурычы:
Балаларның бәйләнешле сөйләм телен, сүзлек байлыгын үстерү. Эзлекле фикер йөртү сәлатен үстерү өстендә эш алып бару.
Төп белем бирү өлкәсе: коммуникация.
Итеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү, музыка, физкультура, матур әдәбият, куркынычсызлык.
Методик алымнар һәм чаралар: сүзле, күрсәтмә, техник чаралар куллану, уен, сөенеч мизгеле, сорау-җавап, нәфис сүз, дидактик уен, сүзле, хәрәкәтле уеннар, слайд күрсәтү, мактау, бәяләү.
Җиһазлау: Әкиятләргә иллюстрацияләр, рәсемнәр, фишкалар, дидактик уен: “Парын тап”, мультимедия-проектор.
Алдан эш алып бару: Дәрестә һәм режим моментларында рус һәм татар халык әкиятләрен, төрле язучыларның әкиятләрен уку. Укылган әкиятләргә иллюстрцияләр ясау. Рәсемнәрдән, әкият китапларыннан күргәзмә оештыру. Әти-әниләр өчен консультация. Мультфильмнар карау, алар буенча әңгәмә оештыру. Викторина өчен сораулар әзерләү. Китапханәгә экскурсия. Әкиятләрнең өзекләрен ятлау. Җиңүчеләр өчен эмблемалар, медальләр ясау.
Эшчәнлек төзелеше
1.Психологик көйләү.
2.Төп өлеш:
1.“Сорауларга җавап бир!”
2.Разминка “Кем күбрәк?”
3.Интеллектуаллар бәйгесе “Нинди әкиятләрдән бу күренешләр?” (татар һәм рус халык әкиятләре буенча)
4.“Җанлы картиналар” бәйгесе
5.“Әкияти сандык” бәйгесе (рус халык әкиятләре буенча)
6.Музыкаль тәнәфес
7. “Парлы рәсемнәр” бәйгесе
8. Хәрәкәтле уен: “Убырлы булып кара”
9. “Әкият героеның исемен әйт” бәйгесе
10.”Әкиятләрне рәсемнән таны” бәйгесе
11. Сөенеч мизгеле
3.Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы
Балалар “Елмай” җырының көенә чыгалар. Ике өстәл артына утыралар.
Тәрбияче: Балалар, бер-берегезгә елмаегыз әле. Күрегез әле, сезнең елмаюдан тагын да яктырак булып китте!
Тәрбияче: Кадерле , балалар! Сез инде зур үстегез.Бик күп нәрсәләр беләсез. Дөрес итеп сөйләшәсез, әкиятләр сөйлисез. Авыр сорауларга җавап таба беләсез.
Тәрбияче: Бүген бездә гадәти булмаган уен-викторина булачак. Бу уен-викторинада, сезгә үзегезнең белемнәрегез ярдәмгә киләчәк. Уен барышында без, кайсы команда зирәк,тапкыр һәм дус икәнен беләчәкбез.
Әйдәгез, безнең уенны бәяләүче жюрины сәламлик!
Сәламләү өлеше.
Командалар бер-берсен сәламли: “Алтын балык”, “Теремкәй”.
2.Төп өлеш.
Тәрбияче: Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? Мин дә әкиятләр яратам. Әкиятләрне зурлар да, кечкенәләр дә ярата. Әкиятләр буенча спектакльләр, кинофильмнар төшерәләр. Әкият геройлары булып, кешеләр, җәнлекләр, төрле хайваннар, кошлар, табигать күренешләре тора. Әкиятләрдә көтелмәгән гаҗәп хәлләр, төрле әверелү, тылсым да була. Әкиятләр бары яхшылыкка, дөреслеккә өйрәтә.
Әкиятләр - борынгы халык авыз иҗаты жанры. Алар безнең көннәргә бик борынгы заманнардан килгән.
Ни өчен халык әкиятләре дип әйтәбез? Әйе, ул әкиятләрне халык уйлап чыгарган һәм бер-берсенә сөйләгән. Шулай итеп, алар буыннардан-буынга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткәннәр. Сез кечкенә булганда әниләрегез сезгә әкиятләр сөйләгән. Мәктәпкә баргач, әкиятләрне үзегез укый башларсыз. Әкиятләр сезне үзенең искиткеч серле дөньясына алып керер.
Бүген без сезнең белән шул серле әкиятләр дөньясын сәяхәт ясарбыз. Сез үзегезнең яраткан әкиятләрегезне искә төшерерсез, яраткан әкият геройларыгыз белән очрашырсыз һәм үзегез дә әкият геройлары булырсыз. Ә мин сезгә булышырмын. Сез үзегез дә, уен барышында бер-берегезгә ярдәм итәрсез. (“В гостях у сказки” көе яңгырый).
Разминка “Кем күбрәк?” (1 балл)
1 командага сораулар
Әкиятләр ничек башлана?
Кәҗә белән Сарык бүре башын нәрсәгә салганнар?
Кем иң көчле?
Кем йомырканы ваткан?
Шалканны кемнәр тарткан?
Өчпочмакның ничә почмагы бар?
Ул кытакларга ярата.
Аның алтын ачкычы бар.
Нинди әкияттә җәнлекләр дус яшиләр?
Кем тавык тәпие өстендә яши?
Кемне өеннән куганнар?
Камыр ……..-\батыр\.
2командага сораулар
Әкиятләрдә кемнәр өчәү?
Кем кәҗә бәтиләрен ашаган?
Алтын тарак кемдә бар?
Йомры икмәк кемнәрдән качкан?
Түгәрәкнең ничә почмагы бар?
Ул себеркегә атланып оча.
Әкиятләрдә алар алтыннан.
Аны Былтыр кыстырган.
Кем келәмдә очып йөри?
Аның өе боздан.
Сертотмас……../үрдәк/.
Интеллектуаллар ярышы
“Нинди әкиятләрдән бу күренешләр?” (татар халык әкиятләре буенча)
А.б: Борын-борын заманда
Бүре сарык көткәндә,
Тычкан олау чапканда,
Куян камыр басканда,
Идел чыккан Болактан,
Әкият чыккан колактан.
Мин сөйлим, син тыңла –
Сүзне башлыйм ерактан.
Тыңлап тор да уйлап әйт –
Бу кайсы әкияттән?
- Аю абзый, син минем хуҗамны күрмәдеңме? Ул ауга китте, миңа өйдән чыгарга кушмады... (Сертотмас үрдәк)
- Сал минем таракны! Әй адәм актыгы! (Су анасы)
- Әй, әти менә мондый эш куштылар. Ике ат китерерләр, мин әйтергә тиеш булырмын, кайсы аның яшь, кайсы карт.(Зирәк карт)
- Баралар ди болар урман аланыннан, тапканнар ди болар бер бүре башын. Салганнар капчыкка, нәрсәгәдер ярар дип.(Кәҗә белән сарык)
- Әй, Төлке туганым, кайдан шул хәтле күп балык таптын син? Мин койрыгымны бәкегә җибәрдем дә тоттым. (Төлке белән Бүре)
- Аша, кунагым, аша, кунак булып кит. Бик тәмле итеп пешердем борчак боткасын. (Торна белән Төлке)
- Әби ашатырга тотынса: “Җимне миңа азрак бирдең “ - дип сугышалар икән. (Чукмар белән Тукмар)
- Җир сөргәндә тәпиләремне, борынымны канатып бетердем. Бу бөртек миңа тиештер инде. (Тычкан белән Чыпчык)
Мин көчле булсам, мине үлән тишеп чыкмас иде... (Кем көчле)
Нинди әкиятләрдән бу күренешләр? (рус халык әкиятләре буенча)
1.Мышка к ним пришла на помощь, вместе вытянули овощ. (Репка)
2.Лечит разных малышей, лечит птичек и зверей. (Доктор Айболит)
3.Помогла нам яблонька, помогла нам печка… (Гуси-лебеди)
4.Нам не страшен серый волк. (Три поросенка)
5.Сяду на пенёк, съем пирожок. (Маша и медведь)
6.Ловись, рыбка, большая и маленькая. (Лиса и волк)
7.И сбежали от грязнули и чулки и башмаки. (Майдодыр)
8.Свет мой, зеркальце, скажи… (Сказка о мертвой цареевне и о семи богатырях)
9.Не пей из копытца, козлёночком станешь. (Сестрица Аленушка и Братец Иванушка)
10.Я от дедушки ушёл, я от бабушки ушёл… (Колобок)
11.Дёрни за верёвочку, дверь и откроется. (Красная Шапочка)
12.Спокойствие, только спокойствие. (Карлсон)
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар, рәхмәт сезгә.
“Җанлы картиналар” бәйгесе
Әти-әниләр әкиятне сүзсез, мимикалар, хәрәкәтләр, ишарә ярдәмендә күрсәтәләр. (“Шүрәле”, “Куян кызы”)
“Әкияти сандык” бәйгесе (рус халык әкиятләре буенча)
Тәрбияче: Сандыкта бик күп еллар буе әкиятләр сакланган. Ләкин, вакыт узу белән аларның исемнәрен укуы авырлашкан. Мин ялгышсам, хаталарны төзәтергә булышыгыз әле, балалар.
1.« Царевна — индюшка».
2.«По-собачьему велению».
3.«Сивка- будка».
4.«Иван-царевич и зелёный змей».
5.«Сестрица Алёнушка и братец Никитушка».
6.«Петушок— золотой пастушок».
7.«У смеха глаза велики».
Музыкаль тәнәфес
Тәрбияче: Ә хәзер барыбыз да ял итеп алыйк.
“Встаньте дети встаньте в круг...” көенә балалар уртага чыгып бию хәрәкәтләре ясыйлар.
Тәрбияче: Рәхмәт, балалар инде уеныбызны дәвам итик.
“Парлы рәсемнәр” бәйгесе
- Балалар, өстәлгә рәсемнәр чәчелгән. Әлеге рәсемнәрне үзегез белгән әкият эчтәлегенә карап парлаштырырга туры килер.
Хәрәкәтле уен: “Убырлы булып кара”
«Әкият героеның исемен әйт» бәйгесе
— Кайсы герой камырдан ясалган? (Йомры икмәк).
— Бакчада үскән геройның исемен әйтегез? (Шалкан).
— Кем аяк киемен бик яраткан, исемен дә шулай кушканнар? (Кот в сапогах).
— Кайсы геройның исемендә баш киеме бар? (Кызыл Калфак).
— Нинди соры төстәге герой балаларны кыерсыткан? (Бүре).
— Нинди уңган кызга фея ярдәм иткән? (Көлсылу).
— Бу кечкенә кызга карлыгач ярдәм иткән? (Дюймовочка).
—Кайсы әкият герое балаларны, кошларны һәм җәнлекләрне дәвалый? (Айболит).
— Аюны хәйләләп урманнан өенә алып кайттырган кызның исеме? (Маша).
— Әкияттә барлык савыт-сабалар кемнән качканнар? (Федорадан).
— Италиядә туган суган – малай гына түгел, ә ышанычлы, тугры дус та?
(Чиполлино).
— Озын борынлы малайны түмәрдән кем ясаган? (Карло исемле әти).
— Соры бүре кемгә хезмәт иткән? (Иван-царевичка).
— Малышның түбәдә яшәүче дустының исеме ничек? (Карлсон).
“Әкятләрне рәсемнән таны” бәйгесе (слайд)
Тәрбияче: Мин сезгә әкиятләрдән иллюстрацияләр күрсәтәм, ә сез шул әкиятләрнең исемнәрен әйтергә тиеш буласыз.
1.Русская народная сказка: “Волк и семеро козлят”
2.Ш.Перро “Красная Шапочка”
3.Английская народная сказка: “Три поросенка”
4.Русская народная сказка “Репка”
5.Русская народная сказка «По–щучьему велению»
6.Русская народная сказка «Сестрица Алёнушка и братец Иванушка» 7.А.С.Пушкин «Сказка о рыбаке и рыбке
8. Татар халык әкияте «Өч кыз”
9.А.Алиш “Сертотмас үрдәк”
10.А.Алиш “Чукмар белән Тукмар”
3.Йомгаклау. Уенга нәтиҗәләр чыгару.
Тәрбияче: Булдырдыгыз, балалар! Менә безнең әкиятләр иленә сәяхәтебез ахырына якынлашты. Бүген сез, бик зирәк, өлгер, акыллы һәм тәртипле дә булып мине шатландырдыгыз, рәхмәт! Әйдәгез, очколарны санарга сүзне жюрига бирик.
Жюри: Очколар тигез! Дуслык җиңде! (Жюри командаларга медальләр тапшыра).
А.б: Әкияттә без булдык,
Күп әйберләр без белдек.
Әкияттән безгә килгән
Күп геройларны күрдек.
Рәхәт булды, ярыштык,
Күңелле бил алыштык.
Әкиятләр сөйләдек,
Уйнап һич тә туймадык.
Булдырдыгыз, балалар,
Зирәк, тапкыр икәнсез.
Әкиятләрне күп беләсез,
Музыканы тоясыз.
Бәйрәмдә җиңде дуслык,
Җиңде бүген татулык.
Дуслык, татулык булса –
Җирдә булыр тынычлык!
Сөенеч мизгеле.
Тәрбияче: Бик күңелле итеп уен уйнадык, рәхмәт сезгә! Минем сезгә күчтәнәчем бар. Рәхим итеп алыгыз!