Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Обучение детей через весенние явления

Обучение детей через весенние явления

Валиева Гульшат Асхатовна
Валиева Гульшат Асхатовна
DOCX
206
4

Документ посвящен образовательной программе для детей, направленной на изучение весенних явлений через игру и взаимодействие с природой. Программа акцентирует внимание на важности визуального восприятия весны: таяние снега, капли дождя и теплота солнечных лучей, что способствует развитию у детей начальных знаний об окружающем мире. Задача этого подхода – не просто дать информацию, но и вовлечь детей в процесс наблюдения, пробуждая интерес к окружающей среде.

Понимание изменений в природе весной, таких как потепление и таяние снега, обогащает речевой запас детей. Данные активности созданы для формирования у детей навыков общения, развития их способности описывать свои наблюдения и вовлекать их в диалог. С помощью различных игровых методик они учатся выражать свои мысли и впечатления, что очень важно для их развития.

Физическая активность также занимает важное место в этой программе. Используя физкультминутки и активные игры, дети не только развивают свою моторику, но и учатся правильно сидеть и стоять. Это базовые навыки, которые формируют у них привычку к здоровому образу жизни, что крайне важно в детском возрасте.

Обогащение словарного запаса происходит через игровые формы, где слова «весна», «солнце», «капля» используются в контексте. Дополнительно, прослушивание аудиозаписи песни «Весна приходит» помогает детям лучше запомнить слова и развить слух. Программа включает в себя и визуальные элементы, такие как картины весенних явлений, которые служат своеобразными ориентирами для детей в процессе обучения.

Предпросмотр

БЕЗ ЯЗНЫ ЯРАТАБЫЗ” кечкенәләр төркеме.
Танып белү
Максат:
1.балаларга язгы күренешләр (кар эри, тамчы тама, кояш җылыта, сулар җыела) турында башлангыч белемнәр бирү;
2. балаларның күзәтүчәнлеген,игътибарын үстерү;
3.табигатьтәге язгы күренешләр белән кызыксындыру.
Сөйләм телен үстерү
1.балаларның сүз байлыгын киңәйтү һәм активлаштыру;
2.яз турында күзаллау формалаштыру.
Сәламәтлек

  1. Төз утырырга һәм төз басып торырга күнектерү.

  2. Физкультминутка аша хәрәкәт эшчәнлеген ныгыту.

Сүзлек өстендә эш: яз,кояш,җылыта,тамчы,кулчатыр,боз сөнгеләре.
Җиһазлар: язгы күренешләр сүрәтләнгән рәсемнәр, «Яз җитә» җырының аудиоязмасы (Ф.Кәрим сүзләре,Җ. Фәйзи музыкасы), Йомшаккай.
Кулланылган әдәбият исемлеге:

  1. «Туган телдә сөйләшәбез» Ф.В.Хәзрәтова, И.Җ.Хәбибуллина(Тәрбиячеләр өчен методик кулланма)

  2. «Биләүдәге рәссам»(Мәктәпкәчә яшьтәге(2-3 яшьлек)балаларда иҗади сәнгать эшчәнлеген үстерү буенча программа һәм методик эшкәртмәләр) А.Гыйздәтуллина.


Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: Балалар,безгә кунаклар килгән әйдәгез әле исәнләшик .(Исәнмесез)
Саумы кояш ,саумы һава
Саумы көн,саумы бәләкәй агач.
Барыгызга да хәерле көн.
Тәрбияче: Балалар,әйдәгез утырыйк ,төз итеп. Безгә бит бүген кунакка Йомшаккай килгән .Исәнләшик йомшаккай белән(исәнме йомшаккай)
Балалар: Исәнме,Йомшаккай.
Тәрбияче: Балалар йомшаккай миңа нидер әйтергә тели. Тыңлап карыйк әле. Йомшаккйның сезгә соравы бар.
Йомшаккай: Балалар,кояш җылыта,кар эри, урамда сулар җыела. Бу нинди вакыт була?
Балалар:Яз.
Тәрбияче: Әйе, балалар,яз. Хәзер тышта яз. Язны барлык кешеләр дә көтә. Яз җиткәч,табигатьтә күп кенә үзгәрешләр була. Балалар,яз көне нинди үзгәрешләр була?
Балалар:Кояш җылыта.(индивидуаль һәм күмәк кабатлау)
Тәрбияче: Мин сезгә табышмак әйтәм тыңлап карагыз әле. Лампа түгел –яктырта, Мич түгел –җылыта.(Кояш) Дөрес балалар.Әйтегез әле миңа
Кояш җылыткач,кар эри..Кар нишли?
Балалар: Яз көне кар эри(активлаштыру)
Тәрбияче:Яз көне тагын нинди үзгәрешләр була ?
Балалар: Урамнарда сулар җыела.
Тәрбияче: Дөрес, яз көне кояш нык җылыта,кар эри һәи сулар җыела. Балалар,кояш нинди төстә?
Балалар: Сары.
Тәрбияче:Дөрес,ә нинди формада.
Балалар: Түгәрәк.
Тәрбияче: Кояшның тагын нәрсәләре бар?
Балалар: Нурлары.
Тәрбияче:Әйе,кояш нурлары. Әйдәгез ,балалар, һавада түгәрәк һәм кояш нурлары ясыйбыз.(ясыйлар) Менә балалр,рәсемдәге кояшка карагыз, охшаганмы безнең кояш.?
Балалар:Әйе.
Тәрбияче:Балалар безнең Йомшаккай Сезгә уен алып килгән,әйдәгез бергәләп уйнап алыйк.Менә минем кулчатырым. Мин кояш җылыта дигәч ,сез йөрисездигәч ,ә яңгыр ява дигәч ,кулчатыр астына керәсез.(уен барышы.)
Тәрбияче: Булдырдыгыз,балалар. Язын,балалар,тамчылар тып-тып итә. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк: «тып-тып»(күмәк һәм индивидуаль) Ә хәзер сезнең белән бергә «Яз җитә» дигән җырыбызны җырлап алабыз.(Ф.Кәрим сүзләре,Җ.Фәйзи музыкасы) Тамчылар нишлиләр (тамчылар тып-тып итеп тамалар) Балалар менә сезгә боз сөнгеләре ясалган рәсем. Тамчылар ,боз сөнгеләреннән тама. Бармаклар белән тамчылар тамганын ясыйк әле.Булдырдыгыз, менә ничек матур тамчылар ясадыгыз.Йомшаккай сиңа ошадымы?
Йомшаккай: Әйе.
Тәрбияче: Йомшаккай ,сиңа балаларның шигырьләре дә бар.(Ш.Ислам.С.Илюса.Д.Ислам)
Көннәр аяз,күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә.
Җиргә тама көмеш тамчы
Сагынып көткән яз килә.
Рәхмәт минем матурларым.Яз көне кешеләрнең кәефләре күтәренке була. Алар күңелле,шат булалар.Сезнеңдә күңелләрегез гел шат булсын .Саубулыгыз.