Урман серләре: Открытое занятие в детском саду «Ләйсән»
В детском саду «Ләйсән» проходит увлекательное открытое занятие под названием «Урман серләре», которое направлено на развитие детей через изучение природы и взаимодействие с животными. На занятии воспитатель Флүзә Калимуллина помогает детям узнать о волшебном мире леса, его обитателях и особенностях окружающей среды.
Основная цель занятия — познакомить детей с различными характеристиками льда, учить их распознавать цвета и восприятие звуков, состоящих из простых слов. В первом этапе занятия будет показано, как дети могут взаимодействовать друг с другом и использовать активную речь для описания свойств предметов, таких как «холодный», «мокрый», «теплый» и «мягкий». Это основные понятия, которые детям предстоит освоить.
Играя с игрушечными зайцами и лисицами, а также с помощью предметов, таких как капуста и морковь, дети будут погружаться в интерактивные игры, на протяжении которых они будут выяснять свойства этих животных, тактильно ощущая их. Это развивает у детей не только Познавательные способности, но и эмоциональную отзывчивость к природе.
По ходу занятия воспитатель будет вести игру, в которой дети должны совместно искать владельца найденной кнопки изо льда. Через поиск дети получат урок о важности заботы о природе и животных, а также о дружбе и сотрудничестве в образовательном процессе.
Такое активное участие создает атмосферу, в которой дети могут свободно исследовать окружающий мир и развивать свои социальные навыки, что даст им возможность лучше понимать природу и учиться уважать ее.
Сарман муниципаль районы мәктәпкәчә белем биру муниципаль бюджет учреждениясе гомуми үсеш төрендәге 3 нче «Ләйсән” балалар бакчасытәрбиячесе Калимуллина Флүзә Риф кызы.
Тема:«Урман серләре».
(икенче кечкенәләр төркемендә ачык шөгыль).
Максат:
-балаларны бозның узенчәлекләре белән таныштыру;
-төсләрне тану һәм әйтә белүне ныгыту;
-авазларны дөрес әйтүне, артикуляцияне һәм гәудә, кул, бармак хәрәкәтләрен устеру;
-актив сөйләмдә “салкын”, “юеш”, “шуа”, “җылы”, “йомшак”, “эреде” сузләрен куллану;
-урман җәнлекләренә сакчыл караш тәрбияләу.
Кулланма материал:
куян, төлке уенчыклары, җәнлекләрне сыйлау өчен кәрҗиндә кәбестә, кишер, чикләвек, конфетлар.Боздан ясалган төрле төстәге төймә, төрле формада зур төймәләр, бау,соры куян рәсеме.
Шөгыль барышы:
Балалар, карагыз әле, мин бер төймә таптым. Нинди матур ул, үзе ялтырый.Тотып карагыз эле.Алар нинди?(салкын,юеш,шуалар).Төймә нәрсәдән ясалган?
-Боздан.
-Дөрес.Бу төймә боздан ясалган. Әйдәгез, бергәләп әйтик әле: -боздан.
-Бу төймә кемнеке икән? Балалар, сезнеке тугелме?Аның хуҗасы кем икән? Әйдәгез, балалар, хуҗасын эзлик.Ул үзе дә эзли торгандыр төймәсен.Без төймәне тәрәзә төбенә куеп торыйк, югалмасын.Әйдәгез, киттек.
Аяклар атлап китте
Тып-тып-тып-тып.
Без сукмак буйлап киттек
Тып-тып-тып-тып.
Тып-тып-тып-тып
Менә без килеп җиттек.
Балалар, карагыз әле, без урманга килеп җиттек.Куаклар артында нәрсә утыра?( куян).Әйдәгез, куянны монда чакырабыз әкрен генә.
Куян, кил монда! Куян ишетмәде.Тагын чакырабыз: куян, кил монда.( Тәрбияче агач төбеннән куянны ала)
Менә ул.Балалар, куянның туны нинди төстә?( ак).Ә менә тиздән кыш үтәр, яз җитәр-шул вакытта ул үзенең ак тунын соры төскә алыштырыр.
-Балалар,куянны тотып карагыз әле, аның туны нинди?(йомшак, җылы,мамык кебек)
-Аның колаклары нинди?(озын)
-Койрыгы нинди? (кыска)
-Әйдәгез, куянны сыйлыйбыз.Куян нәрсә ярата?(Кәбестә, кишер).Карагыз әле, минем кәрҗинемдә кәбестә, яки кишер бармы?(агач төбенә кишер белән кәбестәне алып куябыз).
-Балалар, куяннан сорагыз әле, ул төймәсен югалтмады микән? (Балалар сорыйлар, тәрбияче куянны агач артына илтеп куя)
-Куян җавап бирмәде.Качты. Әйдәгез, без куяннар булып уйнап алабыз. “Куяннар” уены, балалар урындыкка утыралар.
-Балалар куян качты, аны әллә берәрсе куркытты микән?( Тәрбияче тиенне алып күрсәтә).Әллә шушы матур тунлы җәнлекме?
-Бу нәрсә?(Тиен)
-Исәнме, тиен.(Тиен тел шартлата)
-Балалар, тиен безнең белән шулай исәнләште.Әйдәгез әле, барыбыз да тиен белән исәнләшәбез(Балалар тел шартлаталар)
-Тиен куянны куркыта аламы? (Әйе)
-Тиеннең колаклары нинди (Озын)
-Койрыгы нинди? (Озын)
Балалар, тотып карагыз әле, туны нинди?(Йомшак, җылы,мамык кебек..)
-Балалар, әйдәгез тиен белән бергә бармак уены уйнап алабыз.
Тиен арбада утыра
Һәм чикләвекләр сата
Йоклама, тизрәк кил
Исемеңне әйт.
Бусы ?- хәйләкәр төлкөгә.
Кемнең авызына салырга?
-Песнәк белән чыпчыкка.
-Аю арбасына.
-Кемнең кулына?
-Куян кулына.
-Ә колагы тиенгә.
-Тиен чикләвекләр сатты да өенә ашыкты. Ә кайда соң аның өе?Әйе.Агач башында куышта яши ул.Анда кыш көне ашар өчен чиклэвекләр, гөмбәләр җыя.Әйдәгез, без дә тиенне сыйлыйбыз. Ә тиен нәрсә ярата?( Чикләвек, гөмбә).Балалар, тиеннән сорагыз әле, төймәсен югалтмаганмы ул? Тиен бер сүз дә әйтмәде, димәк,төймә аныкы түгел.
-Балалар, әйдәгез әле аланның икенче ягына барыйк әле.Төймәнең хуҗасын табарга кирәк бит безгә….Елап агач артыннан аю чыга.
-Исәнме, аю. Балалар, карагыз әле, аю нинди зур, әйдәгез әле аны юатыйк әле.
-Елама,аю,елама.(Аю һаман елый)
-Аю ник елыйсың? Нәрсә булды сиңа?
Аю:- Мин төймәмне югалттым.Шуны эзлим, таба алмыйм. Сез тапмадыгызмы, балалар?
-Аю, мин төймә тапкан идем.Югалмасын дип,тәрәзә төбенә куйган идем.Хәзер алып киләм,балалар,карагыз әле, төймәләр юкка чыккан.Нәрсә булды икән аларга?(Алар эрегәннәр).Ни өчен?(Бүлмәдә җылы, тәрәзәдән кояш та җылыта).
Аю һаман елый.
Тәрбияче: елама,аю.Балалар, әйдәгез аюга чын төймә ясап бирәбез. Һәр бала бауга берәр төймә кертә, төсләрен әйтәләр.Менә, аю, сиңа балардан бүләк, югалтма.
-Балалар, аюны нәрсә белән сыйлыйк? Ул нәрсә ярата?(Бал,җиләк).Минем кәрҗинемдә нәрсә бар?
-Менә сиңа бал, аю китә…
-Сау бул, аю.Балалар, без төймәнең хуҗасын таптык. Әйдәгез бакчага кайтабыз.
Әйдәгез болай итик
Тып-тып-тып-тып.
Тиз генә кайтып җиттек
Тып-тып-тып-тып.