Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Нәүрүзбикәнең язгы әкияте

Нәүрүзбикәнең язгы әкияте

Мингазетдинова Рузалия Ракиповна
Мингазетдинова Рузалия Ракиповна
DOC
132
0

Бәйрәмнәр ел әйләнәсендә үзенең мөһимлеген саклап килә, ләкин Нәүрүз бәйрәме бигрәк тә һәркемнең күңелендә аеруча якты эз калдыра. Бу әкият - татар милли мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, балаларга рухи тәрбия бирү өчен оештырылган бәхетле мизгелләр. Аның төп максаты – яшь буынны татар фольклоры белән таныштыру, гореф-гадәтләрнең кыйммәтен аңлату.

Нәүрүз - язның башлануын символлаштырган матур бәйрәм. Бу көнне балалар бергә җыела, җырлый, бииләр, табигатьнең матурлыгын, язны каршы алырга әзерләнеп, күңелле уеннар үткәрәләр. Алар Нәүрүзбикәнен, язның килүчеләренең хәер-фатихасын көтеп, барысына да изге теләкләр теләп, баяуга чыгалар.

Яз кызлары, каеннар, умырзаялар, кырлар һәм кояш – барысы да әлеге бәйрәмнең бизәкләре. Көннең, төннең һәм язның берлеге, бу әкияттәге геройларыбыз - балаларның иҗади потенциалының чагылуы. Нәүрүзбикәнең киләчәктә чәчәк атуы, үрнәкләр тудыруы өчен алар яңа традицияләр булдыруда катнашалар.

Бу процесс барлык катнашучылар өчен хисләр күчереп, рухи дөньяны баета. Җырлар, биюләр, уеннар барысы да балаларның күңелендә дәвам итәчәк. «Нәүрүз котлы булсын» - шушы сүзләр белән алар бер-берсенә күтәренкелек өсти, күңелләрендәге ярату, мәхәббәт белән бер-берсенә файдалы булырга, ярдәмләшергә чакыралар.

Татар халкының гореф-гадәтләрен, музыкасын, көнкүрешен һәм тарихын балаларга аңлату - безнең буынның изге使命ы. Нәүрүз бәйрәме - фольклор, мәдәният һәм җәмгыятьнең бернисә катламыннан гыйбарәт; ул балаларның күңеленә, мәгърифәтенә зур йогынты ясый. Әкияттә ярату, дуслык, бердәмлек дәвам итә, һәм һәркем бу матур традицияне саклап, алга таба да үстерергә тырыша.

Предпросмотр

Нәүрүзбикәнең язгы әкияте.
Максаты: татар милли культурасына мәхәббәт тәрбияләү, балаларны татар фольклоры, гореф-гадәтләре белән таныштыру, татар әдәбиятенә, музыкасына игътирам,эстетик зәвык тәрбияләү.
Алгы як стена бизәлеше: уртада Яз кызы, як-якта каеннар, алгы планда умырзаялар, бер почмакта кояш көлеп тора, болытлар(шарлардан ясалган).
Плакатлар: “Хуш киләсең, Нәүрүз!”, “Нәүрүз котлы булсын!”.
(Бер төркем балалар залга керәләр(16-20 бала).
Сара Садыйкова музыкасы, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә “Үз илемдә” җырын җырлап Нәүрүзбикә чыга.
Нәүрүзбикә
Агым-сулар кичтем мин,
Сезгә килеп җиттем мин.
Нәүрүз әйтеп үттем мин,
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Борын үткән заманнан,
Болгар белән Казаннан,
Җаек белән Иделдән
Бу бәйрәм безгә килгән.
Нәүрүз мөбарәк булсын!
Газиз балаларым, кызларым, улларым! Көннең төнне куып җиткән чагында, кыш бабайның чәчләре кар сулары булып акканда безнең бабайларыбыз язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар.Бер-берсенә изге теләкләр теләгәннәр. Бу көнне балалар, кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз. Шул вакытта күрмәс күзләр күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.Нәүрүз котлы булсын!
Беренче бала.Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Нәүрүзне зурлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
Балалар Фатих Кәрим сүзләре Җәүдәт Фәйзи музыкасына “Яз җитә” җырын башкаралар
Икенче бала.Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Күктән нурлар сибелә-
Туган илем, туган җирем
Язны күреп сөенә.
Кызлар “Умырзаялар” биюен башкаралар.
Нәүрүзбикә.Рәхмәт балалар, әйдәгез, башкаларны яз белән котлап, аларның барсына сәламәтлек теләп, сый-хөрмәт җыеп килик.
Беренче бала.Ач ишегең, керәбез,
Нәүрүз әйтә киләбез.
Өйдән( Түтәй булып киенгән тәрбияче)
Тәрбияче. Керегез, керегез, балакайларым,
Без сезне күптән көтәбез,
Нәүрүз котлы булсын!




Беренче бала.Өйдәме, түтәй?
Җәтерәк бир күкәй.
Бирсәң безгә 3 күкәй,
Тавыгың салыр 100 күкәй.
Түтәй булып киенгән тәрбияче күкәй бирә.
Икенче бала.Табакка кабак кирәк,
Май, күкәй, калач кирәк,
Күмәчен дә кызганма,
Озак яшә, сызланма.
Түтәй булып киенгән тәрбияче күмәч бирә
ТәрбиячеЯз шатлыгы күңелегезгә күчсен.
Бәйрәмегез якты, матур булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүзбикә.Балалар, карагыз әле, күпме сый-хөрмәт җыйдыгыз! Әйдәгез әле күчтәнәчләрне өстәлгә куйык әле, бәйрәмебезне бизәп торсыннар әле!
Без әзерлибез табын,
Китереп бөтен ягын.
Уртага куйыйк икмәк,
Икмәк янына – чәкчәк,
Бавырсак һәм кош теле.
Ризыклар төрле-төрле:
Сумса, бәлеш, өчпочмак,
Гөбәдия һәм коймак.
Бер малай белән кыз керәләр, малайның кулында мөгез. Мөгезне авызына куя.
Малай.Тыңлагыз, тыңлагыз,
Табигать патшасының фәрманы бар!
Кыз. Тыңлагыз, тыңлагыз,
Табигать патшасының фәрманы бар!
Бергә. Нәүрүз котлы булсын!
Нәүрүз котлы булсын!
(Кызлар башкаруында Рафис Корбан сүзләренә “Бәйрәм җыры”).
Нәүрүзбикә.Кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар! Һәрбер бәйрәм үзенчә бер тылсмымга ия, һәр ел саен мин дә сезгә күңелле маҗаралар алып киләм. Быел без сезнең белән авылда - әбидә кунакта булырбыз. Әкият башлана, карагыз!
Бер әбинең ике әтәче булган. Аларның берсе ак, икенчесе кара булган.
Әтәчләр күп вакытларын сугышып үткәрәләр икән. Әби ак әтәчкә Чукмар дип, карасына Тукмар дип исем кушкан. Чукмар чукырга бик оста, ә Тукмар бик нык тукмый икән...
Шул вакыт сугыша-сугыша ике әтәч, алар арттыннан савытлар белән җим тотып әби килеп чыга.
Әби.Теп-теп-теп, килегез, әтәчләрем, килегез җим ашагыз, җан кисәкләрем.
Чукмар.Җимне миңа әзрәк бирдең!
Тукмар.Ник минем өлешемә кердең?
Тагын сугыша башлыйлар.


Әби.Боларны нишләтергә инде, ай-ай-ай! Туктагыз, сугышмагыз, көш-көш-көш!
(Әби ачулана-ачулана өенә чәй эчергә кереп китә).
Шул вакыт әтәчләр тагын сугыша башлыйлар.Әби чәй эчкән җиреннән торып, алар янына килә.
Чукмар.Әби, Әби, кара әле, Тукмарың, тукмый-тукмый, бөтенләй күгәртеп бетерде,-дип әләкли.
Тукмар.Башымны кара әле, Әби. Чукмарың чукый-чукый канатып бетерде.
Әби аларга бер сүз дә әйтмичә, Тукмарны ияртеп алып чыгып китә.
Шул вакыт чебиләрен ияртеп тавык чыга. Алар Мәрзия Фәйзуллина сүзләре, Луиза Хәйретдинова музыкасына язылган җыр көенә “Чебиләр зарядкасы” биюен башкаралар.Әтәч. кәефсез генә, арлы-бирле йөри, Әби янына килә.
Чукмар.Әби, әби, Тукмарны алып кайт әле, башка сугышмабыз! – дип ялына.
Әби.Ярый, алып кайтсам кайтыйм, әгәр тагын сугыша торган булсагыз, ул вакыт тотам да берегезне бөтенләй юк итәм!
Шуннан Тукмарны җитәкләп алып чыга.Тукмар белән Чукмар кочаклашып исәнләшәләр, җырлыйлар.
Алар. Син минем якын дустым,
Мин синең дустың.
Мин синең якын дустың,
Син минем дустым.
Яхшы һәрвакыт янда булганы дусның,
Яхшы һәрвакыт янда булганы дусның!
Нәүрүзбикә. Хәзер инде алар бик тату яшиләр икән. Балалар сез дә тату яшәгез! Тәртипле булыгыз!
Балалар “Эх, Зилем-зиләле”татар халык уен җырын уйныйлар
Менә сиңа уң кулым,
Менә сиңа сул кулым!
Син бит минем якын дустым,
Менә сиңа куш кулым!
Эх ,зилем-зиләле,
Сандугачым,кил әле.
Кил әле, дустым, кил әле,
Бергә әйләник әле!
Нәүрүзбикә. Безгә урманнан кунакка дустыбыз Шүрәле малае да килгән. Әйдәгез аның белән дә уйныйбыз!
Балалар Зиннур Хөснияр сүзләре, Алмаз Имаев музыкасына “Шүрәле” җырлы-биюле түгәрәк уены уйныйлар.
Кыш бабай керә. Бу нинди тавыш монда? Кем әле минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?
Нәүрүзбикә. Кыш бабай, юкка ачуланасың. Биләмәләреңне миңа – Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте бит инде. Күз сал тәрәзәгә, тышта шаулап-гөрләп яз килә.
Кыә бабай.Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча, язга – Нәүрүзбикәгә урынымны бирү юк!


Нәүрүзбикә. Бөтен шартларыңа да күнәрмен.
Кыш бабай. Беренче шартым:
Менә кашык, менә күкәй,
Тот кулыңа, чибәркәй,
Син дә йөгер, мин дә калмам.
(Узышалар,Кыш бабай җиңелә).
Икенче шартым:
Бие-бие, чибәркәй,
Мине узалмассың син,
Син яшь, мин карт булсам да,
Биюдә калышмам мин.
Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла.
Кыш бабай. Уф арыдым, сусадым,
Харап булдым, җиңелдем.
Эредем бит, эредем,
Яз алдында хур булдым.
Кыш бабай саубуллашып чыгып китә.
Бала. Салкын кышны яз җиңде,-
Моны барчагыз күрде.
Куллар кулга тотынып
Без бәйрәм итик инде!
Балалар “Карусель” җырын карусель тирәли әйләнеп җырлыйлар.
Әллә-лә, әллә-лә,
Карусельләр әйләнә.
Матур туплар әйләнә,
Зур песиләр әйләнә,
Кечкеә эт әйләнә.
Әллә-лә, әллә-лә,
Карусельләр әйләнә.
Матур кызлар әйләнә,
Зур малайлар әйләнә.
Карусельләр әйләнә.
Кыз Нәүрүз килә, Нәүрүз килә,
Илләр-көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар-кулга бәйләнә.
Кызлар “Яшел шәлем” биюен башкаралар.
Малай Уйныйбыз да, җырлыйбыз да,
Түбәтәй кулларыбызда,
Алсу гөлләр чәчәк атсын
Йөргән юлларыгызда!
Малайлар татар халык уены “Түбәтәй” уенын уйныйлар. “Зиләйлүк” татар халык көе яңгырый.


Түбәтәйнең иң матурын кигәнсең,
Бик ераклардан син монда килгәнсең.
Эшкә батыр, төскә матур икәнсең
Бар кешене сөендерәм дигәнсең.
Түб, түб, түбәтәем, түгәрәк
Түбәтәем менә кемдә тукталды.
Кемдә түбәтәй?
Миндә!
Малайлар түгәрәктә бию көенә бииләр, түбәтәйне кулдан-кулга йөртәләр. Музыка туктаганда, түбәтәй кем кулында калса, шул бала биергә тиеш була.


Нәүрүзбикә. Кадерле балалар!
Бик күңелле бәйрәм үтте-
Биедегез, җырладыгыз,
Шигырьләр сөйләдегез.
Минем сезгә зур үтенечем бар: табигатьне саклагыз, агачларны сындырмагыз, яфракларны, чәчәкләрне кирәксезгә өзмәгез, урманнарны, елгаларны пычратмагыз! Урманнардан киек кошлар, җәнлекләр китмәсен, елгалар саекмасын, зәңгәр күгебез һәрвакыт аяз, үләннәр яшел, җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булсын, бәхетле, сау-сәламәт булыгыз!
Нәүрүзбикә балаларга, күчтәнәчләр тарата.