Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Кышлаучы кошларны күзәтү: «Җимлек янында» шөгыле

Кышлаучы кошларны күзәтү: «Җимлек янында» шөгыле

Николаева Галина Николаевна
Николаева Галина Николаевна
DOCX
162
4

Данный документ представляет собой уникальный методический материал для педагогов детских садов, направленный на развитие навыков наблюдения у детей за зимующими птицами. Тема занятия 'Жимлек янында' включает в себя наблюдение за птицами, распознавание их по внешнему виду и звукам, что позволяет значительно расширить словарный запас малышей. Этот процесс не только развивает внимание, но и формирует заботливое отношение к природе.

В рамках занятия воспитатель организует процесс наблюдения за зимующими птицами, объясняя важность их жизни в зимний период. Учебный материал включает в себя различные методические приемы, такие как беседы, объяснения и практические задания, которые делают занятие более интерактивным и включающим. Очень важно, чтобы педагог установил контакт с детьми и активно вовлекал их в обсуждение, предлагая задавать вопросы о птицах и их поведении.

Воспитатель использует наглядные пособия: фигуры птиц, яркие картинки, звукозаписи с птичьими голосами, чтобы создать атмосферу, которая будет способствовать глубому пониманию и анализу изучаемого материала. Это также помогает детям почувствовать себя частью живой природы и учит их заботиться о пернатых друзьях, ведь именно в зимние месяцы птицы особенно нуждаются в помощи людей.

Практические задания, включенные в план занятия, дают детям возможность проявить творчество. Использование гуаши и мамиковой палочки для создания рисунка 'Жимлек янында' позволяет каждый раз создавать уникальные произведения, что является прекрасной тренировкой для мелкой моторики и креативного мышления. Так, занятия становятся не только познавательными, но и интересными для детей, что способствует их активному развитию и формированию позитивного отношения к окружающему миру.

Предпросмотр

Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Теләче 2нче балалар бакчасы муниципальбюджет мәктәпкәчә белем учреждениясе.




Җимлек янында” темасына
сөйләм үсеше (сөйләм үстерү), нәфис-нәфасәти үсеш (кисеп ябыштыру, рәсем ) белем бирү өлкәләре буенча шөгыль эшкәртмәсе.



Теләче 2нче балалар бакчасының
1-категорияле тәрбиячесе:
Николаева Г.Н




2016-2017 уку елы.


Максат:
1) Кышлаучы кошларны күзәтүне оештыру; аларның кайберләрен тышкы кыяфәтләре , тавышлары буенча танырга өйрәтүне дәвам итү; мамык таякчыклар ярдәмендә рәсем ясау;
2) Балаларны аваз ияртемнәрен әйтүдә күнектерү; сүзлек запасын баету; игътибарлыкларын үстерү;
3) Күзәтүчәнлек, кошларга карата сак караш, алар турында кайгыртучанлык, кышын аларны тукландыру теләге уяту.


Сүзлек өстендә эш: җимлек ,ярма бөртекләре, чыпчык, карга.
Методик алымнар: әңгәмә, аңлату, сорау-җавап (шәхси, төркемләп) , сүзлек өстендә эш, практик эш.
Җиһазлау: “Җимлек янында” рәсеме ,сары гуашь, мамык таякчыклар, клей, кәгазь (ватман) кәгазьдән киселгән кошлар сурәтләре (һәр балага җитәрлек), аудио тасмада кошлар тавышы, мамык таякчыклар.
Дәрес алдыннан эшләнгән эшләр: саф һава вакытында кошларны күзәтү, “Кышлаучы кошлар” темасына әңгәмә, җимлеккә ярма салу.







Шөгыль барышы.
Тәрбияче : Балалар , карагыз әле, бу нәрсә ? (өстәлдә торучы җимлекне күрсәтеп)
Балалар :( үзләренең җавапларын тәгъдим итәләр) Йорт, өй.
Тәрбияче : Юк балалар. Бу җимлек. Әйдәгез әле бергә кабатлыйк “җим-лек” (башта бу сүз төркемләп кабатлана, аннан соң аерым берничә баладан сорала? ) Балалар, ничек уйлыйсыз җимлек ни өчен кирәк ?
Балалар. Кыш көне кошларга ашарга салу өчен. Әйе, балалар, кошларга кыш көне ризык табарга бик авыр, шуңа күрә аларга булышырга, җимлекләр ясап ашарга салып торырга кирәк.
Тәрбияче.(кошлар тавышы белән аудио тасма куела. Менә, балалар ,кошлар, җимлекне күреп очып та килә башладылар. Карагыз әле, кемнәр очып килде икән? (тәрбияче берәнтекләп кошларны күрсәтә һәм балаларга исемнәрен кабатлата “Чыпчык”, “Карга”)
Карагыз балалар, сезнең янга кемнәр очып килгән?
Балалар. Чыпчыклар
Тәрбияче . Балалар, әйтегез эле, чыпчыклар әзме, күпме?
Балалар. Күп.
Тәрбияче .Әйдәгез эле бергә кабатлыйк “чып-чык” (башта бу сүз төркем-ләп кабатлана, аннан соң аерым берничә баладан сорала? ) Балалар, чыпчык нинди?
Балалар. (чыпчыкның үзлекләре санала) Кечкенә,матур.....
Тәрбияче . Чыпчыклар ничек чыркылдыйлар, әйдәгез бергә кабатлыйк. Балалар .Чырык-чырык. (балалар бергә кабатлыйлар)
Балалар Тыңлагыз әле, мин сезгә чыпчык турында бер шигырь укыйм:
Тәрәз каршына
Килгән бер чыпчык.
Миңа кычкыра:
-Чыкәле,-ди-чык.
Алдый ул беләм
Гел шулай итә
Йөгереп чыксам ,
Оча да китә.
Фәнис Яруллин.
Тәрбияче . (аудио тасмада карга тавышы яңгырый). Балалар, сезнең янга тагын нинди кош очып килгән? Бу нинди кош?
Балалар. Карга
Тәрбияче . Балалар, әйтегез эле, карга нинди?
Балалар. Зур, кара.
Тәрбияче .Карга ничек кычкыра ?
Балалар. Каррррр-каррррр.
Тәрбияче .Әйдәгез эле бергә кабатлыйк “кар-кар” (башта бу сүз төркемләп кабатлана, аннан соң аерым берничә баладан сорала? ) Балалар , кошлар нинди өлешләрдән тора?
Балалар. Канат, койрыйк,аяк, баш (балалар җаваплары тыңлана. Сүзлек өстендә эш алып барыла. )
Тәрбияче .Әйдәгез балалар .”Без кошлар “ уенын уйнап алыйк әле).(Кулларны ике якка җәеп чыпчыклар булып уйныйбыз,алар ничек кычкыралар чырык-чырык,ә каргалар ничек кычкыра? Кар,кар)
Балалар, хәзер минем янга килегез әле.Сезнең матур җимлегегезне күреп башка кошлар да очып килгән. Әйдәгез әле аларны җимлеккә урнаштырыйк. (Балалар кошларны ватманга ябыштырып чыгалар).(Тәрбияче чыпчык тавышлары язылган аудиоязма куя).
Ишетәсезме,балалар, кошлар ни өчен һаман чикылдашалар икән?
Балалар. Балалар җаваплары.
Тәрбияче .Балалар, кошлар ачыкканнар,әйдәгез аларга ярдәм итик, ярма белән сыйлыйк.
Балалар мамык таякчыклар һәм сары гуаш белән ватманга ярма бөртекләре ясыйлар.
Тәрбияче .Булдырдыгыз балалар! Кошлар сыйландылар. Хәзер үзегезне мактап кул чабыгыз ! (Тәрбияче соңыннан җимлек һәм ярма биреп, балаларга да әти –әниләре белән берлектә җимлекне кошларга агачка элеп куярга тәгъдим итү.)