Путешествие в сказку «Шалкан»
В детском саду «60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы» у нас состоялась увлекательная образовательная программа, посвящённая сказке «Шалкан». Тема программы была выбрана с целью развить у детей интерес к окружению и экологии через увлекательные игры и занятия.
Формат обучения был интеграционным, что позволило объединить разные области знаний. В рамках занятия детям объясняли, как важно заботиться о природе и своих близких, что также соответствует современным требованиям к воспитанию в детских садах. Тренировались навыки общения, умение работать в команде и делиться друг с другом.
В программе приняли участие не только воспитатели, но и родители, что создало особую атмосферу дружбы и взаимопомощи. Игра «Я шел в лес» помогла детям осознать важность совместной работы и обмена опытом, делая внимание к окружающему миру более ярким и запоминающимся.
В процессе занятия мы использовали различные образовательные пособия и технические средства, что способствовало лучшему восприятию материала детьми. Замечательные дидактические игры, такие как «Назови одним словом», активно вовлекали детей в процесс учёбы, что сделало его не только полезным, но и увлекательным.
Таким образом, занятие прошло успешно и стало отличным примером того, как сказки могут помочь в формировании личностных качеств детей, развивая их творческое мышление и коммуникативные навыки. Мы рады видеть, как наши дети растут и обучаются, и будем продолжать использовать такие подходы в нашем образовательном процессе.
Казан шәһәре Совет районының "Татар телендә тәрбия һәм белем бирүче 60 нчы номерлы катнаш төрдәге балалар бакчасы" мәктәпкәчә белем муниципальбюджет учереждениясе
Уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә белән таныштыру буенча йомгаклау оештырылган белем бирү конспекты.
Тема: Шалкан әкиятенә сәяхәт.
Тәрбияче: Нуриева Н.Н.
26.04.2017
Уртанчылар төркемендә әйләнә-тирә белән таныштыру буенча йомгаклау оештырылган белем бирү конспекты.
Тема: Шалкан әкиятенә сәяхәт.
Төре: белемнәрне гомумиләштерү һәм системалаштыру.
Интеграцияләштерелгән оештырылган белем бирү эшчәнлеге.
Яшь аралыгы: 4-5 яшь.
Белем бирү өлкәләрен интеграцияләү: “Иҗтимагый – коммуникатив үсеш”, “Танып белү үсеше”, “Сөйләм үсеше”, “Музыка”.
Программа эчтәлеге:
Белем бирү бурычлары: балаларны иптәшләренә карата игътибарлы, ярдәмчел булырга, уенчыклары белән бүлешергә, бер – берләренә юл куярга өйрәтүне дәвам итү.
Үстерү бурычлары: яшелчә, җиләк-җимеш турындагы, төсләр, уенчыклар, профессияләр турындагы белемнәрне, логик фикерләүләрен, игътибарларын, хәтерләрен, кызыксынучанлыкларын үстерү.
Тәрбия бурычлары: иптәшләре һәм өлкәннәр белән узара тыныч сөйләшүләрен тәрбияләү.
Җиһазлар:
- күрсәтмә материаллар: магнитофон, ноутбук, проектор, компьютерда дидактик уен «Бер сүз белән әйт», аудиоязмалар «Бию көйләре»;
- тарату материаллары: яшелчә, җиләк-җимешләр, төрле төстәге бияләйләр.
Эшчәнлек барышы.
I. Оештыру өлеше.
-Исәнмесез, балалар! Бүген безгә кунаклар килде. Әйдәгез исәнләшик эле.
II. Төп өлеш.
1 нче слайд. Шалкан.
- Без бүген әкият иленә кунакка барабыз. Әйдәгез күзләрне йомыйк. 1, 2, 3! Менә без әкият илендә. Тактага (интерактив) карагыз әле. Бу нәрсә?
-Шалкан.
-Әйе, бик дөрес. Шалкан яшелчәме, җиләк-җимешме?
-Яшелчә.
-Әйдәге бер уен уйнап алыйк әле. Бу уен "Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне аер"дип атала.
Балалар ике командага бүленәләр. Беренче команда яшелчә җыя, икенче команда җиләк-җимеш җыя.
-Булдырдыгыз, балалар!
2 нче слайд. Шалкан белән бабай.
-Бу нинди әкият балалар?
-Шалкан.
-Шалканны кем утырта?
-Бабай.
-Дөрес. Бабай сезгә сораулар әзерләгән. Шул сорауларга җавап бирмичә ул шалканны тартмый. Хәзер мин сезгә сорауларны әйтәм, тыңлагыз.
-Бабай шалканны кайчан утырта?
-Яз көне.
-Дөрес. Ә хәзер кайсы ел фасылы?
-Яз.
-Әйе. Язгы айларны атагыз әле.
-Март, апрель, май.
-Яз көне нинди үзгәрешләр булды?
-Көннәр озынайды, төннәр кыскарды. Кояш җылыта, карлар эреде, чирәм чыга, агачта бөреләр бүртте, җылы яктан кошлар кайтты.
-Булдырдыгыз балалар. Менә бабай шалканны тартып карый, ә шалкан чыкмый. Ярдәмгә кемне чакыра?
-Әбине.
3 нче слайд. Әби.
-Әби безгә уен әзерләгән.ул "Нишли?" дип атала.
-Мин сезгә сүзләр әйтәм, ә сез нишләгәнен әйтергә тиеш буласыз.
Җил-...исә
укытучы-...укыта
табиб-... дәвалый
кош-...оча
эт-...өрә
рәссам-... рәсем ясый
пешекче-...пешерә
-Булдырдыгыз балалар. Менә әби бабайга шалканны тартып чыгарырга булыша. Шалкан чыгамы?
-Юк.
-Әби кемне чакыра?
-Кызын.
4 нче слайд. Кыз
-Әбинең кызы бездән ярдәм сорый. Булышабызмы?
-Әйе.
-"Профессияләр". Мин сезгә рәсемнәр күрсәтәм, ә сез бу кешенең кем булып эшләгәнен әйтергә тиеш.
-Молодцы! Кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотыналар да тарталар, тарталар, тартып чыгара алмыйлар шалканны. Кыз Акбайны чакыра.
5 нче слайд. Акбай.
- Акбай да безгә уен әзерләгән. Уен "Бер сүз белән ата" дип атала. (Җиләк-җимешләр, транспорт, уенчыклар, яшелчәләр, агачлар, киемнәр, чәчәкләр). Тактада рәсемнәр чыга, балалар бер сүз белән әйтергә тиеш.
-Бик яхшы балалар! Акбай кызга, кыз әбигә, әби бабайга, бабай шалканга тотыналар да тарталар-тарталар шалканны, ләкин тартып чыгара алмыйлар. Акбай мәчене чакыра.
6 нчы слайд. Мәче.
-Мәченең безнең белән биеп аласы килә. "Бияләйләр" уены уйнала. балаларга төрле тостәге бияләйләр таратыла. Музыка астына балалар берешәр бияләй киеп бииләр. Музыка туктагач балалар бияләй парларын табып парлашып басалар һәм бияләй төсен атыйлар.
- Менә биеп тә алдык. Ә шалканны хаман тартып чыгарып булмый. Мәче нәрсәне чакыра?
-Тычканны.
7 нче слайд. Тычкан.
-Тычкан безгә "Дүртенче артык" уенын уйнатасы килә. Тактада рәcемнәр чыга, шуның өчесе бер темага, берсе икенче темага. Балалар артык рәсемне әйтергә тиешләр.
-Бик яхшы. Менә тартып та чыгардылар шалканны! Балалар сез булдырдыгыз. Бөтен биремнәрне дә дөрес үтәдегез.
III. Рефлексия.
-Без бүген нишләдек? Балалар, сезгә аеруча нәрсә ошады?