- Главная
- →
- Занятия с детьми
- →
- Кошларга ярдәм итик: мәктәпкә әзерлек дәресенең планлаштырылган эшчәнлеге
- →
Кошларга ярдәм итик: мәктәпкә әзерлек дәресенең планлаштырылган эшчәнлеге
Данный документ содержит подробный конспект занятия для группы детей, направленный на формирование экологичного отношения к птицам и окружающей среде. Тематическая неделя посвящена изучению зимующих птиц и помощи им в холодный период года. Основной целью является развитие у детей экологического сознания и понимания важности сохранения природы.
В рамках занятия дети познакомятся с различными зимующими птицами, такими как чукар, снегирь, аист и многие другие. В ходе активных игр и упражнений они будут учиться различать птиц по внешним признакам и поведению. Также будет организован мастер-класс по изготовлению кормушек для птиц, что поможет им на практике применить знания о жизни пернатых.
Методы и приемы занятия включают игры, беседы, чтение стихотворений и творческие задания. Важно, чтобы в процессе дети не только получали новые знания, но и развивали такие качества, как внимательность, забота и ответственность за окружающий мир. Данная структура занятия позволит сделать процесс обучения динамичным и интересным.
Кроме того, в ходе занятия будет проведен диалог о том, как важно помогать птицам зимой, какие корма им подходят и как правильно размещать кормушки. Создание атмосферы сотрудничества и дружбы между детьми, развивая их интерес к природе, является важным компонентом данной программы.
Заключительным этапом будет обсуждение, где каждый ребенок сможет поделиться своими мыслями о том, что нового они узнали, и каким образом они могут помочь окружающей среде в будущем. Успешность занятия определяется активным участием детей и их желанием развивать полученные знания вне стен учебного заведения.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә эшчәнлек конспекты
Тематик атна “Хайваннар һәм кошлар дөньясында”
Тема:”Кошларга ярдәм итик”
Максат: Балаларда кошларга карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру.
Белем бирү бурычлары:Балаларның “Кышлаучы кошлар” темасына караган лексикасын баету: чукыр кошы һәм аның яшәү рәвеше белән таныштыру, тема буенча белемнәрен киңәйтү.Тышкы билгеләренә (төсе, зурлыгы), үз-үзен тотышларына карап кышлаучы кошларны аерып күрсәтә белү күнекмәләрен үстерү. Чөнки теркәгечен куллануда күнектерү, антонимнарны сөйләмдә ныгыту. Кошларга төрле формада җимлекләр ясарга өйрәнү.
Үстерү бурычлары: Уйлау сәләтен, игътибарлылык үстерү, логик фикер йөртү, гади нәтиҗәләр ясый белергә өйрәтү.
Тәрбия бурычлары: Кошларга карата сак караш, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү. Эш башкарганда чисталык, пөхтәлек сыйфатлары тәрбияләү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәсе: “Танып белү үсеше”, “Социаль-аралашу үсеше”, “Сөйләм үсеше”, “Эстетик-сәнгать үсеше”
Индивидуаль эш: Балаларның җөмләләрне дөрес һәм тулы итеп әйтә белүләренә ирешү.
Ысуллар һәм алымнар: уен, әңгәмә, шигырь уку,сорау-җавап, мактау, кисеп ябыштырү, бәяләү.
Алдан үткәргән эшләр: Кошлар турында әңгәмә, кошларга җимлекләр ясау, кош рәсемнәрен ясау, кошларга эндәшләр, табышмаклар ятлау, кошлар турында матур әдәбият үрнәкләре белән танышу: Ә. Кари “Кошлар туйдырам” шигырен уку; Х.Гарданов “Килегез, кил, кошкайлар” шигырен ятлау.
Сүзлек: чукыр; нарат, чыршы күркәләре, орлык, солы, тары ярмасы
Эшчәнлек төзелеше:
1.Эмоциональ халәт тудыру.
2.Әңгәмә.
3. Сүзле уен “Игътибарлы бул”
4. Физминут
5.Уен “Кошларны таны һәм агачка утырт”
6.Чукыр кошы белән танышу, видеоязма карау.
7.Уен “Чагыштыр һәм әйт”
8.Уен “Табышмак уйлап тап”
9.Балалар эшчәнлеге.
10.Тәрбияченең чукыр кош турында хикәясе.
11.Әңгәмә.
12.Балалар эшчәнлеге - җимлекләр ясау.
13.Х.Гардановның ”Кошкайларым” шигырен уку.
14.Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы:
-Хәерле көн, балалар! Күрегез, күпме кунак килгән бирегә . Алар белән исәнләшик.
- Исәнмесез! Хәерле көн!
-Минем янга якынырак килегез,бер-беребезнең кулларын алыйк, елмаеп бер-беребезне сәләмлик һәм үзебезнең күңел җылыбызны иптәшләребезгә бүләк итик. Менә ничек рәхәт булып китте. Бергәләп ярым түгәрәк ясап утырыйк әле. Рәхим итегез.
Әңгәмә ( Балалар ярымтүгәрәктә утыралар)
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, хәзер елның кайсы выкыты?
Балалар: Кыш.
Тәрбияче: Ә нишләп, ни өчен кыш дип уйлыйсыз? Исбатлагыз.
Балалар: Чөнки кар ява. Бөтен җирдә: түбәләрдә, машиналарда, җирдә кар ята. Һ. б.
Тәрбияче: Кышның нинди айларын беләсез?
Балалар: Декабрь, гыйнвар, февраль.
Тәрбияче: Кыш нинди?
Балалар: Салкын, матур, буранлы, бозлы, җилле, бәсле, карлы, көртле, усал, күңелле, бәйрәмле, рәхәт, явыз...
Тәрбияче: Балалар, кошларның барысы да җылы якка очып киттеме?
Балалар: Юк! Кышлаучы кошлар калдылар, алар безнең якларда кышлыйлар.
Тәрбияче: Сез ничек уйлыйсыз, аларга кыш чыгу авыр мы, әллә җиңелме?
Балалар: Юк, бик авыр. Алар туңалар, ашарларына юк.
Тәрбияче: Шулай, балалар. Ә менә кошларга ничек ярдәм итәргә , без аларга ничек булышабыз-без бүген шуның турында сөйләшербез.
Хәзер минем янга килегез.
(Балалар өстәлләр янына киләләр)
Тәрбияче: Балалар, кошларны нинди 2 төркемгә бүлеп була?
Балалар: Кышлачы һәм күчмә кошлар.
Тәрбияче: Күчмә кошлар ник китәләр?
Балалар: Алар салкыннан куркалар һәм аларның ашарларына ризык юк.
Тәрбияче: Ә кышлаучы кошлар нишлиләр?
Балалар: Алар кешеләр янына киләләр.
Тәрбияче: Уйнап алыйк. Мин кош исемен әйтәм, ә сез кышлаучы кошның исемен ишетү белән кул чабыгыз.
Сүзле уен “Игътибарлы бул!”
Безнең туган якларда
Мондый кошлар кышлыйлар:
Күке, казлар, аккошлар,
Песнәкләр, сандугачлар,
Кара карга, тургайлар,
Сыерчыклар, чыпчыклар,
Үрмәләчләр, саесканнар,
Карлыгачлар, торналар,
Песнәкләр һәм каргалар.
Барыгыз да булганнар,
Барыгыз да уңганнар!
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез урманга барык. Карагыз, монда ничек матур!
Физминут.
Кышкы урманга килдек,
Матур урыннар күрдек.
Ямь-яшел чыршы уңда,
Ак зифа каен-сулда.
Кар бөртекләре оча,
Әйләнеп җирне коча.
Әнә куян сикерә,
Ул бүредән элдерә.
Кызылтүшләр очалар,
Бигрәк тә матур алар.
Уен “Кошларны таны һәм агачка утырт”
Балалар табышмаклар әйтәләр, кайсы кош чыга шуны агачка утырталар, бу кошның билгеләрен әйтәләр.
Җәй чукылдый бу чүкеч,
Кыш чукылдый бу чүкеч.
Ничек чыдый бу чүкеч? (тукран)
Бала: Тукран агачны тукылдатып утыра, ул бөҗәкләр ашый.
Яшькелт-сары төсле ул,
Бер кечкенә кошчык ул. (песнәк)
Бала: Песнәкнең түше сары төстә, үзе бәләкәй, ул сикерә.
Гөлдергү, гөлдергү,
Кызыл тәпи кемдер бу? (күгәрчен)
Бала: Күгәрченнең тәпиләре кызыл төстә, үзе күгелҗем.
Иртә таңнан кичкә чаклы
Чык-чырык та чык-чырык. (чыпчык)
Бала: Чыпчык бәләкәй, томшыгы да кыска, бәләкәй, канатлары көрән төстә.
Ак-карадан киенгән,
Бер минут та тик тормый. (саескан)
Бала: Саесканның койрыгы озын. Ул ялтыравыклы әйберләрне урлап китә.
Нинди кош көне буе
Үз исемен кычкыра? (карга)
Бала: Карга зур кош,ул кара-соры төстә, ямьсез итеп кычкыра.
Бәләкәй матур кошчык
Кызыл миләш ярата. (кызылтүш)
Бала: Кызылтүшнең башы кара, түше кызыл.
Яңа кош белән танышу: чукыр. Видеоязма карау.
Тәрбияче: Балалар, кошлар балаларын кайчан чыгаралар?
Балалар: Кошлар балаларын яз көне чыгаралар.
Тәрбияче: Ә мин салкын кыш уртасында бала чыгарган кошны беләм. Телисезме, сезне дә таныштырам?
Балалар: Телибез.
Тәрбияче: Бу- чукыр. (бергәләп иҗекләп кабатлау). Чукыр кошы бик матур кош. Ул бәләкәй, кызыл төстә. Кирпеч төсендә дисәк тә була. Чукырның томшыгы башка кошлардан аерылып тора: ул киң, каты, өске өлеше аска карап тора, ә аскы өлеше өскә караган. Мондый томшык белән ул рәхәтләнеп нарат һәм чыршы күркәләренең орлыкларын табып ашый. Менә шушы кош балаларын иң салкын кыш айлары- гыйнвар һәм февраль айларында, кышкы суык бураннарда чыгара. Балалары үскәнче ана кош ояда утыра.
Видеоязма карау “Чукыр кош”
Уен “Чагыштыр һәм әйт”.
Җәнлекләр йөгерә, ә кошлар — … (Оча )
Сыерчык сайрый, ә карга – … (Кычкыра)
Карга атлап йөри, ә чыпчык-... (Сикерә)
Карга – кышлаучы кош, ә сыерчык — … (Кучмә)
Кызылтүшнең түше кызыл, ә песнәкнеке — … (Сары)
Чыпчыкның гәүдәсе кечкенә, ә карганыкы — … (Зур)
Саесканның койрыгы озын, ә чыпчыкныкы — … (Кыска)
Тукран өскә үрмәли, ә үрмәләч-...... (аска)
Песнәк уңда утыра, ә саескан-...(сулда)
Тукран ерак, ә чыпчык-..... (якын)
Чукыр агач өстендә утыра, ә күгәрчен- ... (астында)
Урманда рәхәт булса да
Өйгә кайтыйк, балалар.
Уен “Табышмак уйлап тап” (яраткан кошлары турында балалар табышмак әйтәләр)
Бу кош бәләкәй, ул кеше янында яши. Аның тәпиләре кыска, ул сикерә. Аның канатлары көрән төстә. (чыпчык)
Тңрбияче: Балалар, беләсезме, кошлар кыш көне өерләре белән очып йөриләр. Аларга бергә булганда ашарга табарга да, җылынырга да уңайрак.
Әңгәмә “Кошларга ярдәм итик”.
Тәрбияче: Балалар, сез ничек уйлыйсыз, кошларга кайсы ел фасылы яшәү өчен авыррак? Кыш көне нәрсә куркынычрак – ачлыкмы, әллә суыкмы?
Балалар: Ачлык куркынычрак.
Тәрбияче: Без кошларга ничек ярдәм итә алабыз?
Балалар: Без кошларга җимлекләр элеп куябыз.
Тәрбияче: Ә җимлеккә нәрсәләр саласыз?
Балалар: Җимлеккә төрле ярмалар, орлыклар, ипи валчыклары, көнбагыш орлыклары салабыз.
Тәрбияче: Җимлекләрне нәрсәдән ясадыгыз?
Балалар: Без әти белән тактадан ясадык.
Без кәгазьдән ясадык. Ә без пластик шешәдән.
Тәрбияче: Ә мин сезне менә нинди җимлекләр ясарга чакырам: бу- кызыл миләштән гирлянда. Ул матур муенсага охшаган. Ә бу муенса ит маеннан ясалган. Ә монсы кошларга тәмле прәнник. Без аны каты кагәзьдән ясыйячакбыз.
.
Хезмәт эшчәнлеге: җимлекләр ясау.
Җимлекләр карау, балаларны мактау.
Шигырь сөйләү Х.Гарданов “Кошкайларым”
Бала: Килегез, кил, кошкайлар.
Сез бит безнең дускайлар.
Бакчабызга куныгыз,
Көн дә кунак булыгыз.
Чыпчык, чыпчык, чык-чырык,
Җим сиптем, кил тиз очып!
Песнәк-песнәк, кил тизрәк-
Җим сибәм сиңа әзрәк.
Карга, карга, син кара,
Кабып кал азык барда!
Балалар әйтегез әле миңа сез бүген нинди яңалыклар белдегез? Чукыр кош нинди? Ул балаларын кайчан чыгара? Без бүген нинди әйбәт эш эшләдек? Балалар сез бүген өйрәнгәннәрне кайткач кемнәргә сөйләрсез? Сез белгәннәрне башкалар да белсә нинди әйбәт булыр иде. Афәрин балалар, рәхмәт сезгә.
Сау булыгыз, кунаклар. Сау булыгыз, балалар.