Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Работа базовой площадки "Алсу": достижения и перспективы

Работа базовой площадки "Алсу": достижения и перспективы

Рахимова Нафиса Рифгатовна
Рахимова Нафиса Рифгатовна
DOCX
271
3

Документ представляет собой развернутое описание работы базовой площадки "Алсу" детского сада, которая служит центром для обмена педагогическим опытом и внедрения новых методов обучения. В рамках программы по внедрению стандартов дошкольного образования в Татарстане, данный детский сад стал опорным учреждением для восьми дошкольных образовательных организаций, что создает уникальные условия для совместного обучения и профессионального роста.

Одной из ключевых задач базовой площадки является качество обучения на родном языке. Это означает не только передачу знаний, но и культуру, традиции и ценности татарского языка. С каждым годом растет интерес как среди воспитателей, так и среди родителей. Семинары и мастер-классы, организованные опытными педагогами, помогают в решении возникающих вопросов и способствуют дальнейшему развитию.

Работа площадки активно включает в себя инновационные педагогические практики, такие как открытые занятия и семинары, где педагоги могут продемонстрировать свои подходы и получить обратную связь. Наличие платформы для мастер-классов предоставляет возможность обмениваться методическими материалами и делиться опытом работы с детьми.

Важной частью работы является внимание к этно-культурным компонентам в воспитании. Программа включает мероприятия, направленные на развитие музыкальных и творческих способностей детей, что также подчеркивается различными конкурсами и активностями. Благодаря этому, воспитанники не только получают знания, но и воспитываются в духе уважения к своему наследию.

Вместе с тем, базовая площадка стала местом, где педагоги могут получить консультационную и методическую помощь по актуальным вопросам стандартизации и внедрения современных образовательных практик. Ожидается, что в будущем это сотрудничество будет только углубляться, обеспечивая ещё большую поддержку и развитие для всех задействованных в процессе.

Предпросмотр

.

Нурлат муниципаль районының татар балалар бакчасында эшләүче өлкән тәрбиячеләр һәм тәрбиячеләр август кинәшмәсенең секция өлешендә “Алсу” балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Н.Р. Рәхимованың “База мәйданчыгының эш йомгаклары, киләчәккә планнар” темасына чыгышы.

Исәнмесез, хөрмәтле коллегалар!
Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы нигезендә балалар бакчасында мәктәпкәчә белеем бирү стандартларын тормышка ашыру максаты белән районыбызның 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясен берләштереп, “Алсу” балалар бакчасын база мәйданчыгы ясап куйдылар. Безнең бакчага 8 мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе беркетелгән. Болар: 2 шәһәр һәм 6 авыл бакчалары. “Алсу” балалар бакчасы туган телне яки татар телен өйрәнү буенча базалы мәйданчык булып санала. Базалы мәйданчыкның максаты булып мәктәпкәчә учрежденияләрдә туган телне өйрәнүдә инновацион педагогик тәҗрибә белән уртаклашу тора.
Базалы мәйданчыкның бурычларына туган телне өйрәнүдә сыйфатлы белем бирү һәм беркетелгән балалар бакчасына консультатив-методик ярдәм күрсәтү керә.
Мәйданчыкның эшен оештыру бик күп сораулар тудырды. Шунлыктан барлык сорауларны да коллектив рәвештә чишәргә булдык. Бакчабызның иң актив педагогларыннан эшчеләр төркемен җыйдык. Эшне оештыру буенча боерык төзелде һәм төркемнең составы билгеләнде. Үз эшебезне норматив база төзүдән, локаль документлардан һәм белем бирү учреждениясенең эшчәнлеген оештырып, тәртипкә салудан башладык. Мәйданчыкның карары расланды, эшнең катлаулыгын билгеләү өчен беркетелгән бакчалар белән әңгәмәләр үткәрелде. Шулай ук авырсынган сораулар буенча темалар билгеләнелде. Болар: инновацион эшчәнлекне оештыру, мониторинг үткәрү, белем бирү эшчәнлеген оештыру, планлаштыру иде. Әңгәмәләр нигезендә “УМК кулланып, белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм проектлау” темасының эш планын һәм графигын төзедек. Учреждениянең инновацион тәҗрибәсен өйрәнү төрле формада үтте:

  • Балалар белән ачык эшчәнлекләр күрсәтү;

  • Мастер-класслар;

  • Семинар-практикумнар;

  • Консультацияләр.

Шуның нәтиҗәсендә педагоглар УМК белән эшләүнең яңа формаларын алдылар. 2016 нчы елның октябрь аенда җитәкчеләргә, методисларга, специалистларга һәм тәрбиячеләргә безнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе тарафыннан эш методы тәгъдим ителгән иде. Аның темасы: “Мәктәпкәчә яшьтәге балага туган телне һәм рус телен өйрәтүдә УМК куллануның нәтиҗәлелеге” дип аталды. Инновацион эшчәнлекне оештыру буенча чыгышлар әзерләнде, шулай ук балалар белән ачык эшчәнлекләр күрсәтелде. Семинарда өлкән тәрбияче Рахимова Н.Р. үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, презентация белән чыгыш ясады. Шунда ук УМК буенча автор уеннарыннан күргәзмә оештырылган иде. Тәрбиячеләр Туктарова Р.С һәм Хисамутдинова Г.К. сөйләм үсеше буенча “Куянкай белән уйныйк”, “Сәлам галәм” исемле ачык шөгыльләр күрсәттеләр. Тәрбиячебез Мухаметова Ф.С. танып белү өлкәсендә “Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча математик уеннар” исемле ачык шөгыль тәгъдим итте. Ахмадиева Д.С. педагоглар өчен “Кечкенәләр төркемендә кул чуклары” дип исемләнгән мастер-класс күрсәтте.
Бакчабызда этно-мәдәни компонентны гамәлгә ашыру максатыннан милли традицияләргә зур игътибар бирелә. Шуның мисалы булып, бу уку елында музыка җитәкчесе Зевакина И.В. үткәргән нәфис-нәфәсәти үсеш буенча “ Костюмнардагы милли моң” исемле ачык чараны атарга була. Ул “Балалар бакчасында музыкаль тәрбия бирүдә Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга этно-мәдәни компонентны гамәлгә ашыру” исемле чыгышында үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты. Апрель аенда безнең бакчабызда муниципаль конкурс “УМК буенча иң әйбәт дидактик уен” үткәрелде. Шунда башка педагоглар белән беррәттән безнең яшь педагогыбыз Ивашкина Ю.В. үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашып, 2 урынны яулады.
Авыл балалар бакчалары педагоглары безгә федераль белем бирү стандартлары, УМК буенча тәрбияви-белем бирү процессын планлаштырганда ярдәм сорап еш мөрәҗәгать иттеләр. Без хәлдән килгәнче консультатив һәм методик ярдәм күрсәтергә тырыштык. Алдагы көндә дә тәрбиячеләргә Татарстан Республикасының ике дәүләт телен өйрәнү буенча консультатив ярдәм күрсәтергә планлаштырабыз. Шулай ук тәҗрибә белән уртаклашу нигезендә белем бирү эшчәнлеген күзәтүне оештырырга омтылабыз. Май аена педагоглар белән эшлекле уен оештыру планга кертелгән. Шулай ук февраль аена “Безнең балалар бакчасы” дигән электрон газите смотр-конкурсы планлаштырылган. Монда һәр балалар бакчасы үз электрон газитен тәгъдим итәчәк.
Соңгы 2015-2017 елларда “Алсу” балалар бакчасы йөздән артык кешене үзендә кабул итте ( районыбызның балалар бакчасы мөдирләрен, өлкән тәрбиячеләрне, тәрбиячеләрне).
Эш тәҗрибәсен гомумиләштереп, балалар бакчасы база мәйданчыгының папкасы булдырылды. Бакчабызның сайтында материаллар һәрвакыт яңартылып тора.
Шулай итеп, базалы мәйданчыкның эшенә барлык педагоглар да җәлеп ителде. Катнашучылар “УМК кулланып, белем бирү эшчәнлеген оештыру һәм проектлау” темасы буенча эш тэҗрибәсен өйрәнделәр. Базалы мәйданчыкның эшчәнлеге турындагы барлык мәгълүматны безнен балалар бакчасы сайтында алырга була.
Барыгызны да яңа уку елы белән котлыйм, ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим!
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!