- Главная
- →
- Занятия с детьми
- →
- Как игры и дидактические материалы УМК “Минем өем” способствуют развитию речи детей
- →
Как игры и дидактические материалы УМК “Минем өем” способствуют развитию речи детей
Документ представляет собой обширное руководство по использованию УМК “Минем өем” в образовательном процессе, направленном на развитие речи детей. Читатели узнают, как грамотно подбирать и внедрять дидактические материалы, направленные на зарядку речевых навыков, развитие памяти и внимание.
Главной целью материала является формировать у детей уважительное отношение к членам семьи и развитию их коммуникативных навыков. Применение игр служит не просто развлечением, но и важным инструментом для понимания основ общения, создания дружелюбной атмосферы в группе.
Указанные активности, такие как знакомство с цветами, фруктами и простыми фразами, направлены на расширение словарного запаса юных участников. Обсуждаются элементы творчества, что важно для формирования уверенности в себе и своей речи, через простые, но мощные сегменты общения.
Тренинг включает в себя различные задания, например, игры, где детям необходимо описывать увиденное или общаться в паре. Это позволяет укрепить их навыки и помогает на практике применять полученные знания, развивая важные социальные навыки, такие как партнерство и сотрудничество.
Не менее важными являются инструменты, применяемые в процессе обучения. Документ охватывает использование реквизита, который сделает занятие более увлекательным и наглядным. Например, кукол, игрушек и аудиозаписей, что создает атмосферу веселья и заинтересованности, заставляя детей активно участвовать в процессе познания.
Тема: УМК “Минем өем” күрсәтмә һәм таратма материалларларын балаларнын сөйләм телен үстерүдә куллану .
Использование игр и дидактических материалов по УМК в развитии речи детей.
Конспект: “Без кунакка барабыз”
Максатлар: Балаларны гаилә әгъзалары белән таныштыруны давам итү, аларга карата ихтирамлылык тәрбияләү . Сөйләмдә ягымлы сүзләрне (, сеңел – сеңелем) кулланырга өйрәтү, (Ә) авазының әйтелешен ныгыту , тәрбияче сорауларына җавап бирергә күнектерү. Халык авыз иҗаты белән таныштыруны дәвам итү, катлаулы булмаган фразаларны куллануны күнектерү. Төсләрне аерырга өйрәтүне дәвам итү, балаларның һәр төсне ачык, дөрес әйтүләренә ирешү. Төсне, зурлыкны, эш- гамәлне белдерә торган сүзләр , яшелчәләрне белдерә торган исемнәр, (зур, кечкенә, яшел, зәңгәр, сары, кызыл, кишер, ..)һәм аларның үзенчәлекләрен , шул сүзләр хисабына балаларның сүзлеген баету, сөйләмнең грамматик төзелешен камилләштерү, аралашу осталыгын формалаштыру, сенсор тою сәләтен, игътибарны, хәтерне үстерү, уенчыкларга карата сакчыл караш тәрбияләү, зурлар һәм иптәшләре белән ирекле аралашуга ирешү; Эшчәнлеккә карата кызыксыну, бергәләп уйнау, шөгыльлләнү теләге уяту.
Җиһазлар: курчак, сумка, алмагач, авыл күренеше,гаилә әгъзалары, йомшак куян,кишер, аудио язмалар,, уеннар ”Курчакның күлмәге нинди төстә”, “Умарта һәм чәчәк”. “ Песи белән тычканнар” (УМК “Минем өем” күрсәтмә һәм таратма материаллары ).алма белән карзин( балаларга)
Эшчәнлек барышы.
Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме апалар килгән, әйдәгез әле алар белән исәнләшик. Исәнмесез, хәерле көн. Карагыз әле апалар безгә карап ничек матур итеп елмаеп утыралар, әйдәгез без дә аларга үзебезнең елмаюны бүләк итик.
-Балалар бүген безгә кем килгән ? Әйе Алсу...Исәнме Алсу..
Алсу - Исәнмесез балалар...Минем белән кунакка авылга барасызмы?
-Әйе, барабыз..Авылда кемнәр яши соң?
Балалар;- Әби, Бабай, (Әти, Әни, малай, кыз)Бик зур бер гаилә яши анда...
-Без әле гаилә турында бармак уены да беләбез, әйдәгез, уйнап алыйк әле..
Бармак уены “Безнең гаилә”
-Алсу синең сумкаңда ниләр бар?
Алсу -Мин Әби белән Бабайга үземнең фотосүрәтләремне алып барам.
Тәрбияче: Карарга мөмкинме?
Дид.уен “Курчакның күлмәге нинди төстә?”
-Балалар ә без күчтәнәчкә нәрсә алып барырбыз икән? Без аларга шигыребезне буләк итәрбез, ярыймы?
Әйдәгез киттек......( Музыка) - Ә менә без Әби белән Бабайнын бакчасына да барып җиттек...
Тәрбияче: Без кая килдек?(Бакчага) (Активлаштыру). Бакчада нәрсәләр үсә? ( Кәбестә, кыяр, кишер..) (Активлаштыру). Бу нинди агач(Алмагач) . Алмагачта ниләр үсә? ( Алмалар)Алар нинди төстә? Күпме алма? Мин ничә алма эздем?.....
Амира сезгә хәзер бер табышмак әйтә, ә җавабын бергә эзләрбез.
Амира ; Кишер белән кәбестәне
Ул бик нык ярата,
Озын колагын тырпайтып
Сикереп урманга кача. (Куян)
Булдырдыгыз, бик дөрес әйттегез. Карагыз әле, куян кая утыра? (Агач төбендә) (Активлаштыру). Балалар, ничек уйлыйсыз, куян ни өчен агач төбенә поскан икән? (Бүредән качып,.) Әйе шул , бик дөрес. Безнең куяннар бик куркаклар,
Әйдәгез куян белән уйнап алыйк инде..
УЕН: “Ак куян”
-Матурларым , карагыз әле бакчада Бабайның умарталары очып йөри, әйдәгез умарта белән чәчәк дигән уены уйнап алабыз ..
УЕН: “Умарта һәм чәчәкләр” (Музыка астында бию элементлары ясау)
Нәниләрем, карагыз әле бер песи баласы утыра, ул мөгаен бакчага тычкан тотарга килеп утыргандыр, аның белән дә уйнап алабызмы?
УЕН: “ Песи белән тычканар” (Музыка астында бию элементлары ясау)
-Менә Бабай белән Әбигә дә килеп җиттек, бу өйдә тагын кемнәр яши икән? ( Активлаштыру)
-Без сезгә бүләккә бик матур шигырь алып килдек...менә тыңлагыз әле;
Яратам мин өемне ( бергә) Әти белән Әнине, Абый белән әнемне, Бишектәге сеңлемне. ( 2- кабатлау)
Булдырдыгыз, матурларым. Безнең дә кайтыр вакыт җиткән бит. Безгә әби һәм бабай белән саубулашырга кирәк. Сау булыгыз, (Активлаштыру).
III. Йомгак.
- Балалар, сезгә бүгенге сәяхәт ошадымы?
- Сез бүген нинди яңа әйберләр белдегез?
- Боларны кемгә сөйләрсез икән?
– Матурларым, сез бүген үзегезне бик тәртипле тоттыгыз, миңа бик охшадыгыз, рәхмәт сезгә.Менә сезгә Әби белән Бабай күчтәнәч биреп җибәрделәр, болар - бакчадагы алмалар... Шуның белән безнең шөгылебез тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт...Сау булыгыз, балалар.