Әби бездә кунакта
Документ «Әби бездә кунакта» темасын яктырта, ул балаларны кышкы табигатьнең үзгәрешләре белән таныштырырга юнәлдерелгән. Кыш килеп, кар ява, агачларда яфраклар юк, һәм суык температура балаларга җылы киемнәр кияргә кирәк икәнен иснап искәртә. Бу процесс балаларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү өчен мөһим, чөнки кышкы вакытта табигать үзгәрешләре балаларга уникаль тәэсир итә.
Монда балалар җылы башлык, бияләй, итек, шарф һәм оекбаш кебек кием элементлары турында сөйләшәләр. Тәрбияче балаларны табигатьтә күзәтүгә юнәлтә, уку процессында аларга кар бөртекләрен, суыкны һәм кышкы пейзажны күрсәтә. Шулай ук, биредә кунакларны каршы алу һәм аларны сыйлау процессына да зур игътибар бирелә, чөнки кунакка килгән вакытта җылы чәйле табын әзерләү өйрәнелә.
Балалар «Алсу» куклы һәм Наилә әби белән кышкы уеннарда катнашып, күңел ачу мизгелләрен үтиләр. Алар кунакка килгән тәмле коймакларны да бүленештә күрсәтә. Тәрбияче катнашучы балалардан чәй эчү өчен кирәкле әйберләр турында сорашып, аларның әйберләрне дөрес итеп куллануга игътибар итәргә ярдәм итә. Шулай ук, кышкы уеннар һәм әңгәмәләр аша балалар арасында иҗади аралашу һәм үзара ярдәмләшү формалаша.
Кушылып йөрү, сөйләшү һәм уен уйнарга мөмкинлек биреп, документ балаларны кышкы мохит белән таныштырып, тигезлектә укуны булдыру өчен гомум җәмгыятьнең әһәмиятен аңлата. Шуннан чыгып, «Әби бездә кунакта» темасы балаларда команда булып эшләү һәм бер-берен хөрмәт итү кебек мөһим кыйммәтләр формалаштыра. Алдагы вакытта балаларга табигатькә һәм аның үзгәрешләренә булган мәхәббәтен саклап тоту, карап-була аңлату һәм тәҗрибәләр формалаштыру мөмкинлеге бирәчәк.
Тема: “ Әби бездә кунакта”
Максат: Балаларны табигатьтәге үзгәрешләр белән таныштыру: кар ява, агачларда яфраклар калмаган, суык.
Һәрбер кешенең өс киеме кышка туры килүен әйтү: җылы башлык, бияләй, итек, шарф, оекбаш.
Кышкы табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.
Сүзлек: кыш, кар, кар бөртеге, суык.
Оештыру моменты:
Тәрбияче: - Исәнмесез, балалар. Карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән. Алар сезне карап утырырлар. Әйдәгез әле, кунакларга карап елмаябыз. Ә хәзер исәнләшәбез.
Тәрбияче: -Балалар, тәрәзә аша тышны күзәтик. Тышта кыш килгән, суык, кар яуган. Өстебезгә җылы киемнәрне кидек ( башлык, шарф, бияләй, оекбаш, итек). Кар бөртекләре бигрәк матур.
Әдәби сүз: Кар бөртеге, кун кулга,
Бераз ял ит син шунда.
Бер карасам, гел боз син,
Бер карасам, йолдыз син.
Ис китәрлек матур син!
Тәрбияче: -Балалар, карагыз әле, урманда да кыш җиткән, кар яуган. Агачларда яфраклар коелып беткән.(урман рәсеме күрсәтү).(УМК).
Ишек шакыйлар:
Тәрбияче: -Балалар, ишек шакыйлар. Кем икән ул? Әйдәгез әле карыйк. Безгә Алсу (курчак) кунакка килгән. Ул туңган. Җылы киемнәрен чишенү бүлмәсендә калдырып кергән. Ул да сезнең белән бүген уйныйм, карап утырам, ди.
Тәрбияче: - Балалар, кунакка килгәч кунакларны сыйлыйлар, чәй эчерәләр. Җылы чәй ясыйк Алсуга. (Уртада өстәл. Өстәлдә чынаяклар, тәлинкәләр, калаклар, чәйнек, самавар, сөт савыты. Өстәл артында курчаклар Зөһрә, Әминә утыра. 2-3 бала чәй ясарга чыга. Курчакларга чәй ясыйлар һәм чәй эчерәләр).
(Чынаяк, калак, тәлинкә, самавар сүзләрен әйттерү).
Алсу: Уң кул була, сул кул була,
Ә уң кул ул була тәти.
Тәти кул белән ашарга
Өйрәтте мине әти.
Алсу: Балалар, сез дә дөрес итеп утырасызмы ашаганда? Калакларны дөрес кулга тотасызмы? Сөйләшмисезме? ( балалар җавабы).
Ишек шакыйлар:
Тәрбияче: -Балалар, тагын ишек шакыйлар. Кем икән ул?
Әби керә. Өстендә җылы киемнәр, кулында кәрзин. Кәрзиндә бәйләм йомгаклары ( сары, кызыл, зәңгәр, яшел төстә).
-Балалар, безгә Наилә әби кунакка килгән.
Әби: -Исәнмесез, балалар. Сезгә кунакка килдем. Туңдым. Пәлтәмне салыйм әле. Шарф, бияләйләремне дә салам. Оекбаш кидем аягыма. Аягым туңа алайса.Аягыма итек кидем. Утырыйм әле, ардым.
Тәрбияче: -Әбекәй, синең кәрзинеңдә нәрсәләр бар соң?
Әби: Кич утырып оекбашлар бәйлим. Менә җеп йомгакларым. (Җеп йомгакларын күрсәтә. Балалар төсләрен әйтәләр. Индивидуаль әйттерү).
Тәрбияче: -Балалар, әби безгә кунакка килгән. Әйдәгез аны да җылы чәй белән сыйлыйк.
-Рәхмәт, балалар. Мин сезгә буш кул килмәдем. Чәй эчәргә коймак алып килдем.
( Өстәлгә чынаяклар, тәлинкәләр, калаклар, самавар, сөт савыты, чәйнек куелган. Барлык баланы да чәй эчәргә өстәл артына чакыру. Үзләре чәй ясыйлар. Әби һәрберсенә коймак тарата. Балалардан чәй эчү әйберләренең исемнәрен әйттерү).
-Әби: Балалар, мин кайтыйм инде. Арыдым.
Әбине озату.
Тәрбияче: Балалар, бездә бүген кунаклар булды. Аларны иртәгә дә чакырыйк. Алсу, Зөһрә, Әминәне, Әбине сыйладык, чәй эчердек. Үзебез дә коймак белән сыйландык. Ә хәзер бастык, кар бөртекләре кебек әйләндек. Кар бөртекләре эределәр.( чүгәлиләр).