Балалар һәм әти-әниләр өчен "Җир анада кунакта" шөгыле
Бу материалда "Җир анада кунакта" шөгыле аша балаларда экологиягә, табигатькә мәхәббәт тәрбияләү турында сөйләнә. Тәрбиячеләр һәм әти-әниләр берлектә, балаларга туган җирнең тәкъдим иткән байлыкларын һәм табигатьнең көчләрен, аларның ничек итеп кулланылуы турында белемнәр бирә. Шулай ук, шөгыльләр вакытында балаларның логик фикерләү, нәтиҗәләре ясап чыгара белү сәләтләре үстерелә.
Балалар белән шөгыльләр оештырганда, табигатьне саклауның мөһимлеген дә билгеләп үтәргә кирәк. Эшчәнлек барышында балалар табигатьне тоя, күрә, ишетә белергә өйрәнәләр. Алар Татарстан табигатенең үзенчәлекләре турында белемнәр туплый. Моннан тыш, балаларның иҗади сәләтләре дә активлаштырыла: рәсем ясау, кул эшләре, экология темасына халык бәйрәмнәре үткәрү бик кызыклы һәм файдалы. Ата-аналар өчен шулай ук актив катнашу көндәлек шәһәр тормышыннан арынып, балалар белән оешкан эшчәнлекләр аша табигатьне танырга мөмкинлек бирә.
Шушы концепция буенча шөгыльләр вакытында кызыклы һәм файдалы уеннар, экскурсияләр, тәҗрибәләр уздырыла. Бала белән табигать арасында бәйләнеш һәм аңлашуны көчәйтергә, аларда экологиягә карата җаваплы мөнәсәбәт формалаштырырга омтылу мәҗбүри. Димәк, документта укучылар һәм укытучылар арасында экология мәсьәләләренә игътибарны арттыру һәм балаларда туган җиргә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү төп максат булып тора.
Балалар һәм әти-әниләр берлектә эшләнгән эшчәнлек
«Җир анада кунакта» мәктәпкә хәзерлек төркеме
(Совместная деятельность с детьми и родителями «В гостях у Матушки-Земли» в подготовительной к школе группе)
Максат:
Балаларда туган җиргә карата экологик белемле мөнәсәбәт формалаштыру.
Тәрбия бурычы:
Туган җиргә карата сак караш, шәфкатьлелек, миhербанлылык хисләрен тәрбияләү.
Белем бирү бурычы:
Җир шарында 4 табигый көч булуын аларны кешеләрнең ничек куллануларын ачыклау.
Үстерү бурычы:
логик фикерләү, гади нәтиҗәләр ясау сәләтләрен үстерү.
Белем бирү эшчәнлегенең барышы
Исәнмесез, дуслар. Исәнме, табигать. Исәнмесез, урман – елгалар, диңгез – күлләр, кырлар – болыннар. Исәнмесез, кошлар – җәнлекләр. Кеше көн саен узенең танышлары белән генә түгел, ә үзенең әйләндереп алган дөнья белән дә шулай исәнләшә икән. Ул чагында җирдә без хәзер ишетеп тә белми торган үсемлекләр, хайваннар, кошлар яшәр иде. “Кеше – табигать патшасы” – диләр. Ә табигатьсез кеше кем була? Күз алдына да китереп булмый. hавасыз, сусыз, җирсез, кошлар тавышы булмаган, яфраклары, чәчәкләре булмаган дөньяны күз алдына да китереп булмый. Боларның барысын да безгә табигать бирә. Ә алмашка ул бездән бары тик ягымлы сакчыл караш сорый. Кызганычка каршы табигатьнең теле юк. Ә булса.
Без фәнни – техник прогресс чорында яшибез. Шуңа да балаларны мәктәпкәчә яшьтән үк узебез яшәгән як табигатен белергә, файдаланырга hәм сакларга өйрәтү бик мөхим. Мин үзем экологик эчтәлекле шөгыльләр үткәргәндә:
балалар табигатьне тоя, күрә hәм ишетә белергә;
башлангыч экологик белем бирүне;
Татарстан табигате hәм башка географик өлкәләрнең үзенчәлекләре турында белемнәр бирүне;
тереклек дөньясын сакларга hәм яратырга өйрәтүне максат итеп куям.
Бу максатларны шөгыль конспектлары, экскурсияләр, тәҗрибәләр,
экологик эчтәлекле уеннар, халык-йола бәйрәмнәре аркылычишәргә тырышам. Ничек итеп планета гражданины, ХХI гасыр кешесен тәрбияләргә. Ничек итеп бала белән табигать арасындагы кызыксынучанлыкны үстерергә, тере организм белән тере булмаган табигать арасындагы бәйләнешне күрергә hәм аңларга өйрштергә соң? Шушы сорауларга җавап эзләп мин сезгә уземнең әти – әниләр белән үткәргән “Җир көне” нә багышланган шөгыльмероприятием турында сөйләп китәргә телим.
Башта үзем газета – журналлар Җир көненә багышланган статьялар эзләп беренче Җир көненә Америкада үткәрелгәнен белдем. 1969 елда Санта – Барбара шәhәрендә нефть түгелеп зур авария була. Бу сыенлык бик күп җирләрне, океан өстен hәм пляжларны пычрата. Авария нәтиҗәсендә бик күп диңгез хайваннары, бигрәктә кошлар hәлак була.
Америкалар бу трагедиядә битараф калмыйлар, кешеләрнең елына 1 мәртәбә булса да тирә – як мохитка мөнәсәбәтләрен искә төшерү өчен Җир көне үткәрү турында идея кертәләр. 1970 елның 22 апрелендә меңләгән америкалылар табигатьне саклау турында яңа законнар сорап митинг hәм демонстрацияләргә чыгалар.
Шуннан соң мин дә шундый фикер туды. Ни өчен әле безгә дә әти – әниләр белән бергә шундый традицион булмаган шөгыль үткәрмәскә. Кайсы әти – әни үз баласы белән үткәргән кадерле минутларын искә төшермәс микән. Ә эшне шуннан башладым. Балалар белән шөгыльләрдә кагазьдән (оригами) кул эшләре ясый башладык. Бер айдан дигәндә безнең төркем бик күп төрле хайваннар hәм үсемлекләр фигуралары барлыкка килде (маймыл, бака, аю, күбәләкләр, кошларh.б.). Ә бу вакытта әти – әниләрнең бер төркеменә җир нары панорамасы төшерелгән төсле плакат ясалырга кушылды. Плакатта җир өслегенең төрле формалары күрсәтелергә тиеш иде (ут, су, hава, коры җир). Калган әти – әниләргә җирнең туган көне белән котлап, котлау открыткалары язып, ясап киләргә кушыла. Ә без балалар белән тирә – юнь белән танышу шөгылендә табигатьнең тереллек дөньсы, агачлар, чәчәкләр белән таныштык. Рәсем шөгылендә экологик темага сюжетлар ясадык. Саф hавада табигатьне, hава торышын, кошларның hәм бөҗәкләрнең үз – үзләрен тотышын күзәттек.
Матур әдәбият шөгылендә З. Туфайлованың “Туган ил” шигырен өйрәндек. Менә нихаят көтеп алган көн килеп җитте. Балаларга җир көне турында сөйләгез. Аларга көчләреннән изгелекле эшләр эшләргә тәкъдим итегез. Ишек алдында, елга буйларында чүпләр җыегыз. Җир турында җырлар иҗат итегез. Агачлар hәм чәчәкләр утыртыгыз, сыерчык оялары элегез, картиналар hәм плакатлар ясагыз. Бер сүз белән әйткәндә балаларга узегезнең иҗади фантазиягызны күрсәтегез.
Балалар hәм әти – әниләр залга керәләр. ( “Җирдә миңа ни кирәк” көе уйный)
1. Әти – әниләр утыралар. Балалар ярым түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче кулында туп.
Тәрбияче: Туган ил ул – алтын арышлар
Туган ил ул – зифа камышлар
(Тәрбияче икенче балага бирә)
1 бала: Туган ил ул – иркен болыннар
Болыннарда нәни колыннар
2 бала: Туган ил ул – зәңгәр диңгезләр
Туган туфрак, үскән нигезләр
3 бала: Туган илдә барыбыз бертуган
Бик кадерле безгә ул шуңа
4 бала: Туган ил ул була бер генә
Туган җирнең кадерен бел генә
2. Шигырь буенча әңгәмә үткәрелә:
- Балалар бу шигырьдә нәрсә турында сөйләнә?
- Бу шигырьдә Туган ил, туган җир турында әйтелә.
- Язучы Туган илне нәрсәләргә тиңли, нәрсәләр белән чагыштыра?
(Балаларның җаваплары):
3. Тәрбияче кулында глобус:
- Балалар минем кулымда нәрсә?
- Бу глобус, җир шары нинди төстә? (җаваплар)
- Җир шарында нинди төс күп?
- Зәңгәр төс нәрсәне аңлата?
- Ә сез нинди сулыклар беләсез? (диңгезләр, океаннар, чишмәләр, буалар, шарлавыклар, күлләр)
- Диңгез су нинди? (тозлы)
- Ә елгада? (төче)
Тәрбияче балаларга глобустан диңгезләр, океаннар, елгалар күрсәтә.
Глобуста көрән төс нәрсәне аңлата (коры җирне).
Коры җиргә нәрсәләр керә? (таулар, чокырлар, тигезлекләр, далалар, гүлләр).
4. Тәрбияче балаларны әти – әниләр ясап биргән күренеш янына алып килә.
- Балалар сез менә шушы күренештән 4 табигый көч – су, коры җир, ут hәм hаваны күрсәтегез әле.
(Мәсәлән: Күренештәге янартау, кояш – ут табигый көченә керәләр)
-Ә хәзер балалар без сезнең белән “Үз төркемен тап” дигән уен уйнап алабыз. Өстәлдә картиналар наборы. Бер кадәр ара калдырып 4 өстәлгә 4 табигый көчтән рәсем куела. Бала рәсем наборыннан рәсем алып тиешле табигый көчкә куя. (Мәсәлән: миндә диңгез рәсеме, мин аны су табигый көченә куям).
5. Сюрприз моменты.
Ишек шакыйлар hәм музыка астында Урман хуҗасы керә.
Урман хуҗасы: -“Исәнмесез, кадерле балалар”. Мине сезнең янга җир анабыз хат тапшырырга җибәрде. Менә ул: Минем дусларым. – Күчмәсезнең җирне яратуыгыз, табигать турында күп белүегез турында сөйләделәр. Минем дә бер мөрәҗәгатемне тыңлавыгызныhәм эшләвегезне сорар идем. Тартмада яши торган җәнлекләр үз урыннарын таба алмыйлар. Аларның hәрберсен үз табигый көчләренә урнаштырсагыз, мин бик шат булыр идем. Әгәр дә бу эшне җиңеп чыга алсагыз сезне минем бүләк көтә.
6. Яңа материал белән танышу. Балалар тартмадан җәнлекләрне алып hәрберсен үз табигый көчләренә урнаштыралар.
Уенның кагыйдәсе:
1. hәрбер бала җәнлек фигурасына үзе урын табарга тиеш.
2. Сөйләшмәскә hәм киңәшләр бирмәскә. (Биремнән соң әңгәмә үткәрә).
Нинди табигый көчтә бернинди дә яшәеш юк? (ут)
Кеше кайда яши? (җирдә)
Нинди хайваннар кеше янына якынрак урнашалар? (йорт хайваннары).
Ни өчен?
Нинди хайваннар киресенчә кешедән качалар? (кыргый хайваннар).
Җирдәге тормыш өчен кем җавап бирә? (Кеше. Кешенең генә бик зур мөмкинчекләре бар).
7. Яңа материалны ныгыту (балаларга күренешне күрсәтеп):
- Димәк балалар балыклар яшәр өчен – су, кошларга – hава, ә кешеләргә яшәр өчен бөтен җир кирәк икән. Кешеләргә табигать барысында бирә: яктылык та, җылылык та, ут та, төрле казылма байлыклары, суны, төрле төзү материалларын да бирә. Ләкин кеше бу табигый көчләрдән усал ниятләр белән файдаланмаска тиеш. Ул җирне сакларга, табигать көчләре белән узара тынычлык, тигезлек булдырырга тиеш.
- Менә балалар без җир анабызның биремен дөрес итеп эшләдек. Ул безгә нинди бүләк калдырды икән. (тартмадан кечкенә капчык hәм язу ала).
“Балалар бу кечкенә капчыкта чәчәк орлыклары. Сез аны үзегезнең мәйданчыгызга утыртыгызhәм аларны шундый итеп тәрбияләгез, алар үзләренең матур чәчәкләре, чәчәкләрдән килгән хуш исләре белән сезне шатландырып торсыннар. Сезнең хезмәтегезгә, үзегезнең сәламәт булуыгызга, мәйданчыктагы матур чәчәкләргә, кошлар тавышына мин бик сокланырмын hәм сезгә рәхмәт укып башым иярмен”. (Җир анагыз.)
Балалар әйдәгез без дә җиргә рәхмәт әйтеп, аңа теләкләр теләп телеграмма җибәрәбез. (Телеграммаларны уку. Әниләр алдан әзерләгән.)
Җыр “Җирдә миңа ни кирәк”.
Балалар без бу открыткаларны тынычлык кошлары аша җиргә бүләк итеп җибәрәбез.
Бию “Птицы, мои птицы”
Балалар! Исегездә тотыгыз, сез нинди генә эш эшләсәгездә җирдә аның эзе кала. Сез аны үзегез күрмәсәгездә, җир аны яхшы күрә hәм хәтерли. Әйдәгез әле безнең балалар җирдә нинди эз калдыралар икән. Әниләр ярдәмендә аяк эзен сызып кисү. Эзләр балалар буш эзләр генә булып калмасын өчен, әйдәгез үзебезнең җирдә эшләгән игелекле эшләребезне түгәрәкләр белән ябыштырып чыгыйк. Ни кадәр яхшы эш эшләгән булсагыз, шуның кадәр түгәрәк ябыштырыгыз.
Мәсәлән: Мин агачлар утыррттым h.б.
Җирдә нинди генә эз калдырсагыз да ул эз җир өчен файдалы эз булырга тиеш.
Җыр “Тынычлык җыры”