Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Бәйрәм кичәсе "Карга боткасы"

Рахматуллина Лейля Ахмадулловна Рахматуллина Лейля Ахмадулловна
DOCX
16
0
Предпросмотр

Карга боткасы.
Бәйрәмнеңмаксаты:
Балаларны милли бәйрәмнәр белән таныштыруны дәвам итү, бердәмлек, дуслык хисләре, халкыбыз йолаларына хөрмәт тәрбияләү. Табигатькә, кошларга сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү. Күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру.
Алдан эшләнгән эшләр:
Карга боткасы бәйрәме белән таныштыру, ярма җыю, “Яз җитә” җырын, “Карга әйтә” эндәшен, тизәйткечләр өйрәнү.
Материал:
Казан белән ботка, хәрәкәтле уеннар өчен атрибутлар, Шәвәли, карга костюмнары.
Чара барышы:
А.б.: Исәнмесез, балалар! Бик борынгы заманнарда, кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр, ди. Алар яшел язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуның өчен, карлар эреп, сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны “Карга туе” яисә “Карга боткасы” дип атаганнар. Әйдәгез без дә бүген бу йоланы яңартыйк. “Карга боткасы” пешерик, уйныйк, күңел ачыйк. Кыш бик озак кунак булды, китсен ул, китсен. Сулар аксын, кошлар кайтсын, тизрәк яз җитсен! Язны чакырып “Яз җитә” җырын бергәләп башкарыйк.
Күмәк җыр җырлау.
Карга тавышы ишетелә.
Шәвәли: ( Каргага рогаткадан ата-ата керә, карга алып баручы артына кача):
Карга әйтә, кар-р, кар-р,
Мичтә бәлеш бар-р, бар-р,
Берсен генә алыр идем,
Өйдә кунак бар-р,бар-р.
А.б.: Син кем? Син нишләп йөрисең? Нигә безенең яз хәбәрчебезне рәнҗетәсең?
-Ә, исәнмесез, балалар! Исәнмесез,апа! Мин-Шәвәли.
Мин – Шәвәли , Шәвәли,
Шук малай мин Шәвәли.
Кулга рогатка аламын,
Каргаларны атамын.
А.б.: Шәвәли, син нишләп каргаларны куасың, нишләп рогатка алдың?
Шәвәли: Алар иртән, кичен кычкыралар: кар-р,кар-р, тиздән бетә кар-р, кар-р,-диләр.
А.б.: Балалар, Шәвәли дөрес эшлиме?
-Юк, Шәвәли дөрес эшләми.
Шәвәли: Нишләп әле дөрес эшләмәскә, кемгә кирәк ул кычкыра гына белә торган каргалар? Мин бит әле каргаларга гына түгел, чыпчыкларга, саесканнарга, тагын башка кошларга да атам. Их-х,ничек күңелле!
А.б.: Эх, Шәвәли, Шәвәли, син шук малай гына түгел, син бик начар – хулиган малай икәнсең!
Шәвәли: Нишләп алай ул, апа?
А.б.: Балалар, сөйләп бирегез әле, безгә кошлар нинди файда китерәләр?
Балалар: Алар безгә зур файда китерәләр, агачларны зарарлы бөҗәкләрдән чистарталар, басуны, башка җирләрне дә начар кортлардан саклыйлар. Тагын алар матур итеп сайрыйлар.
Кош сайраган тавыш.
А.б.: Менә ишеттеңме, Шәвәли? Ә кара каргалар безгә яз алып киләләр. Кешеләр каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм оештырганнар. Бәйрәм көнне авыл балалары куллары белән карга канатын каккан шикелле кыланып, урам буйлап йөгереп, халыкны бәйрәмгә чакырганнар. Аны безнең балалар да белә. Әйдә, Карга, балалар белән бергә әйтеп күрсәтик әле:
Карга әйтә: кар-р, кар-р,
Туем җитте, бар, бар!
Ярма, күкәй алып бар,бар!
Ипи, чәең алып бар, бар,
Сөт, маеңны алып бар, бар,
Кар-р, кар-р, кар-р!
Җыеган ярмалар белән тау итәгендә тәмле ботка пешергәннәр, җырлаганнар, уйнаганнар, биегәннәр. Әйдәгез без дә ярмалар, майлар җыеп, ботка пешерик. Әйдә Шәвәли, син дә безнең белән бар. Бик күңелле булачак!
Өйдәме, түтәй,
Тизрәк бир күкәй.
Безгә бирсәң өч күкәй,
Тавыгың салыр йөз күкәй.
Май кирәк, ярма кирәк,
Карга туена бар да кирәк.
Тагын булса он чыгар,
Пешерербез без чумар.
(Балалар ярмалар җыялар)
Шәвәли: Миңа бик оят, мин аңладым, кешеләр кошлар хөрмәтенә бәйрәм ясаганнар, ә мин аларны рогаткадан атып йөрим. Мин башка беркайчан да алай эшләмәм. Гафу итегез апа, гафу итегез балалар, мин бу рогатканы тотып атам, кирәкми ул миңа.
А.б.: Балалар, без Шәвәлине гафу итик, ул кошлардан гафу үтенсен, аларга җим сипсен, кош оялары куйсын, кыш көне җимлекләр ясасын.
А.б.: Хәзер җыелган ярмалардан ботка пешерербез. Ә боткабыз пешкәнче уйнап алырбыз.
Кунаклар” уены.
Балалар, кулга - кул тотынышып, түгәрәкләнеп басалар. Уртага бер бала чыга. Кырыйдагы балалар түгәрәк буенча әйләнеп җырлыйлар:
Ямьле бәйрәм көн килде,
Чакырдык без кунаклар;
Кунакларны сыйларга,
Салдык майлы коймаклар.
Чыж - пыж итеп коймаклар
Җәелде, әй, җәелде.
Менә тагын кечкенә
Булып калды, җыелды.
Җыелды, әй, җыелды.
Аннан ары кабарды,
Кабарды, әй, кабарды.
Шиңде, юп - юка калды.
Пеште инде коймаклар,
Сыйландылар кунаклар,
Сыйландылар кунаклар.
Тордылар, баш иделәр,
Таралдылар, әй, шатлар,
Бииләр, ай - яй, шатлар.
(Кулларын як-якка җәяләр.
Кысылалар.
Кулларын югары күтәрәләр.
Чүгәлиләр.
Эчләрен сыпыралар.
Баш ияләр. Бииләр.)
А.б.: Бик күңелле булды бит. Әйдәгез тагын бер уен уйныйк.
А.б.: Без уйнаган арада боткабыз да пешеп җиткән, әйдәгез боткадан авыз итик.
Ботка ашыйлар.
Карга: Рәхмәт сезгә апалар, рәхмәт сезгә балалар. Безне шулай матур итеп, бәйрәм ясап каршы алуыгыз өчен. Сез беркайчан да Шәвәли кебек булмагыз, кошларны рәнҗетмәгез. Яз килүе белән котлыйм сезне!