Публикации воспитателей детских садов
О проекте

ООД на татарском языке " Түгәрәк һәм шакмак"

Нуриева Зульфиря Мингалиевна Нуриева Зульфиря Мингалиевна
DOCX
8
0
Предпросмотр

Тема: Түгәрәк һәм шакмак.
Максат: Төрле зурлыктагы түгәрәк һәм шакмакларны аера белергә өйрәтү;
Предметларны зурлыклары буенча төркемнәргә куя белергә өйрәтү.
Җиһазлау : ике төрле зурлыктагы түгәрәкләр һәм шакмаклар –бер төстә ,кечкенә
Һәм зур курчак , 2-зур ,1-кечкенә тартма ,поднос.
Балалар белән алдан эшләнгән эшләр: “ Лап-Лап” уенын өйрәнү.
Методик алымнар: ситуация ,сорау-җаваплар ,уен .
Төзелеше: 1.Уен моменты (Курчакларга уенчыклар).
2.Әңгәмә кору.
3.Физ.минутка “ Лап-лап “.
4.Уен.”Серле тартма”.
5.Х./уен: “Үз өеңне тап “.
6.Йомгаклау.
Эшчәнлек барышы :
Бүлмәгә зур курчак Алсу ,кечкенә курчак Гөлия керә.
Балалар карагыз әле,безгә кунаклар килгәннәр. Нәрсәләр икән болар ?
Балалар :Зур курчак ,кечкенә курчак.
Әйе балалар ,безгә кунакка зур курчак Алсу һәм кечкенә курчак Гөлия килгәннәр. Сез инде күреп торасыз,курчакларның берсе зур ,ә икенчесе кечкенә. Курчакларга күрсәтеп кайсы зур ,кайсы кечкенә булуын балалардан сорау. Ә менә безнең өстәлебездә тартмалар ,аларның эчләрендә нәрсәләр икән, ягез әле карыйк. Тартманы ачып күрсәтәм. Күрегез әле балалар нәрсәләр икән алар ?
Балалар : шакмаклар ,түгәрәкләр.
Әйе балалар ,тартмада шакмаклар һәм түгәрәкләр салынган безнең бу тартмага. Ә хәзер без аларны карап үтәрбез . Менә мин уң кулыма зур түгәрәк алдым ,ә сул кулыма кечкенә түгәрәкне алдым .Карагыз әле балалар, минем ике кулымда ике төрле зурлыктагы түгәрәкләр бар. Уң кулымда зур түгәрәк , сул кулымда кечкенә түгәрәк. ( балалардан кайсы зур, кайсы кечкенә булуын сорыйм. Тартмадан балаларга зур һәм кечкенә түгәрәкләрне алдырам . һәрберсеннән


нинди түгәрәк алганлыгын сорый барам). Менә без тартмабызда булган зур һәм кечкенә түгәрәкләрне алып бетердек .
Ә хәзер инде шакмакларны карап үтик. Менә мин уң кулыма зуо шакмакны алдым ,ә сул кулыма кечкенә шакмакны алдым . (Балалардан кайсы зур ,кайсы кечкенә шакмак булуын сорыйм .Балаларга да шакмакларны алдыра барамын ,алган берсен нинди шакмак алуын сорый барам).
Ә хәзер без сезнең белән бераз ял итеп алыйк. Физминутка “Лап-лап “.
Лап –лап ,лап-лап,
Аю килә атлап,
Чәче башы тузган,
Бөтен җире тузан.
Аюга ни булган,
Аюга ни булган.
Берни дә булмаган,
Куян туп уйнаган,
Куян тупка типкән ,
Туп очкан да киткән .
Төшкән ул чокырга ,
Чокырда чытырман.
Аю тупны күргән ,
Алып менеп биргән.
Балалар без хәзер сезнең белән бергәләп ,зур купчак –Алсуга һәм кчкенә курчак –Гөлиягә шакмакларны да ,түгәрәклрне дә бүләк итәрбез. Зур курчакка-
Зур түгәрәкләрне, зур шакмакларны ,ә кечкенә курчакка кечкенә түгәрәкләрне ,кечкенә шакмакларны бүләк итәрбез. Шакмак һәм түгәрәкләрне бергә куям ,балаларга уен формасында курчакларга аерып куйдырам, һәрбер алган шакмакмы ,түгәрәкме сорый барам , кайсы курчакка итеп биреләсен.
Балалар күрегез әле ,Алсуга нинди түгәрәкләрне , шакмакларны бүләк иттек ?
Балалар: зур шакмакларны ,зур түгәрәкләрне.
Ә Гөлиягә нинди түгәрәкләрне ,шакмакларны бүләк иттек ?
Балалар: кечкенә түгәрәкләрне .кечкенә шакмакларны.
Безнең бүләкләребезгә зур курчак та,кечкенә курчак та бик нык сөенделәр ,сезгә рәхмәт әйтәләр.
Ә хәзер без сезнең белән уен уйнап алырбыз . “Үз өеңне тап “ дигән уен уйнатамын. Балаларның кулларына зур, кайберләренә кечкенә түгәрәк һәм шакмаклар бирәмен. Музыка астында балалар йөгерешәләр ,музыка туктау белән кулларындагы кебек шакмак яисә түгәрәк куелган урындык янына киләләр. (Уен берничә мәртәбә, предметларны алмашып уйнала). Эшчәнлекне йомгаклап безгә нинди кунаклар килүен ,аларның кайсына нинди шакмак ,түгәрәк бүләк ителүен сорыймын.