Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Татарский фольклор : Колыбельные песни

Хуснутдинова Гульнар Халиловна Хуснутдинова Гульнар Халиловна
DOCX
82
1
Предпросмотр

Халык авыз иҗаты.
1. Халык авыз иҗаты турында төшенчә.
2. Халык авыз иҗаты жанрлары.
3. Кешенең җанын, рухын, моңын хис-кичереш аша чагылдыручы җыр жанры. Аның төрләре. Җырларның кеше тормышындагы әһәмияте.
Халык элек-электән белемгә омтылган. Татар халык авыз иҗаты күп гасырлар буе буыннан-буынга күчеп килгән. Нәрсә соң ул татар халык авыз иҗаты? Кемдер тарафыннан иҗат ителеп, башкалар шомарткан һәм инде иҗат итүчеләре онытылган мондый әсәрне татар халык авыз иҗаты – фольклор дип атыйлар, яки күп кешенең уртак җимеше. Фольклор (халык авыз иҗаты), термины инглиз теленнән кергән: folk (халык) һәм lore (акыл, зиһен). Аның тамырлары ерак үткәннәргә барып тоташа. Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның мәдәни байлыгын чагылдыра. Халкыбызның авыз иҗаты әсәрләре милләтнең иң кыйммәтле байлыкларының берсе. Ул әдәби һәм тарихи мирасыбызның гүзәл бер өлешен тәшкил итә. Шуңа күрә дә татар халык авыз иҗаты кебек олы мирасны читләтеп үткән, шул чишмәнең суын татымаган, аның гүзәллеге, тылсымлы көче белән илһамланмаган кеше юктыр. Авыз иҗатын халыкның күмәк акылы, сәнгатькә сәләте тудырган. Форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп, сүз сәнгате югарылыгына күтәргән.
Халыкның бай рухлы, кешеләрне гүзәл киләчәккә рухландыручы әкиятләре, киң колачлы җырлары, тирән фәлсәфи әйтемнәре, тапкыр һәм үткен мәкальләре, үзенчәлекле табышмаклары һәм башка бик күп төрле иҗат җимешләре киләчәк буынны милләт тормышын дәвам итәрлек, аны үстерергә өлеш кертерлек итеп тәрбияләүдә зур рухи чишмә, чыганак булып тора.
Татар халык авыз иҗаты әсәрләрен җыюга һәм өйрәнүгә күп көч куйган күренекле мәгърифәтче һәм галим Каюм Насыйри халыкның рухи байлыгын тәшкил иткән әсәрләрне хезмәт кешесенең талантын һәм иҗади көчен, киләчәккә булган омтылышын чагылдыручы ышанычлы чыганак дип санады. Ул иҗат җимешләрен җыеп аларны уку китапларына, җыентыкларга туплаган.
Татар халык авыз иҗаты үз эченә күп жанрларны ала: бишек җыры, әкият, табышмак, мәкаль һәм әйтем, тел көрмәкләндергеч, җыр, бәет, санамыш, уеннар, мөнәҗәт, такмак, эпос, кыйсса, легенда, дастаннар һәм башкалар.
Халык авыз иҗатын зур бер рухи йорт дип күз алдына китерсәк, әлеге йортның нигез ташын иң әһәмиятле халык авыз иҗаты әсәре - бишек җырлары тәшкил итә. Аларда аналарның теләкләре, ышанычлары, баласын рухи һәм физик яктан матур, булдыклы, игелекле, мәрхәмәтле, тәүфиклы, гадел итеп күрү өметләре чагыла.
Бармак уеннары, табигатькә, кош-кортларга, бөҗәкләргә эндәшләр, такмаклар, тел көрмәкләндергечләр, тизәйткечләр сөйләмне дөрес төзүгә ярдәм итәләр.
Татар халкы әкиятләргә дә бай халык. Әкиятләр кешенең гүзәллеген, сафлыгын, аның хыялларын чагылдыра. Аларда гыйлем алу, һөнәр өйрәнү, дуслык, үзара ярдәмләшү, батырлык кебек күркәм сыйфатлар турында сөйләнә. Шул ук вакытта кешедәге тискәре сыйфатлар: ялкаулык, саранлык, комсызлык, көнчелекләр тәнкыйть ителә. Әкиятләр аша яхшыдан яманны аерырга өйрәнәбез, шулай ук күп кенә кыйммәтле, файдалы киңәшләр, тәкъдимнәр табабыз.
Мәкаль дип телдән-телгә күчеп йөрүче, халыкның зур тормыш тәҗрибәсен туплаган дидактик эчтәлеге, кыска һәм образлы сөйләмнәргә әйтәләр. Татар халык иҗатында мәкальләр шактый зур урын алып торган, тормышта нык таралган һәм киң кулланыла торган жанр исәпләнә.
Табышмаклар – мәкальләр һәм әйтемнәр кебек үк, халыкның афористик иҗат төре. Алар, табигать дөньсындагы, халыкның тормыш, көнкүрешендәге барлык җанлы һәм җансыз әйберләрне, күренешләрне, исемен атамыйча, читләтеп сүрәтләүгә корылган, я булмаса, шаян сорау рәвешендә төзелгән, күп очракта шигъри формага салынган кечкенә күләмле халык авыз иҗаты әсәре.
Бәетләр – татар халык иҗатына хас милли жанр. Борынгы төрки халыклар иҗатында да, башка милләтләрдә дә бәетләр белән бер рәткә куярдай, аларга тәңгәл килердәй жанр юк. Халык тормышына нигезләнеп иҗат ителгән бәетләр – хезмәт ияләре иҗаты, халыкның рухи байлыгын чагылдырган сәнгать әсәрләре ул.
Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай да халык авыз иҗатына олы мәхәббәт һәм тирән хөрмәт белән карады. Аның бу карашы халык иҗаты турындагы хезмәтләрендә ачык чагыла: «Халык җырлары – безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырган иң кадерле, вә иң бәһале бер мирастыр... Белергә кирәк ки, халык җырлары – халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас, вә күгәрмәс саф, вә рәүшан көзгеседер», - диде ул «Халык әдәбияты» исемле хезмәтендә.
Алга таба, тулырак, җыр жанрына тукталып китик. Җыр – ул рухлану, җыр – ул матурлыкка соклану. Җыр кешенең юлдашы. «Җырсыз кеше – канатсыз кош» - ди халык. Безнең татар халкы борын-борынга җырга хирыс халык. Җыр халык лирикасының иң таралган төре, җыр белән көйне; үзара үрелүенә нигезләнгән, җырлап башкарыла торган шигъри-музыкаль әсәр, яки киң мәгънәдә алганда, шундый төр әсәрләрне белдерә торган жанр. Җырның төп функциясе – халыкның һәм шәхеснең рухи дөньясын, фикер һәм кичерешләрен чагылдыру. Җырлар әдәби (профессиональ) яки халык җырлары була алалар.
Функцияләренә, иҗтимагый-эстетик вазифаларына крап, татар халык җырларын дүрт төркемгә бүләләр:
1. Йола җырлары
2. Лирик җырлар
- иҗтимагый-социаль җырлар;
- көнкүреш җырлары.
3. Тарихи җырлар
4. Уен-бию җырлары.
Җыр халык тарафыннан яратып иҗат ителә. Аның кешеләр өчен юлдаш, якын иптәш, рухи юаныч, көчле тәрбия чишмәсе булуын беләбез. Халык җырлары гаҗәеп образлы. Җырларда кешенең матурлыгы ай, кояш белән тиңләнә, яшьләрнең гүзәллеге сандугач, былбыл, күгәрчен, карлыгач кебек кошларга охшатып мактала. Габдулла Тукай халык җырларын «халык күңеленең көзгесе» дип атаган. Татар халкы моңнан яралгандыр ахрысы. Шатлыгын да, сагышын да җырлар аша белдерә ул. Шуңа да , халык җырларын кадерләргә, югалтмаска, буыннан-буынга тапшырырга кирәк.
Кеше үзенең тормышында, сагыш кайгыдан арынасы, эченә сыймаган шатлыгын, куанычын белдерәсе килсә дә җырлап җибәрә. Күптән ишетелгән, күҗелендә сакланган, үзенеҗ хис-тойгыларына туры килә торган көй суза. Җыр туа, җыр яши, җырлаучысы булганда – җыр мәңгелек. Җыр ул – яшәү чарасы. Җыр ул – халыкның җаны. Кешенең туганнан алып бөтен гомере җырлар тыңлап уза. Башта бишек җырлары тыңлап үсә. Соңрак кеше тормышында уен, хезмәт һәм көнкүреш җырлары киңрәк урын алып бара. Җыр – кешенең балачагыннан алып соңгы гомеренә кадәр аерылмас юлдашы. Җыр яраткан кеше матурлыкны ярата. Ул нечкә күңелле, мәрхәмәтле була. Ә андый кеше беркайчан да начарлык эшләми.Ул кешеләрне ярата, чит җирләрдә яшәгәндә дә туган ягын сагынып яши, йомшак күңелле кешеләргә карата ярдәмчел була.
Йомгаклап шуны әйтәсе килә. Татар халкының җыр хәзинәсе үзенә күрә бер тарих ул. Анда без ерак гасырлар тавышын да, бүгенге көннәр аһәңен дә ишетәбез. Җыр безгә яшәргә ярдәм итә. Ә халык авыз иҗаты исә – ул милләтебезнең гыйлем капчыгы, тормыш дәреслеге.