Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Әбиемнең серле сандыгы

Әбиемнең серле сандыгы

Рахматуллина Лейля Ахмадулловна
Рахматуллина Лейля Ахмадулловна
DOCX
1005
28

Сезне «Әбиемнең серле сандыгы» исемле уникаль мәдәни чара белән таныштырасыбыз килә. Бу чара зурлар төркемендә балалар өчен үткәрелә һәм халкыбызның традицияләре, йолалары белән танышырга мөмкинлек бирә. Без әби-бабаларыбызның истәлекләре, гореф-гадәтләре аша татар халкының мәдәни мирасына сәяхәт итәчәкбез.

Чараның максаты – балаларда күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш уяту, традицион татар киемнәре, әйберләре һәм төшенчәләре белән таныштырып, аларның күңелләрендә мәңгелек истәлекләр калдырырга. Төрле уеннар, шигырьләр, традицион биюләр һәм мәкальләр аша без балаларны татар халкының мәдәнияте белән таныштырачакбыз.

Татар халкының мәдәнияте һәм фольклоры безнең мәдәни мирас. Без музейларда экскурсияләр уздырып, кунакларга милли киемнәр, чиккән әйберләр, самавар белән татар халык ашлары, табын инфраструктурасы таныштырып үтәбез. Чара барышында балаларга татар традициясе объектлары, әйберләре, милли аспаплар һәм башка мавыктыргыч элементлар тәкъдим ителәчәк.

Гомумән, без «Әбиемнең серле сандыгы» чарасы аша яшь буынга татар халкының мәдәниятен, йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм күңел байлыгын тапшырып, киләчәк буынны саклап калуны максат итеп куябыз. Әйдәгез, без белән бергәләп бу сурәтле дөньяга кереп, күңел ачарга, өйрәнергә һәм рухландырырга булдырырбыз!

Предпросмотр

Әбиемнең серле сандыгы.
Зурлар төркемендә күңел ачу чарасы.
Бәйрәмнең максаты:
Күңел ачу чараларында актив катнашырга омтылыш формалаштыру. Халкыбызның гореф-гадәтләрен, буыннан-буынга истәлек булып калган әйберләрнең исемнәрен (бала итәкле күлмәк, алъяпкыч, камзул, түбәтәй, калфак) хәтерләрендә калдыру. Шигырь һәм уеннар аша балаларны татар халкының үткәне белән таныштыруны дәвам итү. Нәфасәти зәвыкларын үстерү, әйләнә-тирәдәге предметларны бәяли белергә өйрәтү.
Татар халкына, фольклорына мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эшләр:
Музейга экскурсиягә бару; сандык һәм андагы әйберләр белән танышу; шигырьләр, уеннар, биюләр, мәкальләр өйрәнү.
Материал:
Өй күренеше, чиккән әйберләр, каба, сандык, өстәлдә самавар, татар халык ашлары.
Чара барышы:
Алып баручы берничә бала белән (балалар татар киемнәреннән) залга керә. (Башка балалар алдан кереп утыралар).
А.б: Исәнмесез,хәерле көн, кадерле балалар,хөрмәтле кунаклар!Без буген сезнең белән үткән көннәргә,әби-бабаларыбызның яшь вакытларына сәяхәткә барырбыз.Бүгенге бәйрәмебезнең исеме дә “Әбиемнең серле сандыгы” дип атала.


Әбиемнең серле сандыгы!
Нинди серләр саклый икән ул?
Гомер буе җыйган хәзинәме,
Әллә инде күңел бизәгеме.
Нинди серләр саклый икән ул?


Әбиемнең күңел сандыгын
Бер ачасы иде,ачасы....
Әби-бабам белгән йолаларны,
Халкыбызның күңел җәүһәрләрен
Бер ачасы иде,ачасы.


Әбиемнең серле сандыгы
Кызыктыра безне күптәннән
Ач әбием,безгә күңелеңне,
Яшь буынга мирас булып калсын,
Бер хәзинә калсын үткәннән.


А.б:-Балалар,әйдәгез,без сезнең белән бүген авылгга, Миңлеҗамал әби янына барып кайтабыз.Хәлен дә белербез,әзерләгән бүләгебезне дә тапшырырбыз.Барасыгыз киләме?(....) Балалар,ә безнең барасы җиребез бик ерак.Бәлки нинди дә булса транспорт белән барырбыз? (Балалар җаваплары) Ә менә безнең әби-бабаларыбыз элекке заманнарда,ерак җирләргә ат белән барганнар.Атны матур итеп бизәгәннәр, муенына кыңгыраулар тагып, дагасын чиккән сөлгеләр белән ураганнар..Әйдәгез,без дә бүген авылга атка утырып кайтыйк.Гармунны да үзебез белән алыйк,күңеллерәк булыр.


Әйдә Ильяс ,сыздыр тальяныңны
Җилкендереп күңел кылларын
Ешрак менсен тальян сәхнәләргә,
Онытылмасын аның моңнары!


(Әкрен генә тальян гармун тавышы яңгырый)


А.б: -Менә килеп тә җиттек. Балалар, карагыз әле, авыл өйләре нинди матур. Халкыбыз элек-электән матур итеп йортларын бизәгән. Шакып карыйк әле. Өйдә кеше бармы? Керергә мөмкинме? (Шакыйлар. Эндәшүче юк. Тагын шакыйлар.)
Әби: -Бәрәкәт, балалар килгән икән бит.


Алия:
Исәнмесез-саумысыз,
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый, шакый арып беттек,
Нигә каршы алмыйсыз?
(Алып баручы кул биреп әби белән исәнләшә.)
А.б: Исәнме Миңлеҗамал әби. Исән-сау гына яшәп ятасыңмы?
Әби:Аллага шөкер, кызым, рәхмәт! Керегез, керегез, түрдән узыгыз! (Балалар кереп урындыкларга утыралар)
А.б: Балалар, әйдәгез без әбигә җыр җырлап күрсәтик. (“Әбием күзлек кия” җыры җырлана)
Балалар, бу безнең әбинең өе. Бу өйнең бизәкләрендә күңел нуры, җитез кулларның осталыгы күренә. Балалар карагыз әле, өйнең түрендә ямь биреп сандык тора.


Әдилә:
Әбиемнең сандыгында
Сакланмый ниләр генә.
Әйдәгез сорыйк үзеннән
Ачып күрсәтсен безгә.
Әби: -Әйе, сандыкта халкыбызның буыннан-буынга тапшырылган күңел байлыгы саклана. Минем сандык гади сандык кына түгел бит, тылсымлы сандык, анда минем бабагыз белән яшь чагым  саклана. Ул сандыкны болай гына ачып булмый әле. Сез мәкальләр беләсезме соң? Мин сезгә татар халык мәкальләренең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтерсез.

  • Кем эшләми, шул (ашамый).

  • Тырышкан табар, ташка (кадак кагар).

  • Калган эшкә кар (ява).

  • Егет кешегә җитмеш төрле (һөнәр дә аз).

Әби: Булдырдыгыз балалар, бик күп беләсез икән сез. Менә хәзер сандыкны ачарга була инде.
(Кулъяулык ала) Менә без кызлар белән аулак өйдә кич утырып егетләргә бүләк итәргә кулъяулык чигә идек.
Кулъяулык белән “Яшерәм яулык” уены да уйный идек. Әйдәгез сезгә дә ул уенны өйрәтәм.
Балалар түгәрәк ясап басалар. Кулларын артка куялар. Санамыш ярдәмендә яулык салучы билгеләнә. Аның кулында кулъяулык. Ул түгәрәктән чыгып йөгереп йөри һәм балалар шигырь сөйләп бетергәнче бер баланың кулына кулъяулыкны салып китә.
Кулъяулыгым яшел, яшел,
Яшел чирәм астында.
Сиздермичә ташлап китәм
Бер иптәшем артына.
 Сүзләр әйтелеп бетүгә кулъяулыклы бала уртага сикереп чыга һәм салучы белән җитәкләшеп әйләнәләр.
А.б: Рәхмәт, Миңлеҗамал әби, бик күңелле уен булды. Тагын сандыгыңда ниләр бар соң?
(Әби сандыгыннан күлмәк чыгара.)
Әби: Бу минем туй күлмәгем, бабагызга кияүгә чыкканда кигән күлмәгем. Бу күлмәк минем өчен зур истәлек.
Алсу:
Матур изү бизәп тора
Күлмәгенең күкрәген.
Диңгез суы кебек тора,
Дулкынланып итәге.
Балалар, карагыз әле Миңлеҗамал әби яшь чагында ничек матур киенгән. Әйе, татар-хатын кызлары милли киеменә –аска киңәеп киткән бала итәкле күлмәк, озын камкул керә. Миңлеҗамал әби, ә синең алъяпкычың бармы?
Әби: (Балаларга алъяпкычын күрсәтеп) – Әйе бар, карагыз әле ул нинди матур, мин аны үзем кичләрен кызлар белән чигеп утырдым. (Әби калфак чыгара.)
Әби: Балалар, кайсыгыз белә, бу нәрсә?
Балалар: Калфак.
Әби: Ә калфакны кемнәр кия?
Балалар:Әниләр, әбиләр, кызлар, апалар.
А.б: Әйе, хатын-кызларның өс-баш киеменең төп бизәге булып чигүле калфак тора, менә безнең кызларыбыз да сиңа кунакка килгәндә матур калфак киеп килделәр.
Әмилә:
Дәү әнием энҗе калфак
Бүләк итте үземә.
Энҗе калфак бигрәк матур,
Бик килешә йөземә.
А.б: Менә безнең матур калфак кигән кызларыбыз хәзер бик матур итеп биеп тә күрсәтерләр.(Татар халык биюе башкарыла)
А.б: Миңлеҗамал әби, сезнең киемнәрегез кызлар өчен генә мени?
Әби: Нишләп? Бу түбәтәй ошамыймени?  (Әби түбәтәй күрсәтә.)
А.б: Нинди осталык белән чигелгән бизәк.
Әби: Түбәтәйне кемнәр кия, балалар?
Балалар: Абыйлар, бабайлар, малайлар.
А.б: Әйе, бик дөрес.
Кәрим:
Бигрәк матур түбәтәе
Энҗе бөртекләр белән
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.
А.б: Миңлеҗамал әби, безнең балалар татар халкының “Капкалы” уенынбик яратып уйныйлар. Әйдә бергәләп уйныйк.
Балалар парлашып җитәкләшеп зур түгәрәк ясап басалар. Парлар җитәкләшкән килеш кулларын өскә күтәреп капка ясап торалар. Көй башлануга арадан бер пар үзе теләгән капкага керә, алар урынына баса, әлеге пар икенче капкага бара. Уен ачык капкалар беткәнче дәвам итә.
Әби: - Рәхмәт, балалар миңа яшь чагымны искә төшердегез, без дә шулай күңелле итеп уйный идек.
(Сандыктан чиккән сөлге чыгара)
Ә менә бу сөлге бабагызга сабантуй  бүләге.
Ильяс:
Сөртенсәң – сөлге кирәк,
Көрәшсәң – сөлге кирәк.
Батырларга сабантуйда
Бирелгән сөлге бүләк.
Әби:Тагын без бәйрәмнәрдә матур итеп чигеп ясалган читек кия идек.
А.б:Бизәк төшкән итекләрне
Читекләр дип йөртәләр.
Аларны татар кызлары,
Бәйрәмнәрдә кигәннәр.
А.б: Әйе, чын матурлык һәркемне сөендерә. Нинди матур бизәкле читекләр. Миңлеҗамал әби, безнең булган, батыр малайларыбыз да матур итеп татарча бии беләләр. Әйдәгез биеп күрсәтик әле. (Малайлар биюе).
Әби:Ай, булдырасыз икән сез! Ә без биегәндә чабата киеп бии идек. Чабатаның нәрсә икәнен беләсезме соң сез. Менә ул! Без үскәндә сезнеке кебек матур аяк киемнәре юк иде. Әтиләр безгә шундый чабата үреп бирә иде. Яз, көз көннәрендә аякка су үтмәсенгә астына агачтан шакмак кагалар иде.
А.б.:Миңҗамал әби, ә нигә синең сандыгың кырыенда көянтә тора соң?
Әби:И, балалар, бик кадерле бүләк шул ул. Бабагыз кияү бүләге итеп ярминкәдән алып кайтты аны. Килен булып төшкәч, шул көянтә - чиләкләрне алып, чишмәгә су юлы күрсәтергә алып төштеләр. Элек бит суны җырлый-җырлый чишмәдән алып кайта идек. Хәзер сагынып сөйләргә генә калды инде ул чакларны. Эх, бер яшьлектә, бер картлыкта, әйдәгез мин дә биеп җибәрим әле! (Әби белән көянтә белән бии).
А.б: Рәхмәт, Миңлеҗамал әби, бик матур биедең. Яшь кызлар бер якта торсын! Сандыгыңның байлыгын күрсәткән өчен дә рәхмәт үзеңә, синдә күңел ачып, халкыбызның милли сәнгате белән якыннан таныштык. Балалар, әйдәгез Миңлеҗамал әбигә рәхмәт әйтәбез.
Балалар: Рәхмәт, Миңлеҗамал әби!
А.б: Миңлеҗамал әби, без сезгә буш кул белән килмәдек. Бу кулъяулыкларны балалар үзләре бизәде.
Әби: Нинди матур булган, рәхмәт сезгә балалар! Минем дә сезгә күчтәнәчем бар. (Коймак бирә.)
Балалар: -Рәхмәт! Саубул, Миңлеҗамал әби.
Әби: Сау булыгыз балалар!
А.б.:Менә балалар, без әбинең серле сандыгын карап,үткәннәргә барып кайттык. Ягез, нәрсәләр турында сөйләштек,сезнең күңелләрегезгә нәрсәләр бик ошады?


Хәтерләүдән курыкмагыз сез!
Үткәнегезне онытмагыз сез.
Белегез сез ерак бабаларның,
Ничек итеп көн иткәнен..
Ни иккәнен,ни чиккәнен,
Нинди җырлар,нинди моңнар
Безгә калдырып киткәнен.


Шуның белән әбиемнең серле сандыгы аша үткәннәргә сәяхәтебез тәмам.Сезнең дә күңел сандыкларыгыз саекмасын,һәрчак тулыланып,баеп торсын!Сау булыгыз!