Минем гаиләм: балачактан гаилә кыйммәтләренә өйрәтү проекты
Проект «Минем гаиләм» балаларда үз гаиләләрен кабул итү, дуслык, хөрмәт һәм кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү максатыннан төзелгән. Отчетта проектта катнашучылар, этаплар һәм көтелгән нәтиҗәләр турында мәгълүмат бирелә. Проект өч ай дәвамында оештырыла һәм балаларны, ата-аналарны һәм тәрбиячеләрне берләштерә.
Проектта балаларга гаилә әгъзалары, аларның тормышы, хезмәте һәм гаилә мөнәсәбәтләре турында аңлату, шул ук вакытта балаларның үз нәселләре белән танышуы да максат булып тора. Әхлакый тәрбияне үстерергә, тарихи һәм мәдәни кыйммәтләрне ныгытыларга, балаларга киләчәк өчен нәсел традицияләрен алып барырга ярдәм итә. Әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар проектта актив катнашып, балаларның белемнәрен һәрьяклап формалаштыралар.
Проект барышында интерaktive уеннар, рәсемнәр бәйгеләре, ярышлар, әңгәмәләр үткәрү һәм гаилә традицияләрен өйрәнү кебек эшчәнлекләр оештырыла. Балаларга «Шәҗәрә» турында янә дә күбрәк мәгълүмат бирелә, гаиләләр кызу кызыксыну белән катнаша. Шулай итеп, проект аерым балаларның эмоциональ һәм интелектуаль үсешенә өлеш кертә.
Нәтиҗәдә, проект «Минем гаиләм» балаларны үз тарихын өйрәнергә, гаиләләренә ихтирам белән карарга, шушы хисләрне үз киләчәгендә дә дәвам итәргә өйрәтә. Гаилә кыйммәтләрен ныгыту һәм консолидировать итү, балаларның тәрбиясендә олы роль уйный. Проектның төп концепциясе – балаларның үз гаиләләрен ярату, хөрмәт итү һәм яшәргә өйрәнү.
"Минем гаиләм"
(Зурлар төркеме)
Проект төре: танып – белү эшчәнлеге.
Вакыты: өч ай.
Проектның максаты: "Шәҗәрә" турында аңлатма бирү һәм нәселне тирәнтен өйрәтү.
Бурычлар.
Гаиләгә карата кайгыртучанлык тәрбияләү.
Гаилә турында күзаллауларын киңәйтү.
Нәсел һәм гаилә әъзалары белән таныштыруны системалаштыру.
Катнашучылар: балалар, гаилә әгъзалары, тәрбияче, бакча хезмәткәрләре
Проектны тормышка ашыру этаплары.
I – әзерлек этабы.
Проектның темасын уйлау.
Аның максатын язу.
Балалар һәм әти әниләр өчен чаралар билгеләү.
Анкета үткәрү.
Гаилә клубы утырышы уздыру.
II – төп этап.
Рәсемнәр бәйгесе оештыру.
Матур әдәбият белән танышу.
Нәсел турында материаллар туплау.
Автобиографик хикәяләр язу.
Экскурсиягә бару.
Театраль эшчәнлектә катнашу.
Төрле күргәзмәләр оештыру.
Әңгәмәләр үткәрү.
Очрашулар үткәрү.
Бәйгеләр оештыру.
Бәйрәмнәр уздыру.
Ярминкә үткәрү.
Практик - гамәли эшчәнлек күрсәтү.
"Шәҗәрә" сүен ачыклау.
III – йомгаклау этабы.
Бәйгеләргә һәм күргәзмәләргә нәтиҗәләр ясау.
Бәйрәм кичәсе үткәрү.
Шәҗәрәләрне туплау.
Проект буенча перспектив – тематик план. "Минем гаиләм"
№ | Эшчәнлек тәртибе | Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге | Балаларның мөстәкыль эшчәнлеге | Ата-аналар белән балаларның бердәм эшчәнлеге |
1 | Анкета "Үз нәселенне беләсенме?" | "Нәсел" сүзен аңлату, әңгәмә үткәрү. | Рәсемнәр ясау. | Нәсел турында материаллар туплау анкета тутыру. |
2 | Гаилә клубы утырышы "Гаилә һәм балалар бакчасы – бердәм йорт". | Шигырьләр, җырлар өйрәнү. | - | Эзлекле уен үткәрү "Нәрсә яхшы, нәрсә начар". |
3 | Рәсемнәр бәйгесе "Минем гаилә". | Рәсем ясау алымнарын ныгыту. | Рәсем буенча хикәя төзү. | Рәсем ясарга булышу. |
4 | Матур әдәбият белән танышу. | Г.Тукайның "Минем гаилә", "Туган тел" шигырьләрен яттан өйрәнү. | Шигырьләр сөйләү. | Шигырьләрне өйрәнүдә ярдәм итү. |
5 | Нәсел турында материаллар туплау. | Хикәя төзү "Бертуган, туганнан туган абый - апа". | Дидактик уен уйнау "Безнең гаилә". | Язма материал әзерләү "Туганыңны беләсеңме?" |
6 | Автобиографик хикәя "Мин гаиләмне яхшы беләм". | Шигырь өйрәнү "Минем гаилә". | Рәсемнәр ясау. | Автобиографик хикәя төзү. |
7 | Театральэшчәнлек "Әкиятләр илендә". | "Өч кыз" әкиятен сәхнәләштерү. | Сюжетлы-рольле уен "Гаилә" | Киемнәр битлекләр әзерләү. |
8 | Спорт – күңел ачу бәйрәме "Әти – әни, әби – бабай һәм мин- сәламәт гаилә" | Уеннар өчен атрибутлар әзерләү. | Балалар эстафетасында катнашу | Гомуми эстафетада катнашу. |
9 | Фотосүрәтләр күргәзмәсе "Әбием дә әнием дә кечкенә булган". | Әңгәмә үткәрү "Минем әбием һәм әнием". | Рәсемнәр ясау. | Фотосүрәтләр алып килү. |
10 | Түгәрәк өстәл "Тату гаиләләр". | Ә.Фәйзинең "Бал корты" шигырен уку. | Шигырьләр сөйләү. | Тәҗрибә уртаклашу. |
11 | Гаиләләр арасында иҗади бәйге "Безнең гореф - гадәтләр". | "Безнең гореф - гадәтләр" белән танышу. | Дидактик уен: "Курчакны киендер". | "Бәби туе", "Карга боткасы" бәйрәмнәреннән өзекләр күрсәтү. |
12 | Күргәзмә "Безнең гаилә гербы". | Альбомнар, рәсемнәр карау. | Рәсемнәр ясау. | Төрле материалдан геблар ясау. |
13 | "Шәҗәрә" сүзен ачыклау. | Схемалар карау, танышу. | - | "Шәҗәрә" сүзенең мәгънәсен ачыклау. |
14 | Практик – гамәли эшчәнлек (кисеп ябыштыру) "Кулъяулык бизәү." | Татар халык орнаментлары белән танышу. | Татар халык орнаментларын кулланып кулъяулык бизәү. | Чиккән кулъяулыклар алып килү. |
15 | Фотосурәтләр күргәзмәсе "Бабаем да, әтием дә кечкенә булган". | Әңгәмә үткәрү "Минем бабаем һәм әтием". | Рәсемнәр ясау. | Фотосурәтләр әзерләү. |
16 | Әбиләр белән очрашу "Оныгыма әйтер сүзем бар..." | Чакыру билетлары ясау. | Әби турында әкият уйлап чыгару. | Әбиләргә бүләк әзерләү. |
17 | Иҗади эш: "Нәсел агачы". | Схемалар карау, танышу. | Рәсемнәр ясау. | "Нәсел агачы ясау". |
18 | Ярминкә "Татар халык ашлары". | Тозлы камыр белән эшләү. | Дидактик уен: "Тылсымлы камыр". | Ярминкә өчен татар халык ашлары пешерү. |
19 | Шәҗәрәләрне туплау. | Күргәзмә оеәтыру. | - | Шәҗәрәләрне алып килү. |
Көтелгән нәтиҗәләр: Нәсел һәм гаилә әгъзалары турында белү. Гаиләгә карата кайгыртучан булу. "Шәҗәрә" турында аңлау.
Проетны тәкъдим итү.
«Минем гаиләм»
(Зурлар төркемендә ачык дәрес)
Максат:Балаларда гаиләләрендә яшәүчеләргә әби – бабайга, әти – әнигә, абыйга, апага, апайларга карата ихтирам, ярату хисләре тәрбияләү. Олыларның хезмәтен хөрмәтләргә, аларны борчымаска, аларга һәрвакыт булышырга кирәклеген аңлату. Гаиләдәгеләргә ягымлы сүзләр белән эндәшергә өйрәтү. Нәсел агачы, (шәҗәрә агачы) белән таныштыру, аның бар нәрсәдән дә олы, изге, кадерле булуын аңлату.
Дәрес барышы:
-Балалар, бүген бездә кунак апалар бар, без инде алар белән исәнләштек, таныштык, әйдәгез әле апаларга карап бер елмаек әле, ә хәзер бер – беребезгә елмаегыз.
Елмай әле, син елмайсаң,
Яратыр олы – кече,
Дөньяда иң матур кеше
Елмайган көлгән кеше.
- Менә булды, рәхәт булып китте әйе бит балалар, күңелләр күтәрелеп, йөзләребез ачылып китте. (Ә хәзер балалар урыннарга утырдык).
- Балалар, әйтегез әле хәзер тышта кайсы вакыт?
- Әйе, кыш. Кыш дибез дә , инде кыш айлары бетәргә санаулы гына көннәр калып килә. Февраль ае кышның соңгы ае бит балалар әеме. Менә шушы кышның соңгы аенда, ел саен 23 Февраль көнне әтиләр бәйрәмен, Совет армиясе көнен билгеләп үтәбез без. Бу көнне бабайларыбызны, әтиләребезне, абыйларыбызны, энеләребезне бәйрәм белән котлыйбыз, аларга бүләкләр әзерлибез әеме?
Ә менә кыштан соң нинди ел фасылы килә? Әйе , яз айларына кереп китәбез. Язның беренче ае март башында ук 8 Март әниләр бәйрәмен билгеләп үтәбез. Бу юлы инде әбиләребезне, әниләребезне, апаларыбызны, кечкенә сеңелләребезне бәйрәм белән котлыйбыз, аларга бүләкләр әзерлибез әеме?
Балалар, әйдәгез әле менә шушы ике матур, күркәм бәйрәм алдыннан үзебезнең иң кадерле кешеләребез турында сөйләшик бүген. Бүгенге дәреснең темасы «Минем гаиләм» диеп аталыр. Мин сезнең гаиләләрегезгә йөреп һәрберегезнең гаиләсендә яшәгән якыннарыгызны карточкага төшердем шулай бит. Менә хәзер без сезнең һәрберегезнең гаиләсен аерым аерым экранда күрсәтәчәкбез. Ә сез билгеле бер тәртиптә, план буенча безне үзегезнең гаиләгез белән таныштырырсыз. Бу сезгә өй эше итеп бирелгән иде әйе бит.
План:
Бу минем әтием, әтием Фирдәвис исемле. Ул еракта Себердә эшли.
Монысы минем әнием Рада исемле. Әнием магазинда сатучы булып эшли. Менә монда ул безгә тәмле коймаклар пешергән чагы.
Бусы минем абыем Айнур компьютер каршында утыра. Ул Бөгелмә шәһәрендә техникумда укый.
Ә монысы мин. Минем исемем Айрат. Мин китап укып утырам.
Ә бусы минем апаем Йосыф. Ул монда уенчыклар белән уйнап утыра.
Безнең гаиләдә биш кеше яши. Мин үз гаиләмне бик яратам. Әти – әниемә өй эшләрендә булышам. (Шулай итеп һәр баланың сөйләме тыңлана).
Булдырдыгыз балалар. Менә без сезнең белән һәркайсыбызның гаиләсе белән таныштык. Әби – бабай, әти – әни, апа – абый, энекәшләрнең исемнәрен, кайда эшләүләрен белдек, һәмдә сез һәркайсыгыз үз гаилә кешеләрен бик яратуын аңладык.
Өлкән буын! Әбиләр! Бабайлар! Безнең аларга хөрмәтебез чиксез зур! Инде әби – бабайларыбыз күбебезнеке пенсиядә шулай бит балалар. Алар тырышып, авырлыклар күреп, сынмыйча, сыгылмыйча сезнең әти – әниләрегезне үстергәннәр, зур тормыш юлына аяк бастырганнар, бүгенге көндә сезнең гаиләгә ярдәм итеп яшиләр, сезне оныкларын тәрбияләшәләр, сезгә матур киемнәр, уенчыклар, тәмле әйберләр алалар, аларга кунакка килсәгез якты йөз белән каршы алалар, матур теләкләр теләп озатып калалар. Әби – бабайларыгызны хөрмәт итәргә, кадерләргә кирәк. Аларны борчымаска, хәлләрен белешеп торыгыз, бәйрәмнәрдә үз кулларыгыз белән бүләкләр ясагыз,өйрәнгән шигырьләрне, җырларны җырлап бәйрәм белән котлагыз.
Ә инде әти –әнигә килгәндә алар белән без көндә бергә шулай бит. Әти –әни эштә, эштән кайткач ашарга пешерү, тыштагы эшләр барысы әти – әни өстендә. Кулыбыздан килгәнчә без аларга булышырга, апайларыбызны карашырга, өйдә тәртип, тынычлык, булдырырга тиешбез. Гаиләдә кешеләр бер –берсен кайгыртып яшәргә, бер – берсенә таяныч булырга тиеш. Гаиләдә һәркем үзенең урынын, бурыч вазыйфасын төгәл белергә һәм аңларга тиеш.
Әйдәгез әле кадерлеләребезгә аталган шигырьләрне сөйләп китик. Шигырьләр аша без аларны ничек яратканыбызны күрсәтик.
Әти булганда рәхәт.
Әтиемнең алтын куллары
Көрәп куя карлы юлларны
Ул булганда җылы өебез,
Ул булганда җырлап йөрибез.
Әтиемнең алтын куллары
Җәйләрендә чаба печәнен
Ул булганда, безнең табыннар
Көтеп тора сыйлар пешкәнен.
Әнием
Син әнием, минем өчен
Бу дөньяда бер генә
Елмайганда йөзләреңнән
Бар өйгә нур бөркелә.
"Өебезнең кояшы"
Бәлки, минем әбине
Сез дә белә торгансыз?
Әбиемне «Әби» диеп
Әйтүе дә уңайсыз.
Минем әби яшь әле,
Минем әби чип – чибәр.
Әбине күргән кешеләр:
«Кызлар кебек син» диләр.
Кояштай балкып тора
Әбиемнең карашы
Ничек кенә әбием күк
Җылы, якты буласы?!
Балалар, булдырдыгыз рәхмәт. Ата- аналарны зурлау, хөрмәт итү, тыңлау, ярдәм итү, аларга яхшылык теләү үзеңә дә киләчәктә бары яхшылык булып кайтачак.
Балалар, менә сезнең үз гаиләләрегез турында сөйләгәннәрегез тыңланылды. Ләкин, миңа бик ошап бетмәде бит әле сезнең сөйләүләрегез. Кадерлеләребезне тагын да яратып икенче төрлерәк итеп әйтсәк сөйләмебез тагын да матур, ягымлы, йомшак, җылы килеп чыгар иде.
Әйтик: Әнигә – әнием; әтигә – әтием; әбигә – дәү әнием, әбием, әбекәем, әбекәй; бабайга – дәү әтием, бабаем, бабакаем; абыйга – абыем; апага – апам, энекәшкә - энем; сеңлекәш, сеңлем.
Әйдәгез әле, «Ромашка» уены уйнап алыйк. Чәчәкнең һәр таҗында сорау бар, сез шул сорауларга тулы җөмлә белән матур, ягымлы сүзләр кулланып җавап бирергә тиеш буласыз.
«Ромашка» уены
Сораулар:
-) Рената, акыллым – сиңа бу матур киемнәрне кем алды?
-) Х. Ислам, улым – синең чәчеңне матур итеп кем кисте?
-) Ислам, син детсадка кем белән килдең?
-) Ильяс, сезнең гаиләдә тәмле кабартма, коймакларны кем пешерә?
-) Айрат, улым – сезнең гаиләдә синнән кече тагын кем бар?
-) Рәзилә, матурым чәчләреңне кем матур итеп үрде?
Зәйнәп, кызым – сезнең гаиләдә сиңа шигырьләрне кем ятлата?
-) Айнар улым, әтиеңнең әтисе сиңа кем була?
-) Инзилә кызым, синең әниең яңа гына бәбәй алып кайтты, ул кем исемле, ул сиңа кем була?(сеңлем Алсу).
Булдырдыгыз балалар. Җөмләләрне тулы итеп матур, тәмле сүзләр кулланып җавап бирдегез. Бу сүзләрне онытмагыз, киләчәктә гаиләгездә якыннарыгызга ешрак әйтегез!
Ә хәзер «Өйдә» дигән уен уйнарбыз.
Ике йөзләре ясалмаган портрет бирелә. Берсе әни. Икенчесе әти портреты. Балалар ике төркемгә бүленә. Бер төркем әниләрнең икенче төркем әтиләрнең хис тойгыларың белдереп аларның йөзләрен сүрәтли. «Кемгә – нәрсә, яки нәрсә кирәклеген сайлап ал».
Өстәл өстендә алдан әзерләп куелган әйберләр арасыннан 1 команда әни, икенче команда әти куллана торган әйберләрне аерып куялар. Шуннан өйдә кем нәрсә белән шөгыльләнгәне ачыклана.
Әйберләр: миски, ыклау, чүкеч, кадак, прищепка, йомгак, бизәнү әйберләре, духи, одеколон, утюг, чашка, тарелка, шашка, калак, домино, газета, пласкогупцы һәм башкалар.
Балалар, карагыз әле бу нәрсә?
-Агач.
- Дөрес, бу агач. Ләкин ул бераз сәеррәк әеме? Карагыз әле, монда фотолар эленгән. Бу балалар минем гаиләмнең «Шәҗәрә агачы» нәсел агачы. Монда минем якын туганнарымның карточкалары эленгән. Тыңлагыз әле: кешегә исем бер генә мәртәбә бирелә һәм ул гомерлек юлдашка әверелә. Фамилиягә килгәндә гаиләдәге барлык кешеләр әти, әтинең әтисе фамилиясе белән йөрергә тиешләр. Гаиләдә фамилия бар нәрсәдән дә изге, кадерле, күңелгә газиз булырга тиеш. Без үз фамилиябе белән горурланырга тиешбез, беркайчан да аңа тап төшерергә тиеш түгелбез. Сезнең фамилиягезгә карап сезне Галаевлар нәселе дип йөртәләр (бер балага төртеп күрсәтеп).
Менә бу агач Закиров Мөнир абыегызның гаиләсенең нәсел агачы. Закировлар нәсел агачы. Гаиләбездә олы хөрмәткә лаек кешеләр – әби – бабайларыбыз нәсел агачында өченче буынны билгелиләр. Без сезнең белән ата – бабаларыбызның дәвамчысы. Һәрбер кеше үз яшәү гомерендә 7 буын туганнарын белергә тиеш. Менә без сезнең белән хәзер сезнең гаиләләрегезнең нәсел агачын ясарбыз. (балаларга агач рәсеме ясалган паннолар таратыла, гаиләдә яшәүчеләрнең карточкалары бирелә, шуларны түгәрәкләп кисеп алып агачның ботакларына ябыштырыла).
Менә бу сезнең һәркайсыгызның гаилә нәсел агачы, «Шәҗәрә агачы». Өегезгә алып кайтып әти – әниләрегезгә, әби – бабайларыгызга күрсәтегез.Әби бабайларыгызның әти – әниләре турында сораштырыгыз, исемнәрен сорагыз.
Балалар без бүген «Минем гаиләм» дигән тема астында дәрес үткәрдек. Гаилә... Нинди изге, һәркемнең йөрәгенә якын бу сүз. Һәр кешегә үз гаиләсе якын. Без һәрберебез үз гаиләбез белән горурланып яшәргә тиешбез. Ныклы, дус,тату, тырыш гаиләгә бәхет үзе килә!