Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Габдулла Тукай – милләтебезнең йөзек кашы

Габдулла Тукай – милләтебезнең йөзек кашы

Закирова Лайла Суфияновна
Закирова Лайла Суфияновна
DOCX
151
0

Габдулла Тукай – татар халкының иң олуг шагыйрьләренең бере. Аның иҗаты балалар арасында әхлак тәрбиясе бирүдә һәм матурлыкка, милли горурлыкка рухлануда зур роль уйный. Укучыларның Тукай әсәрләре аша дөньяга карашлары, хәтта иҗади сәләтләре формалаша. Проектның максаты балаларда шагыйрьгә ихтирам тәрбияләү, аның язмышы, иҗаты белән таныштыру һәм нәниләрнең бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү. Тукайның әкиятләре һәм шигырьләре аларда һәрвакыт кызыксыну уята.

Балалар белән эшләгәндә, проектта этаплар, бурычлар, күңелле уеннар һәм сәнгатьле сөйләү күнекмәләре кулланыла. Мәсәлән, «Син Тукайны беләсеңме?» дигән әңгәмә, аның әкиятләре буенча рәсем ясау, «Шаян песи» шигырен уку, балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлтелгән. Проект барышында балалар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында күп кенә кызыклы мәгълүмат алалар. Алар Тукай геройларының әхлакый кыйммәтләрен аңлап, үзләренең иҗат продуктларын тәкъдим итәләр.

Проект барышында балаларда Г. Тукайның әсәрләренә булган кызыксыну арта. Әти-әниләр белән тыгыз элемтә булдырыла, бу исә балаларның иҗади эшчәнлеген арттыра, аларны рухи дөньяны баетуга этәрә. Тукайның эзлекле берләшмәсен бала һәрвакыт үз эчендә тота, ә аны танып белү – безнең бурычыбыз. Проект кичәсендә Габдулла Тукайны танып белгән, аның иҗатына мәхәббәт тоеп үскән балалар, аның шигырьләренең җырлашу һәм уйнау элемтәсен куйып, милли горурлык хисләре белән баетыла. Проекттан соң балалар Тукай иҗатын үз иткән, аның белән горурланган булырлар.

Предпросмотр

Габдулла Тукай – милләтебезнең йөзек кашы.
(Зурлар төркеме өчен)


  1. Максаты: балаларда бөек шагыйребез Г. Тукай иҗатына ихтирам, кызыксыну тәрбияләү.

  2. Бурычлар:

а) Балаларга Г. Тукай әкиятләре аша әхлак тәрбиясе бирү.
б) Балаларның бәйләнешле сөйләмен, сәхнә осталыкларын үстерү.
в) Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен арттыру.
3. Проектның төре – иҗади.
4. Проектның дәвамлылыгы – 1 ай.
5. Проектның этаплары:
Әзерлек этабы:

  • Проектның темасын уйлау, максат кую, бурычларын билгеләү.

  • Проектның перспектив планын төзү.

  • Кирәкле мөхит булдыру.

  • Проектның планы белән әти – әниләрне таныштыру.

  • Планны раслау.

Перспектив – тематик план. " Габдулла Тукай – милләтебезнең йөзек кашы "


Эшчәнлек тәртибе

Тәрбияче белән балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыль эшчәнлеге

Ата-аналар белән балаларның бердәм эшчәнлеге

1

Әңгәмә "Син Тукайны беләсеңме?"

Сорауларга җаваплар; портретын карау

Г.Тукай әкиятләрен ата. Дидактик уен "Бу кайсы әкият?"

Әти–әниләргә анкеталар тарату

2

Уку "Шаян песи"

Эчтәлек буенча сорауларга җавап; үстерешле диалог

Шигырьнең иң охшаган җирен тап; уен "Йомгакны тот"

Шигырьэчтәлеге буенча рәсем ясап килү

3

Җыр өйрәнү "И туган тел"

Җыр эчтәлеген аңлату; сорауларга җавап; җырларга өйрәтү

Сүзләрне аңлаешлы, матур итеп җырлау

Җырның фонограммасын яздырып алып килү

4

Уку "Кәҗә белән сарык" әкияте

Әкият эчтәлеге буенча сорауларга җавап; үстерешле диалог

Әкиятнең иң кызык җирен тап; әкият геройларын рәсемдә күрсәт

"Кәҗә белән сарык" әкияте буенча маскалар ясау

5

Китап күргәзмәсе оештыру

Күргәзмәдәге китапларның исемнәрен атау; балаларның теләге буенча уку; нинди китаплар юклыгын ачыклау

Китапларны карау; иң кызыклысын, иң ошаганын атау; эчтәлеген сөйләү, яттан сөйләү

Өйдәге китапханәдән китаплар алып килү

6

Эчтәлеген сөйләү,Г.Тукайның "Су анасы әкияте"

Әкиятне уку; рәсемнәр карау; эчтәлеге буенча сорауларга җавап; үстерешле диалог

Рәсем буенча геройларны атау; рәсемгә карап эчтәлеген сөйләү

Әкиятне сәхнәләштерү өчен костюмнар әзерләү

7

Тукай әкиятләре буенча рәсем күргәзмәсе оештыру

Рәсем эчтәлеге буенча сорауларга җавап; рәсем ясау

Рәсемгә карап әкияттән өзек сөйләү; дидактик уен "Бу кайсы әкият?"; рәсем ясау

Рәсем ясап алып килү

8

Тукай әкиятләре буенча табышмак кичәсе

Әкият геройлары турында тасфирлап сөйләү; монолог сөйләү

Табышмак уйлап сөйләү; табышмак чишү; иң кызык, иң авыр табышмакны атау

Тукай әкиятләре буенча кроссворд төзеп килү

9

Әкият уйлап чыгару "Кемнең әкияте иң кызык?"

Әкият планы төзү; бергәләп әкият уйлап чыгару; монологик сөйләм

Әкият уйлап сөйлү; иң кыык әкиятне атау; дидактик уен "Бу кайсы әкияткә охшаган?"

Өйдә әкият уйлап килү; рәсем ясап, костюмнар әзерләп килү

10

Заманча итеп эшкәртелгән Г. Тукай әсәрләреннән эшләнгән мультфилемнар карау: “Гали белән кәҗә”, “Җил һәм яңгыр”, “Кызыклы шәкерт”, “Эш беткәч уйнарга ярый” һ.б.

Мультфилемнар карау, сорауларга җавап, үстерешле диалог.

Мультфилем геройларын атау, эчтәлеген сөйләү.

Дискалар алып килү.


Көтелгән нәтиҗәләр: балаларның Г. Тукайның тормыш юлы, иҗаты турында белемнәрен киңәйде. Кызыксынулары артты. Балалар үз – үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнде. Балаларга Г. Тукай әкиятләрендәге уңай геройларга охшарга теләк туды. Балаларның иҗади эшчәнлеге артты, күзаллау сәләте үсте. Әти-әниләр белән тыгыз элемтә туды.


Габдулла Тукай – милләтебезнең йөзек кашы.
(Әти – әниләр белән берлектә узган бәйрәм кичәсе)
Максат: Балаларның Г.Тукай иҗаты турындагы белемнәрен гомумиләштерү һәм аларны бәйрәм кичәсендә куллану. Кичә барышында әхлак нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүдә мөстәкыйльлекләрен, иҗади сәләтләрен үстерү, сәнгатьле итеп сөйли белү күнекмәләрен камилләштерү. Г.Тукай бөек шагыйрь икәнен тану һәм аның иҗатына ихтирам, хөрмәт, горурлану хисләре тәрбияләү.
(Бер кыз бала коляскага курчагын салып "Әлли-бәлли" җырлап йөри)
Кыз:
Әлли – бәлли итәр бу,
Мәдрәсәгә китәр бу;
Тырышып сабак укыгач,
Галим булып җитәр бу.
Йокла, угълым, йом күзең,
Йом – йом күзең, йолдызым;
Кичтән йокың кала да
Егълап үтә көндезең.
(Читтән генә сокланып оныгын күзәткән әби)
Әби: И, Балам каян өйрәндең бу җырны?
Кыз: Бакчада өйрәндек әбием.Беләсеңме аны кем язган? Тукай абый!
Әби:Тукайны да беләсез мени сез?
Кыз: Беләбез, бакчада без аның туган көнен билгеләп үттек. Аның шигырьләрен, җырларын өйрәндек.Әбием, әллә син дә беләсең аны?
Әби: Беләм балам, беләм. Ул бит милләтебезнең йөзек кашы.Мин сиңа сөйли торган "Су анасы", "Шүрәле", "Кәҗә белән сарык" әкиятләрен Бөек Тукай язган бит инде.
Кыз:Беләм әбием, беләм.Мәктәптә укучы кызлар,малайлар безгә ул әкиятләрне уйнап күрсәттеләр.
Әби: Кызым , кара әле тышта ничек күңелле, әйдә әле бер йөреп кайтыйк.
(Чыгып китәләр. Залның бер кырында агачлар, чәчәкләр үсә .Җепкә күбәләкләр эленгән . Кыз күбәләкләрне куып, аларга кагылгалап ала )
Кыз: Әйдә әле күбәләк
Сөйләшик бергәләп,
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек ?
Әби: Күз генә тимәсен балам, апаларыгызга да рәхмәт Тукаебызны онытмаганнарына, зурлаганнарына.
(Бераз уйнап йөргәннән соң әби белән кыз җитәкләшеп чыгып китәләр).
Алып баручы: Хәерле көн хөрмәтле әти - әниләр,кадерле балалар! Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алу кичәсен дәвам итәбез. Беренче бәйрәмебез аның тормыш юлы, иҗатына багышлана.
Моннан 120 ел элек, 1886 елның 26 апрелендә нәни Апуш – Габдулла – мәшһүр Тукай дөньяга килә. Илебезнең төрле төбәкләрендә бу көнне олуг Шагыйребезне зур хөрмәт белән искә алалар.
Әти – әниләр! Әйдәгез әле "Булсаң зирәк – әйт тизрәк" исем астында викторина – уен уйнап алыйк. Кем иң күп сорауларга җавап бирә, шул җиңүче була. Җиңүчегә безнең бүләгебез дә бар.
Викторина өчен сораулар:

  • Бүгенге көндә Казанда Г.Тукай исемен йөрткән берәр урынны атагыз

Җаваплар:
1. Г.Тукай урамы (Тукаевская)
2. Г.Тукай исемендәге Казан дәүләт филармониясе.
3. Г.Тукай исемендәге кинотеатр.
4. Г.Тукай исемендәге язучылар клубы.
5. Г.Тукай исемендәге теплоход.
6. Г.Тукай музее.

  • Г.Тукайның китаплары ничә телдә басылган?

Җавап: Аның китаплары 13 чит, 30 БДБ телендә басылган.

  • Әнисе үлгәндә Тукайга ничә яшь тирәсе булган?

Җавап: дүрт.

  • Тукайның әти – әнисенең исеме ничек булган?

Җавап: Мөхәммәтгари, Бибимәмдүдә

  • Бабасы Зиннәтулла кайсы авылда яши?

Җавап: Өчиле

  • Өчиле авылыннан Казанга барганда Тукайны кемгә утыртып җибәрәләр?

Җавап: Ямщикка

  • Г.Тукай кайсы авылны иң беренче күзем ачылган авыл дип атый?

Җавап: Кырлай.

  • Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе турында сез нәрсә беләсез? Бу премия кемнәргә бирелә?

Җавап: Язучыларга, шагыйрьләргә

  • Г.Тукай үзе турында нинди исемле китап яза?

Җавап: Исемдә калганнар.

  • Үксез бала асрасаң, авызың – борының кан итәр; үксез бозау асрасаң, авызың – борының май итәр! – дигән сүзләрне Г.Тукай кемнән ишетә торган булган?

Җавап: Кырлайдагы үги әнисеннән.
Алып баручы: Булдырдыгыз, әти - әниләр, рәхмәт сезгә. Күргәнебезчә Ильясның әнисе Гүзәл ханым иң күп сорауларга җавап бирүче булды, аны котлыйбыз, һәм бүләккә Г.Тукайның портретын бүләк итәбез.
Балалар, сез беләсезме, Г.Тукайның иң яраткан уены "Ачык авыз" уены булган бит. Әйдәгез шул уенны уйнап алыйк әле.


"Ачык авыз уены"


Балалар икешәрләп (аллы- артлы), түгәрәккә басалар. Бер бала парсыз кала. Музыка уйный башлагач, артта басып торган балалар түгәрәк буйлап биеп йөриләр. Көй туктагач, тиз генә парлашып басалар. Парсыз калган бала "ачык авыз" була.
(Икенче уен "Түбәтәйле" уены)


"Түбәтәйле" уены


Уртада 5-6 урындык тора, урындыкларга түбәтәйләр куела. Балалар урындыклар тирәли түгәрәкләнеп басалар һәм музыка башлануга җиңелчә йөгерә башлыйлар. Музыка туктауга түбәтәйләрен кияләр, шул арада урындыкларга утырып өлгерергә тиешләр. Кем урынсы кала – шул уеннан чыга. Икенче мәртәбә уенны кабатлаганда уртада 3 урындык кала, уйнаучылар саны артыграк була. Соңга таба бер урындык калдыралар. Шулай итеп иң игътибарлы, җитез билгеләнә.
Алып баручы: Булдырдыгыз балалар, менә бераз ял итеп алдык. Ә хәзер өйрәнгән җырларыбызны, шигырьләребезне сөйләп китик.
"Бәйрәм бүген" җыры (Җ.Фәйзи көе, Г.Тукай сүзләре);
"Гали белән Кәҗә" шигыре;
"Кызыклы шәкерт" шигыре;
"Бала белән күбәләк" җыры (З.Хәбибуллин көе, Г.Тукай сүзләре);
"Шаян песи" шигыре.
Зур рәхмәт сезгә балалар, менә без Г.Тукайның җырларын, шигырьләрен искә төшердек.Бөек әдибебезнең шигырьләрен үскәч тә исегездән чыгармагыз, сез аларны буыннан буынга тапшырырсыз диеп ышанып калам. Ә хәзер татар әдәбиятының гимны "Туган тел" әсәре белән кичәбезне тәмамлыйк.
(Әти – әниләр һәм балалар бергә басып җырны башкаралар)