Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Юл буйлап сәяхәт: Кечкенәләр өчен күңел ачу кичәсе

Юл буйлап сәяхәт: Кечкенәләр өчен күңел ачу кичәсе

Гибадуллина Альфинур Мансуровна
Гибадуллина Альфинур Мансуровна
DOCX
103
1

«Юл буйлап сәяхәт» программасы балаларның күңелләрендә оста чагылыш табарлык искиткеч мөмкинлек булдырырга ярдәм итә. Безнең төркәмә килеп керүчеләр алдында бер мизгелгә туктап, автобуска утыру өчен кирәкле эш чаралары турында сөйләү безнең бурычыбыз. Автобус тукталышы янында без балаларның белемнәрен арттыруга аерым игътибар бирәбез, аларга бу хакта кызыклы мәгълүмат җиткерәбез.

Объектка килеп җиткәндә, җанлы бәхәс һәм истәлекләрне саклап калу өчен, без балаларның тәҗрибәләрен тыңлыйбыз. Кеше автобусында дөрес тәртипне һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә, аңларга кирәк. Менә безнең автобус турында сөйләшү башлана. Балалар, автобус эчендә ничек дөрес утырырга, белән уйнап һәм мөстәкыйль рәвештә юлдан никак та курыкмыйча чыгарга өйрәнәләр.

Кичә барышында геройлар итеп تصورлый алырлык юл-юл җайланмаларын, тормозларны, светофорларны күз алында тоту мөмкинлеге пайда була. Без, моның белән бергә, куркынычсыз юллар һәм пешеходларга игътибарлы булу кирәклеген дә истә тотабыз. Программаның күңелле һәм төрле формалары балаларга яхшы хисләр бирә, шул ук вакытта проблемалы хәлләрдән качарга, үз тамашачысы булырга өйрәтә.

Предпросмотр

« Юл буйлап сәяхәт “
/ Икенче кечкенәләр төркеме өчен күңел ачу кичәсе /


Тәрбияче: Балалар , без бүген сезнең белән юл буйлап сәяхәт итәрбез. Без барасы юл бик озын , шуңа күрә безгә автобуска утырып барырга туры киләчәк. Автобусны көтү өчен , тукталышка барырга кирәк. Менә – тукталыш. Автобус төшерелгән билге тора. Нәкъ шул билге булган урында гына автобус туктый. Утырырга утыргыч та – скәмия дә бар. Әйдәгез утырыйк та , автобус көтик.
Кирлемән: / йөгереп керә / Ха – ха – ха ! Нәрсә көтәсез? Автобус көтәсезмени? Сезгә автобус булмаячак. Чөнки мин автобусны да , светофорны да бик ерак яшердем. Менә шуңа күрә сез бернинди дә сәяхәткә бара алмаячаксыз.
/ Кирлемән китә /
Тәрбияче: Балалар , сез Кирлемәннән курыктыгызмы?
Балалар: Юк , курыкмадык.
Тәрбияче: Алай булгач , без автобус белән светофорга ярдәмгә әзер.
/ Көй астында елаган кыяфәт белән “ автобус” керә. Аның күкрәгендә кире ягы белән әйләндерелгән автобус рәсеме. Кулында – руль. Ул алып баручы белән балалар янына тукталышка килеп туктый/.
Тәрбияче: Син кем буласың?
Автобус: /бала/ Мин – бер транспорт төре булам. Мине Кирлемән сихерләде. Шуңа күрә миңа беркем дә утырып йөри алмый. Менә минем кулымда табышмак , кем шул табышмакның җавабын әйтә , шул минем исемемне беләчәк.
/ “ Автобус” алып баручыга табышмак язылган кәгазъ бирә/.
Тәрбияче: Нинди гаҗәп бер өй бу?
Һәр ягы тәрәзәле!
Аяклары – резина ,
бар ашаганы – бензин.
Бу нинди транспорт булыр икән?
Балалар: Автобус.
Тәрбияче: Әйе , балалар , бу автобус. Автобуска утырганчы , автобусны төзәтеп , тәртипкә салыйк әле.
Физминутка / музыка астында үткәрелә /
1.Кулга чүкеч , ачкыч алып ,
тәгәрмәч төзәтәбез./ кулга кулны бәрү /
2.Көчебезне жәлләмичә ,
сулыш та тутырабыз./ ш – ш – диеп чүгәләү/
3.Чиста – якты булсын өчен ,
тәрәзә чистартабыз./кул белән сөртү хәрәкәтләре ясау /
4.”Юлдан дөрес барсын” диеп ,
рульне дә тикшерәбез./куллар белән “руль” бору/


Автобус: Уңган – булган балалар икәнсез.Автобусымны ялт иттердегез , чистарттыгыз , төзәттегез. Әйдәгез , утырышыгыз , мин сезне сәяхәткә алып барам.
/ Балалар автобуска утыралар /.
Тәрбияче: Балалар , әйдәгез әле , сөйләшеп барыйк .
/ Сораулар бирелә /
1.Автобусның нәрсәләре , нинди өлешләре бар?/ Тәрәзәләре , ишекләре , тәгәрмәчләре /
2.Автобуста кычкырып сөйләшергә ярыймы? / Юк , ярамый . Чөнки автобуста кеше күп утырып йөри : әби – бабайлар да , кечкенә бәбиләр дә . Кычкырып сөйләшкәч , кешеләрнең башлары авырта , балаларның куркып калулары мөмкин /.
3.Автобуста чүп – чар ыргытырга ярыймы? /Юк , ярамый . Автобус бик пычрак булыр һәм кешеләр утырып та йөрмәсләр /.
4.Автобус тәрәзәсеннән кулны , башны чыгарырга ярыймы? / Юк , ярамый . Яннан үтүче машина кулны , башны эләктереп алырга һәм сыну , куркыныч хәлләр килеп чыгарга мөмкин /.
/ Тукталыш. Бабай керә /.
Бабай: Исәнмесез , балалар./Як - ягына карый , буш урын юк /


Балалар: Исәнме , бабай./ Утырган урыныннан тора һәм бабайга урын бирә /


Бала: Менә урын – утыр , бабам!
Ә мин җәяү басып барам.


Бабай:Рәхмәт улым , акыллы бала икәнсең , үзеңне автобуста ничек тотарга икәнен беләсең икән .


Тәрбияче: Бабай кая барасың?


Бабай: Авылдан балаларым янына кунакка килүем. Менә автобустан төшкәч , “юл аша ничек чыгармын инде?” дип борчылам.


Тәрбияче: Кайгырма , бабакай , балалар белән без сиңа булышырбыз. Булышабызмы балалар?


Балалар: Әйе , булышабыз.
/ Тукталыш. Балалар бабай белән бергә төшәләр /


Тәрбияче: / автобус йөртүчегә / Рәхмәт сезгә , без тиешле урыныбызга килеп җиттек. Сау булыгыз.


Автобус: Рәхмәт үзегезгә . Сезнең белән бик күңелле булды. Менә миннән сезгә кечкенә генә бүләк ./ Тәрбиячегә машина өлешләре салынган ике конверт бирә/


Бала: Зебра аша чыгалар ,
юлдан гел җәяүлеләр.
Як –якка күз салалар ,
үзләрен тикшерәләр.
/ Бабай янына бара да , чакыра/
Әйдә бабай.
/ көй астында балалар “ зебра юлы” аша чыгалар һәм бабайны озаталар/


Бабай: Рәхмәт сезгә балалар. Сау булыгыз . / китә/
/ Балалар утыралар һәм өч бала уртага чыга /


1 нче бала: Нинди тылсым дөньясы бу?
Нинди кызыклы ил бу?
Бернәрсә дә буямаган ,
Нинди тамаша соң бу?


2 нче бала: Юллар да юкка чыккан ,
җәяүлеләр шаккаткан.
Үзләре юл сайлыйлар ,
теләгәнчә йөриләр.


3нче бала: Светофор да эшләми ,
утлары да янмыйлар.
Кызылы да , сарысы да ,
яшеле дә сүнгәннәр.
/ Балалар утыралар /


Тәрбияче: Балалар , автобус йөртүче безгә ике конверт биргән иде , әйдәгез ачып карыйк әле.


Кем тизрәк машина җыя ? “ – уен
/ Ике машина рәсеме өлешләргә бүленгән. Ике уенчы катнаша . Команда буенча һәр уенчы өлешләрдән машина җыя . Кем беренче җыеп бетерә , шул җиңүче була/.
/ Песәй йөгереп керә /
Песәй: Мин светофор фәненең укучысы – Песәй булам.


Тәрбияче: Песәй , ә син юл йөрү кагыйдәләрен беләсеңме?


Песәй: Ә нигә миңа аларны белергә? Мин алардан башка да юлда йөри беләм.


Тәрбияче: Хәзер тикшереп карарбыз! Әйт әле , урам аша ничек чыгарга кирәк?


Песәй: Ничек – ничек? Дүрт тәпидә йөгереп!


Тәрбияче: Балалар , Песәй дөрес җавап бирдеме?


Балалар: Юк. Автобустан төшкәч , иң беренче автобусның киткәнен көтеп торырга кирәк. Аннары гына юл аша чыгалар. Юл аша әкрен генә , сул – уң якка һәм юлга карап чыгарга кирәк. Без әле кечкенәләр , шуңа күрә юл аша әти – әниләргә , зурларга тотынып чыгабыз.


Тәрбияче: Хәзер инде Песәй сиңа икенче сорау. Юлда уйнарга ярыймы?


Песәй: Нәрсә уйныйсың бит . Шахмат уйнарга ярамый.


Тәрбияче: Ә ни өчен?


Песәй: Шахматларны тезеп куясың гына , таптыйлар да китәләр. Ә менә туп белән уйнарга ярый. Ничек кенә әле!


Тәрбияче: Балалар , ә сез Песәй белән килешәсезме?


Балалар: Юк , юлда уйнарга ярамый. Чөнки юлдан машиналар йөри.


Бергә: Әгәр исән – сау буласың килсә ,
кирәк юлда уйнамаска!
Кирлемән: / Йөгереп керә , Песәйгә төртә / Тыңлама син аларны , тыңлама. Әй, урамның юл өлешендә уйнавы рәхәт тә соң! Без синең белән никадәр юл һәлакәтләре ясаячакбыз! Кызык бит! Ә ни өчен әле алар бөтенесе сиңа гына сораулар бирәләр ,үзләре берәр нәрсә беләләрме соң? Менә минем бер табышмагым бар , җавабын әйтә алырлар микән?
Юл чатында тора” Батыр”,
күзләре төрле – төрле.
Берсен йома , берсен ача ,
аны белә һәр кеше.
Ә сез белмисез?


Балалар: Светофор.


Тәрбияче: Без әле светофор турында уеннар уйный , җырлар җырлый беләбез.
Балалар , карагыз әле , бу нәрсә?


Балалар: Светофор.


Тәрбияче: Әйдәгез , светофор турында җыр җырлап алыйк әле.
Светофор “ җыры / В . Вәлиева сүзе һәм көе /
Светофор булса урам чатында ,
игътибар белән син аңа кара.
Янса кызыл ут – тукта шунда ук,
алга барырга , димәк һич юл юк!


1 нче бала: Янса кызыл ут – тукта шунда ук,
алга барырга безгә юллар юк.


2 нче бала: Игътибарлы бул –
урамда әле
ачык түгел юл!


3 нче бала: Яшел ут янды – сиңа юл ачык:
ашыкмый гына урам аша чык!


Тәрбияче: Ә хәзер светофор белән уйнап алырбыз.
/ Кызыл ут яна – балалар чүгәлиләр ; сары ут яна – басып торалар ; яшел утка түгәрәк буйлап йөриләр /.


Кирлемән: Тыңлама син боларны . Болар белән кызык түгел! Әйдә киттек минем белән юл һәлакәтләре ясарга!
/ Китәләр һәм тавыш ишетелә /


Тәрбияче: Балалар , ишеттегезме? Бу мөгаен , юл һәлакәтедер.Бәлки безнең ярдәмебез кирәктер.
/ Тәпиләре бәйләгән Песәй керә/
Тәрбияче: Нәрсә булды , Песәй?
Песәй: Мин юл һәлакәтенә эләктем. Тәпиемне яраладым. Балалар , мине үзегезгә алыгыз әле. Мин юл йөрү кагыйдәләренең бик мөһим икәнен аңладым. Булышыгыз миңа! Минем сезнең белән өйрәнәсем килә.
Кирлемән: Бетте! Мин югалдым! Сихерчелеккә көчем җитми хәзер. Барысы да миңа каршы . Мин сездән китәм!
/ Китә /
Тәрбияче: Балалар , без бүген сезнең белән яхшы эшләр башкардык: Кирлемән кулыннан автобус белән светофорны коткардык. Юл кагыйдәләре илендә беркайчан да тәртипсезлек булмаячак. Автобус һәм светофор безнең ышанычлы дусларыбыз!
Песәй: Балалар , сез миңа бик булыштыгыз , ярдәм иттегез. Шуңа күрә мин сезгә күчтәнәчләр әзерләдем.
/ Тәрбиячегә бүләкләр бирә /
Тәрбияче: Рәхмәт Песәй!
Балалар , юл уяуларны , сак булганнарны ярата. Моны беркайчан да истән чыгармагыз.
Адымнарыбыз нык , юллар имин булсын!
Юл йөрү кагыйдәләрен
төгәл үтәп йөрсәгез,
юл чатында басып торган
светофорны күрсәгез.
Шул чагында бәла – каза
сезне читләтеп үтәр.
Кара кайгы күз яшьләре
Сездән мәңгегә китәр.
/ Н. Ә. Хәйруллина шигыре/