Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Бер кәрзин алма: А.И. Сутеев әкияте

Бер кәрзин алма: А.И. Сутеев әкияте

Шамсутдинова Алсу Мисбаховна
Шамсутдинова Алсу Мисбаховна
DOCX
123
2

«Бер кәрзин алма» – А.И. Сутеевның яратылган әкияте, ул безгә матурлык, дуслык һәм табигатькә мәхәббәт турында сөйли. Әкият урманда яшәп яткан бер куянның тормышын, аның балаларын һәм дуслары белән булган кызыклы вакыйгаларын күз алдына китерә. Урман – гүзәл мөхит, анда алмалар, җиләкләр һәм гөмбәләр үсә, шушы дарулар белән тулы йорт продукциясе табуна өлеш керткән Куянның тарихы безнең күңелдә җылы хисләр калдырмакта.

Куянның зур колаклы балалары, тәмле-тәмле ашарга талпыну, аларның әниләренә булышу омтылышы, ләкин беркөндә аларның ашарга табып кайта алмый калулары, бу безгә тормышта дуслык, ярдәмләшү һәм бердәмлекнең никадәр мөһим икәнен искәткән матур бер әкият. Урманда йөгереп йөргән куянның кәрзинендә тәмле алмалар булганын күреп төрле дуслары – аю, тиен, керпе һәм кәҗә ярдәм итәргә киләләр. Һәрберсе дә аңа үз бәхете белән бүләк итә.

Әкиятнең иң истә калырлык мизгеле шунда, барысы да бергә-бергә җылы сүзләр, тәмле ризыклар белән бүлешәләр һәм табигатьнең асылын тойдылар. Дусларның бердәмлеге, бер-берләренә ярдәм сораулары, бергә итеп бер үзара бу казанышлар, аларны берләштереп, тормышка тарту чарасы булып тора. Алар бер эштә дуслыкның кадерен, бергәлеккә җыелуның кирәклеген, дөньяда яшәүнең бәхетен аңладылар.

Алай гына да түгел, куяннарның барысы бергә җырлап, биеп, дуслыкларының вәгъдәсенә игътибар юнәлтәләр. Матур сүзләр, күңелле биюләр аларга бинада тагын да якынлаша. «Без бергә, гел бергә яшәсәк, дуслар күп булырлар дөньяда» – нәкъ менә шушы гыйбарәләрнең нигезендә, ярату һәм дуслык хисләре ята. «Бер кәрзин алма» әкияте безгә табигатьнең тылсымлы көйләре, дуслыкның аслы, киң күңелле булуына, бер-беребезнең ярдәмчел булуын искәртә - без барыбыз да бер гаиләдәй яшәргә тиеш!

Предпросмотр




А.И. Сутеевның
Бер кәрзин алма” әкиятен сәхнәләштерү.












Алып баручы. Зәп-зәңгәр күк итәгенә тарып тоташкан очы-кырые күренмәгән бер куе урман бар. Ул урманда яшел киемле агачлар гөрләп үсәләр, тәмле-тәмле җиләкләр, алмалар кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар яшиләр. Шул урманда бер өй калкып тора. Әлеге өйдә гаиләсе белән бер куян яши. Бу куянның үзе төсле үк зур колаклы, бик иркә, бик кадерле ике кызы һәм яраткан хатыны бар. Беркөнне бу гаиләнең ашарларына беткән.
Куян балалары. Әни, әни безнең ашыйсы килә.
Ана куян. Әтисе, балаларыбызның ашыйсы килә, бар әле урманнан ашарга алып кайт.
Ата куян. Ярый, әнисе. Мин урманга киттем. Менә шушы кәрзингә күп итеп гөмбәләр, алмалар, җиләкләр тутырып кайтам.
Ана куян. Исән-сау йөр, әтисе. Без сине көтәбез.
(Куян урманда йөри, алмагач күрә).
Ата куян. Нинди зур алмагач! Монда кызыл алмалар бик күп. Җыеп кайтыйм әле. (Кәрзингә тутыра). Нинди зур, кызыл, матур, тәмле алмалар.
(Куян кәрзинне өстерәп кайтырга чыга, аю очрый).
Аю җыр җырлый:
Мин барам, барам, барам
Урманга барам, барам.
Тәмле бал ашыйм,
Тәмле алма эзлим
.
Аю. Исәнме, Куян дус.
Әти куян. Исәнме, Аю дус.
Аю. Синең кәрзиндә нәрсә бар?
Әти куян. Матур тэмле алма бар. Мә, Аю дус, аша.
Аю. Рәхмәт, куян. Мин алма яратам.
Әти куян: Алма нинди?
Аю: Алма кызыл, тәмле, баллы. Бир әле тагын.
Әти куян. Мә, ал.
Аю. Рәхмәт.
(Куянга тиен очрый).
Тиен җыры: Мин барам, барам, барам
Урманга барам, барам.
Тәмле гөмбә ашыйм,
Тәмле алма эзлим.


Тиен. Исәнме, Куян дус!
Әти куян. Исәнме, Тиен дус!
Тиен: Синең кәрзиндә нәрсә бар?
Әти куян. Матур тэмле алма бар. Мә, Тиен дус, аша.
Тиен: Рәхмәт, куян. Мин алма яратам.
Әти куян: Алма нинди?
Тиен: Алма кызыл, тәмле, баллы. Бир әле тагын.
Әти куян. Мә, ал.
Тиен. Рәхмәт.
(Куянга керпе очрый).
Керпе җыры: Мин барам, барам, барам
Урманга барам, барам.
Гөмбәләр эзлим.
Алмалар эзлим.
Керпе. Исәнме, Куян дус!
Әти куян. Исәнме, Керпе дус!
Керпе. Синең кәрзиндә нәрсә бар?
Әти куян. Матур тэмле алма бар. Мә, Керпе дус, аша.
Керпе: Рәхмәт, куян. Мин алма яратам.
Әти куян: Алма нинди?
Керпе: Алма кызыл, тәмле, баллы. Бир әле тагын.
Әти куян. Мә, ал.
Керпе. Рәхмәт.
(Куянга кәҗә очрый).
Кәҗә җыры:
Мин барам, барам, барам
Урманда барам, барам.
Тәмле кишер ашыйм,
Тәмле алма эзлим.
Кәҗә. Исәнме, Куян дус!
Әти куян. Исәнме, Кәҗә дус!
Кәҗә. Синең кәрзиндә нәрсә бар?
Әти куян. Матур тэмле алма бар. Мә, Кәҗә дус, аша.
Кәҗә: Рәхмәт, куян. Мин алма яратам.
Әти куян: Алма нинди?
Кәҗә: Алма кызыл, тәмле, баллы. Бир әле тагын.
Әти куян. Мә, ал.
Кәҗә. Рәхмәт.


Алып баручы: Куян кәрзинен тебенә караса, ни күрә - алмалар беткән.
Әти куян. Эхе-хе-хе! Алмаларым беткән шул. Инде ни эшләргә? Тагын алма җыеп кайтам.
Алып баручы. Куян йөгерә-йөгерә алмагач янына барып җитсә, ни күрсен?! Агач төбендә күзләрен елтыратып бүре ята.
Әти куян. И-и-исәнме, Бүрекәй.
Бүре. Исәнме, Куян. Сиңа нәрсә кирәк?
Әти куян. Мин-мин алма җыярга килгән идем.
Бүре. Син алма яратасыңмы?
Әти куян. Я-я-яратам шул.
Бүре. Ә мин куяннарны ашарга яратам.
Әти куян. Менә сиңа! (Бүренең башына кәрзин киертә тә йөгерә).
Алып баручы. Ә без куян гаиләсенә барып карыйк. Бу вакытта куян балалары йоклап киттеләр, ә әни куян әтиләрен көтеп утыра.
Ана куян җыры:
Әлли-бәлли бәү итәр,
Балам йокыга китәр.
Балам йокыга киткәч,
Әтисе кайтып җитәр.
Нәрсә булды икән? Ник кайтмый икән әтиләре?
(Ишек шакыйлар)
Әни куян. Әтиләре кайтты ахыры. Кем анда?
Әти куян. Әнисе, ач тизрәк ишекне! Мине бүре куа!
Куян балалары. Ура! Әти кайтты! Ура! Әти кайтты!
Әти куян: И балалар, мин сезгә бер нәрсә дә алып кайтмадым.
Әни куян. И куяным, куяным, әле ярый үзең исән- сау кайткансың.
(Ишек шакыйлар)
Аю килә.
Әти куян. Кем анда?
Аю.Бу мин – аю. Куян өйдәме?
Әни куян. Әйе.
Аю: Мин сезгә бал алып килдем.Бал тәмле, ашагыз
Әни куян. Рәхмәт.
(Ишек шакыйлар)
Әти куян: Кем анда?
Тиен килә.
Тиен. Куян өйдәме?
Әни куян: Әйе..
Тиен: Мин сезгә җиләк алып килдем. Жиләк бик тәмле, ашагыз .
Әни куян. Рәхмәт.
(Ишек шакыйлар)
Әни куян: Кем анда?
Керпе килә.
Керпе. Куян өйдәме?
Әни куян. Әйе.
Керпе. Мин сезгә гөмбәләр алып килдем. Гөмбә бик тәмле, ашагыз.
Әни куян. Рәхмәт.
(Ишек шакыйлар)
Әни куян: Кем анда?
Кәҗә килә.
Кәҗә. Куян өйдәме?
Әни куян. Әйе.
Кәҗә: Мин сезгә кәбестә алып килдем. Кәбестә бик тәмле, ашагыз.
Әни куян. Рәхмәт.
Әти куян: Рәхмәт сезгә дусларым. Эйдэгез биеп- җырлап алыйк.


Дуслык җыры
Бар монда кечкенә куян,
Кечкенә матур куян !
Куян ,куян кил әле
Биеп, биеп кит әле!
Бар монда зур аю,
Зур аю, матур аю!
Аю, аю кил әле
Биеп, биеп кит әле!


Бар монда зур кәҗә,
Зур кәҗә, матур кәҗә!
Кәҗә, кәҗә кил әле
Биеп, биеп кит әле!


Бар монда кечкенә керпе,
Кечкенә , матур керпе!
Керпе, керпе, кил әле
Биеп, биеп кит әле!


Куян: Без бергә, гел бергә яшәсәк,
Дуслар күп булырлар дөньяда.
Бер капчык алмалар булганчы,
Мең дустың, мең дустың булсачы