Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Татар халык бәйрәмнәре: үзенчәлекләре һәм өстенлекләре

Татар халык бәйрәмнәре: үзенчәлекләре һәм өстенлекләре

Гибадуллина Альфинур Мансуровна
Гибадуллина Альфинур Мансуровна
DOC
166
4

Татар халык бәйрәмнәре - бу безнең мәдәниятебезнең аерылгысыз бер өлеше. Алар тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне искә төшерә, һәр буында тапшырыла. Бәйрәмнәр үткәрү, гадәттә, үзенчәлекле йолалар белән бизәлгән, алар халык күңелендә тирән эз калдыра. Татарстан Республикасында традицион бәйрәмнәр, ел әйләнәсендә төрле очракларда, кышкы суыклардан башлап җәен ямьле көннәргә кадәр оештырыла. Монда берүк чарада, балалар бакчаларында үткәрелә торган бәйрәмнәр дә зур әһәморатка ия.

Бәйрәмнәрнең балалар өчен әһәмияте зур: алар күңелле уеннар, такмаклар һәм җырлар аша тарихыбызны өйрәнеп, киләчәктә гореф-гадәтләребезне дәвам итәргә сәләтләнә. Балалар бакчаларында үткәрелгән программалар, традицион бәйрәмнәрне яңгырата, балаларга кыйммәтле мәгълүматларны, миллилелек тойгысы бирә. Гадәттә, йөзем, каз өмәләре, Нәүрүз, Сабантуй кебек бәйрәмнәр балалар арасында зур популярлыкка ия. Нәүрүз бәйрәме, аның уздыру традицияләре, яңадан яшәешкә ярдәм итә, балаларның үзара аралашуына юл ача.

Безнең милләтнең бәйрәмнәре - бу табигый, тәэсирле һәм күңелле истәлекләр. Аларның һәрберсе үз эченә халыклык, җырлы, биюле, уенлы чараларны кабул итә. Кечкенәләргә бәйрәмнең төп максатын, аның күңел ләззәтен бик кызыклы формада аңлатырга мөмкин. Бәйрәмнәр балаларда иҗади фикерләү, аралашу сыйфатларын үстерүгә ярдәм итә. Шулай итеп, татар халык мәдәниятенең, мәдәни моралының неоллар дәвам итә, һәр баланың күңелендә, затына да кабатланмас мизгел булып кала.

Предпросмотр


15



Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирүучреңдениясе
Катнаш төрдәге 1 нче номерлы балалар бакчасы




«Татар халык бәйрәмнәре »
доклад




1 нче номерлы балалар бакчасы


тәрбиячесе: Гибадуллина ӘлфинурМансуровна





2017 ел
«Татар халык бәйрәмнәре»


Сонгы елларда халкыбызның гореф – гадәтләрен, йолаларын өйрәнүгә, аларны укыту тәрбия эшендә куллануга игътибар артты.
Һәрбәйрәмҗырсыз – биюсез, уенсыз үтми. Алардан башка бәйрәмнәрне күз алдына китерү мөмкин булмас иде.
Җыр хәзинәбездә чал тарих авазларында да, бүгенге көннәр дә тирән уелган. Җырларыбызның мәгънә байлыгы, тылсымлы музыкасы халкыбызның тиңдәшсез талант иясе булуын раслый.
Җырларда халкыбызның язмышлары да, ялгышлары да, кайгы – хәсрәте, шатлыклары да чагылдырылган, җыр – кешенең гомерлек юлдашы. Бишек җыры белән башлана hәм соңгы көнгәчә аннан аерылмый.
Халык җырларына халкыбызның гомере иярә.Җыр мирасыбызны туплаучы фольклорчылар хезмәтенә Татарстан хөкүмәте зур бәя – Тукай премиясе бирде.
Уен – бию җырларында җәмгыятьнең киләчәгенә һәм хезмәткә үзенчәлекле яңа мөнәсәбәтләр гәүдәләнү белән беррәттән, татар яшьләренең мәхәббәт һәм дуслыкка бәйләнешле хис тойгылары да чагылыш тапты.
Борынгы заманда бәйрәмнәрдә уен hэм бию җырлары төрле мәҗүси йолалар һәм ел фасылларына туры китереп башкарыла торган гореф-гадәтләр белән бәйле булганнар. Мәсәлән, Түбән Новгород (Нижгар) губернасында яшәүче мишәр татарларының элек яз көне үсемлекләр тишелгән, баш калкыткан вакытта «Җимчәчәк» (умырзаяның бер төре шулай атала) дигән уен – җырын башкарулары билгеле.
Татарстанның Апас районында яшәүче керәшен татарларында исә бу уен-бәйрәм җырлары, түгәрәк уеннары Имин бәйрәме вакытында (Пасхадан соң килүче җиденче атнада) уйнала торган булган һәм алар Петрау (12 июль) көненә кадәр дәвам иткән.
Бәйрәмнәрнең мәҗүси йолалар һәм хәтта аерым хуҗалык эшләре белән бәйләнеше аларның эчтәлегеннән дә сизелеп тора. Мәсәлән, моңа мисал итеп, «Тары чәчтек» җырын китерергә мөмкин.
Безнең бабаларыбызның онытыла барган бәйрәмнәре, аларның гореф-гадәтләре, ниһаять, яңадан әйләнеп кайта башлады. Татар авылларында яз айлары истә кала торган мизгелләрнең берсе булган язның бер көнендә балалар, өйдән-өйгә кереп йомырка җыйганнар. Шуңа күрә хуҗабикәләр кичтән йомырка кызартып, күчтәнәчләр әзерләп куя торган булганнар. Иртән сабыйлар «Аягым җиңел булсын» дип тели-тели авыл буйлап өй саен кереп йөргәннәр. Бер үк вакытта алар күршеләре, туганнары, авылдашлары белән дә танышканнар. Өлкәннәр дә сабыйларны сынаганнар: кем баласы исәнләшә һәм рәхмәт әйтә белә, кыюмы, зирәкме, аның үз-үзен тотышы ничек h.б. турында белгәннәр.
Җыелган йомырканы кырга алып чыгып, балалар төрле уеннар уйнаганнар. Сыйланганнан калган йомыркаларны җир өстенә сибеп киткәннәр. Шулай иткәндә игеннәр мул була, ел җиңел килә, дип ышанганнар. Татар халкының гореф- гадәтләре, милли йолалары белән кызыксыну арта гына бара. Без, тәрбиячеләр, ата-бабаларыбыздан калган мирас белән нәниләрне дә таныштырып барырга тиешбез.
Һәр елның март аенда мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, мәдәният йортларында «Нәүрүз» бәйрәме үткәрелә.
Элгәре заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызның бабалары Яңа ел бәйрәмен 21 нче мартта уздырганнар. Аны «Нәүрүз» дип атаганнар. Ошбу көнне малайлар hәм кызлар, төркем- төркем җыелып. hәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак – такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар. Бу котлаулар шигъри әсәрләр рәвешендә формалашканнар һәм аларны балалар фольклорының үзенчәлекле бер жанры дип санарга нигез бар.
Нәүрүзләрнең эчтәлеге, гадәттә, хуҗаларны бәйрәм белән котлап , йорт- җирләренә иминлек, мал- туарларның артуын теләүдән һәм әҗеренә бүләк, күчтәнәч бирүләрен сораудан гыйбәрәт.
Нәүрүз Яңа ел, Яңа көн дигәнне аңлата. Ул көнне көн белән төн тигезләшә. Менә шуннан соң көн озыная башлый.
«Нәүрүз» бәйрәменең тагын бер үзенчәлекле ягы бар әле. Бу бәйрәмдә әби-бабайларга ярдәм оештырыла. Мәсәлән, аларга су, утын кертеп бирергә, ишек алларындагы карны көрәргә мөмкин .
Тагын бер күркәм йолаларның берсе “ Кунак төшерү”.Аның турында халыкның бик күп мәкаль, әйтемнәре сакланган:” Кунакны киеменә карап каршы алалар, акылына карап озаталар” , “ Кунак булсаң тыйнак бул”. “ Табын күрке- кунак”. Бу бәйрәмнәр балалар бакчаларында да үткәрелә, балалар үзләренең белгән белемнәрен , нәрсәгә сәләтле булуларын күрсәтәләр.
Шулай ук үзебезнең «Аулак өйдә» бәйрәмнәрен уздырып, кызларның тапкырлыгын, уңганлыгын сынаганнар. Хезмәт турындагы татар халык мәкальләрен кем күбрәк әйтә, ул тапкыр кыз саналган. Аннан соң кызлар куллана торган эш җиhазларына кагылышлы табышмаклар әйткәннәр, hәм чигү эшен дәвам иткәннәр.
Чигүдән ял иткән арада «Аулак өй» уен көлке, җыр – бию белән дәвам иткән.
Кеше җиргә бер генә килә. Аның хыяллары, тормышы бай кылган эшләре матур, башкаларга үрнәк булып калырлык булсын. Халкыбызның күңел бизәкләрен хәзер яшь буын үстерергә, яшәртергә, тагын да баетырга тиеш. Гасырлардан гасырларга күчеп, безнең көннәргә килеп җиткән милли гүзәллекне алдагы буыннарга мирас итеп җиткерү эше балаларга тапшырыла.
Мондый чаралар буыннан буынга күчеп дәвам итсен өчен, аларны фотосүрәткә төшерергә, эчтәлеген hәм барышын альбомга теркәп барырга кирәк.
Халкыбызның яраткан бәйрәмнәренең берсе – Сабантуе. Һәм анда халыкның йөрәген җилкендерүче утлы – чаткылы биюләр, аеруча үсмер егетләр һәм ир-атларны дулкындыручы, катнашучылардан җитезлек, зирәклек, түземлелек таләп итүче hәм шул ук чакта вакытлыча кайгы – мәшәкатьләрне оныттырып көлдерүче капчык белән баганадан сугып төшерүләр, капчык киеп йөгерүләр һ.б. балалар бакчаларында үткәрелә торган күп кенә ярышларның нигезен тәшкил итә.
Милли бәйрәмнәр – халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Аларда өлкәннәр дә теләп катнаша, алар кеше күңелендә бик озак саклана.
Борын – борын заманда кешеләр ни өчен яз булганын белмәгәннәр. Алар язны җылы яклардан кара каргалар алып килә дип уйлаганнар. Шуныңөчен карлар эреп. сулар ага башлагач, каргалар килү хөрмәтенә бәйрәм ясый торган булганнар. Аны «Карга боткасы» дип атаганнар. Аланда уйнаганнар,җырлаганнар, күңел ачканнар, ахырдан ботка ашый торган булганнар.
Нардуган бәйрәме.
Бу бәйрәм бигрәк тә керәшен татарларына хас йола һәм, гадәттә, 20 декабрьдән 7 январьга кадәр уздырыла. Бәйрәмнеңшулай ук татар-мишәрләрендә булуы турында да мәгълүматлар бар. Йола исеменең мәгънәсе кояш тууны аңлата.
Нардуган бәйрәме яшьләрнеңҗыелыпөйдән-өйгә йөрүләре белән башланып китә. Алар төрлесе – төрлечә киенеп һәр ишегалды саен бию оештыралар, тамаша куялар. Араларында ике төп образ – Нардуган анасы һәм Нардуган атасы аерылып тора. Бу персонажларның икесен дә ир-ат уйный һәм алар авылны йөреп чыкканчы бәйрәмнеәйдәп баручылар, оештыручылар, халыкныңкүңелен ачучылар булалар. Алар озын киемнәр: күлмәк, пальто яисә тун кияләр. Нардуган атасы җитен яки тиредән сакал сас, ә Нардуган анасы зур яулык ябына, йөзенә корым яисә иннек сөртә.
Нардуган йоласының бер үзенчәлекле шарты бар: кызлар иртән , кояш туганчы ук чишмәдән “ таң суы” алып кайталар. Өйгә кайтып җиткәнче суның бер тамчысын да җиргә төшерергә ярамый. Кайтып җиткәч суны идән уртасына куялар һәм шул чиләккә балдакларын салалар. Аннан чиләк тирәсенә тезелеп утырып барысы бергә җырлыйлар. Бер куплет тәмамлангач уенны алып баручы кыз, судагы бер балдакны алып , аның кемнеке булуын белә. Балдак кемнеке булса, җыр да шуңа багышлана. Уен соңгы балдакны алганчы шулай дәвам итә. Ә кичен яшьләр урамга чыгып төрле уеннар уйнаганнар, күңел ачканнар.
Нардуган бәйрәмен бакча шартларында яраклаштырып, яңа уеннар белән баетып балалар арасында да уздырырга була.
«Яңгыр боткасы»
Бу йола яңгырсыз, эссе җәй көннәрендә уздырылган. «Карга боткасындагы» кебек балалар авыл халкыннан азык-төлекҗыеп – су буенда ботка пешергәннәр.Өлкәннәрҗир – су ияләренә гыйбәдәт кылган, яңгыр яудыруны үтенеп дога укыган, мәрхәмәт сораган. Балалар яңгырга, кояшка мөрәҗәгать итеп шигъри әсәрләрбашкарган, уеннар уйнаган. Соңыннан олысы-кечесе бергәләп ботка ашаган. Ә киткәндә ризыкның бер өлешенҗир-су ияләренә калдырганнар,йола «Яңгыр боткасында» катнашучыларның бер-берсенәсу сибешеп уйнаулары белән тәмамланган.
Татарстан Республикасының суверенлыгы турындагы Декларация һәм татар теленең рус теле белән беррәттән, дәүләт теле буларак кабул ителүе балаларга белем һәм тәрбия бирү эшендә тамырдан үзгәрешләр кертте. Кешенең кыйммәтен аңларга,аныңхезмәтенә ихтирам белән карарга, шәхеснең көченә һәм акылына ышанырга, хөррияттә генә нык үсешкәия булуына инанырга өйрәтү бүгенге тәрбия эшенең төп кануны булып тора. Әнә шул таләпнеүтәү йөзеннән балалар бакчаларында халык традицияләреннән файдаланып, милли бәйрәмнәребезнеүткәрүгә зур әһәмият бирелә.
Балалар бакчаларындаүткәрелә торган бәйрәмнәр балаларда күркәм сыйфатлар тәрбияләргә ярдәм итә.
Ел саен без үзебезнең балалар бакчасында татар халык бәйрәмнәренүткәрәбез: «Аулак өй», «Каз өмәсе», «Нәүрүз», «Карга боткасы», «Сабантуй». Балалар халкыбызның бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре белән танышалар, яңаҗырлар, биюләр, такмаклар өйрәнәләр. Татар халык ашлары, киемнәре белән танышалар. Балалар татар халык уеннарында бик кызыксынып катнашалар.
«Аулак өй» бәйрәме төрле вакытта үткәрелә торган бәйрәм, чөнки кызлар әти-әниләре кунакка киткән вакытта кичләрен кызлар белән бергәҗыелыпүзләре белән кул эшләре алып килеп җырлап, уеннар уйнап, биюләрбашкарып күңел ачканнар. «Аулак өй» бәйрәменүткәргәндә без балалар белән төрле халык уеннарын өйрәнәбез . Мәсәлән: «Йөзек салыш», «Түбәтәй», «Ефәк элдем читәнгә» - бу уенда ике сафка бүленеп бер якта егетләр, бер якта кызлар такмаклар җырлыйлар. Бер - берсен биергәчакыралар. «Аулак өй» бәйрәмендә татар халык биюләре,җырлары, табышмаклар, мәкальләр, такмаклар кертелә.
Декабрь аенда без «Каз өмәсе» бәйрәменүткәрәбез. «Каз өмәсе» бәйрәмендә балаларга шундый җырларөйрәтәбез: «Канат сату», «Каз өмәсе», «Каз канаты» hәм татар халык уеннарын да бу бәйрәмгә кертәбез. «Гармунчыга», «Алтын - капка», «Чумаүрдәк – чума каз» уеннарын уйныйбыз. Шулай ук бу бәйрәмдә кызлар “тегепя казларны чистартканнарын күрсәтәләр, алар белән бию башкаралар. Безнеңәби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен без бәйрәм аша балаларга аңлатабыз.
«Нәүрүз» бәйрәмендә без балалар белән кышны озатабыз, язны каршы алабыз. Ул 21 нче марттаүткәрелә. Бәйрәмдә без «Нәүрүз» турында җырлыйбыз, «Язгы – әйлән бәйлән» уеннарын өйрәнәбез. «Нәүрүз» - ул яз дигәнне аңлата. Бу бәйрәмнәрнең барысы да зурлар, әзерлек төркемендәге балалар беләнүткәрелә. Балалар бәйрәмнәрдә бик теләпһәм яратып катнашалар. «Нәүрүз» бәйрәмендә кыш белән яз үз-ара көч сынашалар, аркан тартышалар,биюдә ярышалар, мәкальләрәйтешәләр.
«Сабантуй» бәйрәмен без мәйданда июнь аенда үткәрәбез. Ул иң кызыклы бәйрәм булып үтә, чөнки балалар төрле уеннар уйныйлар, ярышларда катнашалар (көянтә- чиләк белән су ташу, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, чүлмәк вату, аркан тартышу, йомырка салынган кашык кабып йөгерү)hәм көрәшүткәрелә,җиңүче балага ясалган сарык бүләккә бирелә, ясалган атларда ат чабышы үткәрәбез. Мәйданда балалар үзләренеңяратканҗырларын, биюләрен шигырьләрен башкалар. Бу бәйрәмгә ата - аналарны чакырабыз, алар балалары белән бергә күңел ачалар. Бәйрәмүткәрелә торган мәйданыбызны без шарлар, милли бизәкләр белән һ. б., татар халык сөлгеләре белән бизибез.
Шулай итеп, балаларыбыз бу бәйрәмнәрдә катнашып үзләре дә сизмәстәнүзара бер- берсе белән аралашалар, үз-үзләрен тоту гадәтләренүзләштерәләр, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре белән якыннан танышалар.