Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Туган илем – гүзәл җирем

Туган илем – гүзәл җирем

Гибадуллина Альфинур Мансуровна
Гибадуллина Альфинур Мансуровна
DOCX
473
10

«Туган илем – гүзәл җирем» татар халкының бай мәдәниятен, телен һәм тарихын чагылдыручы әдәби музыкаль чара буларак, мәктәпкә әзерлек төркеме өчен оештырыла. Кичә күңелле һәм мәгънәле булсын өчен, төрле әдәби әсәрләр һәм җырлар, шаğıйрьләр арасында Габдулла Тукай, Муса Җәлил кебек бөек шәхесләрнең текстлары кулланыла. Балалар туган телнең никадәр кирәкле икәнен, аның матурлыгын һәм мөхимлеген төшенеп, сәхнәдә үзләренең иҗатлары белән чыгыш ясаячаклар.

Кичә барышында балаларның матур итеп сөйләп һәм җырлап иҗат итүләре, татар халык рәссамнарының әсәрләре белән дә танышулары планлаштырылган. Буа, Казан, Чистай кебек шәһәрләребезнең данын күтәреп, бу чарада Татарстанның халкының бердәмлеге, аның күпмилләтлелеге һәм тарихи байлыгы турында сөйләргә насыйп була. Кичәдә балаларның музыка һәм рәсем сәнгате аша үз халыклары, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте белән горурланып, тәрбияченең җитәкчелегендә актив катнашулары мөһим роль уйнаячак.

Мондый чаралар аша без балаларда туган телгә, илгә мәхәббәт, тәрбия горурлыгын, хезмәт сөючәнлекне һәм иҗат итү сәләтен формалаштырабыз. Туган җирне, туган телне ярату һәм саклау – безнең максатыбыз. Чара барышында балаларның кулларыннан килгәнчә, татар халык сәнгатенең талантын күрсәтә алулары, сәхнәдә аларның күңеле белән уйнаганнары һәм өйрәнгәннәрен күрсәтүләре дә күркәм, истә калырлык булачак.

Предпросмотр

Туган илем- гүзәл җирем”
(мәктәпкә әзерлек төркемендә әдәби музыкаль кичә)


Тәрбияче:
Идел ярларына нурлар сибеп,
Матур булып ата бездә таң.
Таң шикелле якты туган илем,
Бәхет биргән җирем – Татарстан!
Безнең илдә бөтен халыкларга
Уртак сыйфат нәрсә – бердәмлек
Бердәм булганда без илебезне
Шушы биеклеккә күтәрдек!
Туган илем минем югарыга мен дип
Ике канат биреп үстерде.
Канатымның берсе – газиз татар теле,
Икенчесе – бөек ана теле!
(Гөлшат Зәйнашева сүзләре).
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле” – дигән бөек Тукаебыз һәм ул мең тапкыр хаклы. Чөнки кечкенәдән өйрәнелгән туган тел халык йөрәген шигърият белән сугарып кына калмый, аның күңелендә милли горурлык хисләре дә уята, ата-бабаларыбыз теленнән рухи ләззәт алу мөмкинлеге бирә. Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле. Туганнан алып, соңгы сулышына кадәр, тел һәм сүз – кешенең аерылгысыз юлдашы.
Балалар, без сезнең белән күргәзмә залына юнәлербез. Анда татар халык рәссамнарының рәсемнәре эленгән. Татарстан өлкәсендә дә талантлы рәссамнар бик күп.
Татарстанның сәнгать бүлеге – галереяның горурлыгы булып тора. Татар рәссамнарының гаҗәеп осталыгын дәлилләүче гүзәл сәнгать әсәрләре үрнәкләренең җәлеп итүенә сокланмый мөмкин түгел. Бу үрнәкләр битараф калдырмаслар һәм халык күңелендә урын алырлар.
Рәссамнарыбыз авыл һәм шәһәрләрне, аларның урамнарын, мәйданнарын, культура сарайларын, кибетләрне бизәү эшенә дә зур игътибар бирәләр. Билгеле булганча, халык сәнгатенең нигез формасын, төп ысулын орнамент тәшкил итә. Орнаменттан файдаланып, татар халкы үзенең эстетик зәвыгын, матурлыкны, гүзәллекне аңлаудагы милли тойгыларын төрле көнкүреш әсәрләрендә, ювелир әйберләрнең нечкә, нәфис бизәкләрендә, чигү эшләрендә, парчалы тукымаларда һ.б. гаять тәэсирле итеп борын-борыннан гәүдәләндереп килгән.
Балалар, сез татар халык рәссамнары, аларның хезмәте турында беләсезме?
Кузнецов, Фаттахов, Харис Якупов, Бакый Урманче.
Бу рәсемнәр арасыннан берничәсен сөйләп үтегез әле.
1 бала: Харис Якупов – “Көчле кешеләр”. Рәссам алдынгы сыер савучыларны күрсәткән. Киемнәреннән без аларның татар хатын-кызлары икәнен күрәбез.
2 бала: Бакый Урманче – “Ерактагы урман”. Табигатьнең матурлыгын, байлыгын сүрәтләгән. Агачлар яшеллеккә күмелгән. Күк йөзе зәп-зәңгәр.
Туган тел” җыры башкарыла.
(Г.Тукай сүзләре, татар халык көе).
Балалар мендәрчекләргә утыралар.
Балалар, татар язучыларын, шагыйръләрен беләсезме?
Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Муса Җәлил, Һади Такташ һ.б.
Туган тел, туган ил турында язылган шигырьләр һәм мәкальләргә тукталыйк әле.
3 бала: “Гүзәл җирем”
Гүзәл җирем,
Туган илем,
Нинди генә төс юк анда.
Аланында алсу гөлләр,
Алтын кояш – кырларында.
Гүзәл җирем,
Туган илем,
Нинди генә моң юк анда.
Әрәмәдә – сандугачлар,
Кәккүк тавышы – урманында.
Гүзәл җирем,
Туган илем,
Оныта алмам гомеремдә.
Якты ямең, татлы тәмең,
Мәңге минем күңелемдә.
4 бала:
Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле затлы тел.
Тел кешене дус итә,
Бер-берсенә беркетә.
Бел, балам, син рус телен
Һәм онытма үз телең!
(Шәйхи Маннур)
Мәкальләр:
5 бала: Үз илем – алтын бишек.
6 бала: Телгә игътибарсыз – илгә игътибарсыз.
7 бала: Илнең яме иле белән, Ватан яме җире белән.
8 бала: Туган җирдәй җир булмас, Туган илдәй ил булмас.
9 бала: Тел – кешенең рухи көзгесе.
10 бала: Алтын-көмеш яуган җирдән, туган үскән ил артык.
Чистай моңы” – җыр.
Менә бу шигырь юлларын кайсы шагыйрь язган?
Әйтә иртәнге намазга
Бик матур моңлы азан.
И Казан, дәртле Казан,
Моңлы Казан, нурлы Казан!
Бу шигырьне Габдулла Тукай язган.
Ефәк элдем читәнгә” – җырлы уен.
Балалар утыралар.
Хәзер без сезнең белән татар халык уен коралларын белү өчен кроссворд чишәрбез. Табышмак тыңлагыз әле:

  1. Сап һәм козау өлешем бар,

Кылларымны чиртәләр.
Минем белән уйнагач
Ягымлы көй сузалар.
(Саз)
Саз – ул халык арасында киң кулланыла һәм ике төрле мәгънәгә ия: беренчесе – музыка уен коралы; икенчесе – тавыш, яңгыраш, ягымлы көй.
Сазда көйне медиатор белән чиртеп уйныйлар. Элегрәк саз Болгар илендә, соңрак Казан татарлары арасында киң кулланылган.

  1. Мине тартып җибәрсәләр,

Талгын көй-моң агыла.
Җырлыйлар да, елыйлар да,
Кеше күңеле моңлана.
(Гармун)
Татар халкы элек-электән гармунның тальян, Венекий, Саратов, концерт гармуннары дип аталган төрләрендә аеруча яратып уйнаган. Гармунның тавыш чыганагы – металл пластинкалардан ясалган телләр.

  1. Кура сабагын кулланып,

Мине ясый осталар.
Күңелле көй чыгарып,
Өздереп уйный яшьләр.
(Курай)
Тавыш тәрәзәсенә көпшәнең эчке ягыннан телне куеп сыбызгы ясыйлар, һәм шуңа өреп тавыш чыгаралар. Курай күңелгә ятышлы көй чыгара.

  1. Тагаракка охшатып,

Кылны бәйләп куялар.
Моңны күңел биреп, сузып,
Еракка тараталар.
(Ятаган)
Ятаганны фольклорчылар чыршы агачыннан ясаганнар һәм аңа төрле калынлыкта җиде кыл тарттырганнар.

  1. Тавышым көчле, йомшак,

Көем күңелгә ятышлы.
Формам буенча – өчпочмак,
Бу нинди корал, әйт әле? (Думбра).
Думбрада утырып та, баскан килеш тә уйныйлар. Хәзерге вакытта “Сорнай” фольклор ансамблендә бу уен коралын кулланалар.
Ә хәзер бу уен коралларында ничек уйнаганнарын тыңлап карыйк.
Курайда, гармунда уйнау”
Шаян бию”
Балалар, сандык янына якынрак килегез әле. Әбиләр сандыгы бик серле була. Ачып карыйк әле:

  • Балкып тора түбәтәйләр

Энҗе бөртекләр белән.
Алар монда килгән гүя
Чын әкият иленнән.

  • Көндәлек булып саналган

Татарларда алъяпкыч.
Аркалы, култыклы булган,
Алга ябылган япкыч.

  • Өч яки биш билле итеп,

Элек камзул теккәннәр.
Тезгә җитәр-җитмәс итеп,
Бик оста эшләгәннәр.

  • Ир-ат күлмәген теккәннәр,

Мамык-җитен, киндердән.
Күлмәк иркен, озын булган,
Бик яратып кигәннәр.
(Һәр кием-салымны карагач, кечкенә генә әңгәмә үткәрелә).
Менә хәзер сез дә сандыкка байлык тупларсыз.
(Балалар өстәл артларына утыралар. Музыка астында чигү чигәләр, ябыштыралар, рәсем ясыйлар. Кәгазъгә бизәк төшерәләр)
11 бала:
Бу кулъяулык, эскәтерләр,
Тамбур белән чигелгән.
Әллә инде өсләренә
Чын чәчәкләр сибелгән.
(Эшен күрсәтә).
12 бала:
Калфак бәрхеттән тегелгән,
Ука белән чигелгән.
Нәкышләре көмешләргә,
Алтыннарга күмелгән.
(Эшен күрсәтә).
13 бала:
Тактага төшереп була,
Төрле чәчәк сүрәтен.
Йөрәк, яфрак формасын,
Ал, зәңгәр, ак төслесен.
(Эшен күрсәтә).
14 бала:
Тату гаиләләр өчен,
Пар беләзек хас булган.
Эчендә энҗе кебек
Ташлар җемелдәп торган.
(Эшен күрсәтә).
15 бала:
Татар хатын-кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
Киерге белән бию”
(татар халык көе).
Халкыбызның “Йөзек салыш” уенын уйнап алыйк әле.
(Балалар түгәрәккә басалар; кулларын артка сузып, шнурга тотыналар. Йөзек кемдә кала, шуңа җәза бирелә).
16 бала: (җәза итеп шигырь сөйләргә кушыла):
Туган җирем – Идел буе,
Һәр телнең бар туган иле.
Туган җирең кебек назлы
Җырдай моңлы татар теле.
Яндың да син, туңдың да син,
Нишләтмәде сине язмыш.
Дөньяда күп нәрсә күрдең,
И мөкатдәс Тукай теле.
17 бала (җәза бирелә):
Дәү әнием” җыры башкарыла.
(Ә.Бикчәнтәева сүзләре, Ә.Бәкиров көе).
18 бала (җәза бирелә):
Татар халык биюе” башкарыла.
19 бала (җәза бирелә):
Нинди күркәм минем илем,
Кояштай балкып тора.
Урманнары җыр шикелле,
Моңланып шаулап тора.
Туган илем! – Кочагыңда
Яшимен мин – бер тамчы
Сүзләрем сиңа багышлыйм,
Кабул итеп алсаңчы.
Без хәзер рәхәтләнеп татарча да, русча да, чувашча да сөйләшә алабыз. Чөнки безнең җөмһүриятебез телләр турында закон кабул итте. Ә татар теле белән рус теле дәүләт теле диеп игълан ителде.
Безнең Татарстаныбыз бик бай. Аның киң, озын елгаларын, көмеш төсле күлләрен, бөдрә урманнарындагы зифа каеннарын, зур-зур шәһәрләрен, бөтен дөньяга дан казанган КамАЗ, кара алтыннарын, зиннәтле мехларын, мул уңыш бирә торган кара туфраклы җирләрен, хезмәт сөючән халкын данлыйбыз һәм зурлыйбыз.
Татарстан – үз илебез”
(Р.Миңнуллин шигыре, Р.Ахиярова көе)