Сценарий: Для старших групп "Дэу энидэ бигрэк рэхэт!"
Зурлар очен кунел ачу кичэсе: «Дэу энидэ бигрэк рэхэт!»(зурлар торкеме очен)
Максат:
1. Балаларда татар халкының җырлы – биюле уеннарына, авыз иҗатына мәхәббәт уяту;
3. Сәнгатьле сөйләм телен үстерү.
4. Татар халкына ихтирам, горурлык хисләре тәрбияләү.
Матур итеп бизәлгән авыл өенең эчке күренеше. Балалар әби янына кунакка киләләр, ишек шакыйлар. Әби каршы чыга.
Ясминэ: Исәнмесез – саумысыз!
Нигә ишек ачмыйсыз?
Шакый-шакый арып беттек,
Нигә каршы алмыйсыз?
Әби: Исәнмесез, балакайларым! Ишетмәдем, оланнарым. Түрдән узыгыз, әйдәгез. Менә песием Мияубикәм белән сагынып беттек үзегезне.
С.Азалия: Әбекәй, минем дә бар пескәем. (М.Хөсәеннең песи турындагы шигырен сөйли).
Бар кечкенә песекәем,
Бик акыллы дускаем.
Ап-ак йонлач күлмәге
Бизи бөтен бүлмәне.
Камиль: И әбекәй, әбекәй,
Пешер безгә тәмлекәй:
Пешер бераз әлбә дә,
Янына куш хәлвә дә.
Шикәр белән тәмле чәй –
Рәхмәт әйтеп, әбекәй,
Әй итәрбез чәбәкәй!
Әби: Чәем дә өлгерә, коймагым да пешкән. Әй, кызлар-кызлар, һавадагы йолдызлар, малайлар-шалайлар! Әкият тыңлыйсыгыз киләме? Сөйли белсәң, тыңлый да бел, дигән бит борынгы бабайлар.
Балалар: Килә, килә.
Әби: Борын-борын заманда,
Булган ди бер патша.
Ул ясаттырган ди, би-и-ик
Матур бер бакча.
Бакчаның капкасы булган ди, таштан,
Сөйлимме яңабаштан?
Балалар: Сөйлә-сөйлә.
Әби: Борын-борын заманда,
Яшәгән ди бер торна.
Мин әкият сөйләгәндә,
Авызыңны ачып торма.
Балалар көлешәләр.
Әби: Әй, балалар, нинди матур уенчыкларыгыз, курчакларыгыз бар икән сезнең.
Х. Эминэ: Әйе шул, әби. Без курчакларыбызны бик яратабыз.
Х.Эминэ:Зәңгәр күзле курчагым,
Әлли-бәлли ит әле.
Синең бит йоклар чагың,
Тәмләп йоклап кит әле.
4 кыз (Ясминэ, С.Азалия, Эминэ, Ш.Азалия) «Айголне йоклатабыз» жырын башкаралар.
Ясминэ: Йокламый бит, курчагым.
“Песи жыры” астына Зэлия песи булып киенеп керэ, курчакны йоклата.
Зэлия: Мияу, мияу, мияу
Әй, акыллы курчагым.
Йом кузеңне, бәлли-бәү,
Башка бер сүз дә дәшмим,
Йоклап алыйк без икәү.
Мияу-мияу-мияу.
Песи курчакны йоклата алмый. Курчакны әби ала һәм бишеккә салып йоклата. «Бишек жыры» янгырый. Кызлар ай биюе бии.
Әби: Әлли – бәлли итәргә,
Ал бишеге бар аның,
Алдына алып йоклатырга,
Үз әбкәсе бар аның.
Әлли бәлли, бәүкәем,
Йом күзләреңне, нәнкәем,
Рәхәт кенә тынычлап
Йоклап китәр, бәбкәем.
Песи йоклап китэ, балалар песине уратып алалар.
Б-р.: Мияу-мияу мырламас,
Мияу-мияу җырламас,
Тын да алмас, суламас,
Мияу-мияу, уянмас.
«Песи тычкан» уенын уйнап алалар.
Этэч кычкырган тавыш ишетелэ. Эскэр шигырь сойли.
Эскэр: Минем әтәчем,
Бик иртә тора,
Кикрикук,
Кикрикук!
Бик матур итеп,
Сузып кычкыра,
Кикрикук,
Кикрикук!
«Этэч» жыры башкарыла. Этэч керэ: Кэрим.
А.б.: Әтәч кычкырган, димәк, таң ата дигән сүз. Йоклап ятмыйлар, хәерле иртә.
Ш.Азалия: Уян, балам, тиз уян,
Качып китте төн-куян.
Йомшак кына чәчләреңне
Сөеп, иркәләп куям.
Курчакны торгыза, кулына ала.
4 кыз бергэ: (курчакны сикертәлэр)
Үчтики, үчтики,
Үсмәгәнгә кечтеки.
Үсә, үсә, зур булыр
Бигрәк матур кыз булыр.
Курчак белән бию башкарыла.
Әби: Әйдәгез, балакайларым, кояшны да уятыйк, бергәләп чакырыйк аны.
Кояш, чык, кояш, чык,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык бирермен.
Майлы ботка казанда,
Тәти кашык базарда.
«Кояш» кутэрелэ. Бию
Эби: Менә кояш та күтәрелде. Чәем дә өлгерде. Әйдәгез, балалар, коймак белән сыйлыйм әле үзегезне.
Әби балаларны яңа пешкән коймак белән сыйлый.