Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Татар халкының милли киемнәре

Татар халкының милли киемнәре

Нурутдинова Зимфира Султановна
Нурутдинова Зимфира Султановна
DOCX
362
0

Татар халкының милли киемнәре - бу мәдәниятне, тарихны һәм гореф-гадәтләрне саклаучы әһәмиятле өлкә. Безнең бурыч - балаларга татар халкының киеп йөрү традицияләрен өйрәтү, аларның йөрәкләренә мәдәни мирасның бишеген салу. Милли киемнәрне өйрәнгәндә, без аларның бизәкләрен, форма һәм стильләрен дөрес аңлатырга тиешбез.

Милли киемнәрнең символикасы һәм матурлыгы белән танышып, балалар үзләрендәге горурлык хисен үстерергә, иҗади мөмкинлекләрен киңәйтергә тиеш. Киченебез татар халык көйләре астында уза, бу исә дәрескә күңел өсти, балаларның игътибарын һәм кызыксынуларын арттыра.

Татар хатын-кызларының матур күлмәкләре, камзуллары, алъяпкычлары һәм түбәтәйләре - бу безнең тарихыбызның тере шаһитлары. Без аларның һәрберсе турында сөйләшеп, балаларны кулланган җиһазлар, бизәкләр, материаллар турында мәгълүмат бирергә тиеш. Балалар белән бергәләп, кул эшләре ярдәмендә милли киемнәрнең бизәкләрен ясау, аларны бизәү - шатлыклы мизгелләр белән билгеләнә.

Чара вакытында, без укучыларга татар мәдәниятен тулысынча аңлап, халыкның традицияләре, йолалары белән якыннан танышырга мөмкинлек бирәбез. Халкымның бай мәдәнияте, аның кыяфәте һәм аның иң яхшы традицияләре безне бергә җыя. Барысы да педагогик методлар һәм кызыклы уеннар аша, балаларның игътибарында будет.

Предпросмотр

Татар халкының милли киемнәре
(мәктәпкә әзерлек төркеме белән үткәрелә торган эшчәнлек конспекты.)
Бурычлар:
1.Балаларның тасвирлап сөйләү күнекмәләрен   үстерү,милли  киемнәрнең исемнәрен, бизәлешләрен сөйләмдә дөрес  әйтүне активлаштыру;
2.Милли сәнгатькә  мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләү.
Сүзлек: далия чәчәге, өчьяфрак ,тукранбаш
Җиһазлау: Магнитофон, балалар санынча алъяпкыч,түбәтәй, бизәкләү өчен бизәк үрнәкләре,татар халкының милли  киемнәрен  слайдларда  күрсәтеп бару.
Эшчәнлек  барышы:

1.Тәфтиләү (татар халык көе). җыры яңгырый. Балалар көй астында, кулга-кул тотышып,  төркем  бүлмәсенә керәләр.

-Балалар, бүген безгә Фәридә белән Гали исемле курчаклар  кунакка килделәр. Әйдәгез,әле алар белән исәнләшик ( исәнләшү). Без дә  кулга -кул тотынышып  бер-беребезгә үзебезнең җылыбызны бүләк итик  эле.

-Кулларга без тотындык,
Бер-беребезгә елмайдык.
Җылы китте кулларга,
Рәхәт булды дусларга
2.Төп өлеш.
Тәрбияче:-Балалар хәлләрегез  ничек?(бик әйбәт,шәп,рәхмәт)
-Минем дә,балалар хәлләрем  бик әйбәт,әйдәгез дәресебезне башлыйбыз.
Мендәрләргә утырыгыз әле (идәнгә мендәрләр куярга һәм утырырга )
-Балалар, карагыз әле, безгә кунакка Фәридә белән Гали ничек матур итеп киенеп килгәннәр.Аларның кигән киемнәре татар халкының бизәкләре белән бизәлгән. Без дә сезнең  белән бүген татар халкының  милли киемнәрен искә төшереп үтәрбез.
Игътибар белән карагыз әле.(слайд)
-Бу татар хатын-кызлары кия торган күлмәк.
- Бергәләп кабатлыйк әле.( күлмәк). Ул төрле бизәкләр белән бизәкләнә. Безнең  әбиләребез күлмәк изүенә, итәк очына,төрле ситсы кисәкчәләре теккәннәр.
-Ә менә монысы Камзул (кабатлау). Ул озын  яки кыска, җиңсезбула. Хатын-кызлар камзулларын бәрхеттән теккәннәр һәм асылташлар белән бизәгәннәр.
- Камзулны ирләрдә кигән. Алар күбрәк күлмәк белән ыштан кигәннәр.Безнең ирләрнең камзулларын  кара төстәге, ә әби-апаларыбыз яшел төстәге бәрхеттән теккәннәр. Хәзер без аларны җилет дип йөртәбез.
 менә монысы, балалар, алъяпкыч. (кабатлау) Аны хатын-кызларыбыз киеп йөргән. Алъяпкычны төрле чәчәкләр, яфраклар белән бизәп чиккәннәр.
- Ә менә монысы нәрсә балалар?(Дөрес ,калфак.) Калфаклар да төрле була икән балалар. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстенә шәл ,яулык ябылган. Ә менә зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны матур итеп чиккәннәр.Гөлназ курчакта  ,нинди матур калфак киеп килгән.
3.Шигырь уку : Л.Лерон. «Татар баласы».
      Калфак кигән кыз баланың
Багып алчы йөзенә,
Нинди гүзәл татар кызы,
Күз тимәсен үзенә.
-Балалар, карагыз әле, ә менә бу баш киеме сезгә барыгызгада таныштыр дип уйлыйм..
-Нәрсә ул?(Түбәтәй)
-Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Бу түбәтәй, аны кәләпүш дип тә йөртәләр. Ул безнең әтиләребез, бабаларыбыз яратып кия торган баш киеме.
-Түбәтәй матур бизәлгәнме балалар?
-Әйе, бик матур бизәлгән. Кырыйларына матур бизәкләр  урнаштырганнар. Гали курчакныңда түбәтәе бик матур.
Тәрбияче:
Килешеп тора түбәтәй
Аның күркәм йөзенә.
Нинди матур татар улы,
Күз тимәсен үзенә.
-Балалар, татар халкы элек-электән матур итеп киенә дә белгән, матур итеп бәйрәмнәр дә үткәргән. Бәйрәмнәр бик күңелле уза торган булган. Алар иң матур киемнәрен киеп барганнар.Биегәннәр. җырлаганнар, төрле уеннар уйнаганнар.Балалар бездә сезнең белән  татар халкының матур киемнәрен киеп аулак өй уздырдык. Аулак өйләрдә яратып уйный торган уеннарны уйнадык,биедек.Әйдәгез,шул уеннарның берсен уйнап китик эле.
 4. Ул Җырлы-биюле уен”Түбәтәй”
-Булды, балалар, әзрәк ял итептә алдык.
- Балалар без сезнең белән бүген татар  халкының  нинди киемнәре белән таныштык әле ?Әйе,милли киемнәре белән таныштык. (Күлмәк, камзул, күлмәк белән ыштан,  алъяпкыч, калфак, түбәтәй). 
-Балалар, әйдәгез без үзебезнең кунакларыбыз Гали белән Фәридәгә матур алъяпкыч,түбәтәй бүләк итәбез.Менә сезгә татар халкының милли  бизәкләре: ләлә чәчәге, далия чәчәге, өчьяфрак тукранбаш мотивлары, чәчәк яфраклары . Утырыгыз, шул бизәклзрне матур итеп алъяпкыч белән түбәтәйгә  ябыштырабыз («Ай былбылым»көе астында).
-Булдырдыгыз, балалар, сез түбәтәйне,алъяпкычны матур итеп милли бизәкләр белән  бизәдегез. Әйдәгез аларны Фәридәгә, Галигә бүләк итик.
-Балалар, сезнең алъяпкычларыгыз һәм түбәтәегез бик ошады аларга. Сезгә бик зур рәхмәт әйтәләр һәм сезнең белән саубуллашалар.                                 -Балалар, сезгә эшчәнлектә нәрсә ошады? (балалар җавабы).Шуның белән безнең дәрес тәмам.Рәхмәт,балалар, барыгыз да актив булдыгыз, сорауларга матур итеп җавап бирдегез. Бик тырыштыгыз. Сез миңа бик ошадыгыз!