Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Методическое пособие по обучению татарскому языку для воспитателей

Методическое пособие по обучению татарскому языку для воспитателей

Садыкова Эльза Махмутовна
Садыкова Эльза Махмутовна
DOC
103
0

Сборник «Уйный-уйный татарча өйрәнәбез» представляет собой уникальный методический материал, созданный на основе опыта работы воспитателя Р.Ю. Юсуповой, который направлен на обучение детей татарскому языку в дошкольных образовательных учреждениях. В данном пособии собраны авторские сказки, стихи и дополнительные материалы, которые помогут педагогам эффективно реализовать учебный процесс, адаптированный к современным требованиям.

В серии материалов рассматриваются традиционные и инновационные подходы к обучению языку, а также методы, которые позволяют воспитателям создать благоприятную языковую атмосферу для детей. Сборник включает в себя рекомендации по интерактивным играм, мультимедийным технологиям и дидактическим материалам, которые будут способствовать углубленному освоению татарского языка.

Важным аспектом пособия является поддержка родителей в обучении их детей. В разделе, посвященном взаимодействию с семьями, предложены советы по включению родителей в образовательный процесс, а также рекомендации по совместным занятиям. Тем самым создается единое языковое пространство, где дети могут свободно практиковать свои навыки в повседневной жизни.

Сборник ориентирован как на воспитателей, так и на студентов педагогических вузов, что делает его полезным инструментом для формирования будущих специалистов в области дошкольного образования. Используя примеры и идеи из пособия, воспитатели смогут улучшить свои методические навыки и обогатить образовательный процесс, что в конечном итоге повлияет на успех обучения детей татарскому языку.

В заключение, этот сборник – не просто методические рекомендации, а целый мир возможностей, который откроется перед педагогами и их воспитанниками, позволяя каждому ребенку ощутить красоту родного языка и культуры.

Предпросмотр

С ерия
Творческая
мастерская










Уйный-уйный татарча өйрәнәбез


сборник методических материалов
Р.Ю. ЮСУПОВОЙ


из опыта работы
воспитателя по обучению татарскому языку
МАДОУ «Детский сад № 402 комбинированного вида» Советского района г.Казани


Часть 2





Управление образованием г.Казани
Отдел отдела образования ИК МО г.Казани
по Советскому району
МАДОУ «Детский сад № 402 комбинированного вида» Советского района г.Казани




Уйный-уйный татарча өйрәнәбез


сборник методических материалов
Р.Ю. ЮСУПОВОЙ


из опыта работы
воспитателя по обучению татарскому языку
МАДОУ «Детский сад № 402 комбинированного вида» Советского района г.Казани


Часть 2






Казань
2017


Автор-составитель
Юсупова Райхана Юсуповна воспитатель по обучению татарскому языку высшей квалификационной категорииМАДОУ «Детский сад № 402 комбинированного вида» Советского района г.Казани



Научный редактор
Садыкова Э.М. заведующий МАДОУ «Детский сад № 402 комбинированного вида» Советского района г.Казани, к.п.н.




Рецензенты
Залялова Анфиса Григорьевна директор ГАОУ СПО «Казанский педагогический колледж», кандидат педагогических наук, Почетный работник среднего профессионального образования РФ, Заслуженный учитель Республики Татарстан,
Морозова Марина Васильевна главный специалист отдела образования Советского муниципального района г.Казани по работе дошкольными образовательными учреждениями
Латыпова Расиля Ильдусовна ведущий научный сотрудник отдела программ развития образования ГАОУ ДПО ИРО РТ, к.п.н.
Голубева Людмила Васильевна, старший воспитатель высшей квалификационной МАДОУ «Детский сад № 402 комбинированного вида» Советского района г.Казани



Сборник включает авторские сказки, стихи и дополнителҗные материалы из опыта работы воспитателя по обучению татарскому языку МАДОУ «Детский сад № 402 комбинированного вида» Советского района г.Казани по реализации УМК по обучению родному языку.
Сборник адресован педагогам, воспитателям дошкольных образовательных учреждений, студентам педагогических вузов, другим работникам образования и родителям.
При подготовке сборника использовались отчётные материалы воспитателя по обучению татарскому языку МАДОУ «Детский сад № 402 комбинированного вида» Советского района г.Казани



© Отдел образования 2017
©Юсупова Р.Ю. 2017


Аңлатма язуы


Мәктәпкәчә белем бирүдә Ф Г ОС ка керү җитди таләп куя. Бу ике төрле дәүләт телен оештыруга кагыла. Татар телен өйрәтү буенча традицион методларны үзгәртеп яңа методик комплект (УМК) булдырыла,бу моңа кадәр Татарстан Республикасында булмаган программалар.
Яңа программаны эшкәртүчеләр төрле формадагы эчтәлекне карадылар: хәрәкәтчән, бармак уеннары, мультмедий җайланмасы, эш дәфтәрләре.
Фән һәм белем бирү министрлыгы сайтында татар телендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар яшенә туры килерлек мульфильмнар, анимацион сюжетлар һәм башка интернет чыганаклар урнаштырыла.
Бу килеп чыккан үзгәрешләр нәтиҗәсендә,тәрбияче үзе дә үзгәрергә тиеш. Телгә өйрәтүнең төп формасы булып белем бирү эшчәнлеге алына.
Балалар татарча сөйләшә башласын өчен нәрсәләр эшләргә? Без уйлыйбыз сөйләм тирәлеге мохитен булдыру кирәк. Мәсәлән, тәрбия бирү процессесын бакчада шундый принцип белән эшлибез: Бүген без татарча гына сөйләшәбез.
Моны тормышка ашыру өчен, тәрбияченең татарча сөйләшә белүе кирәк.
Безнең бакча хезмәткәрләре .үзләре теләп татарча өйрәнделәр, өйрәнәләр. Татар теле шөгыльләрендә катнашалалар. Төркемнәр дә режим моментларында үзләре өйрәнгән сүзләрне кулланалар. Яңа сүз, сүз тезмәләрен балалар белән бергә өйрәнәләр. Без уйлыйбыз, югары нәтиҗәләргә ирешер өчен УМК ка белән генә чикләнеп калмаска, безнең бакчада балаларны татарчага өйрәтү төрле режим моментларында киң кулланыла. Тәрбиячеләр авторлык дидактик уеннар эшкәртәләр, шигырьләр, әкиятләр, санамышлар уйлап чыгаралар һәм дәресләрендә кулланалар. Балалар белән буш вакытларын сөйләм тирәлеге булдырып уйныйлар. Уңышларга ирешү өчен балалар белән монологик, диалогик сөйләм үстерү өстендә эшләргә кирәк. Бала һәрвакыт иптәшләре һәм әти-әниләр белән аралашып торырга тиеш. Шуңа күрә без әти-әниләрне бакчадагы тәрбия һәм белем бирү процессында кызыксындырып, төрле чараларда катнаштырып бергәләп җиң сызганып эшлибез. Әти- әниләрдә безнең белән татарча сөйләшергә өйрәнәләр. Алар моның алда мәктәптәдә кирәклеген яхшы аңлыйлар. Кичләрен татарча тапшырулар, татарча мультфильмнар, өйрәнгән сүзләрне бергәләп кабатларга, эш дәфтәрләрен бергәләп карарга киңәшләр бирәбез.
Күп милләтле дәүләткә үз урыныбызны, үз культурабызны, халкыбызныч саклап калыйк дисәк, иң берече чиратта телебезне югалтмыйк.Теле барның иле бар” - дип юкка гына әйтмәгәннәр әби бабаларыбыз.
Безнең иң изге, җавплы бурычыбыз балаларны кечкенәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле, белемле һәм сәламәт итеп тәрбияләү.


Памятка для воспитателей по обучениютатарскому языку
Проект»Минем өем”
Проект “Минем өем”
Проект”Уйный-уйный үсәбез”
Проект”Без инде хәзер зурлар-мәктәпкә илтә юллар”
Укыту-методик кулланма(УМК”Минем өем”)нигезендә мәктәпкәчә яшьтәге татар телен өйрәнүче рус теле балалары өчен лексик минимум,4-5 яшь.
Словарный минимум для детей,обучающихся татарскому языку по учебно-методическому комплекту(УМК),4-5 яшь)


Лексик минимум(4-5яшь)
Актив сүзләр:әби,бабай,әни,әти,малай,кыз,рәхмәт,мин,исәнме,исәнмесез,сау бул,сау булыгыз, зур,кечкенә,бир,аша,эч, мә,ю,курчак,куян, әйе,юк,эт.песи,әйбәт,ипи,алма,сөт,чәй,тәмле,матур,чиста,пычрак,кил монда,хәлләр ничек, утыр,уйна,туп,курчак,аю,куян,бер,ике,өч,дүрт,биш(49 сүз)
Пассивные сүзләр:утырыгыз,басыгыз,ал,бу кем,син кем,кем анда,ничә,нинди,кем юк,ал (возьми)(13 сүз)


Лексик минимум(5-6 яшь)
Активсүзләр:кишер,нинди,баллы,ничә,суган,бәрәңге,алты,җиде,сигез,тугыз,ун,кыяр,кәбестә,кызыл,сары,яшел,кирәк,юа,нәрсә кирәк,юа,аш,ботка,кашык,тәлинкә,чынаяк,зәңгәр,күлмәк,йокла,бит,кул,өстәл,урындык,карават,яратам,бар 38(сүз)
Пассив сүзләр:Бу нәрсә,хәерле көн,нәрсә бар, күп(7 сүз)


Лексик минимум(6-7яшь)
Син кем,хәерле көн,тычкан,бу кем,бу нәрсә,нишли, йоклы,утыра,шый,эчә,нишлисең,ашыйм,эчәм,уйный,уйныйм,утырам,барам,кая барасың? син нишлисең,сикер,сикерәм,сикерә,йөгерә,төлке,йөгер,йөгерәм,чәк-чәк,өчпочмак,яшь,бүре,керпе,тавык,әтәч,үрдәк,чана,шуа,шуам,бие,бии,биим,ак,кара,җырла,җырлыйм,зур рәхмәт,китап укый,укыйм,рәсем ясыйм,дәфтәр(58 сүз)
Пассив сүзләр: нәрсә яратасың(2сүз)
Барлыгы: 167 сүз.


Такмаклар


Уртанчылар төркеме


Тема:Гаилә
1.Әби, бабай,
Әти, әни
Бер малай, ике кыз
Зур тату гаилә.
2.Бу әби,бу бабай
Бу әти,бу әни
Бу кыз,бу малай
Бу кечкенә песи Мияу
Бу зур эт
Аның исеме Акбай.
Тема: Ашамлыклар:
3.Әби, бабай
Ипи, сөт ярата,
Әти алма, әни чәй
Мин барсында яратам.

Тема: Уенчыклар:
4.Туп, туп, матур туп
Кечкенә, чиста туп
Бер, ике, өч, дүрт¸ биш
Зур тупны миңа бир
5.Әллә-лә, әллә-лә,
Карусель әйләнә,
Матур курчак әйләнә
Кечкенә аю әйләнә
Уенчыклар әйләнә.
6.Әллә-лә,әллә-лә
Карусель әйләнә
Матур кызлар әйләнә
Зур малайлар әйләнә
Әйбәт балалар әйләнә
7.Алып килдем бүләкләр
Зур, матур уенчыклар
Аю, куян, курчак, песи бар
Нәрсә кирәк сайлап ал!.

Тема: Саннар
8.Карагыз, карагыз!
Нинди сан - әйтегез!
.2...3...4...5
Саннарга карап,
Түгәрәкләр ясагыз.
9.Бер курчак, ике аю,
Өч алма,дүрт туп
Биш куян,
Бер рәткә тезеп куям.


Зурлар төркеме

Тема: Киемнәр
1.Сары күлмәк матур
Зәңгәр сарафан кечкенә
Кызыл итәк яңа
Итәк була миңа.
2. Карагыз, карагыз
Без кибеткә барабыз
Сарафан, күлмәк, чалбар
Хәзер сатып алабыз.

Тема: Яшелчәләр
3. Яшелчәләр күп анда
Кыяр, кишер, кәбестә
Суган, бәрәңге, помидор бар
Нәрсә кирәк сорап ал!
Тема: Савыт-саба
4.Яңа кибет ачыла
Савыт-саба күп анда
Төрле, төрле төсләрдә
Зур кашык, зур тәлинкә
Ә чынаяк юк анда.

Тема: Өй җиһазлары
5. Бу өстәл, бу карават
Бу зур урындык
Бер, ике, өч
Килегез тизрәк
Урындыкка утырдык.


Мәктәпкә әзерлек төркеме

. Тема: Күңелле уеннар
1.Сикер, сикер кызыл туп
Йокла матур курчак
Зур аю кил тизрәк,
Куян сине узачак.
2.Бу төлке, бу аю
Бу бүре, бу куян
Керпе юк ,күренми
Алма тапкан, югалткан.
Тема:Без кафеда
3. Бар матур, зур кафе
Килегез сезне көтә
Пицца, чәк-чәк, өчпочмак
Тәмле аш, йомшак коймак,
Сөтле ботка, бәлеш бар.
Нәрсә кирәк сорап ал!
Тема: Күңелле уеннар
4.Зәңгәр, яшел, сары, кызыл
Туплар белән уйныйбыз
Сикерәбез, йөгерәбез
Уйнап бердә туймыйбыз.

5.Без мәктәпкә барабыз
Кулга портфель алабыз
Уенчыклар бакчада калды
Кечкенә балалар рәхмәт әйтеп алды.
Тема:Без биибез
6.Без биибез,биибез
Биюдән без туймыйбыз
Марат, әйдә кил әле
Безнең белән бие әле.
Тема: Күңелле уеннар
7.Без йөрибез әйләнеп
Кулыбызда матур туп
Сары туп, чык уртага!
Сары тупла әйләнә,
Зәңгәр туп, чык уртага!
Зәңгәр туплар йөгерә!
Кызыл туп, чык уртага!
Кызыл туплар сикерә.
8.Без йөрибез әйләнеп,
Курчаклар кулыбызда
Әйләндек – тукталдык,
Син нишлисең әйт безгә.
9.Аю йоклый,
Төлке бии,
Керпе алма ташый,
Куян баллы кишер ашый.

Тема: Төсләр, киемнәр.
10.Алсу кунакка бара
Кызыл күлмәген кигән
Кулындагы курчагы да
Кызыл күлмәктән икән.
11.Самат кигән яшел чалбар,
Бик килешә үзенә,
Уйный, уйный онытылган
Пычрак кергән күзенә.
12.Сары күлмәк,матур күлмәк
10. Яратып кия кызлар,
Сары чәчле курчакларга
Бәйлиләр сары тасмалар.
11.Яңа,зәңгәр чалбар киеп,
Алмаз бакчага килгән
Дусты Петяның чалбары
Шундый ук , зәңгәр икән.


Шигырьләр
(уртанчылартөркеме)


Без матур балалар
Бакчага йөрибез.
Көн аяз,кояшлы булуын
Һәр көнне телибез.

Елмаеп безне көн саен
Каршы ала тәрбияче апабыз
Әти-әни белән саубуллашып
Уечыклар янына чабабыз.


урлар төркеме)


Матур төсле киемнәр
Алсу кунакка бара
Кызыл күлмәген кигән
Кулындагы курчагы да
Кызыл күлмәктән икән
Самат кигән яшел чалбар,
Бик килешә үзенә
Уйный,уйный онытылган
Пычрак кергән күзенә

Сары күлмәк,матур күлмәк
Яратып кия кызлар,
Сары чәчле курчакларга
Бәйлиләр сары тасмалар(бантлар)
Яңа зәңгәр чалбар киеп,
Алмаз бакчага килгән
Дусты Петяның чалбары
Шундый ук, зәңгәр икән.

Ак күлмәк,кара чалбар
Әти кия көн саен
Әни кия сарафан
Мин аларны яратам.
Серле кәрзин
Бу кәрзин зур,матур,
Кәрзиндә нәрсә бар?
Өч кәбестә, дүрт кишер,
Алты кыяр җиде суган
Кәрзин яшелчә белән тулган.


(Мәктәпкә әзерлек төркеме)


Апама да,үземә дә
Әни текте күлмәкләр
Менә бәйрәмгә сезгә
Шушы булыр бүләкләр.

Әй сөендек, әй шатландык
Әни безгә шулай дигәч
Рәхмәт бик зур әни сиңа
Матур күлмәкләр теккәч



Әкиятләр
Кыю әтәч
Кечкенә генә бер авылда, яшәгән ди бер әби. Әби инде карт булган, күп маллар асрый алмаган. Аның өендә бер песие ,ә ишек алдында бер әтәче, өч тавыгы булган. Әби песигә Йомшакбикә исеме кушкан, Йомшакбикә тычканнардан өйне саклаган, әби оек башлар бәйләгәндә янында утырган, йомгаклары белән шаярган, тәгәрәтеп сикерә, сикерә уйнаган. Тәрәзә төбендә кояшта кызынган. Әби аны бик яраткан, тәмле әйберләр белән сыйлаган.
Ишек алды җәй көннәре гөрләп торган. Әтәч иртә-таңнан әллә кайларга ишетерлек итеп кычкырган,тавыш салган, ә тавыклар үз вакытлары җиткәч кыткылдашалар, ишек алдындагы утын сараенда оя ясап, чиратлашып йомырка салалар икән.
Шулай матур гына яшәгәндә бер көнне әби, утын сараена йомырка алырга чыкканда аягы таеп егылган, ди.Әби бик озак урын өстендә яткан. Йомшакбикәә бик күңелсез калган, тычканнарда тотасы килмәгән, ашаргада бирүче булмаган.
Тавыклар көн саен йомырка салганнар, йомырканы алучы булмаган. Шулай беркөнне песи уйлап торганда,кырт итеп исенә төшкән. Болай өйдә ач ятсам, эшләр хәрәп, нидер эшләргә кирәк.
Бер көн уйлаган, биш көн уйлаган, исенә төшкән. Әби авырый, тавыклар көн саен йомырка салалар, ә мин ач өйдә ятам.
Кич тавыклар йокларга яткач ауга чыгарга кирәк, - дип сөенеченнән мыраулап та алган.
Менә кичтә җиткән, Йомшакбикә ауга чыгып киткән.
Мыраубикә эзләп йәргән,йәргән дә йомырка урынын таба алмыйча аптырап, өйгә кереп киткән.
Көндез инде йоклап ятмаган, тавыкларның кайда йомырка салганнрын күзәтеп торган.
Кич тагын ауга чыгып киткән. Бу юлы инде теләгенә ирешкән, бер ничә йомырканы оядан урлаган, бу эш аңа ошап киткән.
Тавыклар гына аптырашта калганнар, йомырка көн саен салабыз, нишләптер бер дә артмый, диләр.
Уйлашканнар да чиратлашып сакларга кирәк дигән, карарга килгәннәр. Тавыклар саклый алмаганнар кич җитүгә кунакчада йокыга киткәннәр. Бу хәлне әтәчкә сөйләп биргәнәр, әтәчнең бик ачуы килгән, үзем саклыйм җебегәннәр, сездән булмас, - дигән.
Йомшакбикә көндәгечә ауга чыккан, ләкин оя янына килеп җитүгә, әтәч бар көченә чукырга тотынган. Йомшакбикә көч хәл белән, әтәчтән котылган. Таң атканчы оятыннан, әби күзенә ничек күреним хәзер дип,урманга качкан, - ди.
Тату гаилә
Бер тур,зур өйдә яшәгән ди, Мияу белән Акбай. Бу өйнең хуҗалары әби белән бабай аларны бик яратканнар,тәмле итеп ашатканнар,төрле әкиятләр сөйләп йоклатканнар, - ди.
Әби белән бабай җырлыйлар.(бишек җыры)
Мияу белән Акбай уйнап, җырлап сөенеп яшәгәннәр,-ди.
Мияу әле тычканнар тотарга да өлгергән, әби белән бабайны сөендергән. Акбай бабайга ияреп, бабайны саклап, урманга йөргән. Бабай урманда җиләкләр, гөмбәләр җыйган, әбигә матур чәчәкләрдән такыялар үргән. (Урмандагы күренеш)
Аларны Мияу белән әби сагынып көтеп торганнар,елмаеп каршы алганнар,тәмле итеп чәй эчкәннәр,сыйланганнар.
Моны күршедәге песи белән эт күзәтеп торганнар.
Эт: Эх шушы Акбай кебек яшәсәң иде, мин дә хуҗага ияреп урманга йөрер идем,сезнең яннан сызгыртып узып китәр идем, дә койргымны күтәреп кайтып та җитәр идем. Юк шул, булмады бәхетем, хуҗам мине яратмый, өйне начар саклыйсың, - ди.
Песи: Ә мин андый яхшы хуҗаларым булса,ял гына итеп ятар идем,тычканнар тотып йөрмәс идем.
Песи белән эт җырлыйлар:
Без уңмадык хуҗалардан ,
Инде хәзер нишләргә?
Болай бүтән яшәп булмый,
Җитте вакыт китәргә.
Бу җырны әби белән бабай ишетәләр, аптырашта калалар.
Бабай: Әби, - карале урамда кара төн, болар кая баралар инде?
Әби: Әйе, бигрәк караңгы, төнлә адашырлар, югалырлар.
Бабай: Әллә үзебезгә чакырыйкмы?
Әби: Ярый, ярый әйбәт булыр, төн чыкканчы бездә булсыннар, таң аткач китәрләр. Песи белән этне үзләренә чакыралар.
Иртән торсалар Мияу белән Акбай башта аптырашта калалар да, аннан яңа дусларын күреп, сөенәләр.
Әби белән бабай йокыдан торганчы дуслашып та өлгерәләр.
Әби белән бабай чырылдаган тавышка ишек алдына чыксалар, тәгәрәшеп уйнаганнарын күргәч аптырашта калалар.
Бабай: Инде хәзер нишләргә? Бигрәк күңелле уйныйлар бит.
Әби: Үпкәләшкәнче уйнасыннар,туйгач китәрләр.
Акбай: Әби, бабай без сезгә сүз бирәбез,без бик тату яшәрбез.
Мияу: Бергә исем кушарбыз,тәгәрәшеп уйнарбыз.
А б.: Акбай белән Мияу өйдәге тәртипне аңлатканнар.
Мияу: Безнең өйдә тәртип,әби белән бабай безнең өчен һәрвакыт авторитет.
Акбай: Буйсынабыз һәр нәрсәгә, чөнки үзегез күрәсез рәхәт монда яшәргә.
А б.: Бик тату яшәгәнәр ди,песигә Йомшаккай, ә эткә Актырнак дип исем кушканнар, - ди.



Шөгыльләр


Тема:Балачак аланында
(икенче кечкенәләр төркеме)


Максат: татар теленә кызыксыну уяту,аңа мәхәббәт тәрбияләү, аралашу теләге тудыру,халкыбыз иҗаты аша тел байлыгын үстерү, кызыксындыру.
Җиһазлар: Төрле хайван маскалары, муляжлар.
Здраствуйте, гости!
Исәнмесез кунаклар!
Без барабыз урманга
Без бит әле кечкенә
Безнең күңелле чаклар.
(тезелешеп җырлап баралар)
Без барабыз,барабыз
Урманга без барабыз,
Аю,бүре юк микән?
Ял итеп булыр микән.
Тәрбияче: Менә балалар килеп җиттек,монда күңелле,кошлар сайрый,кояш күренми,әйдәгез чакырабыз.(Эндәш)
Кояш, чык!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз,
Җылыткач (2тапкыр)
Кояш чыга, балалар белән исәнләшә.
Тәрбияче: Менә кояш чыкты, җылы рәхәт, әйдәгез җырлап алыйк.
Җыр: ”Яз җитә”
Тәрбияче: Кыш көне кайбер хайваннар йоклый, ә хәзер яз килә,кайбер хайваннар уянганнар инде.
Менә бу башлыкларны киеп,әйдәгез уйнап алыйк. Кемгә нинди башлык икәнен санамыш санап беләбез. (бер бала саный)
Бер чыпчык, ике чыпчык, өч чыпчык
Бар очып чык!
Җ/уен ”Күрсәт әле үскәнем”
Тәрбияче: Карагыз әле ,нинди матур куян моңсуланып утыра.
Тәрбияче: куян сиңа ни булды?
Куян: миңа бик күңелсез(елый)
Бала: мин сиңа матур шигырь сөйлим,елама.
Шигырь ”Куянкай”
Тәрбияче:Балалар әйдәгез,куянкай белән уйнап алабыз.
Җ/У “Ак куян,йомшак куян” (русча,татарча).
Куян: Балалар сезнең белән бик күңелле булды,рәхмәт сезгә,мине балаларым көтә.
Тәрбияче: Куянкай мә бездән күчтәнәч.(алдан әзерләнеп куйган кәрзингә, һәр бала кишер ябыштыра, бергәләп куянга бүләк итәләр.
Куян: Бик зур рәхмәт, сау булыгыз!
Тәрбияче: Балалар,җырладык,уйнадык әйдәгез биип алыйк.
Җ/Б уен ”Уң кулым, сул кулым”
Тәрбияче: Рәхәтләнеп ял иттек, хәзер бакчага кайтыйк.
(тезелешеп җырлап кайталар)
Без кайтабыз,кайтабыз
Бакчага кайтабыз.
Сезгә балалар бүгенге сәяхәт ошадымы?
(Балалар җавабы)


Cерле янчык
(уртанчылар төркеме)
Максат:Татар теленә кызыксыну уяту,аралашу теләге тудыру.
1.Исәнләшү.
Ишек шакыла.
Балалар: кем анда?
Акбай: Бу мин эт- Акбай.
Мияу; Бу мин песи-Мияу
1 нче бала:Акбай кил монда
2нче бала: Мияу кил монда.
Акбай белән Мияу исәнләшәләр,танышалар.
Тәрбияче: Акбай Мияу серле янчык алып килгәннәр, нәрсә икән беләсегез киләме?
Балалар: Әйе.
Акбай: Бу нәрсә?
Бала: Бу туп.
Акбай: туп нинди?
Бала: Зур,матур
Акбай: Мә зур,матур туп
Бала: Рәхмәт.
Мияу: Бу нәрсә?
Бала: Курчак.
Мияу: Курчак нинди?
Бала: Курчак чиста,матур.
Мияу: Курчакны сорап ал.
Бала: Мияу курчак бир әле.
Мияу: Мә курчак,уйна.(уен шулай дәва итә)
Бала: Рәхмәт
Тәрбияче: Әйдәгез,балалар уенчыклар белән уйнап алабыз.
җ/уен ”Карусель”
Тәрбияче: Балалар,ү хәзер Акбай белән Мияуны сыйлыйбыз.
Акбай белән Мияуны сыйлыйлар.
Өстәлдә нәрсә юк? (экранда )
Д/у ”Нәрсә юк?”
Акбай: Балалар,рәхмәт сезгә,күңелле уйнадык.
Мияу: Бик зур рәхмәт,сыйландык.
Бергә: Сау булыгыз.
Балалар: Сау булыгыз.


Әбигә булышабыз
(зурлар төркеме)


Максат: Балаларның көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр исәбенә сөйләмнәрен баету, узара һәм зурлар белән көндәлек тормышта татарча аралашуга чыгу.
Җиһазлар: Яшелчә муляжлары, хат, кәрзиннәр, поднос, билетлар, кондуктор сумкасы, руль, кепка.
Исәнләшү.
Кемдер ишек шакый.
Балалар: Кем анда?.
Эт: Бу мин Акбай.
Балалар: Акбай кер монда.
Акбай керә, исәнләшә хат бирә.
Тәрбияче: Балалар, хотите узнать, от кого письмо?
Балалар: да, әйе.
Воспитатель: әби написала нам письмо.
Исәнмесез, балалар!
Бәрәңге күп, кыяр күп, суган күп, кишер күп, собрать не можем, приезжайте, помогите?
Воспитатель: Ребята бабушке поможем. Әбигә булышабызмы?
Дети. Әйе.
В-ль: На чем к бабушке поедем? (на поезде, на автобусе) Давайте, на автобусе. (звук автобуса)
Кто хочет шофером?
Кто хочет кондуктором? (считалочка).
Кондуктор билетлар сата, балалар урыннарга утыралар.
Воспитатель. Ребята,мы кого забыли.
Дети: Лилю Ильдусовну.
В-ль: Давайте позовем, чакырабыз.(Лиля Ильдусовна кил монда).
В-ль: А куда посадим?(ребенок уступает место)
Воспитатель: А он сам куда сядет? (дети думают)
Ребята, что нужно делать? подвинуться. Вот теперь поехали.
Җыр Мин барам, барам.
Авылга барам, барам.
Авылга барам.барам.
В-ль: Вот и приехали (өйгә ишек шакыйлар)
-Әби: Исәнмесез, балалар?
Дети: Әби хәлләр ничек?
Әби: Әйбәт, рәхмәт, кишер күп, суган күп, кыяр күп.
Вос-ль:ребята,давайте мы их соберем
1ую корзинку собираем огурцы(кыяр),2ую картошку(бәрәңге)3ию корзинку лук (суган),4ую морковь(кишер).
В-ль: Бу нәрсә? Нинди? Ничә?
В-ль: Әби, бу нәрсә?
Әби: Бу кәбестә.
В-ль: Кабатлыйбыз, кәбестә.
Кәбестә нинди? (яшел, зур, чиста)
В-ль: Что можно приготовить из капусты.(салат, аш, пирог)
Давайте покажем бабушке нашу любимую хороводную игруБакчада,бакчада нәрсә үсә?”
Әби: Балалар,зур рәхмәт.(кәрзин бирә,анда алмалар)
В-ль: Әби нас угощает. Давайте все вместе скажем. Рәхмәт әби.
Әби: балалар алмаларны юмадым.
В-ль: Алмалар нинди?
Дети: Алмалар пычрак.
В-ль: Бакчага кайткач,без аларны юып ашарбыз.
А нам пора возвращаться домой.
Дети: Сау бул әби.
Әби: Саубулыгыз балалар. Рәхмәт сезгә.
В-ль: Әйдәгез урыннарыгызга утырыгыз.
Җыр: Без кайтабыз, кайтабыз
Бакчага кайтабыз.
В-ль: Балалар, без кая бардык.
Нинди яңа сүз өйрәндек.
Нинди яхшылык эшләдек. (Балалар җавабы).


Көзге уңышлар
(зурлар төркеме)


Максат:Балаларның сөйләм телен үстерү, баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Бурычлар:

  1. Сөйләмне аралашу чарасы буларак камилләштерүю

  2. Балада үзенең сөйләменә карата кызыксыну уяту.

  3. Сөйләм әдәбе кагыйдәләрен камилләштерү.

Актив сүзләр: Баллы, пычрак, чиста.
Җиһазлау:Яшелчә муляжлары, битлекләр, рәсемнәр, экран, Аудиоязма№8, эш дәфтәре,.
Исәнмесез! Саумысез!
Хәлләрегез ничек?
Безнең хәлләр, иртәнге кояш кебек
Татар телен,Тукай телен
Өйрәнергә дип, килдек. (Балалар керәләр)
Т-че: Балалар карагыз әле, бүген безгә күп кунаклар килгәннәр.
Кунаклар белән исәнләшик.(исәнләшәләр урыннарга утыралар)
Ишек шакыла.
Т-че: б-р әйдәгез сорыйк әле.Кем анда?
Бу мин песи ,Мияу.
Т-че: Балалар, Мияуны чакырыйк.
Балалар: Мияу кил монда.
Мияу керә исәнләшә, һәр бала белән таныша.
Т-че: Мияу әйт әле,кәрзинеңдә ниләр бар?
Мияу: Минем кәрзингә карап әйтегез әле?
Бу нәрсә?
Бала: бу кишер.
Мияу: кишер нинди?
Бала: Кишер зур,кишер чиста.Бергә кабатлыйлар.
Мияу: Бу кишер нинди?
Бала: Бу кишер пычрак,кишер кечкенә.(бергә кабатлыйлар
Т-че: Балалар Мияуны утыртыйк.
Бала: Мияу утыр!
Мияу: Рәхмәт мин утырам.
Т-че: Әйдәгез уйнап алабыз.
Җ/уен. Бар матур кәрзин, анда зур кишер
Кишер, кишер кил әле, килеп биеп кит әле
Әллә лә,әллә лә килеп биеп кит әле. (кечкенә кишер)
Т-че:Карагыз әле,бу кем?
Т-че: бик дөрес куян. Куянны кишер белән сыйлыйбызмы?
Бала: Куян мә кишер аша. (кабатлыйлар)
Т-че: Балалар экранга карыйбыз.(бер тапкыр карыйлар тулысынча)
Т-че: Бу кем?
Бала: Бу кыз. Бу Алсу.
Т-че: Бу кем?
Бала: Бу малай. Бу Азат.
Т-че: Алсуга нәрсә кирәк?
Бергә: (т-че күрсәтә) Кәбестә, кыяр, суган, кишер, бәрәңге кирәк. Һәр бала аерым әйтә.
Т-че: Бу нәрсә?
Бала: Бу кыяр.
Т-че: нинди кыяр?
Бала: Бу яшел кыяр.
Т-че.: әйдәгез саныйбыз. Бергә саныйлар.1,2,3,4,5.(суган)
Монда биш суган.(аерым кабатлыйлар).
Т-че: Монда ничә кәбестә? Бергә 1,2,3,4,5,6,7.
Монда җиде кәбестә.(аерым кабатлыйлар)
Т-че: Балалар,әйдәгез уйнап алабыз.
Җ/уен “Нәрсә юк”
Т-че: Әйдәгез Алсуны сыйлыйбыз.
(һәр бала яшелчә беләнсыйлый)
Бала: Алсу мә кәбестә аша.
Т-че: Без бүген нинди яңа сүзләр өйрәндек.(б-р җавабы)
Нинди яхшылык эшләдек?(б-р җавабы)
Т-че: Балалар,менә шуның белән бүгенге шөгылләнүебез
тәмам.Кунак апалар белән саубуллашыйк.
Б-р: Сау булыгыз.
Туган көн
(Мәктәпкә әзерлек төркеме)


Максат: Балаларның сөйләм телен баету, сүз һәм сүз тезмәләрен төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Җиһазлар: Экран, уенчыклар, төрле төстәге шарлар, муляж ашамлыклар
Тәрбияче: Исәнмесез балалар, әйдәгез мин сезне билгелим әле. (билгели)
Балалар бүген кем юк? Кем бакчага килмәде? (уйланалар, бер-берсенә карашалар)
Балалар: Саша юк.
Тәрбияче: Интересно почему не пришел?
Ни сәбәпле килмәде икән?
Балалар: Может болеет(авырый)
Может проспал (йоклый).
Может машина сломалась. Машина ватылган.
Может пробке сидит (и.т.д.)
Тәрбияче: Да, варианты разные. Хотите узнать, почему он не пришел в детский сад.
Балалар: да,әйе
Тәрбияче: Вот послушайте, что он нам прислал. Карагыз, тыңлагыз. (Экранда сөйли)
Исәнмесез Рәйхәнә Юсуповна, исәнмесез дусларым!
Минем бүген туган көн, день рожденья
Приходите. Килегез, көтәм.
Балалар: Ура,туган көн.В гости идем.
Тәрбияче: Әйдәгез кибеткә бүләкләр алабыз. (бүләкләр сатып алалар).
Тәрбияче: Нәрсә белән барабыз?На чем поедем?
Балалар: на трамвае на троллейбусе,пешком, на автобусе.
Тәрбияче: Әйдәгез ,автобуста барабыз.
Кем шофер була(санамыш)
Кем кондуктор(санамыш)
Кондуктор билетлар сата,балалар утыралар.
Тәрбияче: Мин кая утырам?
Бер бала урын бирә.
Воспитатель: Рәхмәт,а сам куда сядешь? (дети думают)
Ребята,что нужно делать? Подвинуться. Вот теперь поехали.
Җыр: Мин барам,барам,барам,
Мин туган көнгә барам
Мин барам, барам.барам
Тәрбияче: Менә килеп җиттек.
Саша каршы ала.Балалар бүләкләр бирәләр.
1 нче бала: Саша мә әтәч, әтәч кычкыра .
Саша: Бик зур рәхмәт, әтәч матур.
2 нче бала:Саша мә машина.Машина зур,матур.
Саша:Рәхмәт,машина бик матур.
3нче бала: Саша мә тавык.Тавык җырлый. (уен шулай дәвам итә)
Вместе: С днем рожденья Саша!.Туган көнең белән!
Саша: Әйдәгез,утырыгыз!
Саша: Юлианна сиңа нәрсә кирәк?
Юлианна: Миңа өчпочмак кирәк.
Саша:Мә, өчпочмак, аша
Юлианна: Рәхмәт очпочмак бик тәмле.(уен шулай дәвам итә).
Җ/уен ”Ак калач”
Саша: Әйдәгез, уйнап алабыз. Давайте поиграем.
На экране игра ”Что лишний?”Нәрсә артык?” ”Волшебные цвета” “Тылсымлы төсләр”
Түгәрәктә бию, урындыклар белән.”Кем җитез”
Тәрбияче: Балалар бик күңелле, рәхмәт әйтеп кайтырга вакыт җитте.
Саша рәхмәт әйтә,саубуллашалар.
Тәрбияче:Балалар без кая бардык.
Нинди яңа сүз өйрәндек.


ОГЛАВЛЕНИЕ


Аңлатма язуы

4


Памятка для воспитателей по обучениютатарскому языку

5


Такмаклар

6


Шигырьләр

7


Әкиятләр

8


Шөгыльләр

10



16