Язгөлгә кунакка барабыз!
Документта балалар өчен кызыклы һәм файдалы активлыклар тәкъдим ителә. Әлеге материалда Язгөлне кунакка чакыру, аның белән бергә бәйләнешле сөйләм үстерү һәм диалоглар кору турында сөйләнә. Балалар әкиятләр һәм хикәяләр аша алгаа уйнау күнекмәләрен, шулай ук яз фасылы һәм табигать күренешләре турында белемен арттыралар.
Башта, балалар Язгөлгә бару өчен кунакка чакыру уены уйныйлар. Сораулар һәм күрсәтмә әсбаплар ярдәмендә хикәя төзү, төрле язга хас булган элементлар һәм төшенчәләрне өйрәнү процессен башлыйлар. Уеннар һәм активлыклар балаларның игътибарын җәлеп итә, аларны актив катнашырга мотивлаштыра. Һәр активлыкның яз фасылы белән бәйле төрле аспектлары бар, шулай ук көтеп алынган хатирәләр була.
Ел фасылларын һәм төсләрне танып, алар турында сөйләшү балаларның игътибарын туплаштыра. Уеннар аша «Ә» һәм «Ү» авазларын кабатлау, хикәяләрне тыңлап аңлау күнекмәләрен камилләштерү, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү балалар өчен көчле, күңелле белем алырга мөмкинлек бирә.
Уеннар завершылганнан соң, Язгөл белән бергә рәсемнәр ясап, кызыклы активлыклар үткәрү юллары турында фикер алышу да була. Нәтиҗәдә, балалар бәйзәкләрне кулланып, матур рәсемнәр тудыра. Уеннар һәм бурычлар үтәлгәч, Язгөл балалар белән кызыклы рецепты белән чәй табыны корып утырырга тәкъдим итә. Барысы да уңайлы, җылы мохиттә үткәрелә.
Язгөлгә кунакка барабыз!
Максат: Бәйләнешле сөйләм үстерү. Авазларның дөрес әйтелешен ныгыту, әкият һәм хикәяләрне тыңларга, аңларга өйрәтү. Сораулар яки күрсәтмә әсбаплар ( җөмлә модуле) ярдәмендә рәсем буенча хикәя төзү. Ел фасылларын, төсләрнекабатлау. Табигать күренешләре һәм аларны атый торган сүзләрне искә төшерү.
Диологик сөйләм үстерү.
Идәндә төрле җирдә, кояш нурлары. Алар булган урында балалар өчен ниндидер бирем. Шулай ук нурлар белән бергә бәйләү (йомгак) җебе дә ята. Ул сүтелгән. Балалар керә. Исәнләшү. Кунаклар белән дә. Бер кыз керә. Исәнләшү.
Кыз: Мин Язгөл. Чәчәкләр бәйрәме үткәрергә йөрим. Үземә кунакка дуслар эзли идем. Сезне очратуга бик шатмын. Сезне үземә кунакка чакырам. Сез шушы йомгакны җыя – җыя миңа килеп җитерсез. Юлда очраган биремнәрне чишә алырсыз дип ышанам. Мин киттем, сезне көтеп калам .(китә)
Тәрбияче янында уен. Перчаткага гаилә кешеләренең битләре ябыштырылган.
Тәрбияче: Балалар бу безгә “ Ә” һәм “Ү” авазларын кабатлар өчен.
Әйдәгез уенны уйнап алыйк.
Уен: “ Бу бармак бабай”
Бу бармак бабай,
Бу бармак әби.
Бу бармак әти,
Бу бармак әни.
Бу бармак бәби.
Тәрбияче : Балалар әйдәгез “Ә” авазын әйтеп бәбине йоклатыйк.
Балалар: Ә - Ә - Ә - Ә....
Тәрбияче: Балалар бәби ничек елый?
Балалар: Ү - Ә, Ү - Ә,......
Тәрбияче: Укны алып, йомгакны җыя – җыя алга киттек.
Икенче ук янында ел фасылларын билгеләүче түгәрәк. Ул дүрт төстән тора. Тәрбияче балаларга күрсәтә.
Балалар бу ел фасылларын аңлатучы билге. Түгәрәк ел әйләнәсе.
Ничек дип атала?
Балалар җавабы: Ел фасыллары.
Тәрбияче: Әйдәгез кабатлап үтик әле. Кызыл төс – бу нинди вакыт?
Балалар: Җәй көне.
Җәй билгеләрен искә төшерик.
Балалар: Җәй көне җылы, эссе, күңелле. Җәй көне җиләк пешә, күбәләкләр оча, чәчәкләр күп.
Тәрбияче: Бик дөрес. Яшел төс – Бу нинди вакыт?
Балалар: Яз.
Яз билгеләрен искә төшерик.
Балалар: Яз көне тамчы тама, кар эри, елгадан боз ага.
Тәрбияче: Бик яхшы. Сары төс – бу нинди вакыт?
Балалар: Көз.
Әйдәгез көз билгеләрен әйтегез.
Көз көне ашлык уралар, яшелчәләр җыялар, яңгыр ява, балалар мәктәпкә баралар.
Тәрбияче: Бик яхшы. Ә зәңгәр төс – нинди вакыт?
Кыш.
Кыш билгеләрен искә төшереп алыйк.
Кыш көне кар ява, салкын җил исә, урамда салкын, җирдә кар күп.
Тәрбияче: балалар бик яхшы булды. Әфәрин. Сез ел фасылларын да аларның билгеләрендә искә төшердегез. Укны алып алга барыйк.
( Йомгакны җыя – җыя, укны алып алга киттеләр. Өченче ук янында яз рәсеме. Шул рәсемгә карап тәрбияче хикәя сөйли. Балаларга җөмлә модуле белән хикәяне язарга тәкъдим итә.)
Тәрбияче: Балалар карагыз әле. Рәсемдә ямьле яз. Түбәдән тамчы тама. Җирдә су күп. Көн белән төн тигез. Көн җылы. Агачлар яфрак яра. Кошлар җылы яктан кайта.
( Балалар кайсы кая җөмлә модуле белән хикәя язалар. Аннан һәрбер баладан хикәянең аерым – аерым җөмләләрен укытып чыгу.
Тәрбияче: Балалар булдырдыгыз. Бик яхшы. Әйдәгез йомгакны җыя – җыя алга барыйк..
Бишенче ук янында төсле карандашлар. Зур ватманда ясалып бетмәгән яз рәсеме. Балаларның берсе парта артында карандашлар янында. Бер бала килә дә:
- Миңа сары карандаш бир әле?
- Мә сары карандаш.
- Рәхмәт, мин кояш ясыйм. Кояш сары төстә.
Икенче бала:
- Миңа зәңгәр карандаш бир әле?
- Мә зәңгәр карандаш.
- Рәхмәт. Мин болыт ясыйм. Болыт зәңгәр төстә.
Өченче бала:
- Миңа кызыл карандаш бир әле?
- Мә кызыл карандаш.
- Рәхмәт. Мин чәчәк ясыйм. Чәчәк кызыл төстә.
Уен шулай дәвам итә. Ватмандагы рәсем ясалып беткәнче.
Тәрбияче: Балалар рәсемебезне кунак апаларга күрсәтик әле.
Йомгакны җыя – җыя алга барыйк.
Алтынчы ук янында нәни чәнечкеле шарлар. Шул шарлар белән кулларыбызга массаж ясап алыйк әле.
Нәни матур шарлар белән
Кулыбызны дәвалыйк.
Бер болай, бер болай,
Без шарларны әвәлик.
Ардык диеп әйтмибез,
Тырышабыз барыбыз,
Кулыбызны шулай итеп
Ял иттереп алабыз.
( Сүзләргә туры китереп шарларны кулда тәгәрәтәләр)
Уенны уйнап бетергәч йомгакны җыя – җыя алга бару.
Җиденче ук янында мольберт. Простыня белән ябылган. Тәрбияче ачып карый, анда ватманда зур сары түгәрәк.
Тәрбияче: Балалар, бу нәрсәгә охшаган?
Балалар: Алмага охшаган, сырга охшаган, тәлинкәгә охшаган, тупка охшаган, кояшка охшаган һ.б.
Тәрбияче: Әйе, балалар охшашлыкны таптыгыз. Тик бу сары түгәрәк кояш булсын. Сез ризамы?
Балалар: Риза.
Әйдәгез кояш белән исәнләшик әле.
Исәнләшү. Кояш дәшми.
Тәрбияче: Балалар кояш нишләп дәшми икән?
Балалар: Авызы һәм күзләре юк.
Тәрбияче: әйдәгез ясыйбыз. ( крыйда төрле төстәге буяулар)
- Балалар, пумалалар юк ничек ясыйк икән?
Балалар: Бармаклар белән.
Бармаклар белән кояшка күз, борын, авыз ясау. һәрбер бала ясый һәм әйтә:
- Мин кояшка күзләр ясыйм.
- Мин кояшка борын ясыйм.
- Мин кояшка авыз ясыйм. Һ.б.
Кояшны ясап бетергәч, кояш белән исәнләшү. Кояшта балалар белән исәнләшә.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез кояш рәсемен Язгөлгә бүләк итәбез.
( бер өй янына килеп җиттеләр)
Тәрбияче: Балалар без төрле эшләр белән шөгелләнеп Язгөл өе янына килеп җитүебезне сизмидә калганбыз. ( Өйгә шакыйлар, Язгөл чыга)
Язгөл: Килеп җиттегезме? Юлда кыен булмадымы?
Балалар җавабы. Тәрбияче кояш рәсемен бүләк итә.
Тәрбияче: Балалар, әйдәгез бу уклардан кояш нурлары ясыйк. Шушында ябыштырып куйик.
( Ябыштыралар, Язгөлгә бүләк итәләр. Яз турында җыр)
Нинди матур көн бүген, Кем шакый тәрәзәгә?
Ачты яз көләч күген. “Тик – тик”, - дип хәбәр бирә.
Чыпчыклар черелдәшә, Ул тамчы тама икән,
Бергә көлешә. “Җылы яз килгән”.
“Чык,чык”, - ди кояш “ Уйнарга чык”, - диде яз. Лә - Лә - Лә ..........
“Уйнарга чык”, - диде яз.
Җыр беткәч Язгөл балаларга чәй эчәргә тәмле ризыклар бирә, кунакларныда чәй табыны янына чакыра.
Тәрбияче балаларны мактап, бүген ирешкән уңышлары белән тәбрикләп, кунакларга игътибарлары өчен рәхмәт әйтеп хушлаша.
|