Конспект открытого занятия для детей «Күчтәнәч»
В рамках открытого занятия «Күчтәнәч» воспитатель детского сада «Теремок» предлагает увлекательное знакомство с миром лесных животных и природой. Дети впервые столкнутся с понятием о том, что существует множество различных обитателей леса, таких как аю, куян, керпе и тиен. Загадочные леса станут не просто фоном, а ключевым элементом занятия, на котором развиваются не только умственные, но и социальные навыки.
Основной целью урока является формирование у детей знаний о дикой природе и воспитание бережного отношения к ней. Через игровые методы и диалоги с персонажами, представленными в виде игрушек, дети будут заинтересованы в том, чтобы узнать, что же едят лесные жители, как они живут и как важно защищать окружающую среду. Также на занятии предусмотрены физические упражнения и музыкальные моменты, что играет важную роль в развитии двигательной активности малышей.
Дети будут активно участвовать в обсуждении и задавать вопросы, что поможет им уверенно выразить свои мысли и развить речевые навыки. Участие в таких занятиях создает непринужденную и комфортную атмосферу для обучения, в которой каждый ребенок может проявить свою индивидуальность, степень любопытства и интерес к природе.
Занятие «Күчтәнәч» это не просто урок, а целая приключенческая история, в которой малыши становятся настоящими исследователями, стремящимися понять окружающий мир. Применение различных игровых и образовательных методик будет способствовать лучшему усвоению материала и формированию экологической грамотности.
Муниципальное бюджетное дошкольное общеобразовательное учреждение «Шеморданский детский сад № 2 «Теремок» Сабинского муниципального района РТ»
Конспект открытого занятия для первой младшей группы на тему: “Күчтәнәч”
Составила: воспитатель
Халилова Сирина Басировна
2016-2017 учебный год
Тема:“Күчтәнәч”.
Максат: балаларның урман җәнлекләре турында белемнәрен ныгыту, табигать күренешләре белән кызыксынучанлыкларын үстерү, табигатьтәге матурлыкны күрә белү, сорауларга җавап алу, математик төшенчәләрне кабатлап үтү, шигырьләр сөйләтү ярдәмендә сөйләм культурасы булдыру, уен алымнары аша әхлаклылык, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Эш барышы:
– Исәнмесез балалар, хәерле көн! Безгә бүген кунаклар килгән әйдәгез исәнләшик әле алар белән.
Б.: исәнмесез!
– Балалар, мин ишек шакыган тавыш ишетәм. Кем бар икән анда, Динә барып кара әле?
- Кәрзин алып керә. Анын эчендә хат.
– Балалар карагыз әле, нәрсә икән бу? (Кәрзин)
- Әйе кәрзин, туктагыз эле аның эчендә ниндидер хат та бар. (Хатны укый)
Хөрмәтле балалар! Исәнмесез! Сезгә бер үтенечем бар. Зинһар өчен шушы күчтәнәчләрне урманда яшәүче кыргый хайваннарга тапшыра алмассыз микән? Бик зур рәхмәт сезгә. Маша.
- Балалар, безгә бит бу хатны Маша язган, менә фотосүрәтен дә куйган. Безгә кая барырга кирәк инде сезнең белән? Кыргый хайваннар кайда яшиләр?
– Урманда...
– Әйдәгез поездга утырып, кыргый хайваннарны эзләргә барыйк.
Балалар бер-берсенең җилкәләренә тотынып урман күренеше янына киләләр, көй астында җырлыйлар.
Тәгәрмәчләр тукылдый
Поезд ашыга,
Безне алып бара ул
Урман ягына.
– Менә килеп тә җиттек.Бүлмәнең бер почмагында урман бизәлеше.
- Карагыз әле балалар урман зурмы? (зур)
- Матурмы? (матур)
- Бигрәк матур урман балалар, әйе бит, саф һава.
- Килегез әле утырыгыз эле минем яныма. (идәнгә җәймә җәеп утыралар)
- Балалар, урманда кошлар, бөҗәкләр тавышын да ишетеп була, тынлап карагыз әле (аудиоязма: урман тавышы)
– Бигрәк матур тавышлар...
– Урманда нәрсәләр үсә? (Агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр)
– Аларга үсәргә нәрсә кирәк? (Яңгыр һәм җылы кояш)
– Әйдәгез агачлар тагын да зур үссен өчен “Кояш чык” такмагын әйтеп кояшны чакырыйк әле.
Кояш чык! Чык! Чык!
Тәмле ботка бирермен!
Тәмле ботка казанда,
Тәти кашык базарда!
Тәти кашык саф алтын,
Кирәкми безгә салкын!
Арткы планда кояш күренә. Менә кояш та чыкты.
- Балалар, безгә кояш ышанмый ахрысы, ботка бирәбез дидек тә, ә үзебез ботканы пешермәдек, әйдәгез ботка да пешереп алыйк әле, алайсам кояш кереп китәр:
Бармак уены.
Бытый – бытый ботка пешә,
Аңа бер тычкан төшә.
Аны алам дигәндә
Бармакларыбыз пешә.
Бабайга кашык,
Әбигә кашык,
Әтигә кашык,
Әнигә кашык,
Кояшка кашык.
– Ә балаларга кайда кашык? Киттек эзләп.
Һәрбер баладан кашык эзлисе. Ахырдан бер бала артыннан кашык табыла (2 тапкыр уйнала).
– У- у- у. (Аю үкергән тавыш ишетелә)
– Нинди тавыш бу? Нәрсә бар анда? (Аю)
– Аю кайда яши? (Аю урманда яши)
- Менә кайда икән ул аю. (агач артыннан чыгарып аю уенчыгын куя)
- Исәнме аю (исәнләшәләр)
- Балалар аю нинди? (Зур)
- Аяклары нинди калынмы? Нечкәме? (нечкә)
- Аю, без сина күчтәнәч алып килдек, аны сиңа Маша бирергә кушты.
– Балалар, Аю нәрсә ярата әле ул? (Аю җиләк ярата)
– Дорес әйттегез, әйдәгез аңа җиләк бирик.
- Мә аю сиңа күчтәнәч. Колагына аюны китерә. Балалар, аю сезгә рәхмәт әйтте.
- Аюның күчтәнәчен бирдек, тагын нәрсә очырар икән әйдәгез барыйк эле алга таба.
Лап-лап, лап-лап аю килә атлап (2 тапкыр)
Аюның өе зур, куянныкы кечкенә
Аю йөри алпан-тилпән, ә куяннар сикерә.
Куян уенычыгы янына киләләр.
– Бу нәрсә балалар. (Куян )
– Куян нинди? (Соры)
Колаклары нинди? Койрыгы?
- Бик дөрес балалар.
- Әйдәгез куян белән уйнап алабыз.
Физминутка куянкай.
Соры куян юына,
Кунакка дип җыена.
Юды колагын, юды борынын
Котыра-котыра сөртте ул барын.
Тагын нәрсәдер кыштырдый (фыр- фыр- фыр).
– Бу нәрсә? (Керпе).керпе уенчыгын чыгарып куя.
– Керпе кайда яши? (Керпе урманда яши)
– Балалар керпе ул нинди (матур, кечкенә, энәле)
– Ул нәрсә ярата? (Гөмбә ярата.)
- Балалар, керпе миңа сер итеп кенә әйтте, ул сабын көбеге белән уйнарга ярата икән. Әйдәгез мин хәзер көбекне кабартам, ә сез миңа әйтегез ничә куык барлыкка килде? (Бер, күп)
- Булдырдыгыз балалар.
- Керпе, Куян сезгә Маша күчтәнәч җибәрде. Балалар минем кәрзинемдәге күчтәнәчләр буталып беткәннәр бит. Булышасызмы мина аларны араларга?(Әйе)
– Балалар, керпене нәрсә белән сыйлыйбыз? (Гөмбә белән)
- Ә куянны? (Кишер белән).
- Әйдәгез әле кемнәрнең кулында кишер куянга бирик, кемнәрдә гөмбә керпегә.
– Булдырдыгыз, балалар! Афәрин!
– Әйдәгез балалар, урман белән, хайваннар белән саубуллашып бакчабызга кайтыйк. Сау булыгыз! Утырыйк поездга. Бер-берсенең җилкәләренә тотынып поезд ясап бакчага кайталар.
Тәгәрмәчләр тукылдый
Поезд ашыга,
Безне алып бара ул
Бакча ягына.
– Менә кайтып та җиттек. (урындыкларга утыралар) Балалар, без сезнең белән нинди яхшы эш эшләдек? Бик дөрес урманда яшәүче кыргый хайваннарга күчтәнәч илттек. Балалар, хайваннарны рәнҗетергә, куркытырга ярамый, урманга баргач агачларны сындырмаска, чәчәкләрне өзмәскә, урманны сакларга кирәк. Шулай ук чүпләр ташлап калдырырга ярыймы урманда? (Юк). Балалар Маша сезгә дә күчтәнәч җибәргән бит. (Балаларга күчтәнәч өләшә.). Динә синдә ничә конфет (бер), Мәдинә синдә ничә конфет? Ә миндә ничә конфет.(күп) Булдырдыгыз балалар. Ә хәзер саубуллашыйк әле кунаклар белән.
Тема: “Урманда кунакта”[15] – 65б.
Максат:Урман төшенчәсе белән таныштыру, шушы сүзне кулланышка кертү. Аю, куян, керпе, тиен сүзләрен кабатлау, сөйләмдә куллану. Агачлар, кыргый хайваннар турындагы белемнәрне киңәйтү; аларның аерым билгеләре буенча күзаллауларын ныгыту. Дус, тату итеп уйнау теләге уяту, күтәренке кәеф булдыру.
Җиһазлау:
Агач макетлары: чыршы, имән, каен. Уенчыклар: аю, куян, керпе, тиен.Чәчәк, гөмбә, җиләк макетлары. Яшел җәймә - “алан”. Аудиоязмалар.
Шөгыль барышы:
1. Исәнләшү:
– Исәнмесез, балалар!
– Исәнмесез.
- Ничек хәлләрегез?
-Әйбәт.
2. Урманга сәяхәт.
– Балалар, әйтегез әле, хәзер нинди ел фасылы?
– Яз.
– Дөрес.
– Балалар, ә сезнең язгы урманга барасыгыз киләме?
– Әйе. Килә.
– Әйдәгез, алайса, урманга,
Табигать китабын укырга.
Бу китап гаять зур, гаять бай,
Анда бар җир, су, күк, кояш, ай!
– Балалар, урман безнең шәһәрдән ерак. Шуңа күрә без сезнең белән автобуста барырбыз. Автобус ничек йөри?
(Балалар автобус тавышын чыгарып, “W” авазын әйтеп баралар.)
3. Урман белән танышу:
(Салмак кына музыка уйный. Урман шавы, кошлар тавышы, бөҗәкләр безелдәве ишетелә. – 1ауд.яз.) (Басалар)
(Бүлмә урманга охшатып бизәлә. Төрле агач (имән, чыршы, каен), чәчәк, гөмбә, җиләк макетлары утыртыла.)
– Балалар, без сезнең белән серле урманга килеп тә җиттек! (Балалар басалар, “яшел алан” янына җыелалар.)
– Бу – урман.
– Урман. (Балалар кабатлыйлар)
– Балалар, урман зурмы?
– Урман зур.
– Урман матурмы?
– Матур.
– Күңеллеме урманда?
– Күңелле.
4. Ял итү минуты:
Без урманга килдек, бик матур җирләр күрдек:
(Йөрү хәрәкәтләре ясыйлар)
Бик зифа каен – уңда, ямь-яшел чыршы – сулда.
(Уң якка – каенга, сул якка – чыршыга күрсәтәләр)
Күп күбәләкләр оча, әйләнеп җирне коча.
(Әйләнәләр.Чүгәлиләр.)
5. Бөҗәкләр тавышын тыңлау:
– Балалар, урманда кошлар, бөҗәкләр тавышын да ишетеп була. Тыңлап карыйк әле! (2 ауд.язм)
– Ишеттегезме?
– Әйе, ишеттек.
– Әти бал корты “Ж-ж-ж…”- ди.
– “Ж-ж-ж…” (балалар кабатлыйлар.)
– Ә әни бал корты “җ-җ-җ…” – ди.
– “Җ-җ-җ…” (балалар кабатлыйлар.)
– Динә, әти бал корты ничек выжылдый?
– Ж-ж-ж…
– Дөрес.
– Әдилә, ә әни бал корты ничек выжылдый?
– Җ-җ-җ…
– Бик дөрес.
6. Аланда әңгәмә.
– Балалар, әйдәгез, шушы матур аланда бер сөйләшеп алабыз. Минем яныма килеп утырыгыз. (алдан әзерләнеп куелган яшел җәймәгә ярымтүгәрәк ясап утыралар)
– Балалар, карагыз әле, урманда ниләр үсә?
– Агачлар, чәчәкләр, җиләкләр, гөмбәләр..
– Дөрес.
7. Агачлар турында сөйләшү:
– Балалар, безнең урманда нинди агачлар үсә?
– Каен, имән, чыршы агачлары үсә.
– Бик дөрес.
– Әхмәт, бу нинди агач?
– Чыршы.
– Айзат, ә бу нинди агач?
– Каен.
– Бик зирәк икән үзегез. Афәрин.
– Балалар, ә агачлар нинди?
– Биек, матур, яшел.
– Дөрес.
8. Кыргый хайваннар – аю һәм куян белән танышу:
(индивидуаль һәм төркем белән җавап бирүне таләп итү)
– Балалар, игътибар белән карагыз әле, каен агачы артына нәрсә качкан?
– Аю.
– Дөрес. Аю.
– Балалар, аю кайда яши?
– Урманда.
– Ул нәрсә ярата?
– Бал.
– Бик дөрес.
– Карина, аю нинди төстә?
– Көрән.
– Данил, ул нинди?
– Зур.
– Ә колагы нинди?
– Кечкенә..
– Балалар, аю ничек йөри?
Лап, лап, аю йөри атлап.
Бер утыра, бер баса.
Тагын китә атлап.
– Булдырдыгыз. Афәрин.
Балалар, килегез әле минем яныма. Күрегез әле, чыршы төбенә нәрсәдер поскан. Нәрсә микән ул? (индивидуаль һәм төркем белән җавап бирүне таләп итү)
– Куян.
– Куян?
– Куян! (балалар хор белән җавап бирәләр.)
– Балалар, куян нинди?
– Бәләкәй, матур, йомшак.
– Илүзә, ул нинди төстә?
– Соры.
– Илвина, аның колагы нинди?
– Озын.
– Ә койрыгы нинди?
– Кечкенә.
– Бик дөрес.
– Әйдәгез, куянга бер шигырь сөйләп күрсәтик.
Әй, куян, куян.
Кечкенә генә.
(кечкенә икәнен күрсәтәләр)
Бик йомшак кына.
Бик куркак кына.
(“куркалар”)
Ике колагы озынкай гына.
(куллары белән ике колагын күрсәтәләр)
Борыны кечкенә,
(борынны тотып күрсәтәләр)
Бөгелгән генә.
Ике аякта сикерә генә.
(сикерәләр)
– Булдырдыгыз. Афәрин.
9. Уен “Аю белән куян.”
– Балалар, әйдәгез аю һәм куян белән бергәләп уйнап алабыз.
Аю бара урманнан,
(бер-бер артлы баралар)
Утын җыя учакка.
(алга таба иеләләр)
Усак артында куян,
(чүгәлиләр)
Курка икән аюдан.
(башларын яшерәләр)
Куян, куян курыкма –
(сикерәләр)
Аю тими ул сиңа!
(кул чабалар)
Рәхмәт, булдырдыгыз.
10. Кыргый хайваннар – керпе һәм тиен белән танышу:
(индивидуаль һәм төркем белән җавап бирүне таләп итү)
– Балалар, урманда әле керпеләр дә яши. Әйдәгез эзләп карыйк әле, берәр агач төбендә качып утырмый микән? ( 3 ауд. язм.)
– Таптык. Менә ул керпе.
– Менә рәхмәт. Игътибарлы икән үзегез.
Яфрак астында булганга,
Керпене гел онытабыз.
Агач төбендә аның өе,
Шуңа җайлашкан көе.
– Балалар, керпе нинди?
– Энәле, матур, чиста..
– Карина, ул ничек ди?
– “Фырт-фырт”
– Дөрес. Карагыз әле, аның аркасында нәрсә бар?
– Алма.
– Димәк, керпе нәрсә ярата?
– Алма, гөмбә.
– Бик дөрес.
– Балалар, урман турында сөйләшүебезне дәвам итәбез. Менә бу агачка игътибар белән карагыз әле. Нәрсә күрәсез?
– Тиен.
– Дөрес. Бу – тиен.
– Мәликә, тиен матурмы?
– Матур.
– Ксения, тиен нинди?
– Кечкенә. Йомшак.
– Шамил, тиеннең койрыгы нинди?
– Койрыгы зур.
– Виктория, тиен нәрсә ашый?
– Чикләвек.
– Бик дөрес, балалар.
Тиен җәен тик тормый,
Чикләвекләр, гөмбәләр, җиләкләр туплый.
Өе биектә, имәндәге куышта.
11. Йомгаклау:
– Балалар, безгә кайтырга вакыт. Әйдәгез, урман, җәнлекләр белән саубуллашыйк һәм кайтырга кузгалыйк…(4 ауд.язма)
– Чү! Ишетәсезме, саескан кычкыра. Халыкта шундый сүз бар: “Саескан койрыгында хәбәр йөртә”, – ди. Әллә соң безгә дә берәр хәбәр бармы? Бар икән шул, балалар. Карагыз, имән төбендә бер хат ята. “Балаларга – аюдан” – дигән. Кызык. Укыйк әле. Безгә ни йомышы бар?
“Урманга кунакка бик еш йөрегез,
Без, дусларны, сез онытмагыз.
Урман күчтәнәчләрен кабул итеп алыгыз!
Күп сәламнәр әйтеп, Аю дустыгыз.
Саубулыгыз!”
(Тәрбияче балаларга сиздермичә генә берәр агач артыннан күчтәнәчләр белән тулган кәрзинне ала.)
– Рәхмәт, Аю! Дуслар янына кайткач, бергәләп чәй эчәрбез, сыйланырбыз. Без сезне онытмабыз. Урманга тагын килербез. Саубулыгыз!
– Балалар автобуска утырышыгыз. Авылга кайтабыз.
(Балалар автобус тавышын чыгарып, “W” авазын әйтеп баралар.)
14. Алган белемнәрне ныгыту:
(индивидуаль сораулар бирү)
– Балалар, сезгә урман ошадымы?– Әйе.Ошады.
– Нәрсәләр күрдегез?– Агачлар, чәчәкләр, гөмбәләр;
– Нинди агачлар күрдегез?– чыршы, каен.
– Урманда нинди хайваннар яши?– Кыргый.
– Кыргый хайваннардан нәрсәләрне күрдегез?– Аю, куян, керпе, тиен.
– Урманга тагын барабызмы??
– Әйе. Барабыз.