Арча - Минем Туган Ягым!
Документ представляет собой подробный план занятия для детей, посвященного родному городу Арче. В процессе обучения предусмотрены различные виды деятельности, способствующие глубокому пониманию истории и культуры города. У детей будет возможность познакомиться с историческими фактами, культурными традициями и красивыми местами Арчи.
Введение в занятие начинается с приветствия и создания позитивной атмосферы, что помогает настроить детей на активное восприятие информации. Затем проходит чтение стихотворения З. Туфайлованы «Туган ил», которое закладывает основу для дальнейших обсуждений о родине и ее значении для каждого ребенка.
Основная часть занятия включает активные обсуждения и интерактивные элементы, где дети будут делиться своими впечатлениями о родном городе, обсуждать его достопримечательности и важные исторические события. Все это сопровождается слайдами, которые помогут визуализировать информацию.
Кроме того, занятия включают игры и активности, такие как «МОЗАЙКА», что делает процесс обучения увлекательным и интересным. Дети смогут на практике увидеть и почувствовать гордость за свой родной край, что формирует у них патриотические чувства.
В завершении занятия предусмотрены коллективные действия, направленные на обмен хорошими пожеланиями для Арчи. Это позволяет детям не только выразить свои чувства к родному городу, но и научить их важности заботы о своем наследии и предках.
Тема. “Арчам- минем туган ягым!”
Бурычлар:
1) балаларны туган шәһәр белән таныштыруны дәвам итү, шәһәрнең тарихы, Татарстан Республикасы турында белем бирү;
2) балаларның кабул итүләрен, игътибарын, диалоглы сөйләмен үстерү;
3) балаларда туган шәһәр белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлар:Арча шәһәре күренеше сурәтләнгән рәсемнәр, шәһәребез турында матур аудиоязмалар, мольберт, интерактив такта, компьютер, проектор, слайдлар.
Белем бирү өлкәләре: сөйләм үсеше, социаль – коммуникатив, матур әдәбият;
Эшчәнлек барышы.
Кереш өлеш.
Тәрбияче:Хәерле иртә балалар!
- Бер- беребезгә карап елмаеп, хәерле иртә телик. Бүгенге иртәбез һәрберебезгә шатлык, күтәренке кәеф алып килсен .
Төп өлеш.
1.З.Туфайлованың “Туган ил” шигырен уку.
-Балалар, ә хәзер барыбыз да матур итеп урындыкларга утырып, З.Туфайлованың “Туган ил” шигырен тыңлыйк.
2.Әңгәмә.
Тәрбияче: Балалар, шигырь нәрсә турында?
-Туган ил турында. (Слайд 1)
Тәрбияче:- Безнең туган илебезнең исеме ничек ? Кем әйтә ала?
-Рәсәй Федерациясе
Тәрбияче: Ә без яшәгән республиканың исеме ничек ?
-Татарстан Республикасы.
Бергәләп кабатлыйк әле. ( Татарстан Республикасы).
Тәрбияче:Бик дөрес, балалар. Без Татарстан Республикасында яшибез. Ә сез аның башкаласын беләсезме?Сез әти-әниләрегез белән анда еш буласыз.Яле, кем белә?
-Казан шәһәре.
Арча районы.(слайд )
3. “Арча шәһәре буенча сәяхәт итү”.
-Балалар, карагыз әле бу рәсемгә. Бу шәһәр берегезгә дә таныш түгелме?
-Бу без яшәгән Арча шәһәре.
Тәрбияче:
Бик дөрес. Без Арча шәһәрендә яшибез.Арча– матур шәһәр, шәһәрдә биек йортлар, музейлар, киң урамнар, парк-скверлар күп. Безнең шәһәребез Татарстан Республикасында урнашкан.
Тәрбияче:Балалар, мин сезне Арча шәһәренең берничә истәлекле урыннарына сәяхәткә чакырам.Сез ризамы? Әйдәгез, сезнең белән автобуска утырып сәяхәткә кузгалыйк.
Куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү.
(Аудиоязмада көй яңгырый)
Тәрбияче:Беренче тукталышыбыз”Казан арты музее” булыр.Игътибар белән карагыз әле, сез монда татар халкының нинди милли киемнәрен күрәсез.(Калфак, түбәтәй, алъяпкыч, читек).
-Балалар, карагыз әле ә менә бу баш киеме сезгә барыгызга да таныш.
-Нәрсә ул?(Түбәтәй)
-Дөрес, чөнки аны ир-егетләр бүгенге көндә дә кияләр. Ул безнең әтиләребез, бабаларыбыз кия торган баш киеме.
-Безнең Айзатыбыз түбәтәй турында бик матур шигырь белә , бергәләп тыңлыйк әле аны.
Айзат : Түбәтәем,түбәтәй,
Энҗе- мәрҗәннәр чиккән.
Чиккән түбәтәй үземә
Бигрәк килешә икән.
- Ә менә монысы калфак. Калфакларның да төрлесе булган. Кечкенә калфакларны чәчкә кыстырып куйганнар, аның өстенә шәл ябылган. Ә менә зур калфакларны тулысынча башка кигәннәр. Аларны диңгез энҗеләре белән чиккәннәр. Эңҗе чирләрдән сакласа, ә калфак башта начар уйлар юк икәнен аңлаткан.
Калфак турында шигырьне Айдана дигән кызыбыз сөйләр. Әйдәгез, аны тыңлыйк.
Айдана: Калфагымның матурлыгын
Һәммәсе дә күрсеннәр.
Энҗе калфак кигән кыз ул-
Татар кызы, дисеннәр.
-Бу нәрсә? (читек). Бик дөрес. Читек татар халкының милли аяк киеме санала. Чөнки элек- электән татарлар күннән аяк киеме тегеп кия торган булган. Бәйрәмнәрдә генә кияр өчен аны төсле җепләр белән чигеп бизәгәннәр.
Зифа:Аягымда чиккән читек.
Бизәге көлеп тора.
Төсле җепләрдән күңелгә
Җылы нур бөркеп тора.
“МОЗАЙКА” УЕНЫ (балалар түбәтәй һәм калфакка бизәкләр төшерә).
Алдагы тукталышыбыз”Арча район китапханәсе”.(слайд)
-Балалар,китапханәдә нәрсәләр саклана? Анда нәрсәләр күп?(Китаплар).
-Бик дөрес.Анда күренекле шагыйрьләр һәм язучыларның китаплары шул ук вакытта төрле кызыклы журналлар да саклана.
-Сез монда безгә таныш булган нинди ике шагыйрьне беләсез?(Г.ТУКАЙ, М. Фәйзуллина).
-Г.Тукайның нинди әкиятләрен беләсез?
-Афәрин, балалар! Ә хәзер бергәләп ял итеп алыйк. М. Фәйзуллина безгә бик матур“Чебиләр зарядкасы” җыры язган.Кадерле кунакларыбызга хәрәкәтләр белән җырны башкарып күрсәтик әле.
“Чебиләр зарядкасы”(М. Фәйзуллина сүзләре).
Өченче тукталыш “Кулинария “ булыр.(слайд)
-Балалар, сез монда татар халкының милли ризыкларын күрәсез.Ромашка таҗын алып, аларның исемнәрен әйтергә тиеш буласыз.(өчпочмак, чәк-чәк, кош теле, бавырсак, гөбәдия).
Алдагы тукталышыбыз ”Җиңү паркы” булыр.Белгәнемчә, сез әлеге паркта аеруча ял итәргә яратасыз.Мин сезгә кисмә рәсемнәр бирәм һәм ике командага бүләм.Әлеге кисмә өлешләрдән паркта урнашкан нинди сугыш техникасы килеп чыгасын төзеп бетергәч күрербез.Уенны башладык!(очкыч , танк рәсемнәре барлыкка килә.)
Бишенче тукталышыбыз “КАЗАНСУ ПАРКЫ”булыр. (слайд)
“Түбәтәй” уены.
Балалар безгә бакчабызга кайтырга кирәк. Әйдәгез юлга кузгалыйк.
Йомгаклау.
-Без бүген шөгыльдә нәрсәләр эшләдек?
-Балалар Арча шәһәре елдан- ел матурлансын өчен әйдәгез, аңа матур теләкләр телик!(балалар теләкләр әйтәләр)
-Рәхмәт, балалар! Менә бу сезгә татлы күчтәнәчләр.Бергәләп тәмле итеп чәй эчәрбез.
-Балалар,без сезнең белән Г.Тукайның ”Туган тел” җырын җырлап саубуллашырбыз.