Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Без Тукай оныклары

Без Тукай оныклары

Нуртдинова Фанзия Давзятовна
Нуртдинова Фанзия Давзятовна
DOCX
249
4

Бу документта без Габдулла Тукайның юбилее уңаеннан оештырылган «Без Тукай оныклары» исемле бәйрәм кичәсе турында сөйләшәбез. Бәйрәм, Тукайның туган көненә багышланган, татар әдәбиятының бөек вәкиле һәм халык шагыйре булып танылган Тукайны искә алу өчен иҗат ителгән. Кичә кысаларында балаларның шигырьләре, җырлары, әкиятләре, һәм халык уеннары башкарыла. Бу чарада балалар үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтеп, Тукайның иҗатын яңартачаклар.

Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның кыска вакыт эчендә ничек зур иҗади активлык күрсәткәне, татар милләтенең мәдәни мирасын баеткан шигырьләре һәм әкиятләре без өчен һәрвакыт актуаль һәм әһәмиятле. Әлеге кичәдә без Тукайның иҗатын уку, аны истә тоту, аның халыкка һәм милләткә булган хезмәтен бәяләү белән генә чикләнмичә, балалар тарафыннан иҗат ителгән яңалыклар белән дә тутырыла. Һәр катнашучы үзенең «Туган тел»не, татар телен, төрле уеннар аша белеп һәм танып өйрәнергә мөмкинлек ала.

Кичәдә балалар төрле рольләрдә чыгыш ясап, Тукайның әкият геройларына әверелә. Тукайның сүз сәнгатьләре һәм халык җырлары кичәгә ямь өсти. Әкиятләр, шигырьләр, һәм уеннар бергә бер тоташып, балаларның иҗат сәләтен арттыра, милли горурлык хисен өләшә. Шуңа күрә «Без Тукай оныклары» кичәсе бары тик күңелле генә түгел, ә мәдәниканы саклау һәм яшь буынга тапшыру өчен мөһим чара булып тора. Тукай безнең күңелләрдә яши һәм без аның иҗатын уку, һәрбер иҗатында аның рухи мәхәббәтен, татар телен, һәм мәдәниятен хөрмәтләвебезне белдерәбез.

Предпросмотр

Без Тукай оныклары
Алып баручы: Исәнмесез, хәерле көн, кадерле балалар, килгән кунаклар, әти-әниләр, тәрбиячеләр.
Нинди таныш, моңлы көй бу?
Тукай җыры - “Туган тел”.
Истән бер дә чыкмый торган
Халык көе - туган тел.
Әйе, сөекле Тукаебызны беркайчан да истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен, әкиятләрен укып яшәргә өйрәнәбез. Менә бүген дә без бу залга сөекле шагыйребезнең туган көнен билгеләп үтәргә дип җыелдык. Шулай ук Тукай абыебыз язган шигырьләрне, җырларны тыңларбыз, әкият геройлары белән очрашырбыз. Татар халкының бөек шагыйре, әдәбиятебезнең йөзек кашы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган кичәбезне башлыйбыз.
Ведущая: В один из тёплых апрельских дней мы отмечаем день рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Г. Тукай прожил на свете всего лишь 27 лет, и прожил эти годы тяжёло и мучительно, успев познать и нищету, и сиротство, и унижение. Но за короткие 8 лет творческой жизни он успел написать очень много стихов, поэм, рассказов и, конечно же, сказок для детей.
Проходят годы, но мы вновь и вновь возвращаемся к тебе, великий наш поэт.


1 нче бала Бу нинди матур кичә (Саша)
Бу нинди шатлык бүген?
2 нче бала Бумы? Иң истәлекле – (Софья)
Тантаналы көн бүген!


1 нче бала Әй, малайлар, әй, кызлар! (Алина)
Уйнагыз да, көлегез!
2 нче бала Бәйрәм итик, килегез! (Савелий)
Гөрләп торсын илебез.


3 нче бала И туган тел, и матур тел (Илья)
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем
Син туган тел аркылы.


4 нче бала Тукай абый әкиятләрен (Далия)
Укыдык без шатланып.
Аннан шагыйрьнең үзенә
Мең рәхмәт укыдык.


5 нче бала Тукай абый әкиятләре (Тимур)
Үзе бер серле сандык.
Шул сандыкны ачып карау
Безнең өчен зур шатлык.
5 нче бала Илдә кояш, җирдә кояш, (Элина)
Йөздә кояш, күздә кояш,
Көн дә көлә кояш,
Әмма бүген матур кояш.


6 нчы бала Илдә кояш, җирдә кояш, (Эмиль)
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Тукай көне – безнең бәйрәм.


7 нче бала Знай татарский ты язык, (Савелий)
Знай и русский ты язык.
Оба языка нужны,
Одинаково важны.


Җыр «Балачагым»
Эльмира Гыйльфанова муз.
Энҗе Афзалова сүзләре.
1.Балачагым – нурлы ил,
Балачагым – җырлы ил.
Бергә, бергә уйныйк, әйдә,
Син дә безнең янга кил.
2. Балачакның бакчасында
Көлке уеннар гына.
Бергә-бергә уйныйк, әйдә,
Бергә күңелле була.
3.Балачагым – нурлы ил,
Балачагым – җырлы ил.
Бергә, бергә уйныйк, әйдә,
Син дә безнең янга кил.




Алып баручы: Безнең балалар Габдулла Тукай шигырьләрен бик теләп өйрәнделәр.
Тукай абый Зәкия Туфайлова
Әле укый белмәсәк тә, (Баязит)
«Туган тел»не җырлыйбыз.
Бу – Тукай абый бүләге,
Иң гүзәл бер җыр, дибез.


Әкиятләрен сөйләп, тыңлап,
Телләребез ачыла.
«Су анасы», «Шүрәле»ләр –
Безнең дуслар барсы да.
Тукай көне”     (Илгизәр Солтан)
Татарстан – Тукай иле, (Назиля)
Татарстан – безнең ил.
Бүген бездә – Тукай көне,
Кил бәйрәмгә, дустым кил.
Тукай белән сөйләшеп ал,
Тукайдан сора киңәш.
Тукай аңлар иң мөһиме,
Татарча гына сөйләш.
Эчтән генә җырлап йөрим.
Җырлыйм “Туган телемне” –
Үз телемдә җырлыймын мин –
Бу зур бәхет түгелме?
(Җырлый)
И туган тел, и матур тел
Әткәм-әнкәмнең теле.
Дөньяда күп нәрсә белдем,
Син туган тел аркылы.


«Су анасы» әкияте (Софья, Алина, Эмиль)
Су анасы басмада чәчләрен тарап утыра. Бер малай куак артыннан карап тора.
Малай. Тарак таптым, тарак таптым.!
Су анасы. Качма! Качма! Тукта! Тукта! И карак,
Алма, ул бит минем алтын тарак.


(Малай таракны алып кайтып әнисенә бирә)
Әни. Каян алдың?
Малай. Мин таптым. (Малай йокларга ята. Су анасы тәрәзә чиртә)
Әни. Ни кирәк?
Су анасы. Су анасы мин, китер, кая минем алтын тарак.
Әни (таракны бирә). Кичер аны, Су анасы.
Малай. Әни, гафу ит, кичер.
Алып баручы. Шул көннән башлап, малай кеше әйберенә тимәгән.
Алып баручы. Кечкенә вакытта нәни Тукай татар халык уеннарын уйнаган. Без дә хәзер халкыбызның «Кәрия-Зәкәрия»уенын уйнарбыз.


Җырлы-биюле уен «Кәрия – Зәкәрия»
Ведущая: Габдулла тукай написал много стихов о природе. Послушайте стихи про времена года.
Бу кайчак була?
Габдулла Тукай


Боз һәм кар эреде, (Тимур)
Сулар йөгерде;
Елап елгалар,
Яшьләр түгелде.
Көннәр озая,
Төннәр кыскара,
Бу кайсы вакыт? –
Йә, әйтеп кара.
Бу кайчак була?
Кырлар буш кала, (Милана)
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана , -
Бу кайчак була?
Ашлыклар үсте, (Элина)
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә, -
Бу кайчак була?
Һәр җир карланган, (Эмиль)
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран, -
Бу кайчак туган?
Алып баручы: Габдулла Тукай написал стихотворение про девочку и бабочку. Алина и Далия нам споют песню «Бала белән Күбәләк
Акрын гына көй яңгырый. Күбәләк булып киенгән бала керә. “Очып” чәчәкләр арасында йөри. Аның артыннан кулына кәрзин тоткан кыз керә. Күбәләкне тотмакчы була.
Бала белән күбәләк” җыры башкарыла. ( Г. Тукай сүзләре.)
Бала: Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк: Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.
Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.
Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!


«Кәҗә белән Сарык » әкияте (Саша, Далия, Баязит, Тимур, Эмиль, Савелий, Илья)


Алып баручы. Борын заманда бер Бабай белән Әби торган
Тормышлары шактый гына авыр булган.
Бабай. Кәҗә белән Сарыкның ашарына бетте.


Әби. Урманга барсын алар. (Кәҗә белән Сарык кулларына капчык тотып чыгып китәләр ).
Сарык. Ардык инде.
Кәҗә. Кара, бүре башы ята.
Сарык. Син тот.
Кәҗә. Юк, син тот.
Икесе бергә. Юк, бергә салыйк.
Сарык. Кара, бер ут яна.
Кәҗә. Әйдә, барыйк шунда.
(Учак янында бүреләр утыра)
Сарык. Исәнмесез, дуслар.
Кәҗә. Бүре әфәнделәр.
1 нче бүре. Ах, шәп булды!
2 нче бүре. Ит таптык.
3 нче бүре. Хәзер ашыйбыз инде.
Кәҗә. Бездә ит күп.
Тиз бул, Сарык!
Сарык. Ми-ки-ки-ки
Капчыкта бүре башы унике.
Кәҗә. Зурысын бир.
Сарык. Хәзер, хәзер.


1 нче бүре. Качарга кирәк
2 нче бүре. Мин су китерәм.
3 нче бүре. Ничек качыйм?
Кәҗә. Сарык дускай, утыр әйдә,
Ашап алыйк тәмле ботка.
Сарык. Шунда гына ял итик.
Алып баручы. Кәҗә белән Сарык рәхәтләнеп ял итеп, иртән юлларын дәвам иткәннәр.
Алып баручы. Маленький Габдулла любил играть в татарские народные игры.


Алып баручы: Биючеләр биегәндә
Идәннәре селкенә.
Биючегә сүз әйтмәгез
Әйдә, биесен генә.
Татар халык уены «Күрсәт әле, үскәнем»
Алып баручы. Ябылмасын серле сандык
Әкиятләр сандыгы.
Тукаебыз иҗатында
Телебезнең асылы.


6 нчы бала. Сөйлибез Тукай телендә (Милана)
Туган телемне зурлап.
Яшибез туган илдә
«Туган тел»еңне җырлап.
7 нче бала. Татарча да яхшы бел (Савелий)
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кирәкле, затлы тел.


Җыр « Безнең Тукай»
Ләйсән Кәшфи шигыре
Эльмира Гыйльфанова көе
1. Ямьле язлар белән бергә
Дөньяга килгән Тукай.
Ул һаман да безнең белән
Ул һаман да яшь бугай.


Кушымта: Яратабыз туган телне
«Шүрәле», «Су анасын»
Без Тукайлар нәселеннән
Без бит татар баласы.
2. Һәйкәленнән җитди карап
Кисәтә төсле Тукай.
Туган телне онытырга
Язмасын берүк ходай.

















ХОД ПРАЗДНИКА
«Без Тукай оныклары»
2 группа
1. Стихи
2. Песня «Балачагым»
3. Стихи Баязит, Назилә
4. «Су анасы» әкияте
5. Хоровдная игра «Кәрия-Зәкәрия»
6. «Кәҗә белән Сарык» әкияте
7 . «Күрсәт әле, үскәнем»
8. Девочки «Бала белән Күбәләк»
9. Татар халык уены
10. Стихи
11. Җыр «Безнең Тукай»