Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Конспект музыкального занятия для детей 6-7 лет в татарской группе на тему «Увлекательные ритмы»

Сафина Мадина Шаукатовна Сафина Мадина Шаукатовна
DOCX
72
0

Этот конспект предназначен для детей 6-7 лет, в игровой форме для изучения и понимания ритма

Предпросмотр

Конспект
«Мавыктыргыч ритмнар»


Максатлар һәм бурычлар:
-Ритм төшенчәсен аңлау, төшенү.
-Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның элементар музыка грамоталылыгы формалаштыру.
-Ишетү, күрү сәләтләрен күзаллауларын үстерү.
-Аралашу күнекмәләрен, кул моторикасын үстерү.
-Музыка коралларына кызыксынуны активлаштыру.
-Бергә уйнаудан шатлык хисләре уяту.
Шөгыль барышы.


Балалар маршка атлап залга кереп басалар.(Фортепиано белән)
Музыка җитәкчесе белән җырлап исәнләшәләр.
Муз.җ: -Исәнмесез,балалар!
Б-р:-Исәнмесез!
Мотивация.
Муз.җ.-Балалар, әйдәгез әле, тагын бер бик матур кеше белән дә исәнләшик әле. Ул менә шушы тартмачыкта. (тартма эчендә көзге). Елмаеп исәнләшәбез дә түгәрәк эченә барып басабыз.Ул сезгә ничек җавап бирер икән? Ярыймы?
Музыкаль-ритмик хәрәкәтләр.
-Балалар, хәзер без сезнең белән ритмик күнегү эшлибез. Көйнең 1и 2и дигән өлешенә күршедәге түгәрәккә күчеп басабыз, 123 дигән өлешенә кул чабырга тиеш булабыз. Аңладыкмы?
1 яки 2 тапкыр эшләү.
Муз.җ.-Ә хәзер әйдәгез, матур гына урындыкларга утырабыз.
Балалар утыралар.
Муз. җ.- Бүген без ритм төшенчәсе белән танышып китәчәкбез. Нәрсә икән ул ритм? Ритм- ул озын һәм кыска яңгырашлы аваз, ягүни ноталарның чиратлашып килүе икән. Хәзер тулысынча аңлау өчен видео карап үтәбез.
Ритм турында видео карау.
Муз.җ.-Матур итеп утырдык. Без сезнең белән “Утята и котята”дигән әсәр тыңларбыз һәм аның ритмын ачыкларбыз. Исегезгә төшерәм, зур рәсемне-Тааа, кечкенә ршсемне- Тиии дип кул чабабыз.
Видеога карап ритмга кул чабу.
Муз.җ.- Балалар, ритмны ачыклауны төрле ысуллар, предметлар кулланып эшләп була. Әйдәгез өстәл янына утырыйк әле. Менә сезнең каршыда ике стакан. Уң яктагысында төсле су. Стаканнын өске ягына кашык белән Та- өлеше итеп сугабыз. Кырыена Ти- дип. Хәзер көйгә шуны эшлибез.
Утята и котята”көенә стаканнар белән уйнау.
Муз.җ.-Әфәрин,хәзер урындыкларны кирегә борып, шуның каршысына тезләнеп утырыйк әле. Балалар, ә менә ритмны рәсемнәр белән дә күрсәтеп була икән. Хәзер мин сезгә төрле фигуралар ясалган кәгазь битләре бирәм. Анда “Утка и утята” әсәре рәсем аша күрсәтелгән. Әйдәгез миңа карап, бергә көйне тыңлап, бармак белән шул фигураларны йөртик.
Рәсем буенча йөртү.
Муз.ю.-Ә хәзер урындыкларны дөресләдек һәм туры итеп утырдык. Аркалар туры, кулларны йомшак кына тезләргә куйдык. Тавышларны җылытып алыйк. Ә ни өчен тавышны җылытабыз әле без? (матур, чиста итеп җырлау өчен)
Муз.җ.-Бик дөрес.
(Барабан суга Гата, күнегүен төрле авазлар белән җырлау)
Муз.җ.-Үткән атнада гына әниләр бәйрәме булды. Әйдәгез әле аларга багышлап өйрәнгән җырны ныгытыйк.
Әнием” Р.Гыйләҗева сүз., Ф.Җәләлетдинова көе
Муз.җ.-Беренче куплетны кызлар җырлый, икенчесен малайлар. Аңлашылдымы?
Фортепианога җырлау.
Муз.җ.- Хәзер инде мин сезне “Музыкаль урындыклар” дигән уен уйнарга чакырам.
Моның өчен урындыкларны арткы ягы белән түгәрәк ясап тезәргә кирәк. Һәрберегезнең урындыгына берешәр музыка уен коралы куям. Көй башлангач сез урындыклар тирәли әйләнеп йөрергә тиеш буласыз. Көй туктауга, кем нинди урындык каршында кала, шул уен коралын кулына ала. Мин сезгә ритмик рәсемнәр күрсәтәм, сез шуны Та-Ти иҗекләре белән дөрес итеп уйнарга тиеш буласыз.
Уен” Музыкаль урындыклар”
Муз.җ.-Балалар, әйдәгез төрле бию хәрәкәтләре күрсәтәбез. Кемнеке матуррак, кызыграк килеп чыгар икән. Моның өчен сезгә бер бию хәрәкәте төшкән картина алырга кирәк. Әйдәгез башта кызларга юл бирик. Аннан малайлар алыр.(алалар) Ярымтүгәрәккә басыйк та чираттан күнегүне уртага чыгып күрсәтик. Калганнар кабатларга тиеш була.
Бию хәрәкәтләре ясау.
Муз.җ.-Афәрин балалар, әйдәгез хәзер тезләнеп утырыйк әле паласка. Бүгенге шөгыль сезгә гомумән ошадымы? (җавап) Кайсы өлешләре ошады? (җавап) Ритм нәрсә булды икән ул?(җавап)
Муз.җ-Бик дөрес, миңа сезнең шөгыльләнүегез бик ошады. Шуның өчен мин сезгә значок бүләк итәсем килә. Минем кулда музыка яратучы панда наклейкалары. Әйдәгез малайлар башта үзләренә сайлап алсын әле. Аннан кызлар. Шушы панданы значок өслегенә тигез итеп ябыштырабыз. (ябыштыралар) Әйдәгез хәзер бер тылсым эшлибез. Моның өчен сезгә күзләрне йомып, Та-та-ти-ти-та,ти-ти-ти-ти-ти-ти-та дип әйтергә кирәк булачак. Беркем дә карамый, алайса тылсым барып чыкмаячак. Сез әзерме? (җавап)
Сюрприз өлеше.
Балалар:-Та-та-ти-ти-та,ти-ти-ти-ти-ти-ти-та.
Балаларның артларына зур метровый панда килеп баса, балаларны кочаклый, исәнләшә һәм залдан алып чыгып китә.