Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Ап-ак карда кызыл җимешләр: кышкы табигатьтә балалар белән белем алу

Ап-ак карда кызыл җимешләр: кышкы табигатьтә балалар белән белем алу

Залилова Айсылу Радифовна
Залилова Айсылу Радифовна
DOCX
120
0

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы Түбән Бәрәскә “Гөлкәй” балалар бакчасында узган дәрестә, тәрбияче Залилова Айсылу Радифовна балалар белән «ап-ак карда кызыл җимешләр» темасы буенча уникаль шөгыль уздырды. Бу дәрестә балалар кышкы агачларның үзгәрешләрен күзәттеләр, табигатьне өйрәнделәр һәм иҗади эшчәнлек белән шөгыльләнделәр.

Шөгыльнең максаты – балаларда кышкы табигатькә кызыксыну уяту, агачларның сезондагы үзгәрешләре турында күзаллауларын киңәйтү. Иң беренче, тәрбияче балаларга кышның үзенчәлекләре турында сораулар бирде, аларның җаваплары аша кышкы табигатькә кызыксыну уятылды. Шулай ук, балалар кышкы агачлар темасына багышланган презентация карадылар.

Шөгыль барышында балалар тимерчыбыктан һәм тукымадан ясалган агачны ак гуашь белән буяп, кызыл миләш тәлгәшләре белән бизәделәр. Агачларның корыган ботакларын сындырмыйча саклап калу, табигатькә җәмгыятьнең сакчыл карашы турында фикер алышу оештырылды. Бу гади генә иҗади эшчәнлек балаларда комбайнлау һәм иҗадилык сәләтләрен җиңеллек белән уята алды.

Йомгаклау этапында тәрбияче балаларга «миләш агачы» турында тәфсилләп сөйләде. Миләш агачының кыш көне дә кызыл җимешләре белән матур булуы балаларны бик кызыксындырды. Шөгыль ахырына җиткәч, балаларга табигатьне саклауның мөһимлеге, шулай ук агачларны һәм миләшләрне хөрмәт итү турында җиткерелде. Дәрес ахырында тәрбияче уңышлы шөгыль өчен балаларга рәхмәт белдерде, һәм барысының да тырышып катнашулары өчен мактады.

Предпросмотр

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районы
Түбән Бәрәскә “Гөлкәй” балалар бакчасы.


Тема: “Ап-ак карда кызыл җимешләр”



Тәрбияче: Залилова Айсылу Радифовна


2015 ел


Тема: Ап-ак карда кызыл җимешләр.
Бурычлар: 1.Балалар белән берлектә кышкы агач ясау; 2. Ел фасылына карап агачлар тормышындагы узгәрешләр турындагы күзаллауларын киңәйтү; 3. Балаларда табигать белән кызыксыну уяту һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү; 4. Краскалар белән буяу аша кул моторикасын үстерү.
Җиһазлау: презентация “кышкы агачлар”, тимерчыбыктан һәм тукымадан ясалган агач, гуашь, пумала, су белән банкалар, салфеткалар.
Эшчәнлек барышы

  • Оештыру.

Исәнләшү, әңгәмә уздыру.
Тәрбияче:Исәнмесез балалар.
- Исәнмесез.
Тәрбияче:Хәлләрегез ничек? Яхшымы?
- Әйе, яхшы.
Тәрбияче: Балалар, әйтегез әле, безнең урамда кайсы ел фасылы?
- Кыш.
Тәрбияче: Ә без кыш икәнен кайдан белдек?
- Кар ява, агачлар ялангач.
Тәрбияче: Балалар, ә сез кыш көне агачларда нинди үзгәрешләр күзәтәсез?
- Алар ялангач, яфраксыз.
Тәрбияче: Әйе, бик дөрес әйттегез, кышка кергәндә агачлар яфракларын коялар, ялангач калалар. Ләкин кыш аларны үзенең ап-ак мамык кебек карлары белән каплый.

  • “Кышкы агачлар” исемле презентация карау.

Тәрбияче: Балалар, ә хәзер әйдәгез әле экранга күз салыйк.
Урамнарга, бакчаларга,
Урман, кырлар өстенә
Ак мамыктай күбәләк кар
Төшә дә төшә генә.
Тәрбияче: Балалар, сез рәсемнәрдә нинди агачлар күрдегез?
- Чыршы, имән, каен, куаклар, миләш.
Тәрбияче: Әйе, дөрес, ә ап-ак кар каплаган агачлар матурмы?
- Әйе, матур.

  • Тимерчыбык һәм тукымадан ясалган агачны ак гуашьлар белән буяу, кызыл мәрҗәннән ясалган миләш тәлгәшләрен элеп кую. Агачларны сындырырга ярамаганлыгын, сакларга кирәклеген искәртеп узу.

Тәрбияче: Карагыз әле, балалар, менә миндәге агач нинди ел фасылына туры килер икән?
- көз.
Тәрбияче: Ә кышкы агач булсын өчен ни җитми, ничек уйлыйсыз?
- кар һ.б.
Тәрбияче: Дөрес, менә без сезнең белән хәзер аны кышкы агачка әйләндерергә тырышырбыз. Безгә моның өчен нәрсәләр кирәк булачак?
- краска һ.б.
Тәрбияче: Әйдәгез, хәзер кисточкаларны тотабыз һәм агачыбызка кар кундырабыз.(агачны гуашь белән акка буяу)
Тәрбияче: Балалар, менә безнең агачыбыз әзер. Ләкин миләш агачы булсын өчен безнең агачыбызга нәрсә җитми икән?
- миләшләре. җимешләре.
Тәрбияче: Әйе, хәзер без агачыбызга миләш тәлгәшләре эләчәкбез. ( алдан әзерләнгән тәлгәшләрне элү).
Тәрбияче: Балалар, безнең агачыбыз әзер. Без аны тимерчыбыктан һәм тукымадан ясадык, чөнки безгә агачларны сындырырга ярамый. Әгәр без агачның ботакларын сындырсак, алар үсмәячәк, хәтта корырга да мөмкиннәр.

  • Йомгаклау.

Тәрбияче: Балалар, без буген нинди агач буядык?
- миләш агачы.
Тәрбияче: Ә миләш агачы башка агачлардан нәрсә белән аерылып тора?
- миләш агачының кып-кызыл җимешләре кыш көне дә коелмый.
Тәрбияче: миләш тәлгәшләре кыш көне нинди булалар?
- алар каткан булалар, салкыннан җыерылалар.
Тәрбияче: Балалар, ә ни өчен агач ботакларын сындырырга ярамый соң?
- чөнки алар усмиләр, корырга мөмкиннәр.
Тәрбияче: Әсезгә бүгенге шөгыль ошадымы? Катнашуыгыз өчен зур рәхмәт, Барыгыз да бик тырыштыгыз, молодцы. Саубулыгыз.