Габдулла Тукай әсәрләренә дидактик уеннар
Представляем вашему вниманию уникальный материал, посвященный дидактическим играм на основе произведений Габдуллы Тукая. Эти игры не только развлекают детей, но и помогают им находить общий язык с миром литературы и искусства. В игре «Сүзләр төзе» дети учатся правильно произносить слова, разделять их на слоги и запоминать порядок букв.
Второй игровой элемент - «Без кайсы әкияттән?» - помогает укрепить знание произведений Тукая через зрительное восприятие. Дети анализируют картинки с героями и темами, что способствует развитию их мышления и sprachliche Ausdrucksfähigkeit. Также эти занятия формируют привязанность к родному языку и культуре.
Игра «Рәсем җыю» развивает координацию движений и внимание, ведь дети складывают картинки в целые образы, что способствует творческому мышлению. А игра «Шакмаклар» ставит перед участниками задачу собирать пазлы, что тренирует их память и слаженность действий в команде.
Каждое из этих мероприятий является не только игрой, но и мощным инструментом для воспитания не только грамотных, но и творческих личностей. Эти увлекательные занятия призваны привить детям любовь к чтению и самовыражению, расширить их кругозор и сформировать культурную идентичность через изучение литературного наследия.

Габдулла Тукай әсәрләренә дидактик уеннар
Составила воспитатель первой квалификационной категории Галимова Лилия Рихватовна
“Сүзләр төзе” уены.
Максат:Габдулла Тукай әсәрлҽрен, бишкҽ кадәр санау тәртибен, сүзләрнең дөрес әйтелешен, сүзләрне иҗекләргә бүлү күнекмәләрен, ә хәрефенең сүзләрдә язылу урынын ныгыту. Балаларда татар сүзләрен дөрес язу һәм уку теләге уяту. Уйлау, фикерләү сәләтен үстерү. Игътибарлылык, Тукай иҗаты аша туган телебезгҽ мөхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау:Төлке, ут, көз, ат, йөзем рәсемнәре сурөтләнгөн карточкалар, бу сүзләрне язу өчен әзерләнгән хәрефләр.
Искәрмә:Рәсемнәр сурәтләнгән һәр карточканың аскы уң почмагына саннар язылган: төлке-1, ут-2, көз-3, ат-4, йөзем-5.
Уен барышы.
1 ысул. Бала карточкада сурәтләнгән рәсемнәрне атый һәм шул сүзләрнең Габдулла Тукайның кайсы әсәрендә кулланылганын әйтҽ.
2 ысул. Рәсемле карточкаларның аскы уң почмагында язылган саннарга карап, тәртип буенча тезә һәм санап чыга.
3 ысул. Хәрефләр ярдәмендә рәсемгә туры килгән сүзне яза, ә хәрефенең сүзләрдә язылу урыны турында әйтә. Сүзләрне иҗекләргә бүлә.
4 ысул. Беренче баганада килеп чыккан яңа сүзне укый, иҗекләргә бүлә.
“Без кайсы әкияттән?” уены.
Максат:Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп, авазларны дөрес әйтү, сүзләрне берлек һәм күплек саннарда дөрес куллану күнекмәләрен ныгыту. Сүз байлыкларын, сөйләм телен, мөсткыйль фикерләү, танып белү сәләтләрен үстерү. Игътибарлылык тҽрбияләү.
Җиһазлау:Габдулла Тукай әкиятләренең китап тышлыгына күчерелмәләр. Шүрәле, балта, бүрәнә, чәй, малай, әни, тарак, басма, тәрәзә, кәҗә, сарык, капчык, бүреләр, этләр, ут рәсемнәре сурәтләнгән карточкалар.
Уен барышы.
1 ысул. Бала Г.Тукайның китап тышлыгы күчәрелмәләренә карап әкиятнең исемен әйтҽ.
2 ысул. Бала карточкаларда сурәтләнгән рәсемне атый, шушы сүзнең кайсы әкияттә кулланылганын билгели һәм китап тышлыгы янына куя, аларны берлек һәм күплек саннарда әйтә.
3 ысул. Әкият эчтәлеге буенча шушы сүзләрне кулланып җөмләләр төзи.
“Рәсем җыю” уены.
Максат:Г.Тукай әкиятләренә кызыксыну уяту. Сөйләм телләрен үстерү. Өлешләрдән бербөтен әйбер җыю күнекмәләрен ныгыту. Тырышлык, максатчанлык тәрбияләү.
Җиһазлау:Бербөтен һәм диагональ яки вертикаль буенча берничә кисәккә киселгән Шүрәле, Су анасы, кәҗә белән сарык рәсемнәре.
Уен барышы.
Тәрбияче балаларны рәсемнәр белән таныштыра. Балалар рәсемнәрдә нәрсә сурәтләнгәнен әйтәләр. Аннан соң балалар өлеш буенча бербөтен рәсемне җыялар. Рәсемнҽр буенча хикәя төзиләр. Уенны катландыру өчен, тәрбияче бербөтен рәсемне алып куя, ә балалар өлеш буенча рәсем җыялар.
“Шакмаклар” уены.
Максат:Предметны, хәрәкәтне, билгене белдерүче сүзләрне, өлешләрдҽн бербөтен әйбер җыю күнекмәләрен ныгыту. Сүзлек байлыгын үстерү. Г.Тукай әсәрләренә кызыксыну уяту. Бер- береңҽ ярдәмчеллек, ихтирам, дуслык хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау:Шакмаклар, фишкалар, “Бала белән күбәләк”, “Кызыклы шәкерт”, “Сөткә төшкән тычкан”, “Шаян песи”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Бишек җыры” шигырьләренә рәсемнәр.
Уен барышы.
Уенда берничә бала катнаша. Беренче бала үзенә охшаган рәсемне сайлап ала һәм рәсемдә Г.Тукайның кайсы әсәре сурәтләнгәнен әйтҽ, шакмаклар ярдәмендә бербөтен рәсемне җыя. Җыелган рәсем буенча калган балалар предметны, хәрәкҽтне, билгене белдергән сүзләр әйтҽләр(сүзләр кабатланырга тиеш түгел), ә рәсем җыйган бала дөрес җавап өчен фишкалар бирә һәм җиңүчене билгели. Калган рәсемнәрне җыю шул ук тәртиптә бара.