Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Күптәнге тарих: «Ни өчен көз җитә?»

Күптәнге тарих: «Ни өчен көз җитә?»

Тухватуллина Лейсан Ильхамовна
Тухватуллина Лейсан Ильхамовна
DOCX
142
0

«Ни өчен көз җитә?» – балалар өчен язылган әкият, ул безнең табигатькә, аның функциональ роленә һәм шулай ук агачларның әһәмиятенә зур игътибар бирә. Әкият безне тарихка алып кертә: борын-борын заманда кешеләр, агачлар белән тулы, матур табигать арасында яши, шөге, урманнардан үз йортларын төзеп, боларның барысын да аңламыйлар иде.

Ләкин, кешеләрнең күпләп агачларны кисүе соңыннан күңелсез нәтиҗәләргә алып килә. Агачларның күз яшьләре, кечкенә яфракларының сары төскә буялуы аша без табигатькә булган безнең карашны аңлыйбыз. Кешеләр үзләре ясаган проблемалар белән көрәшергә мәҗбүр булалар, чөнки бертектә генә бердәнбер урман кала, ә кешеләр шулай умтылу белән уйга баталар.

Бу әкият, балаларга табигатьне саклау, агачларның мохтаҗлыгы һәм аларның безнең өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында уйланырга ярдәм итә. Кешеләр агачларның әһәмияте турында искә алгач, аларны шәһәрләрдә һәм авылларда кире утыртмакчы булганнар. Тик көзен агач яфракларының сары төскә буялганы, табигатьнең кире кайтмаслык хәлгә килүен искәртә.

Димәк, балаларга агару шаукымы аша табигатькә игътибар определя рәвешендә өйрәтелә, хәтта бу спектакльләр укытучылар тарафыннан мәктәп сабакларында да кулланылырга мөмкин. Кешеләр табигатьне сакларга, агачларны хөрмәт итәргә һәм аларның әһәмиятен аңларга өйрәнәчәкләр.

Предпросмотр

Төхвәтуллина Ләйсән Илхам кызы
Татарстан Республикасы, Нурлат шәһәре
4 нче номерлы “Чык тамчысы” балалар бакчасы


Ни өчен көз җитә?”
(Зурлар төркеме өчен әкият)
Борын-борын заманда, кешеләр әзрәк, агачлар күбрәк булганда, килеп чыккан бу хәл.
Агачлар гел яшел яфрактан шаулап утырганнар. Тик кешеләр күбәйгән, агачлардан өйләр тезеп, өй җиһазлары ясап, китап-дәфтәрләр чыгарып буласын аңлаганнар...Элек картайган, яшен сугып аударган агачларны гына куллансалар, хәзер инде зур – зур урманнарны кискәннәр, хәтта карап та тормаганнар, яшеннән дә, картыннан да авыллар, шәһәрләр төзегәннәр. Агачлар нишләргә дә белмәгәннәр. Бер агач үсеп чыкканчы, йөзен кисеп ташлаган кешеләр. Агачлар исә елый башлаганнар, аларны кайгы баскан. Күз яшьләре салкын яңгырлыр булып яуган, кара болытлар кояш нурларын каплаган, әче жилләр исә башлаган. Элек көзен дә бөтен дөнья ямьле булса, хәзер инде бигрәк салкын һәм күңелсез килә башлаган көзләр. Агач яфраклары сары төскә буялган.
Күп еллар үткән. Җирдә бердән бер урман калган. Җәнлекләр, кошлар шунда качкан. Ә кешеләр исә уйга баткан. Әгәр дә бердән-бер урманны да киссәк, нишләрбез? Агачлар бит һаваны чистарталар! Кошлар, җәнлекләр өчен дә бик кирәк алар!
Шуннан бирле кешеләр агачларны үрчетә башлаганнар. Аларны хәтта шәһәрләрдә дә күпләп утыртканнар. Тик агач яфраклары шуннан бирле көзен һәрвакыт сары төскә буялган. Онытмагыз, табигатьне саклагыз, дигән шикелле! Ә кешеләр, бу хәлләрне искә тешереп, үрнәк итеп балаларына, оныкларына сөйләгәннәр.