- Главная
- →
- Занятия с детьми
- →
- Национальная культура и музыкальное воспитание детей: праздник Науруз
- →
Национальная культура и музыкальное воспитание детей: праздник Науруз
В данном материале подробно обсуждается использование национальной культуры в музыкальном воспитании детей дошкольного образовательного учреждения. Мы рассмотрим, как важные праздники, такие как Науруз, могут быть включены в учебный процесс и каким образом они обогащают музыкальное воспитание детей.
Науруз - это праздник, который отмечается весной, символизируя начало нового года, обновление и возрождение. Воспитатели и музыкальные руководители могут использовать этот праздник как возможность познакомить детей с татарскими традициями, народными песнями и танцами, а также различными обрядами. Такие мероприятия помогают детям не только узнать о культуре, но и активно участвовать в ней через песни, игры и танцы.
Использование татарской народной музыки, танцев и традиционных обрядов в процессе воспитания не только способствует эмоциональному развитию детей, но и укрепляет их национальную идентичность. Важно, чтобы современные дети росли с пониманием своих корней и культурного наследия, что значительно обогатит их внутренний мир и чувство принадлежности к своему народу.
Кроме того, музыкальное воспитание через праздники позволяет детям развивать творческие способности и навыки взаимодействия в группе. Они учатся совместной деятельности, что в дальнейшем положительно сказывается на их социализации и межличностных отношениях. Подобные мероприятия можно устраивать не только в пределах детского сада, но и в более широком круге, привлекая родителей и местное сообщество.
Использование национальной культуры в музыкальном воспитании детей дошкольного образования по теме «Науруз»
Выполнила: музыкальный руководитель
МБДОУ детского сада №46 «Кояшкай» Зеленодольского района дер. Тат.Танаево
Гилязова Ф.Х.
Казань, 2015
Татар халык киеме кигән алып баручы бәйрәм үткәрелә торган залның түренә чыга. Күңелле музыка яңгырый, залның диварлары татар бизәге белән әйләндереп алынган.
Алып баручы: Исәнмесез-саумысыз, кунаклар! Әтиләр, әниләр! Сезне Нәүрүз бәйрәменә чакырабыз, рәхим итегез.
Нәүрүз килә, нәүрүз!
Көн белән төн тигезләшкән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләргә ике кулыгызны биреп күрешегез. Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең телләре ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.
Балалар, татар халык киемнәрен киеп, йорттан йортка кереп, “Нәүрүз” әйтеп, йомырка, май, ярма һ.б. җыеп йөриләр. Һәр төркемгә бер гармунчы була. Балалар йорт хуҗаларына:
1 бала: Кыш китте, яз килде
Үрдәк белән каз килде
Былдылдан аваз килде
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
2 бала: Абзый эшләрең уң булсын,
Теләгегә юш булсын.
Күңеллңрегез хуш булсын
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
3 бала: Нәүрүз хакы биш алтын,
Бирсәң ярар ике алтын.
Карама ялтын-йолтын
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
4 бала: Казанга бармак кирәк,
Балыкка кармак кирәк.
Ә безгә бәйрәм кирәк
(Барысы бергә)
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
5 бала: Нәүрүз әйттек без сезгә,
Хакын бирегез безгә.
Яшегез җитсен йөзгә
Малыгыз артсын көзгә
Нәүрүз мөбәрәкбад!
6 бала: Нәүрүз бәйрәме мөбәрәк булсын,
Яз саен кабатланып торсын.
Хәер-дога кылабыз
Аш-сый көтеп торабыз!
Алып баручы: Бу “Нәүрүз” әйтеп йөргән балаларга йорт хуҗалары йомырка, май, ярма биргәннәр. Шушы күренештә олылар да сыналганнар, балалар үзләре дә. Балар үзләрен тәртипле, тыйнак итеп тотырга, ә олыларга саран булмаска кирәк булган. Балар урамнарны йөреп чыккач, авыл яшьләре, әти-әниләр белән берлектә, учак өстенә зур казаннар асып, боткалар пешергәннәр. Җыелышып күңел ачканнар.
Я, балалар, “Нәүрүз” нинди бәйрәм инде?
1 бала: Яна ел бәйрәме.
2 бала: Яз бәйрәме.
3 бала: Кышны озату, язны каршылау бәйрәме.
4 бала: Дуслык бәйрәме.
Баларлар “Нәүрүз килә” дигән җыр башкара.
Нәүрүз килә, нәүрүз килә
Нәүрүзне котлыйк әле.
Гөрләвекләр челтерәвенә
Кушылып җырлыйк әле.
Кушымта:
Яз килгәндә уяналар сөмбелләр,
Безнең өчен генә үсә ал гөлләр.
Нәүрүз килә, нәүрүз килә,
Илләр-көннәр ямьләнә.
Бергәләшеп биергә дип,
Куллар кулга бәйләнә.
Кушымта:
Яз килгәндә уяналар сөмбелләр,
Безнең өчен генә үсә ал гөлләр.
Нәүрәз килә, нәүрүз килә,
Күктә нур сибелә.
Туган илем, туган җирем,
Язны күреп сөенә.
Кушымта:
Яз килгәндә уяналар сөмбелләр,
Безнең өчен генә үсә ал гөлләр.
Залга Нәүрүзбикә күренә. Чәчәк булып киенгән, кыз балалар арасында килә. Өстендә яшел күлмәк, башында чәчәк такыя. (Кызлар-чәчәкләр биюе (Чайковский “Вальс цветов”)).
Балалар: Исәнме, Нәүрүзбикә!
Нәүрүзбикә: Гайбәт бетсен телегездә,
Орыш бетсен илегездә,
Ачу китсен йөзегездән,
Шулай икән киләм сезгә.
Балалар: Нәүрүз мөбәрәкбад!
Нәүрүзбикә: Бурычлыны кичерегез,
Дошманнарга кул сузыгыз,
Шуның белән мәрхәмәткә,
Йөрәгемә юл сузыгыз.
Шулай икән киләм сезгә.
Балалар: Нәүрүз мөбәрәкбад!
Нәүрүзбикә: Мине сагынып көтеп алган өчен рәхмәт сезгә. Балалар сез язны каршы алырга әзерме?
1 бала: Без язны сагындык.
Нәүрүзбикә: Минем чәчәкле аланнарымны, хуш исле кырларымны сагындыгызмы соң?
2 бала: Бик сагындык.
Нәүрүзбикә: Болыннарымда уйнарга нинди уеннар өйрәндегез?
Балалар ин башларын селкетәләр.
Нәүрүзбикә: Әйдәгез сезнең белән “Миңлебай” уеннын уйнап алыйк. Беренче Миңлебайны сайлыйк. Кулга кул тотынышып, түгәрәк буйлап җырлап йөрик.
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, Миңлебай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланыргабыз шулай.
(Кырыйдагы балалар туктап калалар, уртадагы бала, җырлый-җырлый, нинди дә булса хәрәкәт күрсәтә)
Бер болай, бер болай,
Я, кыланыгыз, шулай.
(Балар аның җырын, ул ясаган хәрәкәтләрне кабатлыйлар)
Бер болай, бер болай,
Моны әшләү бик уңай.
(Уртадагы бала түгәрәктән берәүне чыгара да, бергә әйләнәләр, үзе аның урынына баса. Уртага кыз бала чыгарылса, түбәндәгечә әйтәләр)
Без йөрибез әйләнеп,
Син уртада, матуркай,
Син нишләсәң, ни кылансаң,
Без кыланырбыз шулай.
(Уен шулай дәвам итә.)
Нәүрүзбикә: Бик матур уйнап алдык.
Бик ачулы Кыш бабай килеп керә.
Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда,
Кем монда хуҗа булган?
Алып баручы: Кыш бабай, ачуланасыңмы? Ә син беләсеңме яз килер вакыт җиткәнен, безгә Нәүрүзбикә килгәнен.
Кыш бабай: Кем салкыннан курыкмый? Мин хәзер карыйм! ... Ә-ә-ә. монда яз бар!
Нәүрүзбикә: Әйе, мин монда. Мин балаларга җылы , кояшлы көннәр алып килдем. Синең вакытың үтә, Кыш бабай!
Кыш бабай: Юк! Әле иртә! Минем вакытым бар әле! Җирдә кар, салкын көннәр.
Алып баручы: Я, Кыш бабай, тыныч бул! Балалар сине яраталар, алар сиңа шат!
Кыш бабай: (Үпкәләп) Яратасыз-яратасыз...ә нигә яратасыз? Мин бит салкын көннәр алып киләм.
1 бала: Без салкыннан курыкмыйбыз.
2 бала: Кар белән уйныйбыз.
3 бала: Таудан шуабыз.
4 бала: Чана белән шуабыз.
Кыш бабай: Салкыннан курыкмыйсызмы? Менә сезгә уен“Кар әвәләү”.
Без кар әвәлибез ич
Түгәрәк, шома ул,
Ашарга ярамый шул.
“Бер” дигәндә атабыз,
“Ике” дигәч тотабыз,
“Өч” дигәч төшеп китә,
Ватыла, эреп, бетә.
Бармакларны саныйбыз
Учлар белән әвәләү алымнары ясала,
Бармаклар белән түгәрәк ясала,
Имән бармак белән янау хәрәкәте.
Куллар белән өскә ату хәрәкәте
Учларны тоташтырып “тоталар”
Учларны ачып “төшереп җибәрәләр”
Аяклар белән карны таптау”.
Кыш бабай: Балалар! Сез мине күбрәк яратасызмы, әллә инде Нәүрүзбикәне сагындыгыз микән? (Балалар ике командага бүленә: Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә командалары җыела).
Беренче уен “Кем беренче?”(Кашыкка йомырка куеп йөгерү).
Икенче уен “Капчык белән йөгерү”(бу уенның ахырында Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә йөгерәләр, Кыш бабай артта кала).
Өченче уен “Аркан тарту”.
Нәүрүзбикә: Утыр, Кыш бабай, утыр, ял ит, балалар сиңа җырлар җырлыйлар.
Балалар “Яз җитә” җырын җырлыйлар.
Кояш көлеп карый безгә,
Күзләр чагыла.
Елгалардан бозлар ага
Диңгез ягына.
Кушымта:
Яз, яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Тиздән шаулап яфрак ярыр
Озын ак каен.
Ал чәчәкләр алып килер
Безгә май ае.
Кушымта:
Яз, яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Агачка кунып чыпчыклар
Чыркырдашалар.
Яшькелт-кара сыерчыклар,
Әй, җырлашалар.
Кушымта:
Яз, яз, яз җитә
Тәрәзәне ачтылар
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Тып, тып, тып итә
Эре-эре тамчылар.
Кыш бабай: Бәйрәмдә утырмыйлар, Әйдә биибез!
Бие-бие чибәркәй,
Мине узалмассың син.
Син яшь, мин карт булсам да
Биюдә калышмам мин.
(Кыш бабай да бии, хәлсезләнә).
Нәүрүзбикә: Кыш бабай, мин күрәм, сиңа авыр. Утыр!
Кыш бабай: Юк,юк, Мин китәм инде. Сау булыгыз балалар, сәламәт булыгыз! (Чыгып китә).
Нәүрүзбикә: Менә без тагын бергә. Мин хәзер беләм инде, сез Кышны яратасыз.
Ә балалар, безгә җылы көннәр кирәкме? Безгә матур кошлар кирәкме? Безгә яшел үлән, чәчәкләр кирәкме?
Балалар: Сагынып көтәбез!
Нәүрүзбикә: Рәхмәт сезгә, бик яхшы! Мин табышмак әйтәм, кем дөрес җавап бирер микән.
Табышмаклар:
- Яз килсә киенә, көз килсә чишенә (Агач)
- Җәй дә егет, кыш та егет, картайганы юк, гел егет (Чыршы яки нарат)
- Кыйнамый, сукмый үзе елата (Кычыткан)
Җылы яңгыр ява, чәчәкләр үсә, җиләк җыялар, бу кайчан була? (Җәй)
Нәүрүзбикә: Бик уңган икән сез! (Балаларга күчтәнәч тарата).
Нәүрүзбикә: Мине көтеп алгансыз,
Имин йортта торыгыз,
Кәеф сафа корыгыз
Инде мине тыңлагыз
Моңаеп утырмагыз
Уйнагыз да, көлегез
Биегез дә җырлагыз!
Алып баручы: Эх дуслар килегез!
Күңел ачу көнегез.
Әйдәгез күмәкләшеп уйныйк әле!
Татар халык уены “Матур уен”
Сез уртада, без кырыйда
Әйләнәбез түгәрәк.
Уеныбыз булсын матур,
Күңел ачыйк бергәләп.
Кушымта:
Таянабыз билләргә,
Тотынабыз биергә.
Тыпыр-тыпырдашып
Әйләнәбез без бергә.
Җитәкләшеп әйләнәбез,
Малайлар да, кызлар да,
Рәхәт икән бергәләшеп
Әйлән-бәйлән уйнарга.
Кушымта:
Таянабыз билләргә,
Тотынабыз биергә.
Тыпыр-тыпырдашып
Әйләнәбез без бергә.
Без бәхетле шат балалар,
Уйныйбыз эйлән-бәйлән.
Марат әйдә бие парлап,
Кемне сайларсың икән.
Кушымта:
Таянабыз билләргә,
Тотынабыз биергә.
Тыпыр-тыпырдашып
Әйләнәбез без бергә.
1 бала: Сез уйныйсыз,җырлыйсыз,
Әйләнәсез, биесез.
Ә урамда кошлар туңа
Алар хәлен белмисез.
Алып баручы: Дөрестән дә, без аларны искә төшерик әле. Халык йоласын кайтарыйк, ботка пешерик әле. (Зал уртасына казан куела, балалар кошлар биюе башкара).
Алып баручы: Ай, егетләр, кызлар, малайлар,
Ага, абый, әби-бабайлар.
Ботка пеште, ботка бүләбез,
Авыз итми китә күрмәгез!
Ботка бүленә.
Алып баручы: Инде казан төбендә калган ботканы кошларга бирәбез. Кошлар җиребезгә иминлек, көнебезгә матурлык, халкыбызга татулык, күңелебезгә яхшылык теләп торсыннар.
Нәүрүзбикә: Табигатьне саклыйк. Урманнарда кошлар тавышы тынмасын, зәңгәр күкебезне болыт капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын!
Ата-аналар, балалар, алып баручы, Нәүрүзбикә белән хоровод, “Ак каен” җыры башкарыла.
Яфраклары яшел ак каенның,
Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы.
Әйлән-бәйлән уйный яшьләр бабалар,
Гөрләп тора һәр көн тау ягы.
Яшь балалар, бигрәк матур кызлар
Ак каенны сөеп мактыйлар.
Яз башында алар һәр ел саен
Ак каенда бәйрәм ясыйлар.
Ап-ак каен – инде бик карт каен,
Бизәлә ул язлар килгәндә.
Яшел яфрак яра һәр ел саен
Кояш җылы нурлар сипкәндә.
Кулланылган әдәбият
Галимҗан Гыйльманов хикәяләвендә “Татар мифлары”. Казан: Китап, 1996 ел.
К.В.Закирова, Л.Л. Мортазина “Балачак уйнап-көлеп үсәр чак”. Казан: Китап, 2012 ел.
З.М.Гыйниятова, Х.Г. Фәйзрахманова “Сүз эчендә хикмәт бар”. Казан: Китап, 1999 ел.
“Балар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе”. Методик әсбап өчен аудио-кушымта.
Җирле халык авыз иҗаты. “Мәгариф” нәшрияты, 1999 ел.
“Туган телдә сөйләшәбез”. Методик кулланма, Казан “Фолиант”, 2012 ел.