Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Экологик тәрбия: Сулыклар – табигать байлыгы

Экологик тәрбия: Сулыклар – табигать байлыгы

Уразова Ильнара Фаридовна
Уразова Ильнара Фаридовна
DOCX
195
3

Данный проект, проведенный в детском саду № 46 «Кояшкай», нацелен на воспитание у детей экологической ответственности через знакомство с водными ресурсами. Тема проекта «Сулыклар – табигать байлыгы» актуальна в свете растущих экологических проблем, с которыми сталкивается наше общество. В рамках проектной деятельности дети получат уникальную возможность понять всю важность водных источников, их влияние на экологический баланс и здоровье планеты.

Проект включает в себя множество разнообразных мероприятий, направленных на познание и осознание детей о роли воды в природе. Это и экскурсии на речки и озера, и различные игры, направленные на вовлечение детей в изучение экосистем. Татьяна Уразова, воспитывающая детей, акцентирует внимание на необходимости формирования у малышей бережного отношения к природе с раннего возраста. Этот проект станет для них первой ступенью к пониманию того, как их действия могут повлиять на мир вокруг.

Важной частью проекта является работа с родителями. Воспитатели намерены вовлекать семью в проектную деятельность, тем самым создавая единое пространство для обучения и обмена опытом. Родители будет приглашены на экскурсии, интерактивные занятия и обсуждения, что позволит им глубже понять значимость экологии и осознание водной проблемы в нашем регионе. Все запланированные мероприятия помогут обратить внимание на необходимость охраны природных ресурсов и влияние каждого индивидуального человека на окружающую среду.

Нельзя забывать о теоретической подготовке, где будут изучаться сказки, стихи и загадки о воде, для того чтобы создать основу для дальнейшего обсуждения вопросов экологии. Каждый из участников проекта, включая детей, родителей и педагогов, получит множество новых знаний и умений, которые будут способствовать развитию экологического сознания и любви к природе в целом. Все мероприятия будут проходить в дружелюбной и поддерживающей атмосфере, где каждый сможет внести свой вклад в общее дело.

Предпросмотр

Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының « № 46 «Кояшкай» балалар бакчасы» муниципаль мәктәпкәчә белем бирү бюджет учреждениесе»



ПРОЕКТ



Проектның темасы:
«Сулыклар – табигать байлыгы»





Тәрбияче - Уразова Ильнара Фаридовна




Проект: «Сулыклар – табигать байлыгы». Балаларга экологик тәрбия бирү.
Проект төре: иҗади, танып-белү эшчәнлеге
Дәвамлылыгы: сентябрь – май (9 ай)
Актуальләштерү: Бүгенге көндә чиста су проблемасы үзен һәр яклап сиздерә. Табигатебезнең пычрануы нәтиҗәсендә күп кенә елга-күлләр, сазлыклар, чишмәләр корый, юкка чыга. Шуңа күрә дә балаларыбызга экологик тәрбия бирү бурычы мөһим мәсьәлә булып тора. Балаларыбызга кече яшьтән үк суга сак караш тәрбияләргә кирәк. Бу проект балаларга экологик тәрбия аша елга - күлләребезнең гомерен озайтырга, пычратмаска, аларны сакларга, яратырга өйрәтә. Проект аша балаларга елга-күлләребез суының файдасы турында аңлату, аны карап, саклап торсаң гына, гомере озын булып, табигатьнең безгә, кешеләргә файда китерәчәгенә төшендерү. Бу проект аша балаларга суның кадере турында, аны саклап тоту кирәклеген аңлату.
Экспериментлар аша балаларга чиста һәм пычрак суның аермасын күрсәтү, сулыкларның әһәмиятен төшендерү.
Проектта катнашучылар:
-       Балалар, ата-аналар, тәрбиячеләр.
Бурычлар:
-    Региональ компоненттан чыгып, балаларда кешелеклелек сыйфатлары булдыру, табигатькә мәхәббәт һәм сакчыл караш, дөньяны танып белүгә кызыксынучан мөнәсәбәт тәрбияләү, сүзлек хәзинәсен баету, баланың иҗади мөмкинлекләрен үстерү, табигатьнең байлыкларын саклау.
-       Сулыкларның тереклек чыганагы булуын аңлату.
-       Сулыкларны саклап, карап тору кирәклегенә төшендерү.
Проектның максаты:
 - Балаларга суның яшәү чыганагы икәнен төшендерү.
- Су турында табышмаклар, шигырьләр, җырлар өйрәтү, әкиятләр уку.
- Балаларны күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә белергә, чагыштыра белергә өйрәтү, күзаллауларын, иҗади фикерләү сәләтен үстерү.
- Суның үзенчәлекләре турындагы белемнәрен системалаштыру һәм тирәнәйтү.


Федераль дәүләт белем бирү стандартының белем бирү өлкәләре һәм бурычлары


Белем бирү өлкәләре

Бурычлары

Социаль-шәхси үсеш

Яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән актив бәйләнештә булуын һәм шулай ук мөстәкыйльлеген үстерү; үзенә һәм башкаларга уңай мөнәсәбәт тәрбияләү; кешелеклелек сыйфатлары булдыру; туган ягына мәхәббәт тәрбияләү

Танып белү үсеше

Экологик бәйләнешләр белән танышу; предметларны үзләренә хас билгеләре, үзенчәлекле сыйфатлары буенча аера һәм төркемли белү; күзәткән әйберләре буенча фикер йөртә һәм чагыштыра белергә өйрәтү; дөньяны танып белүгә кызыксынучан мөнәсәбәт тәрбияләү

Сөйләм үсеше

Сөйләү барышында баланың логик һәм иҗади фикерләү сәләтен, күзаллауларын һәм сөйләмен үстерү

Нәфис-нәфасәти үсеш

Сәнгать күзаллауларын баету; күзәтүләреннән чыгып уй - фикерләрен кәгазьдә тасвирлый һәм иҗат итә белү

Физик үсеш

Сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү






Проектны эшкә ашыру өчен план төзү .

Чишмәгә экскурсия: әңгәмә, күзәтү

2.

НОЯБРЬ 

Туган ягым сулыклары (шөгыль).

3.

ДЕКАБРЬ

Чиста су һәрвакыт һәм һәркемгә кирәк” уен –шөгыль.

4.

ЯНВАРЬ 

Су − яшәү чыганагы − әңгәмә

5.

ФЕВРАЛЬ

“Тамчыкай сәяхәтеәкиятен уку

 6.

МАРТ

Карны күзәтү − тәҗрибәләр белән шөгыль.

7

АПРЕЛЬ

Су белән тәҗрибәләр.

8

МАЙ

Күлләргә сәяхәт.
 Гөбенә елгасына сәяхәт

9

МАЙ
 

Рәсемнәр конкурсы “Минем туган ягымның кечкенә почмагы”.
Презентация карау «Туган ягым сулыклары»













ЙОМГАКЛАУ
Рәсемнәр конкурсы “Минем туган ягымның кечкенә почмагы”.


Тәрбияченең эшчәнлеге:
1. Балаларга “ Туган ягым сулыкларыдигән шөгыль үткәрү.
2. Ата-аналар белән берлектә Гөбенә елгасына экскурсия ясау.
3. Презентация “Туган ягым сулыклары” .
4. Балалар белән Тимерче күленә экскурсия.
5. Балалар белән Пилмән күленә экскурсия.
  Ата-аналар белән эш.
1. Гөбенә елгасының байлыклары турында әңгәмә.
2. Ата-аналар һәм балалар белән берлектә Гөбенә елгасына экскурсиягә бару һәм аның тирә-ягын чистартуда катнашу.
   
Көтелгән нәтиҗә:
Балалар белән табигать күренешләрен күзәтеп, алар арасындагы үзара бәйләнешләр булуы турында нәтиҗә чыгарырга өйрәтү;
Табигатькә, сулыкларга зыян китермәү кагыйдәләрен ныгыту;
Төрле чыганаклар аша (экскурсияләр, сәяхәтләр һ.б) алган белемнәрен башкалар белән уртаклашасы килү теләге уяту;
Балаларның тикшерү, тәҗрибә үткәрү эшчәнлеге нигезендә экологик фикер йөртү, иҗади хыял сәләтләрен үстерү;
Безнең проект аша балалар су һәм аның үзлекләре, әһәмияте турында күбрәк белерләр дип көтәбез.

Йомгак
Бу проектны тормышка ашыру өчен күрсәтмә материаллар (альбом, картиналар, дидактик материаллар), кулланма материаллар (балчык, савытлар,стаканнар) булдырылды. Проект эшчәнлеге белән ата-аналарны да таныштырдык, ата-аналар җыелышында аларга үзебезнең максатыбыз турында аңлаттык. Алар үзләренең уңай карашларын һәм безнең белән берлектә эш алып барырга ризалыкларын белдерделәр. Бу проект тугыз айга дип исәпләнелде, план-схема төзедек. Балаларга шөгыль вакытларында суның үзенчәлекләре турында мәгълүмәтлар бирелде, рәсем шөгылендә бу тема буенча рәсем ясадылар. Матур әдәбият шөгыльләрендә әкиятләртыңладылар, шигырьләр өйрәнделәр. Проектны тормышка ашыру буенча без эксперемент шөгыль уздырдык. Балалар үз куллары белән су белән тәҗрибәләр ясадылар. Бу проект балаларда зур кызыксыну уятты. Без бу проект өстендә эшләп балаларда суга хөрмәт, күмәк эшләү, бер-берсе белән дус-тату эшләүне тәрбияләдек дип уйлыйм.
Минем уйлавымча, бу проект буенча башкарган эшләр балалар күңелендә зур тәэсир калдырды. Чөнки, проектның эшчәнлеге төгәлләнгәннән соң да балалар үзләренең су белән кызыксынуларын дәвам иттеләр, аларның яңа сораулары, яңа фикерләре туа торды. Шуңа күрә мин үзебезнең алга куйган бурычыбыз үтәлде дип уйлыйм һәм проект методының балаларның иҗади сәләтен үстерүдә отышлы алым икәнен үз тәҗрибәмдә күрдем.



Кулланылган әдәбият:
1.Балачак аланы: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләр өчен хрестоматия.-Казан: РИЦ, 2011. К.В. Закирова
2.Иң матур сүз. Уку китабы.-Мәгариф нәшрияты, 1997
3.Балалар бакчасында әдәп-әхлак тәрбиясе - Методик кулланма.-К.В.Закирова, Казан, 2013
4.”Ачык дәрес. Мәктәп”. Апрель №4 2014
5. ”Ачык дәрес. Мәктәп”. Июнь №6 2014
6. .”Ачык дәрес. Мәктәп”. Май №5 2014
7.Журнал «Воспитатель ДОУ» №6 (84) 2014