Публикации воспитателей детских садов
О проекте

Открытый урок "Хезмэт-бизи кешене"

Багманова Гулуса Шамильовна Багманова Гулуса Шамильовна
DOCX
23
0
Предпросмотр

Ачык дэрес
«Хезмэт – бизи кешене»






Кугэрчен авылы «Каенкай»
балалар бакчасы тэрбиячесе
Багманова Гулуса Шамиль кызы




Максат. Балаларның сүзлек запасын баету, аларның диаологик һәм бәйләнешле сөйләмнәрен үстерү;хәтерләү сәләтен, игътибарлыкларын арттыру ;хезмәт кешеләренә ихтирам һәм хөрмәт тәрбияләү.
Җиһазлау:компьютер, проектор, экран, кроссворд,схемалар, туп, микрофон, уеннар өчен кирәкле әсбаплар.
Шөгыль барышы.
I. Оештыру өлеше.
Тәрбияче. Исәмесез, балалар!(Исәнмесез)
-Хәерле иртә!( Хәерле иртә!)
Кояш чыгып, яңа көн туды исә, һәркем эшкә ашыга. Сезнең дә әти-әниләрегез һәр көнне эшкә бара. Сез дә көн дә бакчага ашыгасыз. Сезнең төп эшегез-белем алу. “Тырышкан табар-ташка кадак кагар”, диелә татар халык мәкалендә.
II. Яңа материал буенча эш.
1.Тәрбияче. Балалар, экрандагы рәсемгә игътибар белән карагыз әле, рәсемдә сез кемнәрне күрәсез?(Татар кызын һәм татар егетен) Бик дөрес. Аларның киемнәре ничек эшләнгән?( Матур итеп чигеп эшләнгән. )Хәзер тикшереп карыйк әле, сез аларның исемнәрен беләсезме икән?(Хаситә, читек, камзул, түбәтүй сүзләре эйттерелә һәм алар тактадагы кроссвордка языла бара.)


-Менә сезнең белән кроссвордны чиштек.Калын хәрефләр белән бирелгән сүзне укып карагыз әле, нинди сүз килеп чыкты? (Хезмәт.)
-Бик дөрес, балалар. Бүген без сезнең эш, хезмәт турында сөйләшербез. Бу матур киемнәрне тегү өчен, бизәнү әйберләре ясау өчен, бик тырышып эшләргә кирәк. Балалар, әйтегез әле, шундый матур киемнәрне кем тегә?
(Тегүче.)
-Сез тегүче һөнәре турында нәрсәләр беләсез?(Җаваплар тыңлана. Берәр баланың әнисе тегүче булса, ул аның турында сөйли.)
-Ә сез тагын нинди һөнәрләр беләсез?(Табиб, укытучы,аш пешерүче, төзүче, тәрбияче һ.б)
-Хәзер без бер уен уйнап алырбыз.
2. “Игътибарлы булыгыз” уены.
-Мин сезгә хәзер сүзләр әйтәм. Сез алар арасында берәр һөнәр белән бәйле сүз ишетсәгез, кулларыгызны чәбәкләрсез.
Кишер, кайчы, сатучы, чыршы, төзүче, уенчык, укытучы, тегечү, таба, табиб, тәрәзә, тәрбияче, чыпчык, бакча, аш пешерүче.
3. “Кем нәрсә эшли?” уены. (Тупбелән уйнала )
Балалар ярым түгәрәк ясап басалар. Тәрбияче балага туп биреп, берәр һөнәр исемен әйтә. Бала җөмләне дәвам итә.

  • Сатучы ...(ашамлыклар сата)

  • Укытучы ...(балалар укыта)

  • Тегечү ...(киемнәр тегә)

  • Тәзүче ...(йортлар төзи)

  • Табиб ...(кешеләрне дәвалый)

  • Тәрбияче ...(балаларны тәрбияли)

  • Шофёр ...(машина йөртә)



4. “Кем кайда эшли?” (Туп белән уйнала)
* Укытучы...(мәктәптә эшли)
* Сатучы...(кибеттә эшли)
*Тәрбияче...(балалар бакчасында эшли)
*Төзүче...(төзелештә эшли)
5. “Ялгышны төзәт уены!” уены.
-Хәзер мин сезгә җөмләләр әйтәм, ә сез минем игътибар белән тыңлагыз һәм ялгышларны табыгыз.
* Шофер машина йөртә. Дөресме? ( Әйе, дөрес)
* Табиб киемнәр тегә. Дөресме?( Юк, дөрес тугел. Табиб киемнәр текми. Табиб кешеләрне дәвалый)
*Инженер –конструктор компьютерда эшли. Дөресме?( Әйе, дөрес)
*Почтальон кибеттә эшли. Дөресме?( Юк, дөрес түгел. Почтальон кибеттә эшләми, почтальон бүлекчәсендә эшли)
6. “Әйберләрне тап һәм исемнәрен әйт” уены.
(Экранда күптөрле эш кораллары ясалган рәсем күрсәтелә)
-Күпчелек һөнәргә хас булган эш кораллары бар. Бу рәсемдә алар барысы бергә ясалган һәм буталып беткән. Әйдәгез, бу эш коралларын табыйк һәм аларның исемнәрен эйтик.
(Балалар кәстрүл, китап,кайчы, үлчәү, көрәк, хат һ.б рәсемнәрне табып күрсәтәләр һәм бу предметның нинди эш өчен икәнен әйтәләр)
7.”Кем шулай әйтә?” уены.
-Хәзер мин сезгә төрле җөмләләр әйтәм, ә сез кем шулай әйтүен билгеләгез.
*Күлмәк җиңен ничек итәбез:озымы,кыскамы?(Тегүче)
*Мина кирпич бирегез. (Төзүче)
*Сезнең кай җирегез авырта ? (Табиб)
*Балалар, дәфтәрләрне ачыгыз. ( Укытучы)
*Сезгә алманы күпме үлчәргә?( Сатучы)
*Мина 15 литр бензин кирәк. (Машина йөртүче)
8. ”Әңгәмә” уены.
Балалар, сезнең әти-әниләрегез нинди һөнәр ияләре?(Минем энием табибә. Минем әтием төзүче.)
Әти-әниләрегезнең нинди һөнәр ияләре булуын сез беләсез, ә әлеге һөнәр иясе нинди эш башкаруын беләсезме?(Әйе.) Сез бу хакта әти-әниләрегездән сорашып килергә тиеш идегез, тикшереп карыйк әле, ничегрәк белештегез икән?
Сез хәзер үзегезне әти-әниегез сайлаган һөнәр иясе итеп күз алдына китерегез. Без сезнең белән хәзер шушы һөнәрләр турында сөйләшербез.
Мин журналист булырмын. Сез әлеге һөнәр ияләре турында беләсезме?
(җаваплар тыңлана). Мин сезгә сораулар бирермен, ә сез мина үзегез сайлаган һөнәр иясе буларак нинди эшләр башкаруыгыз турында сөйләрбез.
(Тәрбияче балалар белән әңгәмә үткәрә)
-Әти-әниләрегез кичен эштән арып кайталар. Сез аларга булышасызмы?(Әйе, булышабыз) Ә хәзер нинди эшләр башкара белүегез, өйдә әти-әниләрегезгә ничек булышуыгыз турында сөйләрсез.
Тәрбияче балаларга түбәндәге үрнәктә сораулар бирә:

  • Синең исемең ничек?

  • Сина ничә яшь ?

  • Сезнең гаиләдә кемнәр бар?

  • Син өйдә әти-әниеңә булышасыңмы?

  • Нинди эшләр башкарасын?

(Тәрбияче берничә бала белән әңгәмә үткәрә)



9. Ял минуты. “Нәрсә эшлибе-үзең әйт”
Санамыш ярдәмендә Белмәмеш сайлана:
Бер, ике, өч! Без уңган, без тырыш!
Кем булыр Белмәмеш? (Белмәмеш балалар алдына чыгып баса)
Белмәмеш. Исәнмесез, тырыш балалар!
Балалар. Исәнмесез, Белмәмеш!Безнең бик күп эш.
Белмәмеш. Эшләп армыйсыз, нәрсә соң сез эшлисез?
Балалар. Безгә кара әйбәтләп, нәрсә эшләгәнне син үзең әйт!
(Балалар савыт-саба юу, тузан суырту, идән юу, гөлләргә су сибү, урын җыю һ.б эшләрне күрсәтәләр. Ә Белмәмеш, балалар нәрсә эәләгәнне әйтергә тиеш)
10. “Мин башлыйм, син дәвам ит!” уены.
-Балалар, ә сез эш һәм хезмәт турында мәкаьләр беләсезме? (Әйе).Тикшереп карыйк әле. Мин мәкальне башлыйм, ә сез дәвам итәрсез.
* Кем эшләми...(шул ашамый)
*Тырышлык –зурлык, ...(ялкаулык-хурлык)
* Эш беткәч, ...(уйнарга ярый)
*Эш кешене төзәтә,...(ялкаулык боза)
*Башта хезмәт, ...(аннары хөрмәт)
III. Йомгаклау.
Тәрбияче. Балалар, сез бүген бик тырышып эшләдегез, үзегезнең белемле булуыгызны күрсәттегез. Һәрвакыт эшчән,уңган, тырыш булыгыз. Шул очракта гына сез киләчәктә ниди һөнәр иясе булсагыз да хөрмәткә лаек кеше була алырсыз. Барыгыз да җайлап утырыгыз, игътибар белән карагыз.( Татарча мультфильм күрсәтелә)