Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Кошлар кайта туган якларга

Кошлар кайта туган якларга

Мингазова Гуляндам Ахматсафовна
Мингазова Гуляндам Ахматсафовна
DOCX
200
2

Кошлар кайта туган якларга – бу исемдә әллә ниндидер тәэсирле кичә балалар һәм аларның укытучылары өчен оештырыла. Кичә кошлар көненә багышланган, ул балаларга табигатькә, кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияли. Кичә барысында балалар кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат алып, үзләренең белемнәрен арттыра алалар.

Кичә барышында зал бәйрәмчә бизәлгән, балалар яз һәм кошлар темасына ясалган рәсемнәр күргәзмәсен оештыра. Язның матурлыгы, кошларның саф авазлары һәм тәмен зурайткан моңлы музыка кичә атмосферасын тудыра. Ул балаларның сөйләм телен үстерү, образга керә алу сәләтләрен һәм сәхнәдә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен арттыру мөмкинлеге тәкъдим итә.

Кичәдә кошлар тавышы язылган аудио тасмалар, кошлар рәсемнәре, маскалары, проектор белән презентация күрсәтү җайланмалары кулланыла. Бүген без, яшь кичәне оештыручылары, сәнгать, табигать һәм кошларны хәрәкәткә китерүче кулланмалар ярдәмендә балаларга уникаль тәҗрибә бирергә тырышабыз. Килгән балалар һәрберсенә рәхим итеп, җитди кызыксыну һәм тынычлык предметлары оркестры тарафыннан башкарылган җырларны тыңлыйлар.

Бу кичә, символик рәвештә, табигатьнең искиткеч матурлыкларын, ярминкәләрне, ямьле җиһан белән таныштыручы төп чара булып тора. Кошлар турында күпмегә гомумән, ләкин безнең төп бурычыбыз – балаларда кошлар кайта туган якларга дигән соравы тудыру. Чөнки аларга хәзерге мизгелләрдә генә түгел, ә киләчәктә дә табигатьне саклау өчен кирәкле белем, сәләт һәм җаваплылык хисен күңелләренә сеңдерергә кирәк.

Предпросмотр

Кошлар кайта туган якларга
(Кошлар көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)
Максат:
-Табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык хисләре тәрбияләү;
-Кошлар тормышыннан кызыклы мәгълүмат белән балаларның белемнәрен арттыру;
- Балаларның сөйләм телен үстерү,образга керә алу сәләтләрен һәм сәхнәдә үз-үзләрен тоту күнекмәләрен үстерү.
Җиһазлар:
Кошлар тавышы язылган аудио тасма, кошлар рәсеме, кошлар маскалары, презентация күрсәтү өчен проектр, экран, ноутбук.
Барышы:
Бәйрәмчә бизәлгән зал, балаларның яз һәм кошлар темасына ясалган рәсемнәр күргәзмәсе.
Бию:Кояшлы ил
Тәрбияче: Көннәр аяз, күктә алсу
Нур сибеп кояш көлә,
Җиргә тама көмеш тамчы-
Сагынып көткән яз килә.
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Әйе, апрель ае- уяну, сафлану, яктылык, су һәм кошлар ае булып исәпләнә. Кошлар табигатьнең күрке, яме. Аларның матур каурыйлары,нәфис гәүдәләре, нәни томшыклары һәм күңелле җырлары, сайраулары белән тирә- юньгә ямь тараталар, безне сөендерәләр.
Җыр: “ Яз житэ”
Тәрбияче:Әйдәгез әлебалалар шушы матур яз ае турында шигырьләр сөйлик
1бала : Калкулыклар кардан арындылар,
Язгы сулар шаулап актылар.
Әкрен генә дымсу җилләр исте
Күтәрелде җирдә ак томан.
2бала: Кояш нурын сибеп җиргә
Исте йомшак җылы җилләре
Кошлар кайта, сагындырган
Туган-үскән җирләре.
3бала: Көннәрен юлда үткәреп
Куанышып очалар.
Канатларына күтәреп
Яз китерә ич алар.
Җыр “Яз җитә”
4бала: Кышның салкын бураннары үтте.
Менә кабат җиргә язлар җитте.
Таллар бөре ача, кояш көлә.
Кара карга җиргә тавыш бирә.
(Аудио тасмадан кошлар сайраган тавышлар ишетелә)
Кара карга: Килдек, килдек очып ерак җирдән.
Курыкмыйча ачы салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без.
Гафу, дуслар, озак көттердек без.
Хәзер менә оя ясап тизерәк
Бала-чага үрчетергә кирәк.
(Телеграмма тоткан бала керә)
5бала: Дусларым, дусларым!
Тыңлагыз, тыңлагыз!
Кошлардан телеграмма килгән:
Сезгә кунак булып,
Киләбез тиздән.
Бик сагындык сезне
Якты йөзегезне.
Каршы аласыз шул
Бик яратып безне.”
6бала: Яз килә! Яз килә!
Сыерчыклар килә!
Гөрләшеп, сайрашып
Җырчы кошлар килә.
7бала: Күпме кошлар килгәннәр
Ерак-ерак илләрдән.
Ягез әле чакырыйк,
Узсыннар алар түрдән.
Рәхим итегез, кошкайлар!
Бию: кошлар -кызлар бию башкаралар
8бала: Исәнмесез, кошкайлар,
Безнең якын дускайлар-
Карлыгачлар , актүшләр,
Сандугачлар, тургайлар.
Кыштан туеп беттек без.
Сезне сагнып көттек без.


Сыерчык: Ерак-ерактан канат кагып,
Диңгезләрне кичеп арып-талып,
Туган җиребезне сагынып кайттык,
Җылы яктан сәлам алып кайттык.
Ә үзегез ничек кышладыгыз?
Песнәк: Бик ямансу булды кышлар
Сездән башка, якын дуслар,
Әмма баз тик ятмадык:
Урманнарны, бакчаларны
Корткычлардан сакладык.
9бала: Исәнмесез, кошкайлар,
Сез киләсен белдек без
Агачларга матур-матур
Оялар ясап элдек без.
Хәзер инде сайрашыгыз
Оялар сайлашыгыз.


Тәтбияче: Ә хәзер сыерчыкларга оя ясау күренешен карап үтегез.
(Кыз, әти, бабай сәхнәгә чыгалар-“Оя ясаганда”күренеше)
Адилэ Карлар эреп , гөрләвекләр акса
Кошлар кайтыр туган якларга.
Бабай белән әти икәүләшеп
Оя ясый алар кайтуга.
Мин булышып торам яннарында
Чүкеч , кадак бирәм аларга.
Раяз “Онытма”,-кызым шуны
Рәхим ит !- дип, язып куярга”.
Бигрәк матур килеп чыкты оя.
И сөенер инде сыерчык!
Эмир Әйдә тагын ясыйк,
Кадакларны , кызым, алып чык.
Туган якка исән генә кайтсын
Оялары әзер аларга.
Кыз: Мин чакырам сезнең барыгызны
Сыерчыклар җырын тыңларга.


Сыерчык: Рәхмәт сезгә ,балалар. Сез бигрәк тә оста икәнсез.
Җыр “Сыерчык”
Тәрбияче: Әйдәгез әле башка кошларга да сүз бирик.
Кыр казы: Без туган якка очтык
Урман, кырлар аша.
Кичтек зур диңгезләрне,
Очтык без таулар аша.


Кыр үрдәге: Салкыннар безне өшетте,
Ә кояшта без пештек.
Ничек итсәк тә без иттек
Туган илгә без җиттек.


Кызылтүш: Туган илдә шундый рәхәт,
Дусларыбыз көтеп торган.
Агачларга безнең өчен ,
Матур-матур оя корган.


Торна: Ераклардан тезелеп,
Торыйк, торыйк, торыйк дип,
Кайда оя корыйк дип,
Туган җирдә торыйк дип,
Аваз салып ерактан
Сазлыкларга, кырларга
Очып килә торналар.


Карлыгач: Койрык озын , ак түшем
Кыска томшык мин үзем.
Соңга калып киләм мин,
Чебен-черки чүплим,
Үз эшемне беләм мин.


Күке: Якты яз җиткәч
Яшел урманнан
Кәккүк тавышы
Яңгырый һаман:
Кәккүк, кәккүк, кәккүк!


Тургай: Кырлар өстеннән очам,
Күлдән иелеп су эчәм.
Башкалар җырга кушыла
Сайрап җибәрсәм әгәр.


Сандугач: Бар нәрсә йокыга талгач,
Бакчалар тынып калгач,
Куактан куакка кунып,
Сайрыйм мин сары сандугач.


Җыр “ Кояш нурлары”
Сыерчык: Рәхмәт, дуслар, оялар һәм
Җимлекләр өчен.
Бурычлы булып калмабыз
Сайрарбыз иртән, кичен.


Сандугач: Басуларны, бакчаларны
Җырга, моңга урарбыз.
Зарарлы бөҗәкләр белән
Балаларны сыйларбыз.
Бию: Йогерек горлэвек
Тәрбияче: Ә хәзер, балалар, сезнең игътибарыгызны тикшереп алабыз. Балалар сезгә табышмак әйтерләр, ә сез җавабын уйлагыз
Табышмаклар әйтү. 1.Сайрамый да, җырламый да,
Тик кычкыра, моңлана.
Ул кычкыргач, су керергә
Вакыт җитә, соңлама. (Күке)
2.Аяклары озын булгач,
Йөриләр биеп кенә.
Туган җирләрдә күбрәк
Тор-рыйк без”, диеп кенә.(Торна)
3.Агач башында йорты
Эчендә яши җырчысы. (Сыерчык)
4. Канатлары кашың кебек
Оялары балчыктан.
Чебен-черки тотып кайта
Балалары ачыккач. (Карлыгач)
5. Җепшек бураны да бар,
Тәмле боткасы да бар,
Аның карасы да бар
Хәтта аласы да бар . (карга)
6. Өе җирдә
Җыры күктә (тургай)
Бәйрәмгә килгән кошларны истә калдыра алдыгызмы икән?
Кошны таны” уенын уйнап алыйк
(Кошлар тезелеп басалар- балалар танып атыйлар)
1 а.б. Ә хәзер тәрбияче апалар һәм балалар белән күңелле тәнәфес. Сезгә түбәндәге сорауларны тәкъдим итәм.
1) Дөньяда иң зур кош? (Африка тәвә кошы)
2) Бездән җылы якка иң соңыннан нинди кошлар очып китә?
(казлар)
3) Иң күп ашаучы кошнын исеме. (Песнәк) 
4) Кайсы кош каты тешли? (Кошларның теше юк).
5) Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак).
6) Ярканатның йомыркасы акмы, чуармы? (Ярканат йомырка салмый).
7) Нинди кош ялтыравык эйберләргә кызыга. (Саескан).
8) Нинди кош су төбендә йөри ала? (Су чыпчыгы-оляпка)
9) Иң матур койрыклы кош? (тавис).
10) Күгәрчен гадәттә ничә бала чыгара? (ике)
11) Нинди кошлар кар астында төн куна? (көртлек) 
12) Сыерчык оясының тишеме ничә см диаметрлы булырга тиеш? (4,5 -5см)
13) Дөньядагы ин бәләкәй кош нинди? (колибри)
14) Кайсы кош жылы яктан ин беренче булып кайта? (кара карга).
15) Кайсы кош муенын 2700 ка кадәр бора ала? (ябалак).
16) Нинди кошлар йомырка салмый? (ата кошлар)
17) Нинди кош кызыл төсне яратмый? (күркә)
18) Сандугачның икенче исеме? (былбыл).
19) Сыерчык оясы кайсы якка карап торырга тиеш? (көньякка).
20) Кайсы кош иң озын гомерле? (козгын).
Җыр “яз килэ”
Тәрбияче: Язлар килә туган ягыма, 
Җиргә алтын нур ява.
 
Алтын нурларга коенып
 
Тибрәнеп тора һава.
 
Яз килә шул, яз гына
 
Күңелләрдә наз гына.
 
Язлар килә кошлар килә
 
Безнең туган якларга!

Кошлар- табигать сакчылары. Без аларның дуслары булыйк, аларга ярдәм итик, аларны саклыйк, яклыйк! , дигән изге теләктә кичәбезне тәмамлыйбыз.