Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Нәфис-нәфасәти үсеш: балаларның иҗади потенциалын арттыру

Нәфис-нәфасәти үсеш: балаларның иҗади потенциалын арттыру

Миргасимова Гульнар Наиловна
Миргасимова Гульнар Наиловна
DOCX
253
2

Мәктәпкәчә балачак – балаларның тормышындагы иң әһәмиятле яш чорларның берсе. Бу вакытта алар үзләренең әйләнә-тирә мохитен өйрәнә, зур кызыксыну белән дөньяны тикшерәләр. Бала үсешенең ничек үтүе, аның иҗади потенциалын формалаштыруда мөһим роль уйный. Рәсем эшчәнлегенең роле, аның баланың һәрьяклы үсешендә хасил булганын аңлау һәм бу эшчәнлекне үстерү алдында безнең бурычларны сафта тоту.

Балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә игътибар бирелә, чөнки ул балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә. Рәсем, формалар һәм төсле дөньялар белән таныштыру, балаларның хисләрен белдерү һәм експериментация өчен мөмкинлекләр тудыра. 1-1,5 яшьлек балалар кулларына каләм алып, кәгазь битенә гади сызыклар төшерә. Ул сызыклар вакыт узу белән, рәсемгә әйләнә. Шул рәвешле, рәсем эшчәнлеге – баланың иҗадый үсеше өчен кирәгерәк булып тора.

3-4 яшькә кадәр бала үз хисләрен гади сызыклар белән белдерә, әмма баланың үсеше дәвам иткәндә, ул рәсемнең сыйфатына күбрәк кызыксына башлый. Шул рәвешле, шәүкәтле материяләр һәм төсле композицияләр берләштереп, ул үзе ясаган эшләренә соклану хисе кичерә. Иҗади рәсем ясау, хасият белән җимеш рәсемнәренә карап, балаларның хыялларын киңәйтә.

Балаларның игътибарын тарту өчен рәсем ясау шөгыльләрен алып барганда, аларның кызыксынулары һәм иҗади эшчәнлеккә булышлык итү кирәк. 'Иҗади сәнгать' белем бирү өлкәсе балаларда матурлыкка ихтыяҗ уятырга, аларның иҗади мохиттә үсешен хәл итәргә юнәлтелгән. Рәсем ясарга һәм сюжетлы композицияләр белән таныштырырга, балаларның иҗади кырларын үстерү шөгыле балаларның алга таба иҗади тормышында әһәмиятле итеп килеп чыга.

Предпросмотр

Нәфис-нәфасәти үсеш
Мәктәпкәчә балачак –бала тормышының иң әһәмиятле чоры. Шушы чорда ул кечкенә тикшерүчене хәтерләтә. Алар зур кызыксыну белән әйләнә-тирә мохитны өйрәнәләр.
Бала эшчәнлегендә никадәр төрлелек булса, баланың һәрьяклы үсеше камилрәк була. Менә шуңа күрә дә балалар бакчасында сурәтләү эшчәнлегенә зур игътибар бирелә.Сәнгать эшчәнлеге балага зур сөенеч китерә. Бу эшчәнлек вакытында балалар үзләренең күргән,той ган әйберләрен сурәтләп кенә калмыйлар, ә предметка хас үзенчәлекле билгеләр белән дә танышалар . Эшчәнлекнең бер төре буларак рәсем эшчәнлеге баланы үзенә тарта. 1-1,5 яшьлек балаларның кулларына каләм алып кәгазь битенә төрле сызыклар төшерүләре мәгълүм. Гади генә сызыклар тора-бара сурәтләү характерын ала. Минем фикеремчә, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен рәсем эшчәнлеге иң кызыклы эш төрләреннән санала.Рәсем эшчәнлеге балаларның иҗади мөмкинлекләрен ачарга ярдәм итә.
3-4 яшькә кадәр бала үзенең кичерешен гади сызыклар белән белдерә, ә үсә -төшкән са- ен бала рәсеменең сыйфаты белән кызыксына башлый. Ул рәсемен мөмкин кадәр таби - гыйрәк ясарга омтыла, ә шөгыльдән соң анда үзенең рәсеме белән соклану хисе туа.
Бала сәнгатенең, сурәтләү эшчәнлегенең үсеше өчен балаларның кызыксынуларын да исәпкә алырга кирәк. Шөгыльләр кызыклырак үтсен өчен , эшне төрле формада,кызыклы темаларга үткәрергә кирәк.
«Иҗади сәнгать» белем бирү өлкәсе
«Иҗади сәнгать» белем бирү өлкәсе эчтәлеге балалар-
да әйләнә-тирәдәге матурлыкка кызыксыну уятуны һәм үз-
үзләрен күрсәтү ихтыяҗларын канәгатьләндерүне форма-
лаштыру максатларын тормышка ашыруга юнәлтелә һәм
белем бирү бурычларын билгели.
Нәтиҗәле эшчәнлек төрләрен үстерү
Рәсем ясау
Милли орнамент элементлары белән таныштыруны дәвам итү. Балалар белән «яшәү агачы» образын карау. Балаларның игътибарын композициянең үзенчәлегенә (симметриясез), шул ук вакытта төрле төсләр файдаланылган чәчәк бәйләменә юнәлдерү.
Балаларны декоратив эшчәнлеккә җәлеп итү: сабаклары, бөре, чәчәк, җимеш, яфрак, бөтеркә элементлары белән бизәлгән, нәфис бөгелгән ботакны хәтерләтүче симметриясез чәчәк бәйләме ясау ысулларын күрсәтү.
Бизәкне планлаштыру ысуллары (алдан эскиз ясау, каралама, композиция схемасы) белән таныштыру. Сурәтләү алымнарын уйлап табу, төрләндерүләрен хуплау (пумаласыз ясау ысулын кертеп). Композиция хисен үстерү. Предметның формасына, билгеләнешенә, материалына карап, декоратив тукымалар, баш һәм аяк киемнәре, сөлгеләр өчен бизәкләр уйлап табу.
Яңа техникаларны үзләштерү һәм танышларын берләштерү өчен шартлар тудыру. Төрле материаллар кулланырга, реаль һәм әкияти образларны (Идел буе халыклары әкиятләрендәге
геройларны да кертеп) сурәтләүнең төрле ысулларын берләштерергә мөмкинлекләр бирү. Көнкүреш предметлары, интерьер, костюмнарның характерлы үзенчәлекләрен сурәтләү ярдәмендә тарихи образларны тасвирлый белергә өйрәтү.
Коллектив белән сюжетлы һәм декоратив композицияләр башкарганда, күмәк иҗат итү күнекмәләрен үстерү. Балаларның инициатива, мөстәкыйльлек күрсәтүләрен, башланган эшне ахырына кадәр җиткерә белүләрен хуплау.
Республика тормышында булган истәлекле вакыйгаларны рәсемнәрдә чагылдыра белүләрен хуплау. Балаларның эшләрен бергәләп карау, нәрсә ясаганнары турында сөйли белергә өйрәтү. Балаларга эшләренең тематикасын киңәйтүгә булышлык итү.
Сюжетлы рәсем ясау. Балаларны сюжетлы рәсем ясарга, сурәтләрне кәгазь битендә аларның чынбарлыктагы урынына бәйле рәвештә урнаштырырга, төрле зурлыктагы предметларны чагыштырмача дөрес чагылдырырга (агач зур, чәчәк кечерәк) өйрәтүне дәвам итү. Рәсемнең композициясен төзү, кеше, хайван, җилдә бөгелгән үсемлекләр хәрәкәтен сурәтләү күнекмәләре формалаштыру. Рәсемнәрдә халык әкиятләреннән, авторларның әсәрләреннән сюжетлар сурәтли белү, тема сайлаганда, композиция һәм төсләр чишелешендә мөстәкыйльлек куллану.
Декоратив рәсем ясау. Балаларның декоратив иҗатын халык бизәкләре мотивлары буенча инде балаларга таныш булган һәм яңа күнекмәләрне үстерүне дәвам итү. (Городецк, Гжель, Хохлама, Жостов). Төрле формадагы кәгазь битләрендә, предмет һәм уенчык силуэтларында бизәкле композицияләр иҗат итү, шулай ук балалар үзләре әвәләгән уенчыкларга бизәк төшерү күнекмәләрен ныгыту.
Бар бала да рәсем ясарга ярата, ләкин бу эш мәҗбүри рәвештә барырга тиеш түгел. Чөнки бала өчен рәсем ясау шатлыклы һәм илһам китерә торган эш. Әлбәттә, моңа баланы берничек тә мәҗбүр итеп булмый, ә бары тик омтылдырырга кирәк. Ә сәнгать эшчәнлеген оештырганда  гадәти булмаган ысулларны куллану балаларны шаккаттыра. Шуның белән аларның рәсем ясауга карата кызыксынулары арта. Мондый оригиналь рәсем ясау балага буяуны, аларнының характерларын, күңел күтәренкелеген тоярга ярдәм ярдәм итә.