Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Проект «Курочка Ряба» в Тюлячинском детском саду №2

Проект «Курочка Ряба» в Тюлячинском детском саду №2

Мухамадиева Миляуша Фанисовна
Мухамадиева Миляуша Фанисовна
DOCX
124
2

Данный проект разработан для младшей группы воспитанников Тюлячинского детского сада №2. Он посвящен изучению домашних птиц и направлен на формирование у детей элементарных экологических знаний. В рамках проекта «Курочка Ряба» акцент сделан на воспитание интереса к окружающему миру, что особенно важно в эпоху распространенности иностранных мультфильмов, которые вытесняют традиционные русские сказки. Основная задача – пробудить у малышей ощущение связи с природой и ответственность за её сохранение.

В ходе проекта мы знакомим детей с домашними птицами, такими как курица и цыплята, что позволяет значительно расширить их кругозор. Занятия разнообразны, включают различные виды деятельности: игры, рассказы, творческие задания и научные эксперименты, которые будут позволять детям не только получать новые знания, но и применять их на практике в повседневной жизни. Этот проект нацелен на развитие наблюдательности, внимания и мелкой моторики детей через разнообразные образовательные игры и занятия.

Проект структурирован на несколько этапов, которые начинаются с подготовки и выборки материалов о домашних птицах. Важно правильно организовать взаимоотношения между воспитателями, родителями и детьми, чтобы совместное изучение темы было максимально эффективным. Для этого мы планируем вовлечь родителей в образовательный процесс, чтобы они могли напрямую наблюдать за тем, как их дети учатся и развиваются.

В заключение, особое внимание в проекте уделяется итоговым результатам. Мы ожидаем, что по завершении занятий дети не только обогатят свои знания о домашних птицах, но также станут более внимательными и чуткими к окружающей природе. Эта тема окажет долгосрочное влияние на формирование экологического сознания у малышей и поможет воспитать в них заботливое отношение к окружающему миру.

Предпросмотр

МБДОУ- Тюлячинский детский сад №2 Тюлячинского муниципального района РТ



Проект на тему:
«Курочка Ряба» (1младшая группа)


Выполнила: Мухамадиева М.Ф.
воспитатель МБДОУ- Тюлячинского детского сада №2
Тюлячинского муниципального района РТ



Проектның паспорты:


Проектның төре: Танып белү
Проектның дәвамлылыгы: 1 атна
Проектның максаты:
Кечкенә яшьтәге балаларда экологик культураның иң гади
кузаллауларын формалаштыру.
Бурычлары:

  1. Балаларны төрле белем бирү эшчәнлекләре аша йорт кошлары (тавык, чебиләр) турындагы белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү, ныгыту.

  2. Балаларның кабул итү сәләтен, күзәтүчәнлек, игътибарлык, хәтерләрен үстерү.

  3. Йорт кошларына карата кызыксынучанлык, ярату , кайгыртучанлык хисләре тәрбияләү.

Катнашучылар:1 кечкенәләр төркеме балалары, тәрбияче, әти-әниләр
Балаларның яшьләре: 2-3 яшь.


Актуальлеге:
Хәзерге заманда телевизор, интернет буенча бик күп чит ил мультфильмнары күрсәтелә. Безнең әкият геройларын чит ил геройлары алыштырып бара. Белгәнебезчә, кечкенә яшьтәге балалар өчен “Чуар тавык” – иң беренче әкият герое булып санала. Бу йорт кошына карата зур кызыксыну, кабул итү сәләтен үстерү, кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү максатыннан “Чуар тавык” проекты төзелде.


Проектның этаплары:
Әзерлек этабы:

  • Йорт кошлары” темасы буенча материаллар җыю, анализлау;

  • Тема буенча максат, бурычлар билгеләү;

  • Проект буенча рәсем, иллюстрацияләр сайлап алу;

  • Матур әдәбият буенча материаллар сайлап алу;

  • Проектны кулланышка тапшыру өчен перспектив – тематик план төзү;



Әти-әниләр белән эш:

  • Балалар белән берлектә ишегалдындагы йорт кошларын (әтәч, тавык, чебиләр) күзәтү, алар кайда һәм нинди шартларда яшәгәннәрен аңлату.

Төп өлеш: Йорт кошлары циклыннан рәсемнәр карау, сюжетлы рәсем карау, тирә-юнь белән танышу, мамык таякчыклары белән рәсем, матур әдәбият белән таныштыру, табышмаклар өйрәнү, дидактик уен, физкультминут, комплекслы шөгыль.
Йомгаклау этабы.

  • Комплекслы шөгыль “Чуар тавык”

  • Әти-әниләр катнашында “ Гаҗәеп йомырка”. Күргәзмә оештыру.


Көтелгән нәтиҗәләр:


  • Йорт кошлары” темасы буенча балаларның белемнәре артты, тирәнәйде, ныгытылды;

  • Проект дәвамында балаларның кызыксынучанлыклары, кабул итү сәләте артты;

  • Сөйләм телен үзләштерү, кул моторикасы дәрәҗәсе күтәрелде;

  • Балалар проект барышында тупланган белемнәрен уен эшчәнлегендә куллана белделәр;

Проектның перспектив-тематик планы:


Эшчәнлекнең төре

Тәрбияче, балаларның бердәм эшчәнлеге

Балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге

Әти-әниләр һәм балаларның бердәм эшчәнлеге

Танып белү үсеше.
( Тану-тикшеренү эшчәнлеге)
Дидактик уен “Бу нәрсә? Ул ничек кычкыра”(Йорт кошлары)

Рәсемнәр карау, “Бу нәрсә? Ул ничек кычкыра?”сорауларга җавап бирү, сүзләрне активлаштыру

Сорауларга җавап бирү, сүзләрне активлаштыру

Рәсемнәр буенча йорт кошларынын исемнәрен, ничек кычкырганнарын ныгыту

Сөйләм үсеше.
( Сөйләм үстеру)
Сюжетлы рәсем карау “ Балалар тавык һәм чебиләр ашата”

Рәсем карау, рәсем буенча сораулар бирү, сүзләрне активлаштыру, рәсемнең эчтәлеген сөйләү.

Сүзләрне кабатлау, сорауларга җавап бирү.

Өй эше: Балалар белән берлектә ишегалдында йорт кошларын күзәтү.

Нәфис-нәфәсәти үсеш(Рәсем)
Тавык һәм чебиләргә җим”

Табышмакка җавап эзләү. Рәсем карау. Мамык таякчыклары ярдәмендә рәсем ясау.

Уен уйнау “Тавыкны сыйлыйбыз”

Уен уйнау “Тавык һәм чебиләрне сыйлыйбыз”
(рәсем ясау)

Сөйләм усеше (матур әдәбият белән таныштыру)
Әкият сөйләү “Чуар тавык”

Авазларны әйтү, тавык булып кыткылдау һәм тычкан булып чыелдау. Төп геройлар белән танышу. Рәсемнәр карау. Табышмакларга җавап эзләү

Тәрбияче укыганны тыңлау.

Өйдә әкиятне тагын берничә кат уку

Физик үсеш (физик культура)
Физкультминут “Тавык урамга чыккан”

Уенның сүзләрен кабатлату, сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр күрсәтү.

Уенның сүзләрен кабатлау, сүзләргә туры китереп хәрәкәтләр ясау.

Тавык урамга чыккан” физкультминутын кабатлау

Сөйләм үсеше.
( Сөйләм үстеру, матур әдәбият белән таныштыру)
Физик үсеш (физик культура)
Нәфис-нәфәсәти үсеш(Рәсем)Комплекслы шөгыль “Чуар тавык””

Сюрприз момент, уен, курчак театры “Чуар тавык”, физкультминут,мамык таякчыклары белән рәсем ясау

Үз исемен әйтү, әкият буенча буенча сорауларга җавап бирү, физкультминут , мамык таякчыклары белән рәсем ясау.


Нәфис-нәфәсәти үсеш()
Әти-әниләр катнашында конкурс оештыру “Гаҗәеп йомырка”



Гамәлгә яраксыз чималдан кызыклы әйберләр ясау


Комплекслы шөгыль « Чуар тавык»
( 1 нче кечкенәләр төркеме)
Максат:
-Балаларны үз исемнәрен әйтергә кунектерү.
- Балаларга “Чуар тавык” әкиятенең эчтәлеген курчак театры ярдәмендә аңлату, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү, сәхнәләштерүгә кызыксыну уяту.
- Балаларны “Чебиләр” образына кереп тәрбияче артыннан хәрәкәтләр ясау күнекмәләрен ныгыту.
- Балаларны мамык таякчыклары белән рәсем ясау техникасын ныгыту.

  • Кабул итү сәләтен, игътибарлык, хәтерләрен үстерү;

  • Әкияткә кызыксыну уяту.

Күрсәтмә материал: уенчык тавык, алтын йомырка, “Чуар тавык” әкияте өчен курчаклар, тәрбияче өчен тавык маскасы, тавык һәм чебиләр рәсеме ясалган зур ватман.
Балалар өчен тарату материалы: Чеби рәсеме ясалган диск-маскалар, сары гуашка манылган мамык таякчыклар.
Шөгыль барышы:
I. Оештыру: (Сюрприз момент)
 Тәрбияче: Балалар, карагыз әле, безгә бүген күпме апалар килгән, әйдәгез әле алар белән исәнләшик. Исәнмесез, хәерле көн. Карагыз әле апалар безгә карап ничек матур итеп елмаеп утыралар, әйдәгез без дә аларга үзебезнең елмаюны бүләк итик, алар безгә карап тагын да куансын.
( тавык тавышы ишетелә).
Тәрбияче: Балалар, сез ишетәсезме, нинди тавыш килә анда? (тавык)
Тәрбияче: Әйе шул, тавык тавышы. Каяда ишетелә икән ул? Әйдәгез эзләп табыйк әле без аны. (Уенчык тавыкны эзләп табалар)
II. Эшчәнлек барышы:
Уенчык тавык: Ко, ко, ко! Исәнмесез балалар! Мин чуар тавык! Мин сезгә менә нинди алтын йомырка алып килдем! Минем сезнең белән тынышасым килә.

  1. Танышу:

-Мин сезгә алтын йомыркамны тотып карарга бирәм, ә сез миңа исемегезне әйтегез! (Тәрбияче һәрбер баладан исемен сорап чыга)


  1. Курчак театры “Чуар тавык”

Уенчык тавык: Балалар ә сез минем турында нинди әкият беләсез? (“Чуар тавык” әкияте)

  • Дөрес балалар! Мин сезгә “Чуар тавык” әкиятен сәхнәләштереп күрсәтәм. Игътибар белән тыңлагыз.

  • Борын-борын заманда бабай белән әби яшәгән.

  • Аларның Чуар тавыклары булган.

  • Чуар тавык йомырка салган: гади йомырка түгел, ә алтын йомырка.

  • Бабай йомырканы бәргән, бәргән – ватылмаган.

  • Әби йомырканы бәргән, бәргән – ватылмаган.

  • Тычкан килгән, койрыгы белән эткән, йомырка төшеп киткән һәм ватылган

  • Бабай елый, әби елый...

  • Чуар тавык әйтә: Елама бабай, елама әби, мин сезгә икенче йомырка салам, алтын йомырка түгел, ә гади йомырка – ди.

  • Менә шундый әкият! Балалар сезгә ошадымы?

Тәрбияче: Балалар чуар тавык нинди йомырка салган? (алтын йомырка)

  • Йомырканы кем бәреп караган? (Бабай йомырканы бәргән, бәргән – ватылмаган. Әби йомырканы бәргән, бәргән – ватылмаган.)

  • Ә кем йомырканы ваткан? Ничек ваткан? (Тычкан, койрыгы белән эткән, йомырка төшеп киткән һәм ватылган)

  • Чуар тавык әби белән бабайны ничек юаткан?( “Елама бабай, елама әби, мин сезгә икенче йомырка салам, алтын йомырка түгел, ә гади йомырка!” )

  1. Физкультминут: “Тавык урамга чыккан...”

Тәрбиче:Ә хәзер бераз ял итеп алыйк. Мин әни-тавык булам, ә сез минем чебиләрем... (тәрбияче балаларга чеби рәсеме ясалган диск-маскалар кидерә) – Әйдәгез минем белән урамга.

  • Тавык урамга чыккан (Балалар әни-тавык артыннан баралар)

  • Яшел үлән чүпләргә (Чүгәлиләр, “чирәмне” бармаклары белән чүплиләр)

  • Артыннан аның балалар

  • Сары чебиләр чыккан

  • Ко-ко-ко,ко-ко-ко

  • Чебиләр еракка китмәгез (бармаклары белән кисәтү ясыйлар)

  • Тәпиләрегез белән җирне тырнагыз (идәнне тырнаклары белән тырныйлар)

  • Бодай эзләгез” (идәнгә бармаклары белән сугалар)

  1. Мамык таякчыклары белән рәсем ясау “Тавык һәм чебиләрне ашатыйк!”

Уенчык тавык: Балалар мин үзем белән зур рәсем алып килдем. Карагыз әле, сез рәсемдә нәрсәләр күрәсез ? (чебиләр) Әйе балалар, минем чебиләрем урамга ярма чүпләргә чыккан. Ә рәсемдә ярма бөртекләре күренми... Минем чебиләрем ач кала инде хәзер!
Тәрбиче:Балалар, әйдәгез чуар тавыкка булышыйк! Чебиләргә ярма бөртекләре ясыйк!
-Балалар ярма бөртекләре нинди төстә? (сары)
- Дөрес балалар! Ярма бөртекләрен мамык таякчыклары белән ясыйбыз. (мамык таякчыкларга манылган сары гуашь белән төрткеләр ясыйлар)


III. Йомгаклау өлеше:
Уенчык тавык: Балалар чебиләрем сезгә рәхмәт әйтәләр. Мин дә сезне мактыйм. Сез бик акыллы, тәртипле балалар икән. Миңа үз исемегезне әйттегез, минем турында әкият, уеннар да яхшы беләсез икән. Чебиләремә ярма бөртекләре ясадыгыз! Рәхмәт сезгә! Ә хәзер миңа китәргә кирәк. Сау булыгыз!


Кулланылган әдәбият:
1. “Туган телдә сөйләшәбез” Ф.В..Хәзрәтова, З.Г. Шәрәфетдинова, И.Җ. Хәбибуллина. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2012 ел.
2. Балачак аланы”: балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм әти-әниләре өчен хрестоматия.- Казан: РИЦ, 2011

  1. Комплексные занятия по программе “От рождения до школы” под редакцией Н.Е Вераксы, Т.С. Комаровой, М.А. Васильевой. Группа раннего возраста (от 2 до 3 лет) – Волгоград: Учитель, 2016

  2. . Закирова К.В.Уйный-уйный усәбез. Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм физкультура  инструкторлары  өчен методик кулланма.-Казан:Татар.кит.нәш.,2010.-175б.