Балачак чоры: фольклор һәм иҗат дөньясы
Балачак чоры- үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья. Кечкенәләр үсеп, сәләтләрен ача башлагач, аларга бу дөньяның соклангычы ачыклаша. Балалар өчен менә шушы мохиттә иң мөһиме – аларның күңелендә гореф-гадәтләр, татар мәдәниятенең байлыгы, җырлар һәм әкиятләр белән сугарылган хәтер башлангычы булуы. Кечкенә йөрәкләрне, акылларыны туйдырыр өчен, халкыбызның бай фольклоры хыялыбызны канатландыруы шарт.
Балалар фольклоры бала туганнан алып балигъ булганчы аңа өлкәннәр тарафыннан бирелә торган һәм балаларның үз мохитләрендә яшәп килгән халык иҗаты әсәрләре җиткереп бара. Бу коллекцияда бишек җырлары, юаткычлар, табышмаклар һәм башка халык иҗаты формалары баланың игелекле тәрбиясе өчен көрәш алып бара. Монысы, яшь буынга милли рухый хисләрне, татар мәдәниятенең тирән йөзләрен җиткерү формасы булып тора.
Татар балалар фольклоры - ул мәдәни мирасыбызның мөһим бер өлеше. Балачакта бирелә торган бишек җырлары, уеннар, такмаклар – алар күңелдә сакланырга тиеш. Алар аша балалар бергәләп уйнарга, бер-берсенә ярдәм итә башларга, кешеләргә мәхәббәт, мәрхәмәт һәм ярдәм итү хисләрен формалаштырырга өйрәнә. Ә халык иҗаты аша бер-берсенә кагылышлы, җылы сөйләшүләр комачаулыксыз үсә.
Шуңа күрә, безнең бурыч – татар баласын чын татар, милли рухлы шәхес итеп үстерергә тырышу. Киләчәк буын безнең рухи мирасыбызны, гореф-гадәтләребезне белергә тиеш. Киләчәктә бу хисләр, белгәннәренә тугры булырга, үткән заманның тәҗрибәсеннән файдаланырга ярдәм итәчәк. Алга таба да безнең халыкның мәдәнияте, аның байлыгы яшәргә, бу хисләрне безнең балаларга тапшырырга мөмкинлек бирсін.
Балачак чоры- үзе бер кабатланмас, тылсымлы дөнья. Үзенчә матур, үзенчә серле бу дөньяда тормышыбыз дәвамчылары- яңа шәхесләр тернәкләнә. Шытып чыккан яшь үсенте сыман, нәниләребезгә дә якты кояш, “игелекле туфрак” кирәк. Нәниләр өчен бу, мөгаен, халкыбызның гасырлардан килгән зирәк акылы, моңлы күңеле,җор теле тудырган иҗат җәүһәрләре- матур гореф-гадәтләре, йолаларыдыр.
Шушы олы хәзинәнең бер өлешен без “балалар фольклоры” дип йөртәбез. Балалар фольклоры бала туганнан алып балигъ булганчы аңа өлкәннәр тарафыннан бирелә торган һәм шулай ук балаларның үз мохитләрендә яшәп килгән халык иҗаты әсәрләрен үз эченә ала.
Татар балалар фольклоры халкыбыз иҗатының шактый бай бер өлешен тәшкил итә: бишек җырлары,юаткычлар, мавыктыргычлар, эндәшләр, үртәвечләр, такмак-такмазалар, алдавычлар, табышмаклар, әкиятләр, уеннар, санамышлар...
Татар баласын чын татар, милли рухлы шәхес итеп үстерергә телибез икән, киләчәк буын иң беренче ата-бабаларының рухи хәзинәсен, гореф-гадәтен белергә тиеш. Шулай булганда гына изге теләгебезгә ирешербез.
Бу сөекле бакчабызны
Беркайчан онытмабыз.
Барлык дусларыбыз белән
Без бүген хушлашабыз.
Хуш, сөекле бакчабыз,
Сау булыгыз, апалар.
Кала курчакларыбыз,
Безне көтә парталар.
Сагындырыр, сагындырыр.
Бакчабызның һәр көне,
Туган йорттай якын булган
Һәр бүлмәсе, һәр төше.
Сау бул инде, гүзәл бакча,
Безнең җылы оябыз.
Синдә үсеп канат ярдык,
Инде юлга чыгабыз.
Гөлләр булып сибелербез,
Су булып түгелербез,
Кошлар булып очып китеп,
Офыкка күмелербез.
Алып менәр йолдызларга
Монда үскән канатлар.
Йолдызлардан тезәрбез без
Барыр юлга маяклар.
Бакча белән хушлашабыз,
Җиде яшь тулды безгә.
Мәктәпкә белем алырга
Барабыз инде көзгә.
Без зур булып үстек инде.
Килгән идек бирегә
Өйрәнеп кенә килгәндә
Яңа тәпи йөрергә.
“Алтын әтәч” диеп атала
Безнең гүзәл бакчабыз.
Истәлекле көн бүген –
Без инде хушлашабыз.
Туган йорттай син кадерле
Һәм якын күңелләргә.
Ничек кенә хушлашасы?
Китәсе килми бер дә.
Тема:“Уен- очар канат”. (мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат: бакчада балаларга мәкальләр, такмаклар, әйтемнәр, татар халкының төрле хәрәкәтле, сүзле, җырлы-биюле уеннарын өйрәтү; аларда зирәклек,өлгерлек, җитезлек сыйфатлары үстерү; уеннар аша балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек, миһербанлык хисләре тәрбияләү.
Алдан эшләнгән эшләр: “Фольклор” турында әңгәмә уздыру, мәкальләр, табышмаклар, әкиятләр, уеннар һ.б. турында балалар белән сөйләшү.
Җиһазлау: руль, кәрзин,керпе, песи киемнәре.
Бәйрәм барышы:
Тәрбияче: Балалар түгәрәктә кулга-кул тотынышып, кояшка эндәшәләр:
Кояш, чык,
Аяз, кач!
Болыт, кач!
Без уйнарбыз җылыткач.
Тәрбияче:Менә кояш та елмаеп чыкты. Әйдәгез, без дә бер-беребезгә карап елмаешып алыйк. Балалар, ә сез уеннар яратасызмы?
Балалар:Әйе, әйе, бик яратабыз.
Бала: Гамьсез бала чагыбыз,
Уйныйбыз да көләбез.
Төштә могҗизалар күреп,
Хыялланып үсәбез.
Бала: Уен бит ул-очар канат,
Күңелләрне җилкетә,
Очырта Айга, Марска,
Хыялларда җилдертә.
Бала: Уеннар өйрәтә безне
Дөрес итеп яшәргә.
Әдәп һәм түзем белән
Тормыш юлын үтәргә.
Тәрбияче: Төрле-төрле уеннарны
Бик ярата балалар.
Уеннарда тәрбияләнеп
Үсәләр шулай алар.
(Ак әби белән кулына тартма тоткан Шәвәли керә)
Ак әби: Исәнмесез, балалар (Исәнләшәләр). Ерактан сезне шәйләп алдым әле менә. Шәвәли ямансулап утыра иде, минем белән уйнаучы да юк, уеннар да белмим, ди. Менә сезнең янга алып килдем эле, бакча балалары уеннар белми калмас, мин әйтәм.
Тәрбияче: И, әбекәй, безнең балалар күп уеннар белә, бергәләп уйнарбыз. Син дә китмә, Ак әби. Шәвәли, син нинди тартма тотып килдең?
Шәвәли: Ә-ә, серле тартма ул. Аның эчендэ мин уйнарга теләгән әйбер бар.
Балалар: Нәрсә ул?
Шәвәли: Менә минем табышмакның җавабын тапсагыз, ул ачылыр. Тыңлагыз:
Җилдереп бара юлдан,
Күп кешеләр утырткан.
Алда утырган абый,
Кулына нидер тоткан.
Ул нинди абый икән?
Кулында нәрсә булган?
(Балалар табышмак җавабын әйтәләр.
Шәвәли тартманы әкрен генә ача, аннан руль чыга).
Балалар: “Автобус” уенын уйныйсың киләмени?
Шәвәли: Әйе.
Тәрбияче: Алайса, әйдәгез, автобус белән сәяхәткә чыгабыз. Кемнәрне сайларга кирәк әле? (Шофер, кондуктор, светофор кирәклеге ачыклана).
Тәрбияче: Сынамышлар белән шул рольләрне бүлешик әле. Шәвәли, син дә безнең белән уйна.
Бала: Әке, бәке,
Бала: Әлчи, бәлчи,
Кыек сәке,
Әни күлмәк үлчи,
Эремчек.
Үлчи торгач җитмәде,
Син калып тор,
Кисә торгач, бетмәде,
Энем чык.
Чәүкә чыпчык,
Син кал, бу чык.
-Эники, беники,
Ели вареники,
Эники, беники,
Крекс.
Тәрбияче: Ә калганнар-пассажирлар. Билет сатып алыр өчен, кондукторга уен турында берәр мәкаль әйтергә кирәк.
Балалар: -Уен бер булганы яхшы.
-Уенда узган, чынында да узар.
-Хезмәт ит тә мактан,уйнап көл дә шатлан.
-Эш беткәч, уйнарга ярый.
-Уен-көлке-яшьлек күрке.
-Уен карын туйдырмас.
-Уеннан уймак чыгар.
-Уен уен булса да, муенга кундырган уен булмас.
-Уйна да көл, укы да бел.
-Уйнап көлү- егетлек.
-Уйнавын уйна, эшеңне дә уйла!
Тәрбияче: Утырышып беттегезме? Хәзер “Светофор” уены белән юлны дәвам итәбез.
(Ш.Галиевның “Светофорның өч сүзе” шигырен сәхнәләштереп,
“Светофор” уены уйнала).
-Балалар, урман аланына да килеп җиттек бугай.
Бала: Әйдәгез, Ак әбигә җиләк җыябыз.
-Әгәр соры бүре килеп чыкса?
-Без аннан курыкмыйбыз.
-Ярар, әйдәгез, “Соры бүре” хәрәкәтле уенын уйнап алабыз.(Санамыш ярдәмендә соры бүре сайлана. Уен беткәч, балалар кәрзиннәрен Ак әбигә күрсәтәләр).
Ак әби: Менә рәхмәт, балалар, мине зурлап күпме җиләк җыйгансыз.(Шаярышып көлешәләр). Бергәләп чәй эчәрбез әле.
Тәрбияче: Балалар чирәмгә утырышыгыз әле, арыгансыздыр. Әйдәгез, тизәйткеч ярдәмендә телләрне шомартып алабыз.
“Чаңгычының чаңгысы шуа-шуа шомара,
Чаңгы шомарсын, дисәң,
Кирәк ешрак шуарга”.(Шәвәли дә кабатлый)
-Апа, әйдәгез,бармакларны уйнатып алабыз (уң кулның бармаклары белән):
-Бармак,бармак,кайда булдың?
-Бу абый белән аланга бардым,
-Бу абый белән ярма ярдым,
-Бу абый белән чәй эчтем,
-Бу энем белән биергә төштем.
(сул кулның бармаклары белән):
-Бу абый белән урманга бардым,
-Бу абый белән кырда йөрдем,
-Бу абый белән ботка ашадым,
-Бу абый белән җыр җырладым.
Бала: Апа, Ак әби, менә монда керпе бар.(Бер бала башына керпе башлыгы киеп утыра).
Шәвәли: Әйдәгез, өйгә алып кайтабыз.
Тәрбияче: Балалар, керпеләрне, урман җәнлекләрен өйгә алып кайтырга ярыймы? (Юк). Ни өчен? (Балалар җавабы). Балалар, Н.Мадьяровның “Тимәдек без керпегә” дигән шигырен сәхнәләштереп уйнап күрсәтик әле Ак әби һәм Шәвәлигә.
Шәвәли: Ярар инде, аңладым, калсын алайса керпе урманда.
Ак әби: Бигрәк шәфкатьле, яхшы күңелле балалар икәнсез.
Балалар: Ак әби, безгә берәр уен өйрәт әле, үзегез яшь вакытта уйнагансыздыр бит.
(Ак әби белән берлектә “Күрсәт әле, үскәнем” җырлы уены уйнала.Песи керә. “Песи, кая барасың?” такмазасы уйнала).
Балалар: -Песи, кая барасың?
-Әбиләргә барамын.
-Анда сиңа ни тия?
-Ике кашык май тия.
-Аны кая куярсың?
-Мич астына куярмын.
-Пычранса,нишләрсең?
-Суга төшеп юармын.
-Агып китсә, нишләрсең?
-Талга ябышып чыгармын.
-Талың сынса, нишләрсең?
-Үкереп-үкереп елармын.
Ак әби: Йә, елама инде, песикәем, безнең арттан эзләп килдеңмени?
Балалар: Әйдә, песикәй, “Мәче-тычкан” уенын уйныйбыз.(“Мәче-тычкан” хәрәкәтле уены уйнала.Уенда берничә тычкан сайлана).
Песи: Качып беттеләр,эзлим әле үзләрен, мин бит алар белән уйныйм гына.(Чыгып китә).
Ак әби: Чоланга кергәннәрдер әле, анда акмаем бар иде. Мин дә кайтыйм, булмаса. Рәхмәт, балалар, бик күңелле булды сезнең белән. Мәрхәмәтле балалар янында Шәвәли улым да тәртипле, шәфкатьле бала булып үсәр, Алла боерса.
Шәвәли: Иртәгә дә киләсезме монда? Миңа да килергә ярыймы? Миңа сезнең белән бик рәхәт булды.(Саубуллашып китәләр).
Тәрбияче: Балалар,сәяхәтебезне тәмамлыйк инде, автобуска утырыгыз. Сезгә уеннар ошадымы? Кайсыларын кабат уйнар идегез? (Балалар фикере).
Тәрбияче: Менә әби белән нинди матур уеннар уйнадык. Балалар, кемнең әбисе бар, сорап килегез әле, яшь чагында нинди уеннар уйнаганнар икән? Бу сезгә өй эше булыр.
Тәрбияче: Менә кайтып та җиттек, машиналардан төшеп, шофер абыйга рәхмәт әйтик.
Бала: Шофер абыйга зур рәхмәт,
Без сәяхәттә булдык
Тәрбияче апа белән
Рәхәтләнеп уйнадык.
Чәчәкле матур болында
Шатланып күңел ачтык.
(Балалар шофер абый белән саубуллашып, чыгып китәләр).