Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Нәүрүз: весенний праздник радости и обновления

Нәүрүз: весенний праздник радости и обновления

Абзалова Гузель Фаргатовна
Абзалова Гузель Фаргатовна
DOCX
173
2

Нәүрүз — это просто замечательный и долгожданный праздник, который каждый год отмечается с особым поводом. Он олицетворяет приход весны и обновление всего живого на земле. В соответствие с традициями, этот праздник начинается в моменты, когда день и ночь становятся равными, что происходит в период с 21 по 22 марта. В этот особенный день, люди собираются вместе, чтобы отпраздновать приход весны, делясь радостью, смехом и доброй компанией.

Как правило, перед Нәүрүзом люди готовят свои дома, наводят порядок и готовят вкусные блюда, чтобы угостить своих близких и гостей. Этот праздник - отличный повод собраться всей семьей и поделиться положительными эмоциями. Дети с нетерпением ждут этот момент, ведь для них Нәүрүз ассоциируется не только с зимними забавами, но и с возможностью увидеть первых весенних птиц и цветы, которые начинают появляться на поверхности земли.

На празднике Нәүрүз объединяются традиции, песни и танцы, которые делают атмосферу особенной и запоминающейся. Радостные мелодии, гипнотические танцы и веселые игры придают празднику особую энергетику. Кроме того, также важно в этот день делиться добрыми словами и пожеланиями, поддерживая друг друга в стремлении к новым свершениям и достижениям.

С приходом Нәүрӯз наступает новая страница в жизни каждого человека: это период надежд, новых начинаний и стремлений. Нәүрүз — это не просто праздник, это целая культура и традиция, которые необходимо передавать из поколения в поколение.

Предпросмотр

Нәүрүз килә.
(Урта яшьтәге балалар төркеме өчен)
Алып баручы: Исәнмесез, кунаклар! Менә көткән бәйрәмебез дә килеп җитте. Нәүрүз бәйрәме башлана! Кадерле кунаклар! Сезне бәйрәм белән котлыйбыз!
Алып баручы: Әйдәгез,табышмакка җавап биреп карагыз әле:
Боз һәм кар эреде, сулар йөгерде,
Елап елгалар, яшьләр түгелде.
Көннәр озая, төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? Йә, әйтеп кара! (Яз)
Алып баручы: Бик дөрес.
1 нче бала: Яз килә!Яз килә! Бик күңелле тышта:
Сыерчыклар килә. Кар эри, боз китә. Бахтияр
Гөрләшеп, сайрашып, Чабышып йөриләр
Җырчы кошлар килә. Малайлар бер читтә.
2 нче бала: Боз киткәч, җир кипкәч, Күбәләк куарбыз,
Саф аяз көннәрдә. Чәчәкләр җыярбыз, Рамзан
Китәрбез юл белән Шатланып җырларбыз,
Зәңгәрсу урманга. Күңелле булганда.
Алып баручы: Ә язын нинди бәйрәмнәр була?
Балалар: Халыкара хатын-кызлар көне.
Алып баручы: Яхшы. Ә сез беләсезме, яз көне Нәүрүз бәйрәме дә билгеләп үтелә. Нәүрүз яңа ел, яңа көн дигәнне аңлата. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән вакытка-21-22 мартларга туры килә. Ул-безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме. Бәйрәм алдыннан кешеләр өй җыештырган, тәмле ризыклар пешерелгән була.
3 нче бала: Кар дип җиргә басасың, Мартлар җитсә, яз җитә,
Суга кереп батасың. Бураннары булса да. Айсылу
Чыксын инде умырзая, Песи дә чыккан урамга,
Кар астында ятмасаң. Тәпиләре туңса да.
4 нче бала: Кыш китте,яз килде,
Үрдәк белән каз килде. Г.Диләрә
Нәүрүз бәйрәме килә,
Безнең җырлыйсы килә.
Яз җитә” җыры башкарыла.
5 нче бала: Әй дусларым, килегез,
Күңел ачу көнебез. Самат
Җырлый-җырлый биик әле,
Сез кул чабып торыгыз.
Түбәтәйле” уенын уйнап алыйк әле балалар.
6 нчы бала: Борын-борын заманнан,
Болгар белән Казаннан, Н.Әминә
Бу бәйрәм безгә килгән,
Нәүрүз мөбәрәк булсын!
7 нче бала: Хуш киләсең, гүзәл Нәүрүз!-
Язгы Яңа елыбыз, Данис
Яңа елда туры булсын,
Нурлы булсын юлыбыз!
Еракларга яңгырасын
Бүген дәртле җырыбыз.
Балалар: Нәүрүзбикә! Нәүрүзбикә!
Нәүрүз: Исәнмеисез, кадерле балалар! Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар!Мин яз кызы- Нәүрүзбикә.Сезгә яз шатлыгы алып килдем! Барыгызны да бәйрәм белән котлыйм.
Алып баручы: Хуш киләсең, Нәүрүзбикә!Түрдән уз. Балалар, бәйрәм көннәрендә бер-береңә аеруча игътибарлы, тәмле телле булырга кирәк.
Нәүрүзбикә: Тәмле телле кеше нинди була ул?
Алып баручы: Әйе, матур, ягымлы, әдәпле итеп сөйләшкән кеше тәмле телле була.
Нәүрүз: Йә, балалар, карагыз,
Тышта әнә килә яз.
8 нче бала: Әйе,әйе, күрәбез, Милана
Яз килгәнен беләбез.
9 нчы бала: Сорыйбыз сездән, Нәүрүз, Артур
Яз турында сөйләгез.
Нәүрүз: Канат кагып ерактан Кояш көлә биектән,
Кошлар кайта көньяктан. Сөңге бозлар кыектан.
Тамчы тама тып та тып, Җиргә төшә сикереп,
Булмый аны туктатып. Уйныйсылары килеп.
(Ачулы кыяфәттә шүрәле килеп керә).
Шүрәле: Кара боларны, үзләре генә бәйрәм итеп ята, мине чакырмаганнар да. Кызык итәм әле мин сезне.
Алып баручы: Шүрәле дус, үпкәләмә инде, әйдә бергә уйныйбыз!
(Шүрәле чыгып китә.)
(Уен “Ачык – авыз җебегән”, түгәрәктә уйныйлар)
Алып баручы: Менә, балалар, Шүрәле үпкәләп китеп барды. Икенче юлы барлык кунакларны да вакытында чакырырга онытмаска кирәк.
(Шүрәле белән Кыш керә).
Кыш: Кем монда минем биләмәләремә хуҗа булмакчы?
Шүрәле: Нәүрүзбикә хуҗа булмакчы, ул сине куып җибәрергә уйлый.
Алып баручы: Туктагыз, ызгышмагыз. Кыш, синең вакытың бетте бит инде. Әнә, тәрәзәгә кара, кояш балкый, табигатькә яз килә.
Кыш: Нәүрүзбикә белән көч сынашмыйча китмим.
Бер өрермен-җил исәр,
Шыткан чәчәкне кисәр.
Ике өрсәм-кар ятар,
Елга, күлгә боз катар,
Кит, Нәүрүз, кит!
Нәүрүзбикә: Балалар, әйдәгез, кояшны чакырыйк!
Балалар: Кояш, чык, чык, чык!
Тәмле ботка бирермен
Тәмле ботка Казанда,
Тәти кашык базарда.
Әти китте базарга,
Тәти кашык алырга,
Тәти кашык сабы алтын
Кирәкми безгә салкын!
(Кояш елмаеп килеп керә. Кыш, куркып, артка чигенә).
Кыш: Чыннан да, вакытым беткән инде, китәм. Имин яшәгез!(Кыш китә.)
Шүрәле: Балалар, миңа да китәргә вакыт. Сез ачуланмагыз инде, мин юкка-барга бүтән үпкәләмәм. Сезнең белән миңа бик күңелле булды.Саубулыгыз.
Алып баручы: Саубулыгыз!