Портфолио воспитателя детского сада
  1. Главная
  2. Занятия с детьми
  3. Күңел ачу кичәсе «Алтын көз»

Күңел ачу кичәсе «Алтын көз»

Загрутдинова Гулия Рафиковна
Загрутдинова Гулия Рафиковна
DOCX
108
0

В 2016 году в детском саду "Светлячок" города Нурлат состоялось яркое и увлекательное мероприятие, посвященное осеннему празднику «Алтын көз». Цель этого праздника заключалась в формировании у детей любви к родной земле, родному языку и уважения к национальным традициям.

В рамках праздника наши маленькие воспитанники погрузились в мир осени через песни, стихи и загадки. Они с удовольствием рассказывали о красоте осеннего леса, о том, как природа меняется с приходом холодов, а также узнали о народной культуре, что сделало праздник ещё более насыщенным и запоминающимся.

Дети принимали активное участие в различных конкурсах и играх, а поздравления от осени, представленные в виде персонажей, привнесли особую атмосферу праздника. Атмосфера в зале была наполнена весельем, смехом и вдохновением, ведь каждый из участников смог проявить свои таланты и активность.

Праздник «Алтын көз» стал не только увлекательным, но и познавательным: дети научились определять изменения в природе, узнавать сезонные изменения и привязать их к своим впечатлениям. Благодаря этому мероприятию, воспитанники погрузились в сказочный мир осени, увидели прекрасные краски и почувствовали настоящую прелесть этого времени года.

Мы благодарим всех участников и организаторов, без которых этот праздник не был бы таким ярким и незабываемым. Надеемся, что подобные мероприятия будут проводиться и в будущем, ведь они так важны для эмоционального и культурного развития наших детей!

Предпросмотр

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре 3 нче номерлы "Светлячок" балалар бакчасы муниципаль мәктәпкәчә белембирү оешмасы



Сәнгати-эстетик үсеш 



Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен
күңел ачу кичәсе.


Тема:
«Алтын көз»




Тәрбияче: 1нче категорияле
Загрутдинова Гөлия Рафыйк кызы.



Нурлат 2016



Тема: “Алтын көз”
Максат:Туган җиребезгә, туган телебезгә мәхәббәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, белемнәрне шигырьләр, җырлар, табышмаклар, мәкальләр аша ныгыту. Балаларда күңел күтәренкелеге булдыру,көз фасылының үзенә генә хас булган матурлыгын һәм гүзәллеген күрә белергә өйрәтү.
Тәрбияләү бурычы: көз фасылына соклану хисләре тәрбияләү.
Үстерү бурычы: ишетү игътибарын ,фикер йөртү сәләтен үстерү.
Белем бирү бурычы:балаларның табигатьтәге сезонлы үзгәрешләрне белүләрен ачыклау һәм ныгыту.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү : танып белү үсеше, иҗтимагый аралашу үсеше, сөйләм үстерү үсеше, сәнгать-эстетик үсеше.
Методик алымнар һәм чаралар: күзәтү, нәфис сүз, музыкаль уен, әңгәмә,мактау, табышмак әйтү,сөенеч мизгеле.
Бәйрәмгә әзерлек эшләре: “Көз” темасына җырлар, шигырьләр, биюләр өйрәнү, рәсемнәр ясау, көзге яфраклар җыю, презентация “Көз”, “Көзге муллык” күргәзмәсе оештыру.
Җиһазлау:зал бәйрәмчә,тематикага туры китереп бизәлгән.
Зал төсле  яфраклар  белән бәйрәмчә бизәлгән. Күңелле көй астында алып баручы белән балалар залга керәләр.


Алып баручы: Балалар,без бүген кәзге бәйрәмгә җыелдык. Карагыз әле, безнең залны, ничек матур бизәлгән. Әйтерсең лә алтын көз үзенең сары, кызгылт яфракларын безнең залга кертеп тутырган. Менә идәндә нинди матур яфраклар ята.
1-нче бала:Ни арада җәй үтте
Алтын көз килеп җитте.
Шатлык тулы бу бәйрәмне
Балалар күптән көтте.
2-нче бала:Көз көннәре килеп җитте
Хушлашабыз җөй белән.
Бөтен җиргә яфраклардан
Алтын келәм җәелгән.
3-нче бала:Көннәр инде салкынайды
Кышлар бераз якынайды.
Тирә-юнь ил сары төстә
Әллә соң бу алтын ай мы?
Җыр: “Яфраклар бәйрәме”.
Музыка астында Көз керә.
Көз:Ерактан тавыш ишетеп
Сезнең яңга килдем мин
Исәнмесез, балалар
Күрәм, бүген сездә бәйрәм
Ә сез беләсезме, мин кем булам?
Балалар:Көз.
Алып баручы:Исәнме көз, исенме көз!
Көттек без килүеңне.
Бүген, бүген, бүген, бүген
Яфракларның бәйрәме.
Балалар урындыкка утыралар.
Көз:Ашыгып сезнең яңга
Килдем мин нәни дуслар
Минем бүген туган көнем
Көтәм сезден бүләкләр.
Тиенчекләр:Без тиен-тиенкәйләр
Сикергәләп йөрибез
Чикләвекләр җыеп сиңа
Бүләк итеп бирәбез.
Аюлар:Ә без нәни аюлар
Сиңа бал алып килдек
Чәй янына кура җиләк
Менә сиңа бездән бүләк
Синең бит туган көнең.
Керпе (1):Туган көнеңә бүләккә,
Җыйдык без тәмле алма
Без урман керпеләре
Сиңа исәнле телибез.
Керпе (2): Гөмбә җыярга теләдек,
Бик озак әзләдек,
Әзли – әзли тапмадык.
Алып баручы:Балалар, килегез, гөмбәләрне җыегыз әле.
Җыр “Грибы” ( на русском языке).
Алып баручы:Туган көндә бүләкләр
Кабул итү күңелле.
Әйдәгез, бергәләп җырлап алыйк.
Көзне шатландырыйк.
Җыр “Алтын көз”.
Көз: Шундый матур җырладыгыз
Күңелле бәйрәмегез
Әйдәгез инде, балалар, биеп тә күрсәтегез.
Парлы бию.
Көз:Мин үзем генэ килмәдем
Минем бар бит дусларым
Алтын-сары яфракларым
Сез алар белән уйнагыз.
Уен“ Кайсы агачның яфрагы?”,
(Көз яфраклар бирә һәм уен тәкъдим итә “Листики – листочки”,
Көз:Мин балалар кунак көтәм
Яңгырларны яратам
Әйдәгез бергә каршылыйк
Күңелләрне күтәрик.
Яңгырлар:Без килдек туган көнеңә
Без яңгыр тамчылары
Бүләк итәбез сиңа җыр.
Яңгыр турында: “Тамчылар”. (урындыклар янына басып).
Бию зонтиклар белән.
Көз: Булдырдыгыз, балалар.
Ишек шакыйлар.
Алып баручы:Керегез, кер, кем бар анда?
(Уңыш бабай керә)
Уңыш бабай: Исәнмесез, балалар!
Мине таныйсызмы соң?
Балалар:Юк
Уңыш бабай:Ә сез әйбәтләбрәк карагыз,
Менә минем киемнәрем ниниди.
Нинди рәсемнәр бар
Минем киемнәремдә?
Алып баручы:Белдем, белдем, дуслар
Бу бит Уңыш бабай.
Карале, Уңыш бабай, Көз, без бит яшелчәләр үстердек.
(Маска кигән балалар чыгып басалар).
Уңыш бабай:Дуслар, бәйрәмгә килгәнсез
Гөлдәй матур киенгәнсез
Сез ниләр китердегез көзгә
Сөйләп бирегезче безгә.
Кәбестә:Безнең бакча балалары
Яшелчәләр үстерә
Бакчадагы туптан да зур
Мәсәлән, “мин кәбестә”.
Кабак:Карагыз әле, бер генә
Менә, миңа, кабакка
Турап куйсагыз
Мин сыймыйм
Хәттә тугыз табакка.
Бәрәңге: Ә бәрәңге, бәрәңге
Бәрәңгене күр әле
Сап – сары бәрәңге белән
Тирән базыбыз тулды.
Кишер:Көчле, җитез булыйм дисәң,
Кишер ашап кара син
Кишер саулык чыганагы
Кишердә күп каротин.
Суган:Ә мин суган. Әрчегәндә
Килсә дә яшь күзегезгә
Мине ашасагыз әгәр
Суык тимәс үзегезгә.
Чөгендер:Мин чөгендер
Мин дә кирәк
Кешеләргә ашар өчен
Борщ пешерер өчен
Һәм винегрет ясар өчен.
Помидор:Ә мин булам помидор
Төп яшелчә салатта
Тәмле генә түгел әле
Витамин күп томатта
Уңыш бабай:Балар, барыгызны да бакчага уңыш җыярга яшәм.
Әйдәгез, бергәләп җырлап – биеп алыйк.
Хороводная – огородная.
Уңыш бабай:Менә, дуслар, күпме уңыш җыелды. Ә хәзер әйдәгез әле шушы яшелчә һәм җиләк – җимешләрдән борщ һәм компот пешерәбез.
Уен “Аш һәм компот пешерү”,
Көз:Балалар, яшелчәләрдә бик күп витамин. Шуңа күрә аларны ашарга кирәк. Менә мин дә сезгә винегрет ясап алып килдем. Авыз итәрсез.
Алып баручы:Ә хәзер, балалар, әйдәгез әле Көзгә “ Ак калачны” җырлыйбыз. Көзнең бит туган көне.
Ак калач” җырын җырлыйлар.
Көз:Барыгызны да яратам
Һәм бүләкләр таратам.
(Разноста җиләк – җимешләр) Сау булыгыз!